Бизәкле күн янчык

Гөлнара КХТИның җиңел сәнәгать, мода һәм дизайн факультетын тәмамлаган. Борынгы читек-кәвешләргә карап: «Боларны ничек чиктеләр икән?» — дип сокланган кыз берзаман үзенең дә күн мозаикасы белән кызыксынып китәчәген уйламагандыр да әле. «Казан җөе» серлә-ренә күн остасы Илдар ШӘЙХЕТДИНОВтан өйрәнгән ул. Гөлнараның кызыксынганы бер ул гына түгел: кына белән тәнгә бизәк төшерү (мехенди) һәм тегү белән дә мавыга сәләтле кыз. Тегү буенча мастер-класслар күрсәтә.
Без укучыларыбызны «Сөембикә»нең 2014 елгы ноябрь санында «Казан җөе»н чигәргә өйрәткән идек инде. Хәзер Гөлнара белән бизәк кисәргә өйрәнербез һәм бергәләп күн янчык чигәрбез.
* бизәк өчен 10х10 см зурлыгындагы башка бер төстәге күн (ясалма күн дә ярый);
* бизәкнең урта өлеше өчен 5х5 см булган тагын бер күн кисәге (зуррак булса, кисү өчен уңайлырак);
* «молния» замогы;
* машина энәсе сапланган без;
* камыт энәсе;
* чигү җебе;
* армирланган ныклы тегү җебе;
* орчык;
* балавыз;
* чигү станогы.
Янчыкка чигеләсе бизәк.
Аның иңе – 9 см, буе – 10 см.
Ак ватман кәгазенә алгы якның макетын – 14х20 см үлчәмендәге турыпочмаклык сызабыз. Аның уртасына иңе – 9, буе 10 см булган тагын бер турыпочмаклык – бизәк урыны сызыла.
Бу соңгы сызган кечкенә турыпочмаклыкны күчергеч кәгазьнең читенә дә сызарга кирәк булыр. Шунда бизәкне ясарбыз.
Күчергечтәге турыпочмаклыкның бер ягына бизәкнең яртысын ясагач, урталайга бөкләп, шул эздән икенче яртысын төшерәбез. Тигезлек бозылмасын өчен шулай эшлибез. Күчергеч-тәге бизәкнең чит-читләрен йомшак карандаш белән җиңелчә буйыйбыз.
Ә уртадагы «тамчы» тулысынча буяла.
Бизәкне буялган ягы белән ватман кәгазенә салабыз. Күчергечтәге турыпочмаклыкның читләре ватман кәгазендәгесе белән туры килсен. Бармак бите белән сак кына сыпырып, бизәкне ватманга күчерәбез.
Ватман кәгазен тактага салып, бизәкне каләм эзе буенча махсус пычак белән кисәбез. Бу – үрнәк була. Аны янчык тегеләчәк күнгә салып, каләм белән эзен төше-рәбез (бизәк урынын янчык күненә алдан ук билгеләп куярга кирәк. Ул алгы якның кыл уртасында булырга тиеш). Күнне тактага салып, пычак белән каләм эзеннән кисәбез.
10х10 см зурлыктагы чәчәкле күн дә шушы ук үрнәк белән киселә. 5х5 см зурлыктагы күннән уртадагы «тамчы»ны кисәбез. Бизәкне җыеп, сул яктан тамгалар сызабыз. Чиккәндә алар бер-берсенә туры килергә тиеш.
Инде чигү эшенә керешик. Камыт энәсенә сапланасы тегү җебен балавызлыйбыз. Чигү җебен исә 14 катлап, орчыкка чорныйбыз. Шуннан 1,5 метр җеп сүтеп алып, орчыкка элмәкләп куябыз. Бу җепне катабыз. Җеп очын шулай ук орчыкка элмәкләп торабыз. Катылган җеп беткән саен, элмәкне ычкындырып, яңадан катабыз.
Чигү кечерәк кисәкләрне зуррагына ялгау тәртибендә башкарыла.
Станокка бизәкнең кырый өлешен каеш белән кысып куябыз. Шуңа, «Казан җөе» белән чигеп, уртадагы «тамчы»ны ялгыйбыз.
Чигү техникасы белән, әйткәнебезчә, журналыбызның 2014 елгы ноябрь саныннан танышырга була.
Бизәк әзер булгач, станокка янчык күнен салабыз. Инде янчык белән бизәкнең үзен тоташтырыйк.
Чигеп бетергәч, күнне чак кына чылатып, авыр әйбер белән бастырып тотабыз – тигезләнсен.
Янчыкның чит-читләрен машина җөе белән тегәбез. Тегәргә керешкәнче алгы як белән арткы якны читеннән генә аяк кием җилеме белән ябыштырып куябыз – шуып, урыныннан күчмәсен.
Ахыргы эш итеп янчык авызына «молния» замогы тегелә.
Без укучыларыбызны «Сөембикә»нең 2014 елгы ноябрь санында «Казан җөе»н чигәргә өйрәткән идек инде. Хәзер Гөлнара белән бизәк кисәргә өйрәнербез һәм бергәләп күн янчык чигәрбез.
Кирәк:
* янчык тегү өчен 17х43 см үлчәмендәге йомшак күн;* бизәк өчен 10х10 см зурлыгындагы башка бер төстәге күн (ясалма күн дә ярый);
* бизәкнең урта өлеше өчен 5х5 см булган тагын бер күн кисәге (зуррак булса, кисү өчен уңайлырак);
* «молния» замогы;
* машина энәсе сапланган без;
* камыт энәсе;
* чигү җебе;
* армирланган ныклы тегү җебе;
* орчык;
* балавыз;
* чигү станогы.
Янчыкка чигеләсе бизәк.
Аның иңе – 9 см, буе – 10 см.
Эш барышы:
Ак ватман кәгазенә алгы якның макетын – 14х20 см үлчәмендәге турыпочмаклык сызабыз. Аның уртасына иңе – 9, буе 10 см булган тагын бер турыпочмаклык – бизәк урыны сызыла.Бу соңгы сызган кечкенә турыпочмаклыкны күчергеч кәгазьнең читенә дә сызарга кирәк булыр. Шунда бизәкне ясарбыз.
Күчергечтәге турыпочмаклыкның бер ягына бизәкнең яртысын ясагач, урталайга бөкләп, шул эздән икенче яртысын төшерәбез. Тигезлек бозылмасын өчен шулай эшлибез. Күчергеч-тәге бизәкнең чит-читләрен йомшак карандаш белән җиңелчә буйыйбыз.
Ә уртадагы «тамчы» тулысынча буяла.
Бизәкне буялган ягы белән ватман кәгазенә салабыз. Күчергечтәге турыпочмаклыкның читләре ватман кәгазендәгесе белән туры килсен. Бармак бите белән сак кына сыпырып, бизәкне ватманга күчерәбез.
Ватман кәгазен тактага салып, бизәкне каләм эзе буенча махсус пычак белән кисәбез. Бу – үрнәк була. Аны янчык тегеләчәк күнгә салып, каләм белән эзен төше-рәбез (бизәк урынын янчык күненә алдан ук билгеләп куярга кирәк. Ул алгы якның кыл уртасында булырга тиеш). Күнне тактага салып, пычак белән каләм эзеннән кисәбез.
10х10 см зурлыктагы чәчәкле күн дә шушы ук үрнәк белән киселә. 5х5 см зурлыктагы күннән уртадагы «тамчы»ны кисәбез. Бизәкне җыеп, сул яктан тамгалар сызабыз. Чиккәндә алар бер-берсенә туры килергә тиеш.
Инде чигү эшенә керешик. Камыт энәсенә сапланасы тегү җебен балавызлыйбыз. Чигү җебен исә 14 катлап, орчыкка чорныйбыз. Шуннан 1,5 метр җеп сүтеп алып, орчыкка элмәкләп куябыз. Бу җепне катабыз. Җеп очын шулай ук орчыкка элмәкләп торабыз. Катылган җеп беткән саен, элмәкне ычкындырып, яңадан катабыз.
Чигү кечерәк кисәкләрне зуррагына ялгау тәртибендә башкарыла.
Станокка бизәкнең кырый өлешен каеш белән кысып куябыз. Шуңа, «Казан җөе» белән чигеп, уртадагы «тамчы»ны ялгыйбыз.
Чигү техникасы белән, әйткәнебезчә, журналыбызның 2014 елгы ноябрь саныннан танышырга була.
Бизәк әзер булгач, станокка янчык күнен салабыз. Инде янчык белән бизәкнең үзен тоташтырыйк.
Чигеп бетергәч, күнне чак кына чылатып, авыр әйбер белән бастырып тотабыз – тигезләнсен.
Янчыкның чит-читләрен машина җөе белән тегәбез. Тегәргә керешкәнче алгы як белән арткы якны читеннән генә аяк кием җилеме белән ябыштырып куябыз – шуып, урыныннан күчмәсен.
Ахыргы эш итеп янчык авызына «молния» замогы тегелә.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.