Логотип
Кулларыңнан куан

Бабаема түбәтәй

Кирәк:
 

* бәрхет — 0,5 м;
* эчлек өчен кара тукыма;
* каты тукыма (бортовка);
* ситсы тукыма (бәрхетне киергегә киертер өчен);
* флизелин (үтә күренмәле кәгазь дә ярый);
* ак һәм бәрхет төсендәге җеп;
* кайчы;
* сәйлән;
* сүс җеп (шпагат);
* башы кәкре камыт энәсе;
* агач калып.

Тегү өчен маңгай өлешенә тагын 1,5–2 см өстәлгәч, биеклеге 10–11 см була. Димәк, 58 нче үлчәмле түбәтәйнең маңгай өлеше озынлыгы 60 см, киңлеге 10–11 см булачак.

 

Эш барышы:

Түбәтәй өлгесен әзерлибез.

Бәрхеттән түбә өлешен кисеп алабыз. Маңгай өлешен исә бәрхеткә кыйгачлап салып кисәбез. Түбә һәм маңгай өлеше өчен каты тукымадан һәм караңгы тукымадан эчлек әзерлибез (маңгай эчлеге

1 сантиметрга озынрак һәм киңрәк булырга тиеш).

Бәрхеттән киселгән өлешләрнең эчлеген (түбәсенең дә, маңгайныкын да) кырыйларыннан 0,5 см калдырып, ак җеп белән атлатып чыгабыз (детальләрне теккәндә бу ак җепләр чикләрне күрсәтеп торачак). Маңгай өлешен кыеклатып ак җеп белән рәсемдәгечә атлатып чыгабыз.

Флизелинга төшерелгән бизәкне бәрхетнең сул ягына үтүк белән сак кына ябыштырабыз. (Үтәкүрен­мәле кәгазь кулланасыз икән, аны бәрхетнең сул ягына җеп белән беркетер­гә кирәк.)

Үрнәк төшерелгән түбә бәрхетен ситсыга тегеп куябыз (чигүе җайлы булыр), киергегә киертәбез.

Бизәкне уң ягында яхшы беленерлек итеп, ак җеп белән типчеп чыгабыз. Моны бик җентекләп, ашык­мыйча эшләргә кирәк – җыерчыклар калмасын. Чигәбез.

Маңгай өлешендәге рәсем аерым-аерым бизәкләрдән тора икән, аларны дөрес итеп урнаштыру мөһим. 58 нче үлчәмле түбәтәйнең рәсеме өч бизәктән тора, ди. Бизәкнең киңлеген үлчибез – мисал өчен, 8 см. 8х3=24. Бу санны үлчәү саныннан алабыз: 58–24=34 см. 34:3=11,3 см. Димәк, бизәкләрне бер-берсеннән 11,3 см ераклыкта урнаштырабыз.


Маңгай өлешен ике ситсы тукыма кисәгенә (тукыманы буйга салып кисәбез) тегәбез, киергегә киертәбез. Чигәбез. Бер киңәш: җеп үрелә башласа, аны коры сабын белән ышкып җибәрегез.

Чигелгән түбәтәй өлешләрен киерге ситсысыннан сүтеп алабыз (кырыйларында чикләрне билгеләүче ак җеп кала).

Каты тукыманы һәм эчлекне уң ягы белән өскә каратып, түбә бәрхетенә тоташтырабыз.

 

Сыру тәртибе

Түбә өлешен сырабыз:

Түбә эчлеген алтыга бүләбез. Акбур белән дугасыман иттереп сызыклар ясыйбыз. Өлге (лекало) ярдәмендә дугасыман җөй урыннарын сызып чыгабыз (0,5 мм аралыкта).

Бәрхет төсендәге бер катлы җеп белән шул сызыклар буйлап, өч катны да эләктереп, җөйләр салып чыгабыз (төенен эчтә калдырабыз). Бизәк ягына чыккан җөйләр ваграк булсын. Тышкы бәрхет ягында бизәк төшерелгән урыннарда җепне бизәк астыннан чыгарабыз (җөй эчлек белән каты тукымага гына салына).

Сыру алдыннан сүс җепне юеш кер сабыны белән ышкыйбыз, киптерәбез. (Сүс җебе калынрак булган саен әйбәтрәк – түбәтәй формасын яхшырак саклар. Йомшак җеп алсагыз, түбәтәй йомарлана торган булачак.) Сүс җепне каты тукыма һәм эчлек арасындагы җөйләргә кертеп сырабыз (читеннән алып, үзәккә таба уздырып, тукыманы тишеп чыгабыз). Сүс җепнең «койрыгын» эчкә кертеп бетерәбез дә, икенче яктагы «койрыкны» кысып тотып бераз тартабыз һәм кисәбез. Тукыманы тигезләгәндә, сүс җеп эчкә кереп китәчәк.


Маңгай өлешен сырабыз:

Маңгай өлешен эчлегенә уң ягы белән каратып куябыз. Аскы ягын, кырыйларын ак җөйләр буенча типчеп чыгабыз (машина белән тегү яхшы). Әйләндерәбез. Тагын бер җөй салабыз. (Искәрмә: җөй салганда бәрхет өлеше аз гына (1 мм) эчлек ягына кереп калырга тиеш, чөнки сүс җебен буйдан-буйга үткәргәч, эчлекнең күренеп торуы ихтимал.)

3 мм калдырып, машина белән тагын бер җөй салабыз. Ак җепне тартып алабыз.

Түбәтәйнең аскы кырые каты торсын өчен, барлыкка килгән юл буйлап сүс җебе кертәбез.

Бәрхет белән эчлек арасына каты тукыма урнаштырабыз. Бәрхет ягыннан энәләр белән беркетеп, кырыеннан 0,5 см калдырып тегәбез.

Аскы һәм өске җөйләр арасына 3 см ара калдырып, авыш сызыклар сызабыз һәм ак җеп белән типчеп чыгабыз. З сантиметрны алтыга бүлеп, кара җеп белән юллар ясыйбыз. (Ак җеп өстеннән дә чыгабыз.) Сырлар арасына түбә турысыннан маңгайга таба сүс җепләр кертәбез.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнең дә мүкләнеп беткән баш миен уятып, эшләтеп, кузгатып җибәрәсез язмаларыгыз белән. Рәхмәт!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эндэшмим эле, су сибулэре бар... Э чынлыкта бик матур фикерлэу, сокландыргыч новелла булган бу!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Укучыларыма зур рәхмәт!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Кызык... Без дә шулай учакка карап утырырга яратабыз ул. Әмма болай итеп фикерли генә белмибез икән. Нинди фикер һәм фәлсәфә иясе Сез, Халисә ханым.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Матур язгансыз.

            Хәзер укыйлар