Логотип
Мин ачкан дөнья

​Себер киттек...

Поездны берәм-берәм Себер шәһәрләре озатып кала: Төмән, Омск, Новосибирск... Табигать күзгә күренеп үзгәрә: берсеннән-берсе төз наратлар, чыршылар. Урман да урман! Юл читләре сап-сары чәчәктә – бездә тузганаклар күптән җилгә очты инде. Ә Томскида... Томскида... яз! Алмагачлар шау чәчәктә (июнь уртасы бу!), лаләләр яңа күзен ачкан, сиреньнәр бөредә, авыл халкы бәрәңге утырта... 

«Җылы киемнәрне ике көн элек кенә салдык, кояшны сез алып килдегез», – диләр. 
Җәйдән кире язга кайту – Томск шәһәрендә безне көткән могҗизаларның берсе шул. Икенчесе, әлбәттә, Татар бистәсе! Кунакханәгә урнашуга, өч тәүлеккә якын поезд тәгәрмәчләре өстендә килүебезне дә онытып, бистәне эзләп чыгып киттек. Томскидагы кебек агач архитектура үрнәкләренең Россиянең башка бер генә төбәгендә дә очрамавын ишеткән идек инде. Үз күзләрең белән күрү икенче икән! Агач капкалар, тәрәз йөзлекләре, кәрнизләр... Юк, бу бизәкләрнең никадәр матур, нәфис, затлы, нәзакәтле икәнен аңлатырга минем сүз байлыгым җитми... 


Кәрим бай

Татар бистәсе Томь елгасы янына урнашкан. Аңа Томск каласының үзеннән дә алда нигез салынган, диләр. Бик тиз эзләп таптык без аны. Менә ул «Татар» урамы... Вакыт монда туктап калган кебек... Карагай агачыннан салынган йортларга, ким дигәндә, йөз-йөз илле яшь. Узган гасырда Томск татарларының күбесе шундый агач йортларда яшәгән. (Бүген бистәдә татарлар гына гомер итми инде, соңгы вакытта әзәрбайҗаннар, таҗиклар биредән өйләр сатып ала башлаган.) Хуҗалар өйнең икенче катында яшәгән, беренче катка фатирга керткәннәр, остаханә итеп тапшырганнар. Базар гөрләгән: утын, печән, чуен белән сату иткәннәр. Дамба төзегәнче, 1915–1916 елларга кадәр, халык су басулардан күп зыян күргән. Икенче афәт – янгыннар булган. 

Татар бистәсенең иң матур йорты бер гасыр элек тә Кәрим бай Хәмитовныкы булгандыр. Хәзер дә шулай. Бер өлеше – Шәрык, икенчесе Европа стилендә төзелүе үк Кәрим бай (халык аны шулай дип йөрткән) йортына ниндидер бер үзгә серлелек өсти. 
Бистәдәге иң бай, иң дәрәҗәле татарларның берсе була ул. Ата-бабалары Себергә Идел буеннан – Пенза якларыннан килгән. Ата кеше шактый алдынгы карашлы була: олы улы Хәмзәне белем алырга Бохарага җибәрә, Кәрим Томскига килә. Ул кечкенәдән атлар үрчетү хакында хыяллана. Лавкада, алтын приискларында эшләп, азрак акча туплагач, атлар сатып ала. Әмма баеп китүе өйләнгәч булган, диләр. (Дүрт тел белүе дә уңышка ирешергә ярдәм итә аңа.) 1905 елдагы рус-япон сугышы вакытында патша армиясен атлар белән тәэмин итеп торып, Кәрим бай шактый мантып кала. Нәселле атлар тоту, сату белән шөгыльләнә башлый. 



Кәрим бай үз гомерендә өч тапкыр өйләнә. Беренче хатыныннан бер кызы туа. Икенче хатынын, бала тапмагач, «талак» әйтеп, аерып җибәрә, ләкин урамда калдырмый: Иркутскида алтын приисклары тоткан бер байга кияүгә бирә. Өченчегә Тактамыштан Латыйп бай кызын, унбиш яшьлек чибәр Мөтәһәрәне ала. Яшь хатыны аңа ике ул, биш кыз бүләк итә. Матур, тату яшиләр алар. 

Революциядән соң Кәрим бай йортына хәрби штаб урнаша. Бакча, фонтаннар юкка чыгарыла, тавис кошларының берсе дә калмый. Ишегалдына хәрби плац төзелә. Бай үзе бу кимсетүләрне инде күрми: ул аз гына алдарак – атларын тартып алгач та үлә. Илдә ыгы-зыгылар башлангач, тимер юл управасына йортын сатарга тырышып карый: шул сөйләшүләрнең берсе вакытында аны йөрәк өянәге тота... Яшь хатыны балалары белән флигельгә – хезмәтчеләр янына күчә. Ишегалды тулы солдатлар йөреп торганда, әни кеше кызлары өчен бигрәк тә борчыла. Һәм ул үзе өчен шактый авыр, 
катлаулы карар кабул итә: кызларын берәм-берәм төрле гаиләләргә тарата – хезмәтчеләргә, дусларына... Эз югалту, кем баласы икәнлекләрен оныттыру өчен. Үзе туганнары янына Ташкентка китеп бара... Соңрак, еллар узгач, Кәрим байның гаиләсе, әлбәттә, бергә җыела. Бүген калада бер оныгы гына яши, бәйрәмнәр­дә бабасы нигезенә килеп киткәли.

Кәрим бай йортында төрле елларда төрле учреждение­ләр урнаша. Төзелеш оешмасы да булган, ятимнәр йорты да... 1996 елны аны ярымҗимерек хәлдә татарларга бирәләр – биредә хәзер «Татар мәдәни үзәге» урнашкан. Хәмитовлар гаиләсенә кагылышлы ядкарьләрне бүген алар бөртекләп җыя. Йорт федераль дәрәҗәдәге тарихи һәйкәл дип санала, өлкә бюджетыннан финанслана, ә реставрация эшләре Мәскәү белән килешенеп кенә башкарыла. Быел менә флигель һәм ат абзарлары төзекләндерелгән. Киләчәктә Кәрим бай йорты музей-комплекс итеп үзгәртелер. «Бу бер сәүдәгәрнең тарихын гына түгел, ә Себер татарларының тарихын саклау, – ди үзәкнең директор урынбасары Светлана Полыгалова. – Татарлар бу җирләрдә гомер-гомергә яшәгән. XVI гасырда алар патшага – Борис Годунов янына, күчмә халык-лардан саклану өчен кирмән төзүне сорап, илчеләр җибәрәләр. Томскига шулай нигез салына». 

Сүзебез җай гына бүгенге көнгә борыла: «Безнең төп бурычыбыз – татарның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау, – ди Светлана Владимировна. – Үзәктә унбишләп берләшмә эшли, аларга дүрт яшьлек балалардан башлап сиксәнне узган әби-бабайларга кадәр йөри. Балалар өчен якшәмбе мәктәбе, яшьләр өчен – «Дуслар» клубы эшли. Быел бию ансамбле төзелде. Чаралар башлыча Кәрим бай йортында үтә. Яшьләр «Чәкчәк пати», «Мин татарча сөйләшәм» акцияләрен ишегалдында уздырдылар. 
Томск – сөргенгә сөрелгәннәр каласы. Бездә милләтләр тәмам буталып, кушылып беткән. Директорыбыз Наталья Железчикова, мәсәлән, үзе рус, ә тамырларында поляк каны да ага. Минем әнием репрессияләнгән тоткыннар утырган төрмәдә туган, милләтен белми дә. Әйе, милләтләр буталышы көчле булган, әмма соңгы елларда татарлар үз кавеме белән кушылырга тырыша». 

...450 мең кеше гомер иткән Томскида тарихи һәйкәлләр байтак. Тик Татар бистәсе безгә аерата якын, аерата кадерле. Монда татар рухы яши... 
 

Абытай (Черная речка)

Томск татарлары белән аралашканда «Черная речка» дигән авыл исеме бик еш яңгырады: анда ел саен Сабантуйлар да уза икән, Нәүрүз бәйрәме дә, анда... Абытай – шәһәргә иң якын татар авылларының берсе булып чыкты. Өч мең чакрымга якын юл узып килгәч, алты километр күпмени ул?! Киттек! 
Бөтен өлкәгә атаклы совхоз – көчле, аягында нык басып торган хуҗалык булган биредә. «Үзгәртеп кору җилләре безгә кагылмады, аванс, зарплата алудан туктамадык», – дип горурланып сөйлиләр. «Том» ябык акционерлык җәмгыяте дип үзгәртелсә дә, совхоз әле дә бар. Авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре, 75 яшьлек Әминов Рәшит Измайл улының совхозны җитәкли башлавына 40 ел тулуын быел февраль аенда зурлап билгеләп үткәннәр. Хөрмәтләп, яратып сөйлиләр аның хакында. «Ул булганда совхоз әле яшәр», – диләр. 

2012 елның ноябрь аенда авылда яңа мәчет ачу тантанасы булган. Ил белән күтәргәннәр иман йортын. Губернатор да өлеш керткән. Салуын салганнар... «Халык йөриме?» – дибез. «Йөриләр! – диләр – Җомга намазына 12-15 кеше килә». Абытайда 1200 кеше яши дип әйткәннәрен искә төшереп, сиздермичә генә авыр сулап куябыз... Абыстайлары Зөрия исемле икән. «Шактый өлкән инде абыстаебыз, авыргалый да, ул булмаганда мәҗлесләрдә Коръәнне Суфия Нурулловна укый. Ул элеккеге укытучы». 
– Авылда халык үзара татарча сөйләшәме?
 – Кайчак канды...

Кайчан ничек, ягъни мәсәлән. Әңгәмәдәшебез Факия Саликова безгә шулай җавап бирә. Кияве рус икән, оныклар: «Абика», – дип дәшәләр ди. (Бу якларда «дәү әни» дип эндәшү бөтенләй дә юк икән. 
«Кем була ул?» – дип аптырадылар.) Мәктәптә татар теле укытылмый. Кала якын – ике арада автобус йөреп тора. (Томск татарлары «шәһәр» дип әйтми, «кала» дип кенә сөйләшә.) Яшьләрне йоткан шәһәр телне генә йота да йота инде... Әйе, Абытай халкы хәзер калага китеп эшли. Ике йөз кешедән, совхозда бүген 50-60 эшче генә калган. Яшьләр өчен хуҗалык элеккеге кебек йортлар төзи алмый икән инде хәзер. «2010 елны авылны су басты. Өйләрдә икешәр метрга якын су торды. Бөтен нәрсәне чыгарып кына ташладык соңыннан», – ди Факия. Яңа нигез корырга җыенучыларны бу вакыйга бик уйландырган: фаҗига яңадан кабатланмасмы? Ут һәм су афәтеннән качып кына котыла алмыйсың...
– Безнең аелда Сабантуй ел саен була! 
Абытайда туып-үскән Факия бу сүзләрне авылы белән горурланып әйтә. Гомер буе ат тоткан ире Идрис мәйданга җигүле ат белән чыга, Сабантуйда балаларны утыртып йөри, аларга бәйрәм ясый икән. 

...«Сөембикә»нең бу саны Томски өлкәсенең Том районы Абытай авылына Ураза гаете тирәләренә барып җитәр, мөгаен. «Бәйрәмегез котлы булсын!» Гаетләрдә балалар өйдән өйгә кереп, хуҗаларны шулай котлап, тәм-том җыялар икән аларда. «Татарларга урыс балалары да иярә, күрше Берлинкада яшәүче немецлар да. «Котлы булсын!»ны тырышып-тырышып өйрәнәләр», – диделәр. Якты, матур бәйрәмнәребез белән генә түгел, туган телне кадерләп саклый белүләре белән дә күршеләренә үрнәк булсын иде Абытай татарлары.
 




Кызыл Каш (Тактамышево)

...Зөмәрә апа Әбдрәшитованың капкасын ачуга, ишегалды тулы ярып өйгән утын әрдәнәләре күреп туктап калдык. Әллә газ кермәгән инде? Дөньяны газ белән тәэмин итеп ятучы Себер җирендәме?!
Бусагадан узуга шушы сорауны бирдек. Юк, чыннан да, кермәгән. Газны кертергә генә җыеналар икән әле. Зәңгәр ягулыкка тиенү һәр хуҗалыкка 80–100 мең сумнар тирәсенә төшәр дип торалар. Ә хәзергә...
– Бер машина утын җиде мең сум тора, – ди Зөмәрә апа. – Кышның ничек килүенә карап – ике ярым-өч машинасыз булмый. Бер машина утын ярган өчен тагын бер мең-мең ярым бирәбез. 30 ел элек Эстониядән танышларыбыз кунакка килгәч, «Бөтен Балтыйк буе газификацияләнгән», – дигәннәр иде. «Себер газын ягабыз», – дип тә өстәделәр...



Кырык ел укытучы булып эшләгән ханымның бүген иң авырткан җире – мәктәп. Замана җилләре аларны да урап узмаган: ике ел элек авылда урта мәктәпне япканнар. Хәтта башлангыч сыйныфлар да калмаган. Сиксәннән артык бала күрше Кисловка мәктәбенә йөри хәзер. Кызыл Кашта да татар теле фән буларак та укытылмаган инде аларга, тик хәзер тәнәфесләрдә, тәрбия сәгатьләрендә дә татарча бер авыз сүз ишетмәячәкләр. Рус мохитендә үсәчәкләр дигән сүз бу... Яшь әниләр болай да күбрәк русчага күчеп барганда... Мәктәпне кире кайтаруны сорап, ветераннар советы исеменнән департаментка да барып караганнар, әлегә нәтиҗәсез. 

Кызыл Каш та шәһәргә якын авыллар язмышын кабатлап яшәп ята. Җиде йөздән артык халкы бар – эш урыннары юк диярлек. Хатын-кызлар күптән Томскига барып эшләп йөри. Ир-атлар утын әзерләп сата, контракт белән читкә чыгып китә. Бакча үстерәләр – алар бәрәңгесе аерата тәмле санала. Терлек бик аз асрыйлар – печән чабарлык болыннар юк, диләр. Кемдер кибет тота. Кытай, Греция, Италия, Төркиядән алып кайтып туннар сату белән шөгыльләнүчеләр бар. 

Тактамышка XVII гасырда нигез салынган. Халык арасында: «Төмән ягыннан качып килгәндә, Тактамыш хан юлда вафат була. Аны бездә, зур бер агач төбендә җирләгәннәр» дигән риваять яши. Авыл исеменең килеп чыгышын шушы риваять белән бәйләүләре. Әмма архивта моны раслардай бернинди мәгълүмат әлегә табылмаган.

Зөмәрә апа да Татарстаннан кайсы бабасының бу якларга күчеп килгәнен тәгаен белми: Мөхәммәт­морза­мы, Габсәламме, әллә Габдрахманы укмы. 
Әтисе Минһаҗетдин ягыннан булган бабаларының көмешчеләр булганы гына мәгълүм аңа. Морза бабасы 7 ел патша гаскәрендә хезмәт иткән. Соңарып, 30 яшендә генә өйләнгән. Иске мәчеттә мулла булып торган. (Зөмәрә апаның тәрәзәләре авылның бүгенге яңа мәчетенә карый. «Кечерәк булган», – дип уйлаган идек мәчетне, чамалаганнар икән инде: җомгага унбишләп кеше йөри, корбаннар чалалар, әмма ураза тотучылар аз, диделәр.) 
Улы Рәшитнең җәмәгате Нижгар кызы, ә онык­ларның ирләре дә, хатыннары да рус инде... Зөмәрә апа моңсу гына елмая: «Нишләтәсең...» Мәрхүм иренең әби-бабалары Керәшен Сәрдәсеннән булган. Гаиләләрен бу якларга сөргенгә сөргәннәр. «Улымның керәшен туганнарын күргәне юк иде, – ди Зөмәрә апа. – Узган ел Татарстанга, Керәшен Сәрдәсенә барып кайттылар. «Башка планетага эләккән кебек булдым. Анда, әни, авылда бөтен кеше татарча гына сөйләшә», – диде ул кайткач». 
Саубуллашабыз. Безне татар җыры озатып чыга – түрдә Зөмәрә апаның телевизоры эшләп тора.
«Ул Казанны карый. Тәлинкәсе бар!» Танышлары зур яңалык итеп әйткән иде моны.
 

Зәйнулла бабай

Томск Өлкә филармониясенең Зур концертлар залында Федераль Сабантуй уңаеннан Татарстан сәнгать әһелләре концерты башлануын көтәбез. Урыннарыбыз янәшә туры килгән ир-ат белән сөйләшеп киттек. «Баедым! – ди ул. – Фойеда Татарстан осталары сәүдә итә бит – күннән эшләнгән башмак сатып алдым менә. Аннан «Сөембикә» журналы бирделәр!» Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Идел», «Сөем­би­кә», «Безнең мирас» кебек журналларны читтәге мил-ләттәшләребезгә Сабантуй бүләге итеп алып барган иде. 
Сабит әфәндедән – күршебезнең исеме шулай булып чыкты – читләтеп кенә сорашабыз: «Сөембикә» журналын моңарчы күргәнегез бар идеме?» Җавап гел без көтмәгәнчә яңгырады: 
– Әтием укый минем бу журналны!

Икенче көнне Сабантуй мәйданында Зәйнулла ага Хәбибуллин белән махсус очраштык. «Мин Березовая Речкада – Яңавылда туып-үстем, – дип сөйләде ул. – Кызганыч, авылыбыз таралып бетте инде, анда бүген биш-алты пенсионер карт кына яшәп ята. Искиткеч матур табигатьле җирдә урнашкан безнең Яңавыл. 



Ак гөмбә күп үсә. Аюларга кадәр бар... Авыллар бетүе бик жәл, туганкайлар. Халык калага чумгач, гореф-гадәтләребез дә бутала. 

Башта «Азат хатын»га хатыным истәлеге дип язылдым, аннан аерылмадым инде... Җитмеш тугызга җиттем менә... «Сөембикә» бик ошый! Сез пакь журнал, чиста. Татар халкы тормышы, сәяхәтләр турындагы язмаларны яратып укыйм, «Рәссам сәхифәсе»н... Журналның элек нинди тиражлар белән чыкканын да яхшы хәтерлим. Халыкның күңелен уяту бик авыр шул хәзер. Хәлемнән килгән кадәр «Сөембикә»не халык арасында таратырга моннан соң да тырышырмын...» 
 

* * *

Иде... Әңгәмәдәшләрем һәр җөмләнең ахырын әнә шулай тәмамлыйлар. 

...Бер очрашудан икенчесенә кадәр яши идек ул чакта...
...Һәммәбез бер гаилә кебек идек... 
...Ай саен берәр концерт куя идек. Татарча алып бардык. Ансамбль оештырдык. 
...Тукай туган көнгә ел саен татар теле конкурслары уздыра идек. 
...Төнге клубларда татарча дискотекалар үткәрдек. 
...«Алга», «Туган тел» дигән газеталар чыгардык. 

...Әминә Комарова телевидениедә эшләгәндә, аның белән мультфильмнарны татарчага тәрҗемә иттек. Кайда да үзеңнекеләр кирәк! Лена Сафиуллина радиода «Исәнме­сез, күршеләр?!» дигән тапшыру алып барды, татарлар турында да күп сөйли иде. 
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра ханым Сабирова «Татар мәдәни үзәге»нең элеккеге җитәкчесе, ә Зөлфия ханым Камалетдинова үзәк оештырган һәр концерт, һәр кичәнең алыштыргысыз алып баручысы булган. Ике ел элек департамент, конкурс үткәреп, үзәкнең җитәкчеләрен алыштырган, игътибар иткән булсагыз, андагы башлыклар бар да рус фамилияле хәзер... 

Томск каласында туып-үскән Флюра ханым милли хәрәкәткә 1989 елда килә. Илдә үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, иң беренче татарлар берләшә, аннан – калганнар. Татарлар башлык булып кайсы оешмада эшли, шунда җыелалар, Пионерлар йортында, мәктәп­ләрдә... Яшьләр өчен «Очрашу» дигән кичәләр үткәрә башлыйлар – тиздән «Очрашу»да танышкан яңа татар гаиләләре барлыкка килә. (Зөлфияне дә булачак кайнанасы концерттан соң «таба»: «Троллейбуста кайта идек, бер апа килеп дәште: «Кызым, син әле генә концерт алып бардың бит. Татарча бик матур сөйлисең. Әйдә, безгә чәй эчәргә», – диде. Ишекне безгә аның улы Камил ачты...») 1996 елда Кәрим бай йорты татарлар кулына күчә. Зур вакыйга була ул! Югары оешмаларга хат арты хат язып, артыннан йөреп ирешәләр моңа. Тик... ул татарларга арендага гына бирелгән. Иртәгә нәрсә буласын әйтеп булмый. Бу йортка күз төшерүчеләр һаман да җитәрлек. «Мөселман үзәге итеп үзгәртик», – дип тә йөрүчеләр булган, татарлар ризалашмаган.

 Зөлфия ханым

2005 елда үзәккә җитәкче булып килгәч, Флюра ханым иң беренче Сабантуйны... Кәрим бай йорты ишегалдында үткәрә. «Котырып үлән үскән иде әле ул чакта ишегалдында. Егетләр үләнне чапты, мәйдан әзерләдек. Музыка куйдык, шарлар элдек. Ат чабышлары булмаса да, Сабантуйның шактый шартын китердек: көянтә белән су ташыдык, капчык киеп чаптык, җырладык-биедек...» 

Сабантуйны 10 нчы мәктәп территориясендә үткәргән еллар да булган. (1956 елга кадәр бу бинада рус-татар педагогика техникумы урнашкан була.) Шәһәр Думасы депутаты Надия Исмәгыйлева җитәкләгән әлеге уку йортын татар мәктәбе итеп тә үзгәртергә тырышып карыйлар – барып чыкмый. 
Кәрим бай йорты урнашкан М. Горький урамы татар меценаты исемен йөртсә, дөресрәк булыр иде дигән тәкъдим белән чыгалар. Кәрим Хәмитов шәһәр үсешенә заманында саллы өлеш керткән кеше: ул онытылырга тиеш түгел. Монысы да җиңел генә булып чыкмый...
Татар балалар бакчасы ачсак дигән теләкләре дә, халыкның битарафлыгына очрап, сүнгән. «Әти-әниләр өйдә татарча сөйләшмиләр. Якшәмбе мәктәбендә өйрәнгәнне икенче атнага кадәр бала оныта». 

Татар теле өйрәнү курсларын да шушы ук язмыш көткән. Зөлфия курсларны үзәктә дә, педагогика университетында да оештырган. (Ул Томск өлкәсенең Красный Яр бистәсендә үссә дә, әти-әнисенең туган ягына, Арча педагогика училищесына кайтып белем алган, Казан дәүләт университетында, Диләрә Тумашева кул астында аспирантура тәмамлаган.) «Курслар гел бушлай булды, мин үзем дә укыткан өчен бер тиен акча алмадым. Башта яшьләр кызыксынып йөриләр, аннан, авырлашкач, ташлыйлар. Елдан-елга шушы хәл кабатланды, – ди Зөлфия. – Тел өйрә-нүчеләр өчен бүген икенче мөмкин­лек­ләр ачылды: дәресләрне интернеттан гына да алырга була. Теләк кенә кирәк». 

  Флера ханым

Теләк кирәк... Уянырмы андый теләк яшьләрдә? Әле өмет бармы? Бик зәгыйфь кенә булса да, бар шикелле. 
«Татар мәдәни үзәге»ндә сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Нурия ханым Сәйфелмөлекованың өзгәләнеп әйткән сүзләре истән чыкмый: «Улым үсеп җитте дә: «Әни, нигә миңа туган телемне өйрәтмәдең?» – диде. Үзем дә белмәгәнне ничек өйрәтим?!»
Флюра ханым Сабированың сүзләре онытылмый: «Улым татарча аңлый, тик сөйләшми... Һәм моңа илнең бер генә президенты да түгел, ә үзем гаепле. Инде оныкларда бу ялгышны кабатламыйсы иде!»

Казан–Томск–Казан. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин татарларнын элеккеге хэзерге тормышы турындагы язмаларны бик яратып укыйм уйланам горурланам Сезнен барчагызга да исэнлек ижат елгагызнын тирэн hэм дэ ташып торуын телим

    Хәзер укыйлар