​Киез муенса

Кирәк:

* йон;
* кайчы;
* зур энә;
* каптырма;
* тасма;
* каргаборын;
* сабын;
* кайнар су.


Эш барышы:

Пычранмас өчен өстәлгә сөлге җәеп эшлибез. Брошканы эшләгән кебек үк, йоннан тотамнар өзәбез. Кисәкләрне бер-берсенә перпендикуляр рәвештә салып барабыз. (Әвәләгәндә шарчыгыбыз кечерәячәк, әгәр дә сезгә зур шарчык кирәк икән, йонны күбрәк салыгыз.) Муенсабыздагы барлык шарчыклар да бер үлчәмдә булсын өчен, шарчыклар «өемнәрен» алдан әзерләп куябыз.

Шарчыкны кысыбрак төрә башлыйбыз. Барлык катламнары да юешләнергә өлгермәсен өчен, сабынлы кайнар суга тиз генә манчып алабыз. Каты басмыйча гына, ике уч арасында төрле якларга әвәли башлыйбыз. Бераздан яңадан юешләп алабыз. Әкренләп басым белән тәгәрәтә башлыйбыз. Бу эш 5-7 минутта эшләнә. 

Әгәр дә шарчык берәр ягыннан ямьсезләнеп китә икән, шул якка йон куеп әвәләүне дәвам итәбез.

Салкын суда чайкыйбыз. Шарчыкларны бер тәүлек киптерәбез.
Шарчыкларны муенса итеп җыйганда, берникадәр көч куясы булыр. Киез шарчыкны энә белән тишеп, икенче ягыннан каргаборын белән тартып алабыз. Шарчыкларны мәрҗәннәр, сәйләннәр белән дә бизи аласыз!  Муенсаны ничек итеп җыясыз – шарчыклары бертөсле генә буламы, төрле-төрле төстәме – монысы сезнең фантазиягездән генә тора!

Киез муенса-брошкабыз пычранса, аларны «йон өчен» дигән сабын-порошок белән, ышкымыйча — кыскалап кына җылымса суда юабыз. Салкынча суда чайкап, формасын китереп, суы агып чыксын өчен иләк кебек савытта калдырабыз. 

Киез эшләнмәләрне кер машинасында юарга, кояшта киптерергә, үтүкләргә, каты кысып сыгарга ярамый!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
    6059
    0
    84
  • "Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
    8469
    0
    64
  • 3181
    0
    40
  • Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
    3243
    3
    34
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи