Логотип
Кулларыңнан куан

Энә дә бүләк, энә «мендәре» дә...

Диана безне берсеннән-берсе кызыклы идеяләре белән сокландырып кына тора. Бу юлы кадерле хатын-кызларыбызга бәйрәм бүләге итеп бик матур энә мендәрчеге ясарга тәкъдим итә ул. Ясавы искиткеч гади булса да, үзе бик матур килеп чыга. Әйдәгез, сез дә безгә кушылыгыз.
 

Кирәк: 

* тәлинкәле чәй чынаягы;
* иңе белән буе 20 см ситсы тукыма;
* 0,5 м чамасы челтәр тасма;
* җилем (Момент «Кристалл» яки Титан);
* холлофайбер яки синтепон;
* чынаяк авызы кадәр катыргы;
* бизәү өчен кечкенә гөлчәчәк, яшел яфраклар, эре сәйлән, атлас тасма.


Тартма өчен:

* Буе – 65, иңе 50 см булган ике бит катыргы кәгазь. (Без «Леонардо»дан алдык. Ул булмаса, ватман кәгазе дә ярый.)

* Тартманы бизәү өчен 0,5 м челтәр тасма, сүс бау, кечкенә йөрәк.
 

Эш барышы:

Тукымага чәй тәлинкәсен каплап, каләм белән әйләнәсен йөртеп чыгабыз. Тәлинкәне алып, зигзаг тешле кайчы белән шул эздән кисәбез.

Тукыма читеннән 5-6 мм эчкәрәк кереп, кул белән генә гади җөй салабыз. Җепнең очын тартып, тукыманы бөрәбез. Бераз бөргәч, эченә холлофайбер яки синтепон тутырабыз. 

Чәй чынаягын катыргыга каплап, каләм белән эзен төшерәбез. 

Шушы эздән 2-3 мм эчкәрәк кереп кисәбез. Катыргы чынаяк эченә аз гына керебрәк торырлык булсын. Мендәрчекнең авызын шуның белән томалап, тукыманы ахыргача бөреп бетерәбез. Җепне ныгытып тартып төенлибез, аннан кисеп алабыз.

Чынаякның аскы итәге буйлап челтәр тасма ябыштырабыз. Аннан соң чынаяк авызына мендәрчек үзе ябыштырыла. Мендәрчек тирәли дә челтәр тасма ябыштырып чыгабыз. (Тасма чите мендәрчек белән чынаяк арасына кертелә.)

Мендәрчекнең бер читен яфрак­лар һәм гөлчәчәк белән бизибез. Без яфракларны япон балчыгыннан ясадык, сез теләсә нинди калынрак яшел тукымадан, мәсәлән, фетр, драп, флис яки юка тукыманы ике катлап, уртасына синтепон куеп калдырып та ясый аласыз.

Гөлчәчәкне дә япон балчыгыннан ясарга мөмкин. Алай әле бүләгегез тагын да матуррак булачак, чөнки япон балчыгыннан ясалган гөлләр чын чәчәкләрне хәтерләтә. 

Күбәләкләп бәйләнгән атлас тасма һәм эре сәйлән бөртеге – бизәкне тәмамлыйлар. Алар да чынаякка җилем белән ябыштырыла.

 Иң соңгы эш итеп, чынаякны тәлинкәгә ябыштырабыз. Матурлык өчен тәлинкәнең үзен дә берәр ничек бизи аласыз, монысы инде фәкать фантазиягездән генә тора.

Япон балчыгы белән ничек эшләргә икәнен «Сөембикә»нең 2012 елгы февраль һәм март саннарында өйрәткән идек. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар