Логотип
Мин ачкан дөнья

Янгынлы билбау илендә

Индонезия – бар яктан уникаль. 5 мең чакрымга сузылган әлеге ил үзендә 17 меңнән артык утрауны берләштерә. Биредә йөздән артык телдә сөйләшүче 250 миллионнан артык кеше яши. Урнашкан урыны да географик яктан кызыклы: ул Азия белән Австралияне тоташтыра, шул ук вакытта Һинд һәм Тын океаннарны аера. 
 
Кем ул бэкпекер? Башка туристлардан ул нәрсә белән аерыла? Бэкпекер (инглиз теленнән backpacking, backpack – «рюк-зак») – күп акча түкмичә, сәяхәт маршрутын үзе төзеп, кыйммәт булмаган отель-хостелларда туктап, мөстәкыйль сәяхәт итүче. Соңгы 10 ел эчендә бэкпэкерлар саны артканнан-арта бара, интернетта үз социаль челтәрләре бар, алар анда аралашалар, бер-берсенә булышалар.


 
Казан дәүләт университетының көнчыгыш телләре факультетында укыган елларда миңа Төркия, Мисыр һәм Иранда стажировка үтәргә туры килде. Ул вакыт-та минем өчен барысы да: билет, маршрут, тору урыны, ашау-эчү, экскурсия оештыручылар тарафыннан хәл ителгән иде, кем әйтмешли, «әзергә бәзер» генә йөреп кайттым. Ә менә үткән елны сабакташым Мәдинә белән Таиланд, Камбоджа, Вьетнам, Лаос илләренә барырга уйлагач, беренче тапкыр маршрутны үзебез төзедек, билет, яшәү якларын да үзебез хәл иттек.
 
Быел исә Индонезияне сайладык. Башта интернетта Индонезиягә барган туристлар белән аралашып, фотолар карап, башкаларның маршрутларын өйрәндек. Туризмга багышланган сайтлар белән танышканнан соң, үзебез өчен иң кулай булган маршрут төзедек.

 
Индонезия башка илләргә охшамаган, үзенә бер­төрле, контрастларга бай мәмләкәт. Монда барысы да бар: бетон биналарга күмелгән, шау-шуы көне-төне тынмый торган мегаполислар, шул ук вакытта кеше кулы тимәгән, адәм аягы басмаган утраулар; берәүгә дә охшамаган, башка милләт вәкилләреннән нык аерылучы, буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләрне саклаучы Суматра, Ява, Яңа Гвинея утраулары кабилә­ләре; кеше үтә алмаслык тропик урманнар; менә-менә кабынам дип янаучы янартаулар; табигатьтә бик сирәк очраучы кош-корт, җәнлекләрне үз иткән табигый милли парклар, Һинд, Тын океан ярлары буенда урнашкан Голливуд йолдызлары мән­фәгатьләрен кайгыртучы биш йолдызлы отель­ләр... Индонезия башкаласы Джакартада без озакка тукталмадык. Отельдә бер көн кундык та, Джокья­карта шә­һәренә юл тоттык, Прамба­нан һәм Боробудур гыйбадәтханәләренә ашыктык. Прамбанан гыйбадәтханәсе вулкан ташыннан ясалган, бу комплекс Будда тормышын күрсәтүче рәсемнәр белән бизәлгән. Монда атнага ике тапкыр «Рамаяна» дип исемләнгән театраль тамаша – принц Рама һәм прицесса Шинта маҗаралары куела. Туристлар Прамбананда кояш батуын карасалар, Боробудур гыйбадәтханәсендә таң атуын каршы алалар. Боробудур буддизм динендә төп символ булып саналган мандала формасында төзелгән. Монда 1500 гә якын барельеф белән беррәт-тән, 500 Будда сыны урнаштырылган. 


 
Бромо янартавында кояш чыгышын күзәтер өчен йокыдан төнге икедә үк тордык. Сәгать 5 ләр тирәсендә минивэн безне вулкан янына китереп тә җит-кезде. Өч йөзләп турист җыелганбыздыр. Кемдә нәрсә бар: айфон, гади телефон, фотоаппарат, видеокамераларын чыгарып һәммәсе фотога төшерә  башлады. Әйтерсең лә, Англия королевасын каршы алабыз! Дөресен әйтим, кояш чыгышына әллә ни исем китмәде. Янымдагы туристларның шулкадәр шатлануына сәерсенеп: «Безнең Шырдан авылындагы кояш чыгышын күрсәтәсе иде сезгә», – дип уйлап куйдым. Кояшны каршы алгач, вулкан кратерына мендек. Кратер кайнап торган ашны хәтерләтә. Монда инде минем хис-кичерешләр көчле иде: үз күзләрем белән чын янартауны күрдем бит!
 
Төшке ашны ашаганнан соң, янә юлга кузгалдык. Мәдинәгә: «Азияне күрәсең килсә, автобуска утырып Кава Иджен янартавына барырга кирәк икән», – дим. И-и, мондагы хәерчелек, ярлылык... Сөйләп бетерә торган түгел.


 
Янартау итәгенә кичке 8 ләр тирәсенә килеп җиттек һәм шундагы отельләрнең берсенә урнаштык. Төнге сәгать 3 ләрдә янартауның үзенә юл тоттык. Башта машинада бардык, аннары җәяү. Тирә-юнь дөм караңгы, сукмакны телефон утлары гына яктырта. Беренче ярты сәгатьтә әле ярыйсы гына атладык, аннан инде биеккә күтәрелү авырлаша башлады, суларга авыр, сулыш кысыла... Ләкин бу әле, урыслар әйт­меш­ли, «только цветочки» икән. Әлеге янартаудан күкерт алалар. Күкертнең үзенчәлекле сасы исе борынга бәрелә. Безгә машина мәйданчыгында ук маскалар өләшкәннәр иде, ләкин күкертнең сасы исе шулкадәр көчле – мин хәтта бу янартауга менгәнемә үкенеп тә куйдым. Авызда әллә нинди тәм, күзләр яшьләнә.
Ә эшчеләр борыннарын, авызларын чүпрәк белән чорнап, бу кратерда көннәр буе эшлиләр. Ничекләр түзәләр?
Эшчеләр кратерга төшеп кәрзиннәргә 50–80 килограмм каткан күкерт тутыралар һәм көянтә белән4 чакрым ераклыктагы тиешле урынга ташыйлар. 
 
 
Укучылар бердәм формада йөри икән. Класс бүлмәләрендә бер артык әйбер юк, шыксыз.
 
Янартаулар безне нык арытты, тизрәк кояшта ятасы, диңгездә йөзәсе килде, кыскасы, без Ловинога юл тоттык. Сезон булмагач, яр буенда ял итүчеләр бик аз, бөтен пляжга нибары 20 кеше җыеладыр.
Без әле кояш күрергә өлгермәгән, тәнебез дә ак – шуңа­дыр барысы да бик тиз безгә игътибар иттеләр. Массаж, дельфина­рийга экскурсия, снорклинг, энҗеле бизәнү әйберләре... Һәркем безгә нәрсәдер тәкъдим итә. Җирле халык Россиядән булуыбызга бик үк ышанып та җитмәде шикелле. Аралашучан булуыбыз, инглиз телен яхшы белүебез гаҗәпләндерде аларны. Россия туристлары бик сөйләшергә яратмый, инглиз телен дә ипи-тозлык кына белә, диләр.


 
Кояшта кызынып, диңгездә йөзеп арыгач, Индоне­зиядә бик популяр булган Убуд шәһәрчегенә киттек. Убуд – Индонезиянең мәдәният үзәге. Монда тукталуыбызның сәбәбе берничә – дөге террасалары; Убудтагы маймыллар урманы; рәссам Антонио Бланко (Балида аны, Сальвадор Дали белән чагыштырып, Балидан Дали дип йөртәләр) музеенда аның картиналары белән танышу; Убуд базарында төрледән-төрле кул эшләнмәләре, көмеш бизәнү әйберләре алу; дөге террасаларында урнашкан вегетарианнар кафеларында Бали каһвәсен эчеп (монда каһвәнең дөньядагы иң кыйммәтле саналган,  килограммы 250–1200 доллар торучы «Копи-лувак» төрен татып карарга мөмкин. Күсе агуына охшаган каһвә орлыклары мусанг дип аталучы җәнлек ашказанында эшкәртелә), ял итү. Монда ашыгу-кабалану юк, бар нәрсә салмак кына, тыныч кына бара.


 
Маймыллар урманында да йөрдек. Безнең урманнардан нык аерыла ул – лианалар да лианалар. Маймыллар шулар буйлап хәрәкәтләнә. Бик җитезләр! Халыктан курыкмыйлар, авызыңны ачып йөр-сәң, берәр нәрсәңне чәлдереп китәргә дә күп сорамыйлар: чак кына сумкамнан колак какмадым. Биредә туганнарга, дус-ишләргә сувенирлар, батик яулыклар сатып алдык.
 
Убуд шәһәрчегендә озак тоткарланмадык, субтропик яңгырлар башланды да, тизрәк Гили утрауларына ашыктык. Тик монда да безне көчле яңгырлар каршы алды. Берничә көн кояш кыздырган арада, ташбакалар, балыклар белән су астында йөздек. Гили утравына туристлар җирнең төрле почмакларыннан фәкатъ диңгез ташбакасын үзенең табигый мохитендә күрү өчен генә дә килә. Мин дә күрдем! Шундый зу-у-ур алар! Тик монда булган бер вакыйга безнең кәефне әзрәк бозды. Мәдинәнең ласты сыңары югалды. Аның өчен Мәдинәдән 35 доллар түләт-теләр (ә яңасы 50 доллар тора). Безнең өчен күп акча булды ул. Нишлә­тәсең, чыгасы акча чыга инде...
 
 
Йортлар ярым җимерек хәлдә, җирле халык ничек булдыра, шулай көн күрә, кырда хатын-кызлар дөге утырта, скутерларына (скутер өчен бензин пластик шешәләрдә сатыла!) нәрсә генә төямә­гәннәр: читлектәге тавыклар, йорт кирәк-яраклары, бамбук агачлары, капчыклап дөге... Яңгырдан пальма ботаклары белән томаланалар. Юл буйларында киптерелгән кош-корт, елан сатучылар тезелгән.
 
Мәктәпләренә дә кереп чыктык. Кызлар көрән төсле озын итәк, әфлисун төсендәге блузкадан, башларында  яулык юк (кайбер утраулардагы мәктәпләр­дә яулык та бәйлиләр), малайларның күлмәкләре шулай ук әфлисун төсендә, шортылары – көрән. Мәктәпкә кереп чыккан туристлардан «чәйлек» кебегрәк ихтыяри-мәҗбүри акча да сорадылар. Без дә бирдек, махсус журналлары бар, шунда язып куйдылар.
Алдан планлаштырганча, безне Флорес һәм Комода утраулары көтә иде, ләкин яңгырлар яву сәбәпле, диңгез тыныч түгел, диделәр – утрауларга юллар ябылды. Яңа Гвинея утравында яңа гына җир тетрәвен ишеткәч, анысына үзебез бармаска булдык: «Ходай сакланганны саклармын» дигән. Димәк, киләсе тукталыш – Кута.


 
Бали утравының көньягында урнашкан курорт шәһәрчеге ул Кута. Аның пляжы яшьләр арасында бик популяр. Кайчандыр балыкчылар авылы булган бу урынга 60 нчы елларда хиппилар җыела башлый. Отельләр кыйммәт түгел, барлар, арзан бәяле кафелар – адым саен. Дискотекалар оештырыла, сёрфинг яратучылар өчен менә дигән шартлар тудырылган. Монда сёрфинг өчен бар нәрсә дә бар: киемнәр, махсус скутерлар, кайчан нинди дулкын, аның биеклеге күпме булуын күрсәтүче расписаниеләр... Сувенирла­ры да сёрфинг белән бәйле. Безгә Кута бик ошады, өстән-өстән булса да, рәхәтләнеп «сёрфинговать» иттек, Кутадан ерак булмаган храмнарны карадык, күбәләкләр паркында булдык...
 
Индонезиягә сәяхәтебез тәмам. Бер ай сизелми дә узды. Әле һаман шул тәэсирләр белән яшибез, анда күргәннәрнең бик азы сөйләнде бит монда. Ә сөйләми калганнары никадәр?! 750 нче елларда төзелгән гыйбадәтханәләргә аяк бастык, гади халык белән аралашып, аз булса да телләрен өйрән­дек, субтропик яңгыр астында калдык, Һинд, Тын океаннарда йөздек, Индонезия кырларында дөге утырттык...
 
 
Белмәсәң – бел
 Индонезиягә туристлар менә нәрсәләр эзләп киләләр: Кракатау, Ринджани, Бромо, Кава Иджен янартаулары кратерларына менеп, аларның кайнавын ишетер өчен; Гили, Комода утрауларында – снорклинг, дайвинг, Кута пляжында сёрфинг белән шөгыльләнү өчен; Комода утравында динозаврлар калдыкларын – вараннарны күрергә; орангутанглар белән бергә иртәнге аш ашарга; Боробудур, Прамбанан, Танах Лотта уникаль тарихи һәйкәлләрен карарга; этнография белән кызыксынучылар – Яңа Гвинея утравында тропик урманнарда яшәүче папуас халкы, Суматра утравында христиан-каннибал кабиләләре (кеше ашаучылар) көнкүреше белән якыннан танышырга; диңгез, океан ярлары буенда кызынырга яратучылар Кута, Бали, Гили утраулары пляжларында ятарга.
 Уңай яклар: ашау, яшәү ягы арзан; табигый күптөрлелек (янартаулар, тропик урманнар, бай су асты дөньясы).
 
Тискәре күренешләр: транспорт ягы көйләнмәгән (җирле халык белән туристлар өчен билет бәяләре бик нык аерыла, алар теләсә ничек куела); ашау ярлы: яшелчәләр яки мумия хәленә китерелгән тавык ите белән дөге, соклар; Индонезияне еш кына «янгынлы билбау бәйләгән» диләр, монда җир тетрәүләр, янартау кабынулар еш була.
 
Индонезиягә бару өчен иң кулай вакыт: тропик ил булгач, монда ике сезон хөкем сөрә: коры һәм яңгырлы. Коры сезон – май аеннан октябрьгә кадәр, август – туристлар иң күп йөри торган ай; яңгырлы сезон – кыш көне, бу вакытта монда субтропик яңгырлар ява, туристлар аз.
 
Индонезиядә җирле халык булышучан, аралашырга, чит ил кешеләре белән фотога төшәргә ярата; күбесе инглиз телендә сөйләшә, аңлый. Туристларга хөрмәт белән «босс», «мистер», «мой френд» дип эндәшәләр. Ләкин барыбер дөньяңны онытып йөрергә ярамый: алар туристлардан акча эшләп калырга, ыгы-зыгы ясарга яраталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар