Логотип
Мин ачкан дөнья

Санкт-Петербургта хатын-кыз дөньясы

XXI гасырдан бер караш
«Чиксез галәмдә хәрәкәт иткәндә дә күпмедер вакыт узгач үткән ноктага кире кайта алабыз, үткән вакыт аралыгына гына кайтып булмый», — ди галимнәр. Ә кайтып киләсе килә... Әүвәле елларда бөтен ил патшалар шәһәре — Петербургны күзәтеп яшәгән. Башкалада бөек галимнәрнең, дәүләт эшлеклеләренең тормышы узган, әдәбият, музыка, архитектура, рәссам сәнгате җәүһәрләре туган...

Хәзер исә кичә генә сатып алынган кесә телефоны бүгенгә «искерә»... Технологик ачышлар, галәмгә очу, ген инженериясе заманында яшибез — җиһазлар яңартыла, камилләшә, алар белән без дә үзгәрәбез... Безнең ачышларга кадәр ничек яшәдең син, XIX йөз ахыры — XX йөз башы хатын-кызы?.. Синең белән безнең арада  вакыт упкыны... 


Санкт-Петербургтагы Петропавел кальгасының Комендант йортында урнашкан музей залларын йөреп чыктым. Россиянең төньяк башкаласы тарихына багышланган Дәүләт музее бу. Экспозицияләрдә XIX гасыр  ахы­ры — XX гасыр башы ачышлары, яңарышлары заманында яшәгән шәһәр халкының көнкүреш әйберләре тәкъдим ителгән. һәрбер әйбернең үз тарихы, һәр әйбердә хуҗасы язмышы... Бик күптән булган хәлләр, күптәнге гомерләр, шатлыклар-кайгылар...

Соңгы елларны «Hand made» — үз кулларың белән иҗат иткән бизәнү әйберләре, кием, өйгә кирәкле вак-төяк — моданың иң югары ноктасында тора! Ул югары ноктага менәргә безне телевидение тапшырулары, интернеттагы сайтлар, журнал сәхифәләре өйрәтә...

1820—1840 елларда асыл сөякләр мәдәнияте чәчәк аткан: визитлар, карта уены кичәләре һәм... ханымнарның нәфис кул эшләре. Сәйлән белән чигү сәнгате — мозаика — Петербург туташ-ханымнарының яраткан шөгыле булган. үз кулларың белән чигелгән китап, хәтта бокал тышлыклары, кулчатыр тоткычлары, акча янчыклары, карта уены өчен кирәк-яраклар гаилә бәйрәмнәренә бик урынлы, зәвыклы бүләк дип саналган.  

«Буре кем ул?» — дип, берәр баладан сорап карагыз. Ул сезгә горурланып: «Павел Буремы? Атаклы хоккейчы!!» — дип җавап кайтарыр. Хакыйкать якында гына — хоккей йолдызы да үзенең бабалары белән горурлана, аларның эшләрен торгызырга хыяллана.

1839 елда А.-Э. Буре Швейцариядән килеп Петербург уртасында сәгать остаханәсе ачып җибәрә. Монда сәгатьләрнең җаның ниндиен тели шундыен сатып алырга мөмкин була: ачкычсыз борыла торганын, йорт һәм манара диварларына эленә торганын, кабинет, аш бүлмәләренә куела торганын... Төгәллеге белән дан тоткан Буре сәгатьләрен хәлле кешеләр яратып алган, офицер һәм түрәләргә исә аларны бүләк иткәннәр. Ә фирма хуҗасының улы Павел Леопольд Буре 1878 елда Император сараен сәгать белән тәэмин итүче исеменә дә лаек була. 

Кибеттә сәгатьләр буе чәе сервизы сайлый алабыз. Хатын-кыз зәвыгына тиз генә ярап булмый - рәссамнарның эшләре җиңелләрдән түгел. 

1823 елда Петербургта бертуган Корниловларның фарфор заводы эшли башлый. 1886 елдан инде аларның хәтта Парижда үз складлары булган. Ә АКШ һәм Канадада Корниловларның фарфорын сату белән исеме хәзер дә яңгырап торучы «Тиффани» фирмасы шөгыльләнгән. Нәкъ менә шул чорда завод продукциясен «Made in Russia», ягъни «Россиядә эшләнелгән» дигән тамга сугып чыгарганнар. Аш бүлмәсендә мич-комбайн-миксерлар булмаса, кунакларыбыз безне би-ик озак көтәрләр иде... 

ХХ гасыр башларында Петербургка Америкадан кайтартылган бәрәңгеарчыгыч машина бөтен халыкны шаккатыра. Әлеге зур һәм авыр агрегат белән эшләү уңайсыз булса була (бер бәрәңгене 15 минут чистарткан ул), акчалы кешеләр аны кызык өчен ала торган булганнар.
Суыткычларыбызда «кирәге чыгар» дип консервлар саклана. Элек тә шулай кирәге чыккалаган, күрәсең.

Калай банкалардагы консервларны Петербургта 1870 елда ук чыгара башлыйлар. Аларны ачу җайланмалары турында да онытмыйлар хәтта! 
 
Экспозициядәге фатир уңайлыклары күргәч, сәер фикер туа башлый: динозаврлар моннан йөз ел элек түгел, әүвәлрәк яшәгәннәр, ахры...

XX гасыр башына башкала фатирларының җитмеш процентында ванналар булган инде. Ванналар төрле материаллардан: керәч (фаянс), мәрмәр, эмальләнгән корычтан ясалган. Кайнар белән салкын суны бергә кушып агызучы краннар исә XIX гасыр  ахырында ук уйлап табылган — душта коену мөмкин була башлаган! 

1880 еллар ахырында хуҗалар кунакларны «техника могҗизасы»н күрсәтер өчен махсус чакыра торган була. 1890 елларда Петербург үзәгендәге йортлар, 1916 елга исә шәһәр тулаем кабельләр челтәре белән урап алынган — электр кергән! 1890 елларда «Вестингауз» фирмасы алмаш ток хисаплагычына патент алган. Петербург халкына электр куллану бик кыйммәткә төшкән: 1889—1890 елларда бер киловаттның бәясе 35 тиен булган (Париж, Берлинга караганда ике тапкыр кыйммәтрәк), әмма көндәшлек аркасында 1910 елда бер киловатт электр энергиясенең бәясе 13,5 тиенгә кадәр төшкән. 

Гасыр башы хатын-кызы... әйе, безнең арада күпме аерымлык бар, әмма... Охшашлык та никадәр!..

1860 елларда Петербург фатирларындагы суны үзең салышлы кулъ­югычлар әкренләп юкка чыга башлый. Алар урынын суы суүткәргеч аша килеп, краннан агызыла торган керәч яки мәрмәр кулъюгычлар ала. Юыну бүлмәсендәге өстәлдә коры сабын порошогы шешәсе, йөзек савыты (кул юар алдыннан йөзекләрне салу кирәк дип саналган), губка өчен аслык, щетка тартмалары урнашкан...
Поезд... Төнге урман, йокылы болыннарны уятып алга ыргылучы поезд тәрәзәсеннән карап бару рәхәтлеге... Гасыр аермасы эри — бүген дә һаман шулай матурлыкны күрәбез, уйланабыз...

XIX гасырның икенче яртысында сәфәрчеләргә уңайлы булсын өчен юл кирәкләрен мул итеп чыгара башлыйлар. җыела-корыла торган кашык-чәнечке, пычак, өй җиһазлары, хәтта җыелма ванна да уйлап табылган! Сәяхәтчеләр арасында бик тә популяр булган несессерлар да шул вакытларда кулланылышка кергән. Юлда  ха­тын-кызга ни генә кирәк булмас?! Косметика, тегү-чигү әсбаплары, теш щеткасыннан алып аяк киеме каптырмасына кадәр һәртөрле җайланмалар һәм башкалар һәм башкалар...    

Узган гасыр башы хатын-кызлары фенны белгән икән... Тагын аптырыйсың: менә ул XX йөз башы, якында гына! Вакыт барса да, без соңгы йөз елның теләсә кайсы өземтәсенә «проекцияләнү»дән кыенлык тоймабыз шикелле...

1900 елда «Сатинас» дигән немец фирмасы чәч киптерүче электр җайланмасы уйлап таба. (Аңарчы чәчне мичкә тоташтырылган торбадан чыккан җылы һава белән киптергәннәр.) Фен болай эшли: лейка формасындагы калай корпус эченә корыч спираль һәм пропеллер урнаштырыла. Кайнар һава торба аша өрелеп чыгарыла. 

Ир-ат хатын-кызга тартмалы шоколадны дөнья яралганнан бирле бүләк итә килгән, ахрысы. Тартмалар үзгәрә тора, ә без аларга элеккечә мөкиббән...

Петербург ХХ гасыр башында Россиянең шикәр дә бал үзәге санала. Монда «Жорж Борман», «Конради», «Блигкен һәм Робинсон» дигән атаклы тәм-том фирмалары эшли. 1848 елда ачылган «Георг Ландрин» компаниясе үзенең леденец, карамель-монпасьелары белән дан тота. һәр леденецка компаниянең тамгасы салына торган була, шул сәбәпле андый конфетлар телгә «ландрин» дип кереп калган. «Георг Ландрин» берлегенең конфет-шо­­колад фабрикасы 1911 елдан 1917 елга кадәр елына 2 500 тонна продукция чыгарып килгән. 

Россиядәге иң зур предприятиегә нигез салган Г. Н. Борман 1862 елда шоколад ясаучы кул машинасыннан файдалана башлый. 1880 елда фирманың ассортиментында шоколад, конфет, печенье, вафляларның ике йөз төре исәпләнә. Продукциянең тышкы ягына да зур игътибар бирелә — конфетлар нәфис бонбоньеркаларда сатыла, кызыктыргыч кәгазьләргә төрелә, печенье тартмаларына реклама карточкалары һәм сувенирлар салына. 
Узган гасырдан тагын бер күпер сузылды - реклама!

XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы шәһәр урамнарын реклама игъланнарыннан башка күз алдына китереп булмый. Театр премьералары, булачак вернисаж, концертлар, танылган фирмаларның яңа товарлары турында сөйләүче, махсус түгәрәк тумба һәм диварларга ябыштырылган игъланнарны заман сурәте дип атарга мөмкин.

Шәһәр кибетләре сатып алучының игътибарын җәлеп итәр өчен нәрсә генә эшләми! Бизәкле ишек өстенә кибетнең исеме һәм хуҗаның казанышлары күрсәтелгән такта эленә,  кибеттә ниләр сатылганын исә витринадагы рәсем «сөйләп тора».
Кичләрен футбол уены башлануга егетләребез спорт-кафеларга ашыга. Бергәләп матч күзәтеп, уен өчен җан атып, кофе-чәй эчеп күңел ача алар. «Хоббидаш»ларны андый кафеларда җыю безнең башларга гына килгән сыман иде... Баксаң, һәр «яңа» онытылган «иске» икән.

Петербургтагы беренче чып-чын кафе 1841 елда ачылган. Париждагы кафеларга охшатылып эшләгән ул: монда тиз генә тәмле итеп ашап алырга һәм яңа газеталар укып утырырга, шашка, шахмат, домино, бильярд уйнап алырга мөмкин булган. Кафеларда вакытны бушка уздырмаганнар — 
М. И. Чигорин һәм Э. С. Шифферс шунда шахмат уйный-уйный, осталыкларын чарлый-чарлый, гроссмейстер дәрәҗәсенә үсеп җиткәннәр.

XXI гасыр чибәркәйләре индустриянең зур бер өлешен үзләренә хезмәт иттерәләр — килешәсезме? Вакыт пәрдәсен ачып җибәрик әле.
«Петербургская химическая лаборатория» һәм «Невское стеариновое товарищество» исемле компанияләр чыгарган продукциянең сыйфаты Европаның иң яхшы компаниянеке кебек үк әйбәт, ә бәясе исә дүрт мәртәбәләргә арзанрак булган. Шәһәр ханымнары Мәскәү фабрикасы эшләп чыгарган «Метаморфоза» кремын бик яратып сөрткәннәр. Бу крем битне тап­лар һәм сипкелләрдән арындырган.

«Нестор» дип исемләнгән сабынның чыгарыла башлавы үз заманы өчен зур вакыйгалардан берсе булып саналган. Сабын 1896 елда Парижда уздырылган күргәзмәдә дә бик югары бәя ала. әле «Нестор»га охшатып ялган «Нестор»лар да җитештерелгән! 
Ялган товар яңалык түгел икән!

1810 елларда ук одеколон Европа парфюмериясендә иң популяр бизәнү әйберсе булып саналган. Аны хатын-кызлар да бик яратып кулланган. Арада иң әйбәте «Тройной» одеколоны була. Ул өч компоненттан торган: лимон, бергамот, нероль (шуңа күрә исеме дә — «Тройной»).
XX гасыр башында Россиянең хушбуй-косметика ханәләрендә «сәламәтлек һәм матурлык өчен» дигән төрле имнәр тәкъдим ителә. Мәскәүдәге «Ралле һәм Ко» компаниясе Петербургта да филиалы булган матурлык институтына нигез сала. Әлеге фир­ма косметика җи­тештереп кенә кал­мый, тире, чәч, тыр­накларны матур­лаучы патентлы җайланмалар белән дә сату итә. Махсус басмалар исә ханымнарга әлеге про­дукцияне ничек итеп кулланырга  кирәклеген аңлатып тора. 

Мода, мода... Ул безгә нинди генә кыска итәк тәкъдим итмәсен, барыбер, үткән гасыр күлмәкләренә карап, «Аһ!» итәбез дә, ул чор ханым-туташларыннан көнләшеп куябыз. Бүгенге көндә модельерлары исә безнең теләкләребезне истә тотып, үткәннәргә кайтып-кайтып ала.

Урта катлам шәһәр ханымнарының кичке киемнәре экзотик чәчәкне хәтерләтә. 1890 елларда модага S рәвешендәге силуэт ясаучы корсет керә, күлмәкләрне бизәү өчен исә ялтыравык, сәйлән, стразалар, тасма, челтәр кулланыла. Көндәлек кием нәфис каптырмалар, прәшкәләр, кечкенә сумка, эшләпәләр белән бизәлә. 

Безнең иртәләребез, офислар­дагы җыелышларыбыз кофедан башка башланмый, узмый. Ул безгә көч тә бирә, үзебезгә ышанычны да арттыра кебек.

Петр I Голландиядә яшәгәндә кофе эчәргә күнегеп китә, шуны куып, Россиягә кайткач ук ассамблеяларда кофе эчү гадәтен кертә башлый. 1740 елда Анна Иоанновна инде кофе йорты ачып җибәрә. XIX гасыр ахырында хезмәтче хатыннар бай йортына эшкә ялланганда да хуҗа­лар белән кофе турында (контрактта ул «кайнар» дип аталган) аерым сөйләшкән — асрауга аена бер фунт кофе тиешле булган. 1814 елдан исә кофены инде кондитер кибетләрендә сата башлыйлар. Кофе пешерүнең рецептлары төрле була, шулар арасында махсус рус рецепты иң популярлардан санала. Ул гади генә: кофены кайнап торган самовар өстендәге чәйнеккә салып пешерәләр. Гадәттә, әзер кофены табынга спиртовка  өстендә  тору­чы фарфор савытларда китергәннәр. Хуҗабикәләр кунакларны төшке һәм кичке ашка гына түгел, иртәнге чәй-кофега да чакыра торган булалар.

Петербург извозчикларына номер билгеләрен 1745 елда ук бирә башлаганнар. Транспортның техник торышын контрольдә тоту системасы да җайга салынган булган — номерларны тикшерү узганнарга гына тапшырганнар. Извозчикларга, соңрак автомобиль йөртүчеләргә дә, имтихан тапшырганнан соң, транспорт йөртү хокукын бирүче «билет» дип аталган документ бирелгән. Юлдан хатын-кыз белән барыр өчен имтихан тапшырырга кирәк шул.

Галимнәрнең әйтүләренә каршы килеп, узган вакытка — гасыр башы хатын-кызлары янына кайта алабыз икән бит. Моның өчен үз күңелебезгә күз ташлап алырга гына кирәк — ничек кенә үзгәрсәк тә, кайда һәм ничек яшәсәк тә, без һаман шул хатын-кыз булып калабыз. Вакыт дигәнгә әллә ни исебез китмичә без һаман уңайны, яңаны, матурны яратабыз, ке­ше­лекнең икенче яртысын да алар­га гашыйк иттерәбез. Дөнья үзе дә хатын-кызга ярар өчен тырыша-тырыша алга атлый, нәфислеккә, матурлыкка омтыла... 

Музейдан — Матурлык рецепты
«Матурлык суы» белән юыну битегезнең төсен яхшыртырга ярдәм итәр. Ике унция (1 унция — 29,8 грамм) чистартылган ачы бадәм чикләвеген (миндаль) һәм мәкнең ак орлыкларын төеп, шуңа түбәндәгеләрне өстәргә: роза суы — 12 унция; лаванда суы — 

4 унция; тәрәнҗе (померанец) суы — 2 унция. Фланель тукыма аша агызып чыгарырга. Әлеге су белән көн саен юыну тәнегезне чиктән тыш нәфис һәм ак итәр.     

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Санкт-Петербургта яшәгәндә, бар матурлыгын курдем дип уйлый идем, менә Сөмбел Гаффарова мәкаләсен уку мина кызыклырак тоелды! Зур Рәхмәт!!!

    Хәзер укыйлар