Логотип
Мин ачкан дөнья

Тарих, тынлык, Таллин...

Аның таш юллы тар, тыныч урамнарында үзеннән-үзе тормыш мәгънәсе хакындагы уйларга чумасың. Барган җирдән туктап калып: «Бу җиргә мин нигә килдем?» – дигән сорауга җавап эзли башлыйсың... Әлбәттә, бу шәһәрдә кешеләр яши – каядыр баралар, кайталар... Әмма бернинди шау-шу юк! Кычкырып сөйләшмиләр дәме соң алар?! Каршыңа килгән һәрберсе ирен чите белән генә елмаеп узып китә... Ачык һавадагы музей дип тә атар идем мин Таллинны: бүгенге көннәргә кадәр сакланып калган борынгы биналарда урта гасыр рухы яши...



 
 Балтыйк буе илләре табигате, борынгылыгы, үзенчәлекле халкы белән мине күптән үзенә тартып тора иде. Ә йоннан эшләнгән бәйләм әйберләре! Кечкенә чагында кемдер Таллиннан алып кайтып биргән матур бизәкле йон кофтасын һаман да сагынып яшәгән коллегам: «Барсаң, миңа бик матурын тагын алып кайтырсың», – дип әйтеп тә куйды. Тик Эстониянең күптән совет «баласы» түгеллеген, ә Европага кергәнен, акчаның да евро булуын баргач кына аңладым. Хәер, монысы хакында бераз соңрак...
Кызым йөргән «Казан» бию ансамбленең балалар студиясе укытучысы Нигина Әхмәдуллина: «Таллинга бию бәйгесенә барабыз», – диюгә, шунда ук балам белән бергә үзем дә барырга ризалаштым. Хыялларны бер чынбарлык итәргә бит инде! 
Таллин Санкт-Петербургтан 400 чакрым чамасы. Бу юлны без бик тә уңайлы автобуста үттек. Шунысы кызык, япан кыр уртасыннан чикне чыгу белән Россия җирендә гомумән дә күренмәгән җил тегермәннәре санап бетергесез анда. Электр энергиясе ясыйлар! Ул тегермәннәрнең зурлыгына балалар гына түгел, мин дә шаккатып карап барам. «Бу иксез-чиксез кырларда эстоннар нәрсә үстерәләр?» – дигән соравыма, автобус йөртүчебез: «Үстермибез, алар буш тора», – диде. Минем аптырганны күреп булса кирәк, горурлык белән өстәде: «Без бит Евросоюзда – аның кагыйдәләре буенча яшибез!» Кырларында нәрсә үстерәсен ил түгел, Европа союзы хәл итә, димәк... Шулай итеп, эстоннар авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнмиләр, ә башка дәүләтләр җитештергәнне сатып алып ашап яталар икән. Зур сәнәгать тармагы да булмаган бу дәүләттә эшсезлек хөкем сөрә. Тик моңа да әллә ни борчылмый кебек эстоннар. «Без – пенсионерлар дәүләте», – диде Таллин урамында йөргәндә бер эстон абзые. Яшьләр Швециягә барып эшли, диделәр. Ә анда барып кайту күрше авылга җилдереп кайту белән бер икән монда. Таллинга исә ял итәргә, алда язганымча, җан тынычлыгы табарга кайталар.
Тыныч, шул ук вакытта ниндидер әкияти серлелеге булган шәһәр ул Таллин. 

 Казаннан соң Таллин әкияти шәһәр кебек тоелды миңа. Бер мең еллык тарихы булган башкалабыз да аның кебек тарихка төренеп утырырга тиеш кебек югыйсә... Таллинның әнә һәр почмагыннан, һәр кирпиче, һәр ташыннан урта гасыр тарихы рухы бөркелә кебек. Балтыйк буе дәүләтләренең барысындагы кебек монда да бик күп борынгы биналар сакланып калган. Нәкъ менә сакланган – киредән торгызылмаган! 
Таллин урамнары туристлар белән тулы. Алар урта гасырның кабатланмас рухын эзләп, тарих белән күзгә-күз очрашыр өчен монда киләдер кебек тоелды миңа. 



 
Шәһәрнең тарихы XI гасырдан ук башлана. Ул вакытта аның исеме Колывань була, соңыннан Ревель дип йөртелә. Үз тарихында бик күп идарәчеләрне күрә: Дания, шведлар, Россия империясе, Советлар Союзы... Кызганыч, Бөек Ватан сугышы елларында тарихның күп өлеше, бомбалар астында калып, җимерелә. 
Таллин тарихи йөрәге Виру капкаларыннан башлана. Нәкъ шушы урыннан зур диварлар, бик күпсанлы манаралары булган Иске шәһәргә керәсең. Ул Таллинның иң борынгы урыны, төп тарихи мирасларының берсе. Аның эченә узу белән кайсы гасырда яшәгәнеңне онытасың. Тар урамнарда йөреп торучы машиналар гына сине чынбарлыкка кайтара... Иске шәһәрдә урнашкан Изге Олаф чиркәве – шәһәрнең төп горурлыгы. Каланың иң биек манарасы ул! Готика архитектурасы үрнәге – күккә кадалып торган шпильле бу бина Таллинда гына түгел, хәтта берара дөньяда да иң биеге булып санала. Таллинда бүгенге көнгә кадәр язылмаган канунны саклыйлар: шәһәрдә башка төзеләчәк биналар 154 метрлы шушы чиркәүдән биегрәк булмаска тиеш. Чиркәү төзелеше белән бәйле төрле риваятьләр дә тарихка серлелек өсти. Менә аларның берсе. 


 
...Бер бай шәһәрдә гыйбадәтханә салдырырга уйлый. Нәкъ шул вакытта калага кайсыдыр яктан бер оста килә һәм бу эшкә алынырга ризалыгын бирә.  Төзелеш барышында минем кем икәнне белә алмасагыз, күпме акча сорыйм, шуның кадәр бирерсез, дигән шарт куя. Бай риза була, тик төзелеш төгәлләнер алдыннан, остага бирәсе байлыгын кызгана башлый: тирә-якка шымчыларын җибәрә. «Останың кем икәнен белмичә кайтмагыз», – ди.  Шымчыларның берсе бер авылдан узып барган вакытта баласын йоклаткан ананың җырын ишетә. «Әтиегез Олаф чиркәү төзи, тиздән кайтыр», – дип җырлый әни кеше. Шымчы шәһәргә кайткан вакытта останың, чиркәүнең иң очына менеп, тәре куйган мәле була. Шымчы: «Олаф, бераз кыеграк бит!» – дип кычкыра. Оста моны ишетеп сискәнә һәм... егылып төшеп вафат була. Бай исә үзенең бу гамәле өчен бик ояла һәм Аллаһ йортына останың исемен бирә. 
Иске шәһәр ике өлештән тора. Берсендә һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләр яшәгән, икенчесе калкулыкта урнашкан, һәм ул урын һәрвакыт хакимиятнеке булган. Хәзер анда Эстония парламенты урнашкан. Шәһәрнең ике өлешен ике яктан ике урам бәйли. Аның берсе – «кыска аяк», икенчесе «озын аяк» дип йөртелә. Шуңа күрә Таллинны, кызык итеп, «аксак шәһәр» дип тә атап йөртәләр. 


 
Иске шәһәрнең тагын бер мирасы – Юан Маргарита башнясы. Ул чынлап та «юан» – диаметры 25 метр. Ә риваяте болайрак. Марго атлы балыкчы кызы белән Герман исемле крестьян егете яратышалар. Тик яшьләр төнге сәгать 12 сукканчы гына күрешә алганнар. Ә бер очрашуда гашыйклар, вакыт хакында онытып, өйләренә кайтырга соңга калалар һәм шәһәрнең капма-каршы ягында торган ике манарага әйләнәләр...  
Ратуша мәйданы Иске шәһәрнең йөрәге дип санала. Без Таллинга Раштуа алдыннан бардык. «Мәйдандагы серлелек ике тапкырга арткан вакыт», – диделәр эстоннар. Таллиндагы иң биек чыршы да монда куелган икән. Ул төрле утлар белән балкый. Шул утлар яктысына күмелгән мәйданда Раштуа ярминкәсе гөрли... Европа шәһәрләрендә бу вакытта ярминкәләр үткәрелүен беләбез инде. Мин дә Таллинда әнә шул ярминкәләрнең берсен күрү бәхетенә ирештем. Мәйдан эстоннарның милли эчемлеге – «Вана Таллин» ликеры кушылып ясалган глинтвейн һәм кыздырылган чикләвек исенә төренгән. Ул ис, ярминкәгә кайчан килүгә карамастан, борынны кытыклап тора... Инде сәүдә рәтләре турында. Йоннан эшләнгән ниләр генә сатмыйлар монда: милли бизәкләр төшерелгән бияләй, койрыклы башлыклар, җылы кофталар, йоннан әвәләп ясалган курчаклар... Барысы да шундый матур! Хәер, бәяләре дә... «Бу бары тик туристлар өчен генә эшләгән сәүдә рәтләре, шуңа күрә кыйммәт, – дип аңлатты безгә андагы танышларыбыз. – Иске шәһәрне чыгып берничә квартал узуга, шушы ук әйберләрне ике-өч тапкыр очсызракка да алырга була». Тик тәмле алданудан безнең бер дә чыгасы килмәде шул. Ничек чыгасың – урам тамашасы үзенә бөтерде дә алды!


 
Ратуша мәйданында Европадагы иң борынгы даруханә эшли. Ул 1422  елда ачылган. Аның бер почмагында бүген музей оештырылган. Нәрсә генә юк анда: елан кабыгы, бака боты, кыздырылган керпе, карлыгач оясы... Гомумән, кешелек дөньясы аспирин уйлап тапканчы нәрсә белән дәваланса, шулар. Шунда ук хәзерге заманда эшләгән дарулар да сатыла. Нәкъ әлеге даруханәдә дару буларак марципан ясалган. Хәзер исә ул, белгәнебезчә тәм-том итеп кулланыла. Миндаль оны белән шикәр кайнатмасыннан ясалган әлеге шоколадның Таллинда музее да бар. Камырга охшаган бу тәмлүшкәдән төрле фигуралар ясап, аны буяп, чын сәнгать әсәре тудыралар. Балалар да бик яратты ул музейны. Кулларын ялый-ялый бик озак үз әсәрләрен иҗат иттеләр. Ратушада тагын бер күзгә ташланган борынгы бина – Изге Рух чиркәве.  Башка гыйбадәтханәләр белән чагыштырганда, ул бик кечкенә һәм үтә дә гади. Стенага уеп ясалган борынгы сәгать кенә аңа ниндидер бер кыйммәт өсти. Таллиндагы иң борынгы урам сәгате ул! Төркемнән аерылып, йөгереп кенә лютераннарның шушы гыйбадәтханәсе эченә кереп киттем. Ниятем – гыйбадәт кылу өчен куелган эскәмияләргә утырып карау иде. Чит ил киноларында гел шуларны күрсәтәләр бит. Чиркәү эче бик тыйнак – лютераннарда иконалар юк. Утырып Ходай белән сөйләшү өчен эскәмияләр рәте генә тезелгән. Тик уем барып чыкмады. Ишек төбендә утырган дин әһеле: «Эчкәрәк үтү 2 евро тора», – дип кисәтте. «Аллаһ йорты түләүле буламыни?» – дип сорадым, аптырап. «Сез Россиядәндер, анда  гыйбадәтханәләргә дәүләт ярдәм итә, ә без бары тик халыктан җыелган хәергә генә яшибез», – дип җавап бирде ул. Эстоннар үз дәүләтләрен дөньяви дип атый. Алар артык дини түгел. Халкының 14 проценты гына тормышларында дин мөһим роль уйный дип саный. 
 
Мәчете тә булмаган Таллинда, билгеле, хәләл иттән пешерелгән ризык табу бик авыр.
Иске шәһәрдәге борынгы биналарда кешеләр тыныч кына яшәп ята – гадәти тормыш алып бара. Тик андагы өйләр хәзерге заманда төзелгәннәрдән аерыла. Борынгы биналарның икенче катында кечкенә ишекләр бар, алар барысы да ябык – күз иң элек шуларга төшә. Нинди ишекләр икән соң бу? Бик озак эзләдек табышмакка җавапны. Ә ул гап-гади булып чыкты. Таллин – Балтыйк диңгезе ярында утыра, шуңа күрә гомер-гомергә порт шәһәр булган. Ганза союзы вакытында якын-тирәдәге бөтен товар Таллинга китерелгән. Ул китерелгән әйберләрне саклау өчен складларны өй түбәләре өстендә төзегәннәр. Шул рәвешле малны юештән һәм тычканнардан качырганнар. Еллар үтеп, шәһәрдә сәүдә кимегәч, әлеге складларның кирәге калмаган – алар бикләп куелган. Иске шәһәр бик кечкенә – аркылыга-буйга бер чакрымдыр, мөгаен. Тик ул тар тыкрыкларны ничә кат урасам да, үзем өчен тарихның, архитектураның яңа якларын  ачтым. Таллинга тагын бер кат юлым төшсә, әлеге тыкрыкларга, һичшиксез, кабат барып чыгар идем. Минем күзгә чалынмаган тарих калгандыр әле анда!  
 
Борынгы йортлар, чирәп түбәләр, таш түшәлгән юллар – барысы да  сагындырыр, мөгаен.

Таллинны мегаполис дип әйтеп булмый. Кечкенә генә Европа шәһәре ул,  халкы бары тик 500 мең генә. Трамвай, троллейбус йөри, метро юк. Җәмәгать транспорты бушлай булган бердәнбер шәһәрдер дә әле ул. Дөрес, бездәге кебек монда да транспортны озаграк көтәсе. Ә менә юлларда бөке бөтенләй юк. Чөнки халык ашыкмый, чапмый – тормышның тәмен белеп, тыныч кына яши. Гомумән, эстоннар ашыгырга яратмый, артык сүз сөйләмиләр, бик ачылмыйлар да. Алар белән чынлап торып дуслашсаң, гомерлеккәдер дигән фикергә килдем. Бар нәрсәне уйлап, санап эшлиләр бугай: сүзне дә, гамәлне дә. 


 
Таллинга киткәнче: «Сак булыгыз, эстоннар безне яратмый, гомумән, анда русча сөйләшергә тырышмагыз», – дип кисәтүчеләр булды. Нидер сорарга кирәк булганда, юлны тапмаганда русча да мөрәҗәгать иттек – җавап бирмичә китеп баручы очрамады: белсәләр, тиз арада аңлатып бирәләр. Русча аңламасалар – немецчага, аны да аңламыйм дип җилкә сикертсәләр – инглиз теленә күчтек. Таллинда яшәүче руслар исә үзләрен бераз кимсетелгән итеп тоя кебек. «Безне яратмыйлар монда», – диде автобуста сөйләшеп киткән урыс агае. Эстон телен белгәннәр генә җүнле эшкә эләгә ала, эш юк монда, дип тә зарланды. «Бәй, нигә Россиягә кайтмыйсыз соң алайса?» – дип сорагач, «Монда өйрәнгән җир, кайтмыйм», – дип кырт кисте үзе. 
Без Татарстаннан дип, горурланып йөрдек Таллинда. Беләләр безне! Бер эстон хәтта: «Татарстан бит Россиянең Дубае!» – диде. Дубай кебек бай булмаса да, ыгы-зыгысы белән аннан калышмаган Казаныбыз сагындырды үзе. Шулай да, тормыш мәшәкатьләреннән алҗыган вакытларда, ял көннәрен анда үткәрергә тагын барыр идем мин Таллинга. Борынгы калада үзең өчен нинди дә булса яңалык ачарга, дөнья куудан туктап, тын алырга, тар урамнары буйлап узганда күңелдәге сорауларга җавап табарга һәм кабат яшьнәп яшәргә кире Казанга кайтыр өчен булса да... 

R.S. Безнең төп максатыбыз –  Эстониягә барып сәяхәт итүдән бигрәк,  Татарстанны таныту иде бит. Кызларыбыз булдырды! Таллин сәхнәсендә ут яндырып биеп, халыкара бәйгедә беренче һәм икенче урын алдылар. Безнең балалар өчен җан атарга килгән түбәтәйле-калфаклы эстония татарларына аерым рәхмәт! 
 
Аш-су
Эстоннарның милли аш-сулары ит, балык һәм яшелчәдән тора – ул гади һәм туклыклы. Итне алар бик сирәк кыздырып ашый, күбрәк шулпада пешерәләр – димәк, дөрес тукланалар. Балык белән дуңгыз итенә, кара ипигә өстенлек бирәләр. Бәйрәм өстәленә канлы колбаса, тутырылган йомырка куялар: иң популяр ризыклары шушы. Сөтле аш яраталар –  аның  20 ләп төре бар диделәр. Хәтта десертка да баллы аш чыгаралар. Сөт ризыкларын, боткаларны да үз итәләр. Милли ризыкларының берсе – Картулипорс. Исеме авыр булса да, үзе бик гади: бәрәңге боламыгына төреп пешерелгән ит. 
 
Нәрсә алып кайтырга
Эстониянең сыйфатлы йон әйберләренең даны, әйткәнемчә, совет чорыннан ук билгеле. Йоннан нәрсә генә бәйләми алар?! Милли орнаментлар төшерелгән кофталар, бияләй, перчәткә-оекбашлар, пальта, пончо... Һәркем кесәсенә карап сайлый. Туристлар күбрәк озын «койрыклы» бизәкле башлыклар ала – «койрыгын» шарф урынына муенга урарга мөмкин. Бәясе 20 евродан башлана. Эстониягә барып, ничек шоколадсыз кайтасың?! Бер плитка Kalev шоколады 1 евро тора: тәме безнең кибет киштәсендәгедән күпкә аерыла. Артыш агачыннан ясалган әйберләр бик популяр. Май кисү өчен хуш исле кечкенә агач пычаклар матур сувенир да, көнкүрештә дә файдалы. Кыйммәтрәк бүләкләр алырга телисез икән – гәрәбә кибетләренә барыгыз. Андагы гәрәбәдән күплеген, матурлыгын күреп, кибеткә нигә кергәнеңне онытасын... Иң гади бизәнү әйберләренең бәясе 30 евродан башлана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар