Логотип
Мин ачкан дөнья

«Мисс Тата» язмалары


Бөекбританиядә ай буе бары тик инглизчә аралашачакмын! Тел өйрәнгәндә моннан да зур бәхет буламы?

Мин элеккеге татар-төрек лицеенда (хәзерге 4 нче гимназия-интернат) укыйм. Бу мәктәптә, башкалардан аермалы буларак, ике чит тел – төрек һәм инглиз телләре өйрәтәләр. 

Ә дәбият дәресе бара иде. Сыйныфтагы тынлыкны бозып, кинәт кенә телефоным шылтырады. Өйдәгеләр мәктәптә икәнемне белә, кем булыр бу?! Укытучы Рәмзия ападан рөхсәт сорап, коридорга чыктым:
– Әйе, тыңлыйм?!
– Исәнмесез, Ландыш! Сезне «Скорпио Тур» борчый, өч көннән Мәскәүгә китәбез, кичке сәгать унда вокзалда очрашабыз. Соңга калмагыз!
– Аңламыйм, минем беркая да барасым юк бит.
– Ничек инде? Виза алырга, хыялларны чынга ашырып, Бөекбританиягә юл тотарга!

Ул арада трубканы куйдылар да.
...«Скорпио Тур» диделәрме әле? Әйе, таныш агентлык бит, җәй көне ялга барганда әти белән әнием билетларны алардан алганы бар. Укучыларны каникулларда чит илгә укырга алып чыгулары турында да ишеткәнем бар. Ә минем моңа нинди катнашым бар соң?! Әнием, бары тик әнием эше генә бу, гадәттәгечә, миңа сюрприз ясавыдыр! ...Шулай булып чыкты да. И-и, сөенгәнемне күрсәгез икән! Бәхетнең җиденче катында идем. 


Беренче очрашу

Шулай итеп, сөйләшенгән сәгатькә вокзалга килдем. Группада унлап кеше, әле Мәскәүдән тагын икәү өстәләсе икән. Бераздан таныша башладык, яшьтәшләрем Азнакайдан да, Чаллыдан да бар иде.
Яңа танышлар белән вакыт бик тиз үтте, Мәскәү безне кочагын җәеп каршы алды. Барыбыз да бәхетле, зур-зур адымнар белән Бөекбритания консуллыгына атлыйбыз, ә каршыбызга... арбага утырган кыз килә. Үзе елмая... Мәскәүдә өстәләсе ике кешенең берсе ул икән... Күңелемдәге шатлык каядыр качты – бу тормыш нигә бар кешегә дә бертигез түгел икән соң?! 

...Консуллыкта чират бик тиз узды. Инде алардан шылтырату көтәсе генә калды. 


Welcome to England, яки исәнме, әдәплелек дөньясы!

«British Airways» һава юллары өч сәгать ярым эчендә безне Британиянең башкаласы Лондонга китерде. Икенче дөньяга эләктек бугай... Кешеләр бар да ягымлы, әдәпле. «Sorry» (гафу) сүзе телләреннән төшми. Каршы алуга безне Британиянең иң көньяк ноктасы – Истборнга алып киттеләр. Бу шәһәргә килеп җитүгә, группадашларыбыз белән аерылыштык, таксилар безне «host family»ләргә (безне кабул иткән гаиләләр) таратты. Казан кызы Алия белән безне өч катлы йорт янына китерделәр. Машинадан төшүгә, каршыбызга «host mother» (кабул итүче әни) йөгереп чыкты. Безнең белән инглизчә исәнләште дә, сумкаларыбызны өйгә алып керергә ярдәм итешә башлады. Йортның ишеген ачуга, күзем баскычтагы ап-ак келәмгә төште. Паула ханым  урамга чыккан аяк киеме белән шушы чиста ап-ак келәм өстенә басып кереп китте... Аларда бездәге кебек өй эчендә аяк киемен салып йөрү гадәте юк икән. Икенче катка менгәч, ул: «Аndre, Andre…» – дип кемгәдер дәште. Андрэ яшь кенә егет булып  чыкты, сумкаларны алып менәргә ул да ярдәм итеште. Ниһаять, бүлмәгә урнаштык! «Әйдәгез, фатирыбызны күрсәтәбез», – диләр. Фатир?! Ә теге ак келәмле баскычлар подъезд баскычларымы? Фатирларын карап чыктык, иң беренче күзгә ташланганы – чисталык. Ул арада кичке аш тәкъдим иттеләр, озын юлдан соң, әлбәттә, ашыйсы килә иде.  Фаст фуд булыр инде дип кенә утырган идек, бу кичтә  безгә бәхет елмайды – тавык ите белән дөге бирделәр.  

Без дә табынга күчтәнәчләребезне чыгардык. Мин чәкчәк, балан пирогы, җир җиләге кайнатмасы һәм җимешләр алып килгән идем. Аларга аеруча балан ләвәше ошады, аны авыз иткәннән соң, мондагы «әниебез» Паула, хәтта, татар халык ашлары белән кызыксына башлады.


Безгә бар да кызык!

Бөекбританиянең үзәгенә юл тоттык. Менә ул минем хыялым – Лондон! Без ике катлы автобуста, аның да югары катында сәяхәт итәбез. Менә Тауэр күпере аша чыгабыз. Гади генә күпер түгел, Лондон һәм Британиянең символы ул. Аны чыккач, автобусыбыз Вестминстер сарае каршына туктады. Монысы инде Британиянең парламенты, аның эчендә 1200 бүлмә! 
Әнә Биг-Бен манарасы күренә – бу сарайның сәгате. Бу сәгать тә ил символларының берсе. Шунысы да мәгълүм: монда кайчандыр төрмә булган. Алга таба җәяүләп кенә киттек. Алда безне Лондон-ай – манзара тәгәрмәче көтә. 45 минут буе Лондонны биеклектән күзәттек. Искиткеч!

Сәяхәтебезне Темза елгасында дәвам иттек. Ул – Бөекбританиянең иң зур елгасы. Катерга яр кырыеннан утырасы икән, ә анда вак таш таратылган. Без барыр­быз да, ә менә аяклары авырткан кызыбыз нишләр? Даша барыбызны да шаккаттырып, әкрен генә торып басты да, вак-вак атлап, әлбәттә, группадагы егетләр ярдәме белән, катерга узды. Ул мине беренче очрашуда ук ерак илгә чыгып китәргә үзендә көч табуы белән таң калдырган иде, ә биредә, башкалардан аерылып тормау теләге белән, тагын сокландырды... 

Икенче көнне Брайтонга киттек. Әлбәттә, бу шәһәр Лондоннан кечкенә, аның каруы, монда чын британнарның ничек көн күргәнен аңлап була. Алар өчен бөтен җир: автобус, кибет, станция идәне дә, без басып йөри торган гади җир – барысы да чиста. Урамнан үтеп барганда, җирдә утырып торучыларны күрү – монда гадәти күренеш. Брайтон паркларында һава сулап йөрдек, һәркайда җыр тавышы, музыка өзелми. Кешеләр җыр тыңлар өчен генә бирегә киләләр һәм яшел чирәм өстенә ятып ял итәләр икән.


Исәнме, мәктәп, яисә Placement Test сине көтә! 

Ял көннәре узып китте. Бүген дүшәмбе. Мәктәптә контроль эш булачак. Ике катлы «Twin School» – игезәкләр мәктәбендә кабат группабыз белән күрештек. Дашаны күрмим, әллә ул укымаячакмы?! Юк, әнә ул да килә. Ә ничек аңлашыр соң ул, аны бит үз телебездә дә аңлау кыенрак. Әбәү, батыр кыз бу, мин 4 ел буе инглиз телен тирәнтен өйрәнгән булсам да, контроль эштән шүрләп, белгән догаларымны укып торам. Ә ул? Юк, мин сокланам аңа! Казанда, чит тел өйрәнү өчен бөтен шартлар тудырылган мәктәбемдә, дүрт саны сәламәт булган кайбер танышларым укымый йөриләр, дөресрәге, ялкауланалар. Менә аларга кемнән үрнәк алырга! 

Озакламый мине тест бүлмәсенә озаттылар. Алтмыш­ка якын биремле тест, бит саен биремнәр катлаулана бара. Барысын да чишү – төп максат түгел, булдыра алган кадәр язасы, чөнки бу бишле өчен түгел, белемеңне тикшерү өчен генә. Язмача эш беткәч, әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында үзеңне ничек тотасың, сорауларга ничек җавап бирәсең – һәммәсен  карыйлар, шул рәвешле белем дәрәҗәсен билгелиләр һәм белемең буенча төркемнәргә бүләләр.

Сыйныфта мине урта яшьтәге бер ханым бик җылы каршы алды, исемемне, кайдан килүемне сорашкач, класс белән таныштырды. Әлеге ханымның исеме Кэтрин, ул – мәктәп мөдиренең  урынбасары  һәм сыйныф җитәкчесе булып чыкты. Кэтрин ханым миңа икенче партага утырырга кушты. Шунда ук партадаш егет белән таныштык, ул Италиядән килгән икән. Озакламый башка сыйныфташларым белән дә аралаша башладым. Монда Испания, Франция, Кытай, Япония­дән дә укучылар бар иде. Алар мине бик тиз үз иттеләр. Кызыксынулары аңлашыла, бу сыйныфта Россиядән берүзем генә бит. Шулай булуы зур плюс та иде – русча аралашу мөмкинлеге юк, телисеңме, теләмисеңме, инглизчә сөйләшәсең.  

Британиядә укыту системасы үзгәрәк, дәресләр сәгать ярым бара, аңа карамастан, узганын сизмисең дә. Китап ятлау дигән нәрсә бөтенләй дә юк, дәресләр уен рәвешендә үтә, иң мөһиме – барысы да истә кала. Бу система аеруча яңа сүзләрне отып алырга ярдәм итә.
Безнең мәктәп таләпләре белән охшаш һәм аермалы яклары да бар. Мәсәлән, монда да соңга калуны яратмыйлар. Үзләре бик төгәл йөриләр, бер генә минут та көттермәсләр. Ә аермасы, мөгаен, мәктәпкә форма киеп йөрмәүдер, биредә кием ягыннан – ирек.

Мәктәп тормышының иң кызык мизгелләре тәнәфестә иде: төрле илләрдән килгән кызлар-егетләр белән бер-беребезнең телләрен өйрәндек. Британиядә алып барган көндәлегемне ачсам, француз, итальян, кытай, португал сүзләрен күреп, хатирәләр 
яңара.


Көндәлекнең бер бите

Минем мондагы гаиләм Португалиядән булып чыкты. Аларның әле бирегә күченүләренә нибары өч ай. Дөресрәге, Андрэ – уллары, Бөекбритания университетына укырга кергән, күптән түгел генә алар фатир сатып алганнар. Паула ханым, улы урнашканчы дип, вакытлыча монда яши. Ире белән кызы үзләрендә – Португалиядә калганнар. Кабул иткән «әнием» миңа гел үз әниемне хәтерләтте. Һөнәре буенча ул – табиб, ләкин хәзер бизнес белән шөгыльләнә, хосусый эшмә­кәр. Ул монда вакытта аның бөтен вазыйфасы тулысы белән ире җилкәсендә калган. Минем әнием дә һөнәре буенча теш табибы, ләкин ул да хәзер эшмәкәр. Әнием безнең янга Казанга килгәндә, яисә каядыр башка җир­гә киткәндә, аның эшләрен бездә дә әтиебез башкара. 

Апаларым булгач, миңа бик рәхәт, ләкин дус кызларымның күбесе абыйлы да. Мин дә абыем булуын гел тели идем. Менә сиңа күчтәнәч: вакытлыча «абыйлы» да булдым. Дөрестән дә, абыйлар белән кызык икән. Андрэ безне кайвакыт үзе белән дуслары янына ала. Кич буе аларга үзебезнең тормышыбыз, көнкүрешебез турында сөйлибез. Бәлеш, өчпочмак-ларның ни икәнен инглизчә аңлатып кара син! 
Тырыша торгач, була үзе. Артыграк та тырыштык бугай – Андрэ: «Татар милли ризыкларыннан авыз итәсе килә», – ди. 

Кичә Алия белән сөйләштек тә, кыстыбый пешерергә булдык. Мин камырын бастым, Алия эчлеген әзерләде. Әле нинди шартларда диген: уклау урынына – шешә, камыр җәя торган куна такта-сы урынына яшелчә турый торган кечкенә такта бирделәр... Фатирлары яңа бит әле – бар кирәк-яракны да алырга өлгермәгәннәр. Биш минут саен Андрэ безнең янга керә – кыстыбыйның ничек әзерләнүен күзәтә. Эчлеге әзер булгач, авыз итеп карады да: 
«Соң нигә моның өчен шулкадәр мәшәкатьләнергә, порошок болгатып кына да ясап була иде бит», – диде. «Менә шулай хасиятли белүдә инде ул милли ризыкның тәме», – дип аңлаттык без аңа.


«Where are you from?» 

«Син кайдан?» – иң еш җавап бирергә туры килгән сорау шушы булды бугай. Татарстаннан дигәч, аптырап калалар. «Россия», – дип өстәгәч, «Ә Путин, Медведев... Рубин», – диләр. Менә кызык, тиздән бездә Универсиа­да, ә алар белмиләр дә! Татарстаныбыз турында җай чыккан саен сөйләргә тырыштым. Нәрсәне булса да барыбер истә калдырганнардыр. Үземнең «Татар кызы» бәйгесендә көч сынашканымны сөйләгәч, алар: «Бигрәк татар җанлы, милләтпәрвәр кыз икәнсең», – диделәр. Шуннан соң Андрэ миңа «мисс Тата» дип дәшә башлады да инде.


Җомга көн 

Бездә, мөселманнарда, җомга изге көн булып саналса, британнар өчен, киресенчә, җомга – пабларга йөреп күңел ачу көне. Һәр җомгада безнең мәктәп бакчасында әйдаманнар – аларча staffлар, барбекю әзерлиләр. Беркөнне барбекюдан авыз иттек тә, гадәттәгечә мәктәп бакчасында утырабыз. Урыным Дашаның әнисе белән янәшә туры килде. Без бик якын итеп сөйләшеп киттек. 

...Дашаны алып кайтканда, Динә ханымның инде ике баласы булган, шөкер, алары сау-сәламәт. Ләкин төпчекләре менә гарип булып дөньяга килгән... «Беркайчан да үтмәс кебек тоелган авыр мизгел булды ул», – ди Динә апа. Озак вакыт аңына килә алмый йөргән. Ләкин тормыш дәвам итә, теләсә-теләмәсә дә, әни кеше моның белән килешкән һәм кызын дәвалар өчен төрле чаралар эзли башлаган. Бүгенге көндә Даша махсус мәктәптә белем ала, төрле дәвалану курслары уза. Кыз бик тә савыгырга тели, күнегүләрне, хәтта елый-елый булса да, ясарга тырыша икән. «Дашадагы авыруны җиңү авыр, – диләр табиб­лар, – әмма ләкин анда гел алга китеш күренә», – дип тә өстиләр. Дашаның аякка басачагына якыннарының барысы да ышана. Мин дә моны бик телим: британнар җомга көн күңел ачканда, Дашаның терелүен теләп, аңа дога укыйм...


Оксфорд, Кембридж һәм Гринвич!

Бөекбританиядә бөтен күргәннәремне сөйләп бетереп булмас инде, ләкин бер-икесен барыбер әйтәсем килә. Гарри Поттерда кунакта булдык! Өч-дүрт ел элек бик популяр булган «Гарри Поттер» киносы нәкъ менә Оксфордта төшерелгән бит. Фильм төшерелгән урыннарны без дә карап йөрдек.
Ә Гринвич! Иң мавыктыргыч җирләрнең берсе! Бу меридиан Бөекбритания аша уза. Кайвакыт аны башлангыч яисә нуленче меридиан дип тә атыйлар. Җир шарының озынлыкларын нәкъ шуннан башлап исәплиләр.

Видео авторы: Мурат Минникаев

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар