Логотип
Мин ачкан дөнья

Таулар илендә

Колакчындагы Louis Armstrong, Glen Miller, Charlie Parker рельс тавышларын ишетергә бирми. Көн темасы – джаз, уйда – Кавказ, маршрут – Казан–Кисловодск.

Кавказ – безнең өчен инде күпмедер якын, кадерле дөнья. Анда без булачак ирем белән икәүләп беренче тапкыр көз көне барган идек. Ул вакытта юлдашлар булып кына чыгып киттек тә... кайткач туйга әзерләнә башладык! Менә шундый инде ул таулар һәм минераль чыганаклар иле.

Беренче кат баруыбызда ук гашыйк итеп, безне мәңгегә үзенә бәйләп калдырды бу яклар. Аралашучан кешеләре, светофорсыз урамнары, гасырлар исе сеңгән йортлары, сихәтле (искиткеч дәрәҗәдә!) һавасы, җирле тәм-томнары турындагы истәлекләр кайтканнан бирле күңелне кытыклап торды. Шуңа һич икеләнми туй сәяхәтенә юлламаны Кавказга сайладык. Моны белгәч, кайбер танышлар безне «экстремаллар» дип атады, кайсыдыр баш чайкап куйды. Тик без белгән, без гашыйк булган Кавказ бер дә «куркыныч» (күпләрдә нәкъ шундый стереотип бит!) түгел ул.
 


Яшәү

Алдан әйтеп киткәнемчә, Кав­казга бу сәяхәтебез икенче тапкыр. Кисловодскига килеп төшкәч тә, вокзалда фатир һәм такси тәкъдим итеп торучы әрсез абый-апаларны ерып чыгып Курорт паркына аяк басуга, таныш риэлтор Элеонора ханымның телефон номерын җыйдык. Ул безне шактый уңайлы фатирга урнаштырды. Бәясе дә канәгатьләнерлек, икебездән тәүлегенә 600 сум.

Пятигорск, Ессентуки, Кисло­водск шәһәрләре төрле составлы минераль сулары белән данлыклы. Кайчандыр Лермонтов, Толстой шифа тапкан җирләр бу! Бүген дә күпләр бу якларга дәва алыр өчен килә һәм санаторийларга урнашырга тырыша. Тик кечкенә генә тәҗрибәбез шуны күрсәтә – Кав­казны аркылыга-буйга иңлисең килә икән, шифаханә процедуралары синең өчен түгел инде! Алардан азат, ирекле булырга кирәк. Ә ирек – Кавказда бик мөһим сыйфат! Фатирларын биреп торучылар яки үзләре яшәгән фатирга кертүчеләр шактый Кисловодскида. Халыкның бер өлеше шуннан керем алып яшәсә дә, бәяләр әллә ни кыйбат түгел. «Ә туристлар өзелми, – ди Элеонора ханым. – Җәй – яллар чоры, көзен дә халык шактый була: бәрхет сезонының ни икәнен беләләр, кышын – Яңа ел каршыларга киләләр, март аенда Кав­казны спортчылар яулап ала, май бәйрәмнәреннән исә тагын сезон ачыла».

Фатирыбыз Курорт паркыннан да, Минераль су чыганагыннан да ерак түгел. Үзәккә урнашкан бу чыганак шәһәрдә берәү генә, бөтен халык диярлек нарзан эчәргә бирегә йөри. Йортыбыз янында гына искесен сүтеп, яңа мәчет төзиләр. Бу да Кисловод-скидагы бердәнбер мәчет, әлегә... Тагын бер плюс: җиләк-җимеш базары фатирыбызга терәлеп үк тора. Ә мондый базар безнең өчен «изге» ул!
 


«Татарларымыз»...

Әле көз көне, беренче тапкыр Кисловодскига килеп төшкәч тә, биредәге татарларны эзләп табасы килеп кымырҗый башладык. Шул вакыт бер кызык хәл килеп чыккан иде: иртән, кояш чыгышы белән үк, җәяүләп тауга менеп киттек. Менүен мендек, ә төшәм дигәндә... бөтен юллар да һаман югарыга алып менә булып чыкты. Кайсы юлдан килгәнебезне хәтерләргә тырышып, и-и тау башында рәхәтләнеп үзебезчә бәхәсләшәбез! Шулчак яныбызга бер ир-ат килеп исәнләште. Чип-чиста татарча! Биек тау башында! Таныштык – инде берничә ел элек Кисловодск шәһәрендә нокталы кытай массажы белән шөгыльләнүче Айдар Хәбибуллин булып чыкты ул. Мөслим егете! Алга китеп әйтәм, тау башында салынган элемтәләрне Казанга кайткач та өзмәдек без. Айдар – бик милли җанлы егет, татарлар тормышына караган бөтен нәрсә белән кызыксына, тауларда шифа тапса да, күңеленең бер почмагы белән һаман Татарстанны сагынып яши. Бу юлы Кавказга килгәндә дә Айдар безне бик сагынып, үз итеп каршы алды.

Айдарның эш бүлмәсе – Кисло­водск татарларының кечкенә генә үзәге кебек ул. Ишекнең теге ягында – шашлык исе, лезгинка, ә бу якта татар халкының сирәк очрый торган җырлары агыла. Айдар, шәһәрдәге милләттәшләрне үзенә чакырып, кунак итеп, хәленнән килгәнчә аларга булышып, татар мохите тудырырга тырыша. Без шул бүлмәдә Казан хәлләре турында сөйләшеп утырганда, ишектә бер ханым күренде. Кулында – кайнар алма бәлеше. Танышабыз. Мәдинә апа Кисловодскига Таган­рог шәһә­реннән күченеп килгән икән. Мон­дый очракка хас булганча, тамырларны барлый башлыйбыз. Менә бәрәкәт! Безнең Кайбыч районы кызы, Шуширмә авылыннан икән ләбаса! Шулай итеп, Кавказ итәген­дә тагын бер татарыбызны очратабыз...
Сөйләшүебездән шул аңлашыла: безнең халык бу якларда шактый, тик алар әлегә үзләрен белгер­тергә һәм тупланырга ашыкмый. Кисловодскида татарлар оешкан үзәк тә юк.


Бушлай сыр... базарда!

Кавказ базарларын бик яраттык инде! Анда һәрвакыт тау халкы рухы кайнап торгангамы, әллә табигый продуктлар бик күп сатылгангамы, сатучылары ягымлы булгангамы, чикләвек, җир йөзендәге иң тәмле грушалар, хуш исле тәмләткечләр ымсындырып торгангамы... базарга магнит кебек тартылдык. М-м-м... мөгаен, барысына да... сыр сәбәпчедер! Бездәге юкә мунчаланы хәтерләткән, кайсы тозлы, кайсы төче, кайсы саргылтрак, кайсы юкарак сыр өемнәре тәмам әсир итте. Базарга баруга, аяклар үзеннән-үзе сыр залына ашыга. Андагы балкар, карачай апалары «мә, минекен генә кабып кара», «минеке бүген ясалган» дия-дия, сыр белән сыйлый башлый. Баш тартмыйбыз инде... Бушлай сыр белән сыйлана-сыйлана бер­ничә рәтне әйләнеп чыгабыз. Татарчаны аңлаган балкар, карачай апаларын үпкәләтеп калдырып булмый ич! Беркөнне Рушан «задание» билгеләде: моннан соң сырны гел бер карачай апасыннан гына алабыз, шул апа белән аралашабыз, аңа ияләшәбез, үзебезгә ияләш­терәбез һәм ничек тә сыр ясау рецептын кулга төшерәбез! Һәм шулай иттек тә! Күз алдыгызга китерәсез­ме, шулкадәр дөрес стратегия белән эшләдек, сатучы апалар бер-берсенә дә ачмаган сыр ясау сере – иртәгә кайтып китәсе дигән көнне безнең блокнот битенә сырланды! Рәхмәт Айшат апага!

Кемнән бал алабыз, кемнән – ләвәш. Икенчеләреннән – күчтәнәч­кә «грузинский» такта чәй (әбиләр сөйләгәнчә инде!), өченчеләреннән – киптерелгән Кавказ үләннәре... Базарда инде үз кешеләр – танышлар да барлыкка килде. Кызык ясадык – китәр алдыннан базарга бардык та, беленер-беленмәс ташламалар ясап, безне үзләренеке итеп бетергән, ничә көннәр рәхәтләнеп аралашкан шул карачай, черкас, балкар апаларына кабына татарча язылган Казан чәйләре таратып чыктык! Күрсәгез икән андагы ихлас шатлык фонтаннарын! Кесәгә күчтәнәч кыстырып йөрү кайда да саваплы шул. Хәтта Кавказда да!
 

Тауларны яулау

Домбайга узган юлы баргач күтәрелгән идек. Ачык канат юлы белән иң биек ноктага кадәр «сузылдык». 3060 метр биеклеккә! Аста сары-кызгылт төсләргә манчылган көз озатып калган иде. Менә-менә кыш җитте. Кар ява, буран уйный башлады хәтта! (Бе­ренче карны монда күрербез дип кем уйлаган!) Домбай очыннан ерактагы башка таулар да бик әйбәт күренә. Кафега кереп Кавказ үләннәреннән пеше­релгән кайнар чәй, чанахи, шашлык ашап чыккач, бу манзараны бер фотосурәткә төшерик әле дисәк, тау башын томан каплаган. Юк, томан түгел, бер бик зур болытның уртасында басып тора идек бугай без. Рәхәт тә, кызганыч та. Шунда кадәр күтәрел дә, горур тауларны сурәткә төшерә алма инде! Бераз гына бу томан ачылса иде, дип кычкырып теләк теләвебез булды, тау очларындагы болытлар тарала башлады! Берничә кадр ясарга гына өлгердек, таулар болыт бүрекләрен яңадан киеп тә куйды.

Бу юлы Эльбруска терәлеп үк торган Чегем тавына үрмәләргә булдык. Планыбыз Эльбрусны яулау иде, әлбәттә. Тик ул көнне Эльбрус­та –50 градус дигәч, күрше тауга гына тукталасы иттек. Бит­ләр­не салкын чеметә, югарырак күтәрел­гән саен суыта бара, ә түбәндә, канат юлы астында сноубордчылар тыз-быз килә. Бу тауларда шуар өчен Европаның үзен­нән үк киләләр икән! Уңда да, сулда да горур, мәгърур таулар! Хәтта күзәтеп басып торганда да алардан сиңа ниндидер илаһилык, тау елгалары­ның шаукымлы көче иңә кебек. Тауларда кычкырырга, тавыш чыгарырга, таудан түбән нидер ташларга ярамый. Ә кулларны өскә күтәреп теләк теләү гадәтен бөтен кеше белә бугай. Әлбәттә, минем дә, Рушанның да иреннәрендә бер генә пышылдау... «Бу җирләргә тизрәк әйләнеп кайтсак иде!..»

Эльбрусны заманында төрлечә яулаганнар. Мотоцикл белән дә, атларда да. Кыяменәр Чокы Залы­ханов Эльбрусны 102 яшендә (!) яулаган әнә. Ә нигә әле без аңардан калышып торырга тиеш? Кисло­водск янындагы биеклекләргә атта менәргә булдык. Ат өстендә, иярдә бөтенләй башка халәт! Тау итәгендә гөлҗи­меш, дүләнә дә өлгергән икән, җыябыз – кышка комачауламас! Биеклекләрнең берсенә караңгыда күтәрелергә туры килде. Махсус уйлап эшләмәдек моны, юл без көткәннән озынрак булды, ә кояш таудан түбән тизрәк тәгәри икән! Очы-кырые күренмәгән сукмактан үрмәлибез дә үрмәлибез. Аю килеп чыгар дигән уйны Рушан баштан куарга куша. Тагын аз гына, бераз гына... Кыяга менеп җиткәндә минем аяк буыннарым тотмый башлаган иде инде. Ничек төшәр­мен?! Бик текә кыя очында басып торабыз. Аста шәһәр утлары... Кыяга сузылып ук яттым. Таулар­ның бер могҗизасы бар – алар үз­ көчләре белән бүлешергә ярата. Ничә тапкыр сынаганым бар: менгәндәге ару тау очына җиткәч бик тиз уза, төшкәндә тәндә җиңеллек һәм ләззәт кенә кала. Бу юлы да шулай булды. Текә таудан төшкәндә кроссовкиларга ияргән балчыкның авырлыгы сизелмәде дә диярлек, кинәт таеп китеп «артка» утырулар, егылдым дигәндә, берәр очлы ташка яки кипкән чирәмгә тотынып калулар – тауларда йөрер өчен әле остарырга кирәк дигән ым дип кабул ителә. (Димәк, тагын киләсе була!)


Кисловодск

Кисловодск турында мин язмам­ның башында ук сөйләп куярга тиеш булганмындыр. Тик алай итәсе килмәде. Шәһәрне үзебез ничек күрдек, шулай ачарга теләдем. Кисловодск – җир йөзендәге иң уңай климатлы курорт-шәһәрләр­нең берсе. Шәһәрнең исеме биредә бик күп еллар гомер иткән төркиләр белән бәйле – тау башыннан ук агып килгән шифалы суны алар «әче су» дип йөрткәннәр, менә шуннан Кисловодск исеме килеп чыккан. Күрше Ессентуки, Пятигорск шә­һәр­ләрендә яңгыр ишкәндә, монда гел аяз. Җәй май аенда башланып октябрь ахырларына кадәр дәвам итә. Бу шәһәрдә халык тимераякта шууны бөтенләй белми, чөнки кыш бик кыска, ә кар бик аз ява.

Россиядән генә түгел, Европа­ның бик күп өлешеннән дә бирегә йөрәк-кан тамырлары, атеросклероз, гинекология, урология кебек авырулардан дәва эзләп киләләр. Һәм ул шифаны табалар да бугай – парклардагы, Нарзан ваннасындагы халыкның күплеген белсәң?!

Югарыга үрмәләгән сукмаклар белән чуарланган курорт паркында хуш исле агачларның ниндие генә юк! Нарат, артыш, чыршы, кипарис... Курорт паркының мәйданы – 948 гектар. (Чагыштыру өчен: Бөек- британиядәге иң зур шәһәр паркы – Ричмонд паркы – 955 гектар.) Бу паркта Россиядә иң беренче терренкур – сәламәтлек өчен файдалы җәяү йөрү маршрутлары төзелә. Маршрутлар Нарзан галереясыннан башлана. Сукмаклардан, әйләнә-әйләнә, өскәрәк күтәрелгән саен, кан тамырларының кислород, ниндидер бер сихәт белән тулганын сизәсең. Бер маршрут – Розалар аллеясына, икенчесе – Һава храмына, өченчесе – Лермонтов һәйкәле куелган тау битенә китерә.

Кызык! Вокзалда поезддан төшкән һәркемне сырып алып фатир тәкъдим итүчеләрдән кала, Кисловодскида һәркем бик тыныч һәм салмак. Хәтта автобус йөртүчеләр дә! Алай гынамы соң, хәтта этләр дә сирәк өрә монда. Барысына да кипарислар «гаепледер» дибез, урамдагы һавасы ук шифалы бит!

Шәһәрдә светофорлы тыкрыклар бик сирәк. Ләкин ялгыш кына да аварияләр күрмәдек яки аңлаш­мыйча килеп туган «бөке»ләргә юлыкмадык. Ничектер халык бик итагатьле монда. Әйе, әйе, мин Кавказ халкы турында сөйлим! Кызып-кызып сөйләшүләрне еш ишетергә туры килсә дә, агрессияне бөтенләй күрмәдек.

...Менә шундый ул без ачкан Таулар иле. Кавказда безне ымсындырган серләр, танышасы кешеләр бихисап күп калды. Шуңа да гаиләбезнең максаты бер – чит җирдә солтан булганчы... яки үз илебезне күреп бетермичә, чит илләргә чыгып киттем юк!

 
Сатучы апалар бер-берсенә дә ачмаган сыр ясау сере  иртәгә кайтып китәсе дигән көнне безнең блокнот битенә сырланды!

Биштау, Казбек... Болары — без яулыйсы таулар исемлегендә. Бер баруда гына барысын да күреп бетерәм димә!
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар