Логотип
Кулларыңнан куан

Сулмас гөлләр

Күз явын алырдай чәчкәләргә карап, аларның шулкадәр кыска гомерле булуына уфтанучы бер мин генә түгелдер. Гөлсарга утыртырга да өлгермисең, шиңәргә генә торалар. Ә бу матурлыкны ничек тә озаграк сакларга иде бит. Киптерергә мөмкин, диярсез.  Кипкән чәчәк­ләрнең чын матурлыгы бик тиз югала шул. Ә бит әчәкләрне шиңдермичә айлар, хәтта еллар буе да сакларга мөмкин. Бу бик катлаулы эш түгел.


Кирәк: 

* чәчәкләр;
* матур пыяла савыт (банка, бокал);
* глицерин;
* кайнар су;
* матур ташлар, сәйләннәр;
* фольга;
* декоратив тукыма;
* тар атлас тасма;
* ике ягы да ябышкак тар скотч


 

Эш тәртибе: 

Савытка никадәр сыеклык кергәнен исәпләргә кирәк.
Шуның ике өлеше күләмендә – су, бер өлеше күләмендә глицерин алына. Глицеринны кайнар суга салып, суынырга алып куябыз.

Саклыйсы чәчәкләрне сайлап алып, корыган, шиңгән таҗ яфрак­ларыннан арындырабыз һәм үзебезгә кирәк булган кадәрен генә алып, сабагын үткен пычак яки кайчы белән кыйгачлап кисеп алабыз. Кискән урынны бераз яргалап җибәрәбез, сабак очының каерысын кубарабыз. Кипкән яфракларны да өзеп алырга кирәк.

Сыеклыкка батыргач, чәчәкләр өскә калкып чыга (ике атнадан, глицеринны сеңдергәч, ул төпкә төшеп утыра утыруын, әмма аңынчы өстә йөзеп йөрергә мөмкин).
Моны булдырмас өчен, чәчәкләрне сабак очыннан гына гади җеп белән авыррак берәр ташка яки зуррак сәйләнгә бәйлибез.

 Савыт төбенә декоратив ташлар салып калдырып (бу – матурлык өчен генә, мәҗбүри түгел), чәчәкне урнаштырабыз. Күбрәк чәчәк сыйдырам дип, дыңгычларга ярамый. Савытның зурлыгына карап, бер яки ике-өч чәчәк җитә. Ваграк чәчәкләрне ишлерәк тә итәргә була.

Чәчәк өстеннән сак кына глицерин белән су катнашмасын коябыз.
Ул чәчәкләрне тәмам күмәргә тиеш.
Әгәр дә капкачлы савыт куллансагыз, капкачын һава кермәслек итеп борып кына куясы кала. Без исә композицияне бокалга урнаштырдык. Аның капкачы юк.

Фольгадан бокал авызыннан 1 см чамасы зуррак итеп түгәрәк кисеп алабыз. Капкач шул булачак. Бокал авызы тирәли ябышкак тасманы ябыштырып, фольганы каплыйбыз, читләрен сак кына сыпырып (фольга тиз ертылучан, сак булырга кирәк), тасмага ябыштырабыз. Аның өс­теннән декоратив тукыма (ул чел­-тәр дә булырга мөмкин, җитен дә) каплап, тар гына атлас тасма белән күбәләкләп бәйләп куябыз.

 Чәчкәле савытны ике-өч атнага караңгы салкынча урынга куябыз. Бу вакыт эчендә савыттагы су саргаерга, хәтта чак кына исләнергә дә мөмкин. Ул шулай булырга тиеш.

 Савыттагы сыеклыкны бушатып, яңадан шушы ук микъдарда глицерин кушылган су салабыз. Монысы инде – озакка, һәрхәлдә, савыттагы чәчәкне башкасына алыштырасыгыз килгәнчегә кадәр.

_______________________________________________________

Чәчәкләр сайлыйбыз

 Роза, лалә кебек, тиз сула торган чәчәкләр сайлаганда игътибарлырак булырга кирәк. Флористлар алдан әзерләп куйган гөлләмәләргә кызык­магыз, аны үзегез сайлаган чәчәкләрдән ясауларын сорагыз. 

 Роза белән лаләнең таҗлары әле ачылып бетмәгәннәрен алсагыз яхшырак, өйгә кайткач, алар тулысынча ачылачак һәм озаграк торачак. 

 Чәчәкләрнең кайчангы булуын бутон төбендәге касә яфраклары да «әйтеп бирә». Күптән түгел генә киселгән чәчәкләрдә алар бутонга терәлеп үк тора, ә күптән киселгән­нәрендә ул аска таба салынып төшкән була.

 Өйгә алып кайткач, чәчәкләрне бүлмә җылылыгындагы суга утыр-тыгыз, утыртасы суга 1-2 шакмак шикәр, шулай ук 1 литр суга 1 төй­­мә исәбеннән аспирин яки 1 аш кашыгы аш серкәсе салырга була. Бу аларны тукландыру өчен кирәк.
 
 Вазага утыртыр алдыннан сабак очларын үткен пычак белән кыйгачлап кисеп, 1-2 см чамасы кыскартабыз. Моны чәчәкләрнең суын алыштырган саен да кабатлыйлар.

 Суга чәчәкләрнең сабаклары гына кереп торырга тиеш. Астагы яфрак­ларны өзми калдырсаң, алар тиз арада череп, суны бозачак.

 Өйдә һава эссе һәм коры булса, бутоннарга һәр 5-6 сәгать саен пульверизатордан су бөркеп торсаң яхшы. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар