Логотип
Мин ачкан дөнья

​Vivat, Куба!

Без – җирдә! Төштем дә очкыч аланының ыгы-зыгысына чумдым диюемне көтәсездер. Юк шул! Монда берәү дә ашыкмый, кабаланмый, каядыр йөгерми булып чыкты. Гаҗәп! (Соңрак шәһәр урамнарында йөргәндә дә кат-кат игътибар иттем: Гавана без күз алдына китергәнчә кайнап тормый икән бит. Йөзләрдә елмаю, ачык, якты карашлар, җылы мөнәсәбәт...) 
Аэропорттан Гаванага егерме чакрымнар тирәсе. Мәңге җәй булган илдә табигатьнең кайсы фасылы икәнлеген әйтү дә авыррак. Шәһәргә керәбез. Күзем – юлда. Беренче тапкыр Гаванага килүчеләр бар да үзләрен минем кебек ниндидер кинога эләккәндәй хис итәме икән? Моның кадәр ретро-автомобиль! «Антиквариат кебек күренгән бу машиналарны кубалылар үзләре шәһәрнең күрке, символы санамый. Алар өчен мондый машина бүген туристларны йөртү, акча эшләү чарасы.
Ретро-автомобильлә­рнең берсендә дә үз двигателе түгел инде, бүген дә алар йөреп торсын өчен хуҗалары кулдан килгәнне дә, килмәгәнне дә эшли», – диделәр.  

Йөк машинасы әрҗәсе тулы ана­нас... Куба мине адым саен шаккаттырырга уйлый бугай! Шикәр чөгендере төяп, көзен колхоз басуыннан кузгалган машиналарны күз алдына китерегез. Нәкъ шул күренеш! Безне сул яктан узып киткән икенче машинада исә челтәр сеткаларга тутырылган бананнар күреп калдым. Ананас кебек җиләк-җимешнең патшасы дип саналмый, соңгы елларда табыныбыздан өзелгәне юк аның. Әмма агачыннан үзебез өзгән җимеш тә түгел. 

Мин бит әле һаман отельгә дә барып җитмәгән... «Националь» кунакханәсенең (Куба турында төшерелгән фильмнарда еш күренә, еш яңгырый ул) швейцары – шактый олы яшьтәге негр – минем Россия­дән икәнемне аңлап алуга: «Добро пожаловать!» – дип эндәште. Элек Кубада рус телен радиодан да өйрәт­кәннәр! Өлкән буын хәтерли, димәк. 

Җиде сәгать. Мәскәү белән Гавана вакыты арасында нәкъ шуның кадәр аерма. Мин Гаванага үзебезчә кичке тугызда барып төштем, ә анда әле көндезге сәгать ике. Гомеремдә мондый озын тәүлек булганы юк иде. Кичке аш вакытында ипи урынына... банан коймаклары китер­деләр. Аз гына сарымсак кушканнар. Мае сеңсен өчен кәгазь пакетка салганнар.

Бер атна мин түзәрмен анысы, әмма бездән күчеп килгәннәр иписез ничек яши икән?! Кубалыларның төп ризыгы – фасоль, дөге, дуңгыз ите. Ә без, яңа гына тотылган океан балыгы ашау мөмкинлеге булганда, шуны сайлыйк әле... 

Моңарчы кичке сигезенче яртыда ук ятып йоклаганымны хәтерләмим. Аның каруы, алар вакыты белән төнге икедә йокым туеп уянган идем инде. Казанда эш көне башланды – телефоным шалтырый да шалтырый. Интернет юк, «смс» язарга туры килер. («Ничек инде интернет юк?! Ничек яшиләр соң алар интернетсыз?» Өйгә кайткач, кем белән генә сөйләшсәм дә, шушы сорауны бирде. Яшиләр менә... Аның каруы, бездәге кебек телефонны кулдан төшермәү гадәте юк әле анда. Күзгә-күз карап аралашуның тәмен югалтырга өлгермәгәннәр. Дөрес, кунакханәләрдә интернет эшли, әмма билгеле бер вакытта гына, шактый әкрен һәм кыйммәт.) Тәрәзә янына басып, океан артыннан кояш күтәрелүен күзәтәм. Исәнме, яңа көн! Мине бүген Гавана белән очрашу көтә. 


Де Армас мәйданы

Без – Иске Гаванада. Темплетес чиркәве – килеп урнашкач беренче гыйбадәт кылган җир – 1515 елда шәһәргә нигез салынган урын дип санала. Чиркәү каршында – сейб агачы. Унбишенче ноябрьдән уналтысына каршы төндә – «шәһәр көне»ндә биредә зур чират тезелә икән: һәркем агачка кулы белән кагылып, аны өч тапкыр әйләнеп чыгып калырга тырыша. Теләкләр кабул була ди. Гавананың ун метрдан гына торган иң кыска урамы – Энна да шушы мәйданда.

Чиркәүнең уң ягында – «Санта Исабель» кунакханәсе. «Иң тәмле мохитоны шушында ясыйлар, эчәбезме?» – ди Альберто. Гид белән танышырга өлгердек инде – ул бездә, Харьков шәһәрендә укыган. Кубага кайтып, инженер булып эшләгән. «Кызым укый, хатыным сиксәннән узган әнисен карый, эшләүче мин генә. Хезмәт хакы аз булгач, туризм өлкәсенә күчтем менә, – ди. – Россиядән килгән ханымга экскурсия үткәрәсең, дигәч, сезне нигәдер юан итеп күз алдыма китергән идем. Ә сезнең күзләрегез матур!» «Рәхмәт!» – дип елмаям: хатын-кызга иң еш әйтә торган комплиментлары шушы дип укыган идем – менә ишеттем дә...

Яңа өзгән бөтнек салган боз кебек салкын мохитога караганда, бөтнекле чәй минем өчен тәмлерәк булыр иде... 
«Моңарчы кеше күзләре күрмәгән иң матур җир бу». Христофор Колумб

Элеккеге советлар иленнән килгән һәркем Альберто өчен аерым игътибарга лаек бугай. Яшьлекләре шунда узган бит аларның – сагыналар. Союзда бергә укыганнар Кубада гомер буе дус булып, аралашып, очрашып яшиләр икән. Күрешкәч, студент чакта ашаган ризыкларын пешерәләр: борщ, пилмән... Өзелеп, кара ипи сагыналар! Альберто сумкасыннан фотосурәтләр чыгара: «27 октябрь. Беренче тапкыр кар күргән көнем бу минем!» Сөйләшә торгач, икебез өчен дә күңелле бер нәрсә ачыклана: студентларның төзелеш отряды белән Төмәнгә барганда Альберто Казан аша узган булган! Дөньяны киң диләр тагын...

Мохито эчелеп бетмичә, өстәлдә калды. Кабат де Армас мәйданына чыгабыз. Каршы якта – де ла Реаль Фуэрсо ныгытмасы. Кайчандыр испаннар барлык җыйган алтыннарын шушында саклаганнар. Манара очына урнаштырылган флюгер – «Ла Хиральдилья» – Гавананың төп символларының берсе. (Атаклы «Гавана Клаб» ромы шешәсе тышында да аның сурәте.) Кулына зур хач тот-кан ханым каядыр еракка төбәлгән... Испан губернаторы Эр­нандо де Сото бер урында гына төпләнеп яши алмаган: аның күңе­лен гел ерак илләр чакырган – мәңге яшь калу серен эзләп, ул юлга кузгалган. Ә аның хатыны, көн саен шушы башняга күтәрелеп, иреннән хәбәр көткән: офыкта җилкәннәр күренми­ме – кайтып килмиме... Ире Мисси­сипи ярларында үлеп калган. Ә аны – донна Исабель де Боба­ди­лья­ны утрауның беренче һәм бер­дәнбер губернаторы итеп куйганнар... 
Узган ел Кубага өч миллион турист килгән.

Кайчандыр хәрбиләр парады узган мәйданда бүген букинистлар китап сата. Алар арасыннан узып, кечкенә генә паркка керәбез. «Гаванада мәчет бармы?» – дип сорагач, Альберто: «Мәчет юк, әмма гыйба­дәт кыла торган бүлмә бар дип бе­ләм, эзләп карарбыз», – дигән иде. Таптык бит! Шушы парк артындагы йортның икенче катында урнашкан икән ул. Зур түгел. Әмма Гаванада мөселманнарны да күп дип әйтеп булмый бит: егерме бер ел әлеге бүлмәне алсыз-ялсыз карап торучы 84 яшьлек Вальдо Мисса: «Сыябыз», – ди. Йортның аскы катында безне тавис кошлары озатып кала. Кешедән курку уйларында да юк! Беренче төнне кунакханә бакчасында аларның кычкыруын казларга охшаткан идем. Алар монда туристлар күз салырга мөмкин булган бөтен җирнең бизәге. 
 

Сан-Карлос де ла Кабанья 


1762 ел. Башбирмәс Гавананы көтмәгәндә инглизләр басып ала: һөҗүм судан түгел, коры җир аша ясала. Флоридага караганда Куба аңа кирәгрәк дип тапкан Испания, беренчесен биреп, икенчесен кире кайтарса да, бу хурлыкны төзәтергә ашыга. Шәһәргә беркем дә якын килмәслек итеп ныгытма төзи башлыйлар. Аны төзү күпмегә төшәчә­ген белгәч, Испаниянең короле Карл III, Мад­ридтагы сараеның балконына чыгып: «Ул кадәр кыйммәтле ныгытма моннан ук күренергә тиештер», – дип, күзәтү торбасын диңгезгә юнәлткән, имеш... 

Бүген биредән кеше өзелми. Бигрәк тә кичләрен. Испаннар вакытында һәр көнне кичке тугызда ныгытмада туптан атканнар. «Читләр өчен шәһәргә керү капкалары ябыла» дигәнне аңлата торган була бу. Плацдармда урнашкан тупларның берсе хәзер дә эшли! Кичке тугыз якынлашканда ныгытмадагы утлар сүнә, факеллар гына яна. Милли гвардия гаскәрләре кебек киенгән егетләр тупка дары тутыра. Һәм... Мондый ук көчле шартлау көтмәгән идем – колакларымны томалап, үзем дә сизмичә, җиргә чүгәм. Куркыныч! Ә шундый туплар берьюлы берни­чәү атса?! 

Элек гарнизон урнашкан казармаларда – бүген музейлар. Әмма бу ныгытмага кичке Гаванага карап сокланыр өчен барырга кирәк. Әнә ул уч төбендәге кебек каршы якта ничек матур булып ята!


Ведадо

Гавананың тарихи районнарының берсе бу. Элек бай америкалыларның иң яраткан урыны булган Ведадо: алар бирегә ял итәргә, күңел ачарга, мәхәббәт маҗараларына чумарга килгән. Безгә зәңгәр экраннар аша бик таныш булган Революция мәйданы да шушында урнашкан. Менә мин аның уртасында басып торам. Зур бер кырны күз алдына китерегез. Тик үлән урынына асфальт җәелгән. Ә 109 метрлы бетон (дөресрәге, бетонга бик тә охшаган Куба мәрмәреннән эшләнгән) шпильне уртада үсеп утырган агач дип хис итәргә дә була... Шагыйрь, революционер, Кубаны Испания коллыгыннан азат итү хәрәкәтенең лидеры Хосе Марти истәлегенә салынган мемориал ул. Гавананың иң бөек ноктасы – 99 метр биеклеккә күтәре­леп, шәһәр өстенә күз салырга була...

Мәйданның бер ягында Че Гевара барельефы урнаштырылган МВД бинасы. Туристлар фотосурәткә шул якка басып төшә. Революция мәй­данына миллионнан артык кеше сыя, диделәр. Президентлары Фи­дель Кастроның сигез сәгатькә сузылган чыгышы турында хәтер­лисезме? Шушында басып тыңлаганнар аны. 

Йортлар арасыннан океан күренә, диңгез һавасы килә... Матур район! Атаклы Куба сигарасын чыгаручы фабрика да Ведадода урнашкан. Туристларга үзләре белән илдән нибары бер тартма тәмәке алып китәргә ярый. Гавана урамнарында юан сигара тартып утыручыларны бөтенләй очратмадым дисәм... Милли киемнәр киеп, туристларны үзләре белән рәсемгә төшәргә чакырып торучыларның бөтенесенең дә кулында бар ул.
 

Хемингуэй

Бүген мине атаклы язучы Эрнест Хемингуэй белән «очрашу» көтә. Без аны балыкчылар бистәсеннән – Кохимардан башладык. Хемингуэй торган, ул «Карт һәм диңгез» повестен язган йорт – шушында. (Бу әсәре өчен язучы 1954 елда Нобель премиясенә лаек була.) Сантьяго карт шушы бистәдә яшәгән, шушы урамнар буйлап узып, әкрен генә яр буена төшкән, каядыр шушында якын дусты – Малай белән кәһвә эчкән. Океанга чыгып киткән, зур балыгын тоткан... Җиңелеп түгел, җиңеп шушы култыкка кайтып кергән. (Картның прототибы – 104 яшькә кадәр гомер иткән Грегорио Фуэнтос белән язучы якыннан белешкәннәр.) Ул чакта бистәдә йортлар бүгенгедәй ике катлы булмагандыр, әлбәттә. Башка кешеләр яшәгән, башка заман, әмма океан шул ук булган бит! Язучы үзе дә балык тотарга яраткан. (Кылыч балык тоту ярышын оештыруны Кубада ул башлаган!) «Куба – җирдәге җәннәт ул», – дип язган Хемингуэйны балыкчылар да хөрмәт иткән, яраткан: үз акчаларына Кохимарда аңа куйган һәйкәл – шуның дәлиле.

Гаванада Хемингуэй белән бәйле икенче урын – биш катлы «Амбос Мундос» отеле. Монда – 511 нче номерда – язучы 1932 елдан алып 1939 елга кадәр яшәгән. Иртәнге якта язу өстәле яныннан тормый иҗат иткән. Аннан ашыкмыйча, салмак кына атлап, тар урамнар буйлап үзе яраткан барларның берсенә киткән: мохито эчәсе килсә – Бодегитага, дайкири эчәргә теләсә – Флоридитага. Соңгысы янында бүген гел халык, чират: мохитодан бигрәк Хемингуэй исеме тартып китерә. Тышкы яктан барның стеналары чуарланып беткән: килгән һәркем үз исемен язып калдырырыга тырыша. Тарихта кем нинди эз калдыра инде! 
 

Малекон

Испанчадан тәрҗемә иткәндә ул «яр буе» дигәнне аңлата. Гаванага керүче култыктан башланып алты чакрымга сузылган Малекон – куба­лыларның да, килгән кунакларның да иң яраткан урыны. Шәһәрне Атлантик океан дулкыннарыннан саклау өчен салынган мол әллә ни биек түгел. Зәңгәрсу-яшькелт төскә күмелеп тыныч кына чайрап яткан океанның шактый дулап алган көннәре була икән шул. Ике елга бер тапкыр, әмма шундый берәгәйле итеп... «Ут сүнә, су бетә, бик шомлы, куркыныч була. «Океанда давыл» дисәләр, өйдән чыкмыйбыз», – диделәр. Узган ел океанда давыл булмаган, быел көтәләр. Ярга карап утырган йортларның күбесе ярым­җимерек хәлдә булуына да океан гаепле: ярсып киткән дулкыннар юлында очраган һәрнәр­сәне вата, җимерә, аларга төньяктан искән җилләр булыша... 
 
Кубада сәламәтлек саклау да, белем алу да бушлай.  

Малеконның буш торган чагы юктыр. Сәгать поясы үзгәрү аркасында йокысызлыктан интеккән туристлар иртән иртүк Малеконга диңгез һавасы суларга чыга. Балыкчылар китеп тормый. (Истанбулның Галатск күперендәге кебек бер-берсенә терәлеп үк басып тормыйлар билгеле.) Ял көннәрендә гаилә­ләр шушында ял итә. Шикәр камышын җыеп бетергәч, карнавалны да биредә уздыралар. Кичен Мале­кон буйлап бер-берсенә сыенып утырган гашыйклар тезелеп китә – «дөнья­дагы иң озын мәхәббәт эскәмиясе» дип юкка атамыйлар! 

Күпләр бирегә кояш батканны күзәтергә килә. Шәфәкъның батуы Атлантик океан өстендә беркайчан да кабатланмый, диләр. Әйтә алмыйм, моны тояр өчен бер атна гына күзәтү җитмидер. Менә түгәрәк алтын шар, офыккача сузылган дулкыннарга кереп «чумды». Күзләрдә иртәгә иртән аның кабат чыгачагына ышаныч, өмет янып калды... Кубаның да киләчәге өметле булыр. Туксанынчы елларда бу ил кичергән тетрәнүләр инде артта калган. Дөрес, бүген дә җиңел түгел әле аларга, әмма шушы кечкенә генә утрауны дөньяның бар почмагыннан артык күреп яраткан, аның патриоты булган халык бөтен авырлыкларны да җиңәр дип ышанасы килә!

Казан–Гавана–Казан

«Сөембикә», № 5, 2015.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар