Логотип
Мин ачкан дөнья

​Хыял чакырган илдә

Мөгаен, һәркемнең күңелендә балачактан ук килгән: «Эх, барып күрәсе иде шул җирне!» дигән берәр хыял яшидер. 
Кемдер гомере буе бөек Римга, томанлы Лондонга, ә кемдер мәһабәт Парижга, йә ерак Нью-Йоркка ашкына. һәрбер кешенең күңелендә үз почмагы, үз каласы, үз иле бар... Бәлки, ул узган гомерендә нәкъ шунда яшәгәндер? Шуңа да җирнең әлеге ноктасын күрәсе килеп, җаны шунда ашкынадыр? Менә мине дә, әйтерсең лә, ерак Африкадагы борынгы Мисыр иленә кемдер дәшә: «Кил, күр һәм мәңгегә гашыйк бул!» – ди сыман ул.

Әйе, Мисыр иленә мин күптәнге хыялымны тормышка ашыру нияте белән аяк бастым. Туристларның яраткан шәһәре Хургадага  Казаннан биш сәгать самолет белән очтык. Хургада аэропортына керүгә, иң элек шуңа игътибар иттем: тирә-як чүплек оясына әйләнгән диярсең. Урам җыештыруны бөтенләй онытканнар лабаса болар. әйе, бездә елына берничә тапкыр була торган коммунистик өмәләре җитми монда! Казандагы таможняда озак торып азаплангач, Хургадада тагын да озаграк булыр дигән идек. Аллага шөкер, таможняны узганны сизми дә калдык.

Хургада – яңа шәһәр, аңа нибары 35 ел. Шәһәрнең туган көне беренче салынган мәчеттә иң беренче азан әйтелгән көннән санала. Хургада туристлар өчен махсус төзелгән. Кызыл диңгезнең буеннан-буена 3, 4 һәм 5 йолдызлы отельләр тезелеп киткән. Беренчеләрдән булып бу отельләрне немец бизнесменнары «ачкан» һәм баштагы мәлдә немец һәм рус туристлары бергә ял иткәннәр. Ләкин безнең егетләр, кәефләре артык шәп чагында, аларның тынычлыгын боза башлагач, ике милләт вәкилләрен аерырга булганнар. Без ял иткән отельгә элекке Советлар Союзының бөтен төбәгеннән делегатлар килгән диярсең: Украина, Белоруссия, Латвия, Казакъстан... Кыскасы, һәммә республикадан да туристлар бар иде.

Җирле халыкның якынча 85 процентын мөселманнар тәшкил итә. Алар дингә ихластан бирелгән, ислам диненең кануннарын төгәл үтәргә тырышалар. Ирләр арасында бигрәк тә Мөхәммәт, Мәхмүт, әхмәт, Сәид исемнәре киң таралган. Мондагы христианнар, аз санлы булганлыктан, бары тик үз динендәге кызларга гына өйләнергә тырыша. ә мөселман кардәшләребез исә рус кызларына өйләнүдән дә баш тартмый. Чөнки гарәп кызларына өйләнер өчен күп акча кирәк. өең, малың, эшең булу зарур. Шуңа күрә ир-атлар соң  өйләнәләр дә.

Безгә гарәп яшьләренең туен күрү дә насыйп булды. Отельдән ерак түгел генә урнашкан зур кафеда булды ул туй. Кафе эче бәйрәмчә бизәлгән, сәхнә түрендә махсус кәнәфидә бәхетле мизгелләр кичергән кияү белән кәләш утыра, залда түгәрәк өстәлләр артында кунаклар урнашкан. Кәләш – традицион ак күлмәктән, башына матур итеп ак яулык бәйләгән.

Йола буенча туй өч көн дәвам итә. Беренче көнендә  күрше-тирәне, якын һәм ерак туганнарны, олысын һәм кечесен – барысын бергә җыеп, өстәл әзерлиләр, кадерле кунакларга сый-хөрмәт күрсәтәләр. Шул көнне, бездәге кебек теләкләр әйтмичә генә, яшь парга бүләкләр тапшыралар. Күбесенчә – алтын бизәнү әйберләре.

Туйның икенче һәм өченче көннәрендә яшьләргә ислам диненә нигезләнеп вәгазь сөйләнә, пәйгамбәрләребезнең хәдисләре, изге Коръән китабыннан аятьләр укыла. Сөйләүчеләр – бар да ир затыннан, хатын-кызга исә, гомумән, сүз бирелми, алар бары тик тамашачы ролендә генә.
Вәгазь сөйләү арасында сәхнәдә бию бара. Минем шулкадәр күп ир-атның берьюлы илһамланып биегәнен күргәнем юк иде әле. (Бездә бит киресенчә, мәҗлесләрдә бию көе башлануга, ир-егетләребез күз ачып йомганчы юк була.) Туй кичендә гел бер-берсенә бик нык охшаган озын көйләр яңгырады һәм, ниһаять, сәхнәгә хатын-кыз чыкты. Ул бу кичәнең кульминациясе  иде бугай. Биюче шәрык кызларының бию костюмыннан, яланбаш һәм яланаяк иде. һәр кешенең күзе – аңарда гына, аңа кушылып бииләр, бертуктаусыз фотоаппарат яки телефонга фотога төшерәләр. Модель кызлар параметрыннан бик күпкә кайтыш, бию осталыгы да ташка үлчим генә булган әлеге ханымга барчасының мөкиббән китеп караулары безгә, әлбәттә, сәер тоелды. Ләкин, руслар әйтмешли, «о вкусах не спорят».
Мондагы ир-атлар һәрвакыт аек. Мисырда, гомумән, спиртлы эчемлекләр сатылмый һәм аның кирәге дә юк.  

Гарәпләрнең булачак хатыннары белән танышу гореф-гадәте шулай ук аерым игътибарга лаек. Хатын-кызларның күбесе кап-кара хиҗаблардан йөри, кайсыларының күзләре генә күренеп тора. Белмәгән ир-ат белән сөйләшү аларга катгый рәвештә тыела. Яшьләргә ничек итеп бер-берсен табарга соң? Яучы ролен егетнең әнисе башкара икән. Таныш-белеш хатыннарына кунакка йөреп, аларның кызларының килеш-килбәтләрен карый, уңганлыкларын сыный. һәм шул рәвешле улына кыз сайлый. Биредә аерылган парлар юк диярлек. Ир-атка рәсми рәвештә дүрт хатынга кадәр өйләнергә рөхсәт ителә. Урамда йөргәндә, еш кына берничә хатынлы һәм күп балалы парлар күзгә ташлана. 

Хургаданың үзендә хатын-кыз эшләми диярлек, алар бала тәрбияләү белән мәшгуль. Отельләрдә бар хезмәткәрләр дә – ир затыннан. Көдрә чәчле, кара күзле, чибәр һәм яшь гарәп егетләре, йөгерә-йөгерә, армый-талмый эшлиләр. Хезмәт хакына килгәндә, официант, җыештыручы, автобус йөртүче 100–200 доллар тирәсе ала. Калганы исә туристларның чәй­лек ягъни бакшиш бирү күләменнән тора. Хезмәтләре бик авыр, билгеле. Ләкин, башка акча эшләр мөмкинлек булмаганлыктан, һәр эшне бик сөенеп башкаралар.

Безгә, хатын-кызларга, гарәп ирләрендә иң ошаган сыйфат, аларның чибәрлекләре дә, уңганлыклары да, хатын-кызга карата игътибарлы  һәм йомшак телле булулары да түгел иде. Иң мөһиме шул – мондагы ир-атлар һәрвакыт аек. Мисырда, гомумән, спиртлы эчемлекләр сатылмый һәм аның кирәге дә юк. Чөнки эчүче юк. Килгән туристлар өчен исә отельдә дә эчемлек буа буарлык. Тәмәке кибетләрдә сатыла, ләкин бәясе бездәгедән  кыйммәтрәк һәм аны да бары тик туристлар гына сатып ала.

Илнең бар икътисады туризм белән бәйле. Сувенир продукциясе, папирус, эфир майлары, югары сыйфатлы җитен тукымасыннан тегелгән кием-салым, крокодил тиресеннән сумка һәм аяк киемнәре, алтын-көмеш бизәнү әйберләре – болар барысы да туристларның мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен эшләнгән. Кечкенә генә кибетләр яныннан да тыныч кына узып булмый. Башта сине җәлеп итү өчен төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Аннары, бигрәк чибәрсең дип, салпы якка салам кыстыралар. Хатын-кызга күп кирәкме, эри дә китә күңел дигәннәре... Шуннан соң сәүдәгәребез инде үз товарын мактарга керешә. Анда гына иң арзаны да, анда гына иң шәбе... Алмас җирдән алып китәсең. Бәяне төшерергә теләсәң, байтак кына сатулашырга туры килә. Кибетчесе йомшаграк кеше булып чыкса, бәяне хәтта яртылаш та киметергә була, тик моның өчен вакытыңны гына жәлләмәскә кирәк. Инглиз теленең ни өчен кирәклеген шул чакта аңлыйсың да инде. Безнең халыктан аермалы буларак, гарәпләр инглиз телен су кебек эчә. Бер кибеттә мин немец милләтеннән булган сатучыга игътибар иттем. Ни сәбәпле югары цивилизацияле Европадан артта калган Африкага килгән икән ул? Бик сорыйсым килгән иде дә, ләкин ул, әлбәттә, рус телен белми, ә минем инглиз телем такы-токы гына... Шулай да математика фәне ярдәмендә бәянең минимум һәм максимумын тиз билгели алдык без.

Ял итүләре бик рәхәт, әлбәттә. Көне буе кояш астында кызынасың, һәрвакыт җылы булган Кызыл диңгезнең чиста һәм тозлы суында йөзәсең, искиткеч матур су асты дөньясын күзәтәсең... Ашау – байдан, үлем – Ходайдан, дигәндәй. Ләкин ялдан да туя икән кеше. Берничә көннән без Мисыр дәүләтенең тарихын, мәдәниятен өйрәнү, мәһабәт һәйкәлләрен күрү нияте белән аның борынгы башкаласы булган Луксор шәһәренә юл тоттык. Луксор – таң калдырырлык кабатланмас храмнары белән дан тоткан ачык һава астындагы музей-шәһәр. Дүрт мең ел үтүгә ка­рамастан, бөек фиргавеннәр Аменхотеп III, Рам­сес II, Тутанхамон,  илчелек итүче бердәнбер патшабикә саналган Хатшепсут салган әлеге храмнар бүген дә яхшы сакланган, бүген дә үзенчәлекле архитектурасы, күпсанлы аллея, иероглифлар язылган йөзләгән биек колонналары белән үзенә җәлеп итә, сокландыра. Луксор шәһәрендә булмаган кеше, гомумән, Мисырны күрмәгән булып санала. әлеге мемориаль комплекс белән танышканда, үзеңне ерак гасырда, хәтта башка бөек цивилизациядә йөргән кебек хис итәсең.
Луксор шәһәрендә булмаган кеше, гомумән, Мисырны күрмәгән булып санала. 

Луксор шәһәре уртасыннан Нил елгасы ага. Хәтерлисезме, география дәресләрендә без аны җир шарындагы иң озын елга дип өйрәнә идек? Нилны мин бик киң итеп күз алдына китерә идем. Ләкин туган ягыбызда аккан Идел елгасына тиңләрлек тә түгел икән. Суы да бик пычрак, шуңа күрә анда коенучы кеше дә юк. Крокодиллар исә Нилның өске өлешендә генә яши. Бу күпсанлы туристларны кур­кытмау өчен махсус эшләнелгәндер инде, мөгаен. Элек тә, хәзер дә Нил елгасы Мисыр халкы өчен зур әһәмияткә ия. Бар халыкның өчтән бер өлеше Нил елгасы буенда яши, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. һава температурасы һәрвакыт югары булу сәбәпле, алар ел буе кукуруз, шикәр сабагы, бодай, дөге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. 

Илнең 90 процент территориясендә Сахара чүле җәелгән. Тигезлек һәм калкулыклардан торган иксез-чиксез ком чүле… Беренче карашка, шайтан таягыннан башка бернинди үсемлек күрмисең дә. Бу кыргый табигать кочагында күчмә халык – бәдәвиләр яши. 
Су эзләп алар әле һаман да бер җирдән икенче җиргә күченеп йөриләр. Күбесенең хәтта документлары да юк. Шуңа да бәдәвиләрнең төгәл санын беркем дә белми. Яшәү  рәвеше, элеккедән килгән гореф-гадәтләр аларда үзгәрми диярлек. Күчмә төркемнең үз җитәкчесе – шәехы бар. Кемнедер кияүгә бирү яки өйләндерү,  теге яки бу милекне бүлү, килеп чыккан низагларны җайлау – һәр мәсьәлә дә шәех белән хәл ителә.

Шулай да, шәһәргә якын урнашкан  авылларда хәл башкачарак тора. Шәех, туристик фирмалар белән элемтәгә кереп, туристлар өчен үз авылында экскурсия ясарга ярдәм итә. Ир-егетләр килгән кунакларны дөя һәм ишәкләрдә утыртып йөртә, хатын-кызлар урам мичендә ләвәш пешерә, дару үләннәре һәм үзләре суккан келәмнәрне сата. Экскурсия барышында чүл буенча җилдертеп, квадроциклда йөрисең, кечкенә зоопаркта чүлдә яшәгән хайваннарны карыйсың, җирле халыкның милли җыр-биюләре белән танышасың, хәтта телескоп аша йолдызларны күзәтәсең. Мондый авылларда яшәүчеләр күптән инде хәерче түгел. Күбесенең шәһәрдә фатиры һәм машинасы бар, балалары мәктәптә укый. Ләкин, күрәсең, аларның күңелләре әле һаман да чүлгә тартыла, һаман да иреккә ашкына...

Мисыр миңа да, дусларыма да бик ошады. Ләкин без әле аның белән саубуллашмыйбыз, чөнки күрәсе килгән, күңелләрне ымсындырып торган истәлекле урыннар күп калды: җир шарында җиде могҗизаның берсе саналган пирамидалар, Мисырның башкаласы гүзәл Каһирә шәһәре, данлыклы шәрык базарлары... Шуңа да бу әкияти, сихри дөньяга без әле кире әйләнеп кайтачакбыз... Минем моңа иманым камил!

«Сөембикә», № 7, 2010.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар