Бердәнбер сумка

Кирәк:
* 600 г җеп (100% йон, 50 м/50 г);
* 5 нче номерлы әйләнүле энәләр.
Бәйләм рәвешләре:
Резинка: 3 уң белән 3 сул күзне чиратлаштырып бәйлибез.
Шәл бәйләме: уң һәм сул якны уң күзләр белән бәйлибез.
«Дөге» бәйләме: уң күз белән сул күзне чиратлаштырып бәйлибез, сул якта исә урыннарын алмаштырабыз (уң күз өстендә сул күз бәйлибез һәм киресенчә).
Ромб бизәге: киңлеге 20 күз. 1 нче схемага карап бәйлибез. (Уң як та, сул як та күрсәтелгән.)
1-24 рәтләрне кабатлап барабыз.
Араннар (толымнар): киңлеге 19 күз. 2 нче схемага карап бәйлибез. (Уң як кына күрсәтелгән, сул якны бәйләү рәсеменә карап башкарабыз.)
1-24 рәтләрне кабатлап барабыз.
Бәйләү тыгызлыгы: 15 күз һәм 24 рәт = 10х10 см.
Эш барышы:
74 күз җыеп, резинка белән планка бәйлибез.
15 см бәйләгәч, 2 рәтне шәл бәйләме белән бәйлибез (1 нче рәтендә тигез итеп 2 күзгә киметәбез = 72 күз).
Алга таба бәйләү тукымасы түбәндәгечә бүленәчәк:
1 кырый күз, 6 күз – «дөге» бәйләме, 19 күз аран белән бәйләү, 20 күз ромб бизәге, 19 күз аран бизәге, 6 күз «дөге» бәйләме, 1 кырый күз.
Шул рәвешле беренче рәттән алып 85 см бәйләгәч,
2 рәтне шәл бәйләме белән бәйлибез (1 нче рәтендә
2 күзгә арттырабыз = 74 күз).
Резинка белән планка бәйлибез.
Иң беренче рәттән алып 100 см бәйләнгәч, рәтне ябабыз. Сумканы бөкләп як-ягыннан тегеп чыгабыз.
Саплар: Җепне икегә катлап, 10 күз җыябыз. «Дөге» бәйләме белән 90 см бәйлибез. Ике сапны да бәйләгәч, планканың эчке ягына тегеп куябыз.
Сумка эчлеге турында да онытмыйк.
Шартлы билгеләр:
= 1 уң күз = 1 сул күз
= 1 күзне ярдәмче энәгә күчереп, арткы якта калдырабыз,
3 уң күз, ярдәмче энәдәге 1 күзне сул күз итеп бәйләп чыгарабыз.
= 3 күзне ярдәмче энәгә күчереп, алгы якка чыгарабыз,
1 сул күз, ярдәмче энәдәге 3 күзне уң күзләр итеп бәйләп чыгарабыз.
= 3 күзне ярдәмче энәгә күчереп, арткы якта калдырабыз,
3 уң күз, ярдәмче энәдәге 3 күзне уң күзләр итеп бәйләп чыгарабыз.
= «тубырчык»: 1 күздән 5 күз бәйләп чыгарабыз (чиратлаштырып 1 уң күз, 1 буш күз), 4 рәтне уң як итеп (уң якта уң күзләр, сул якта – сул күзләр) бәйлибез, киләсе рәттә 1-4 күзләр аша бишенчесен үткәрәбез.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.