​Кулдан тукылган палас

Киелмичә яткан кием-салымнан котылу юлын өйрәтикме? Киңәшебезгә колак салсагыз, ике куянны бергә тотарсыз: шкафларыгыз да бушап калыр, ишек төбенә яки ванна бүлмәсенә җәю өчен паласлы да булырсыз. Идәнгә җәяргә кызгансагыз, урындыкларга ябарсыз. Бу паласны туку өчен ике сәгать вакыт җитә.
 

Кирәк: 

* унлап футболка яки юка трикотаж блузкалар;
* диаметры 70-80 см коршау (обруч).
 

Эш барышы:

Бер футболкадан киңлеге 3 см булган 11 тасма теләбез. Бөгелгән аскы өлешен һәм җиң турыларын кулланмыйбыз.

Тасмаларны рәсемдәгечә итеп коршауга кидерәбез. Алар элмәк була.

Калган футболкаларны да 3 см тасмаларга теләбез, тасмалар тигез булса, паласыбыз җыйнаграк булачак. Болары аркылы җепләр булыр.

Коршауга кидерелгән элмәкләр так санда булсын өчен, ике элмәкне берләштереп, 21 элмәккә калдырабыз.

Шушы берләштерелгән элмәккә беренче аркылы җепне бәйләп, паласны тукырга керешәбез. 

Туку принцибы кәрзин үргәндәгедәй. Аркылы җеп – бер элмәкнең астыннан, икенчесенең өстеннән уза. 

Икенче рәткә чыккач исә, киресенчә, аркылы җеп беренче рәттә элмәкнең аскы ягыннан узган булса, хәзер инде өске ягыннан узарга тиеш. Җепләрне тарттырмагыз, бушрак кына булсын, югыйсә палас куырылып киләчәк. Фәкать рәт аралары тыгыз булу кирәк.

Паласның тукылган өлеше 20 см чамасы булгач, әлегәчә ике җептән торган элмәкләрне аерабыз – бер генә җеплегә калдырабыз. Иң соңгы рәтне чыкканда аркылы җеп элмәкнең аскы һәм өске ягыннан түгел, уртасыннан гына уздырыла.

Паласны тукып бетергәч, элмәк­ләрне берәм-берәм кисеп, ике очын бәйләп куябыз.
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
    7789
    1
    107
  • Хәшәрәт – Әни, без Фәридә белән өйләнешергә булдык. Син каршы түгелсең бит, әйеме? Зөлфия, улының бу хәбәренә күптән әзер булса да, каушап калды. Бу минутта теленнән нинди генә сүз төшсә дә, ничектер урынсыз, ялгыш булыр кебек тоелды.
    6227
    1
    96
  • Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
    4987
    4
    76
  • Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
    4152
    5
    47
  • Карындашым – көндәшем  Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт. 
    7406
    1
    43
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...