Логотип
Мин ачкан дөнья

Күңелең булса далада

Бу җиргә сез, бәлкем, беркай­чан да барып чыкмассыз. Бу җир сезгә, гомумән, кызыклы да булмаска мөмкин. Ләкин ул күпләрнең күңеленә тынгы бирми... 
 
Гавай – Тын океан төбендәге вулкан эшчәнлегеннән барлыкка килгән утраулар тезмәсе: Оаху, Мауи, Биг Айланд, Кауаи, Молокай, Ниихау. Бер миллион ике йөз мең кешенең торган җире. Йөзләгән миллион кешенең хыялы…

Ризыклары

Утрау – кечкенә дөнья, анда җир чикле, су да чамалы гына. Шуңа да гавайлыларның ризык бакчасы – океан: балык, кысла, креветка... Милли ризыкларын беркем дә төгәл генә белми – ни тапсалар, шул булгандыр. Ташта бәрәңге дә үсми, әлбәттә. Туган иле – Көньяк Америка – безгә караганда аларга күпкә якын булса да – үсми! Әмма, Ходайның рәхмәте – ашамлык төрледән-төрле һәм җитәрлек.

Беренче ачышыбыз – дәрт җимеше – яшелсу лимонны хәтерләтә. Сатучы ханым: «Минем кебек җыерчыклысын сайлагыз. Әбиләр тыштан карт күренсә дә, эчтән тәмам җитешкән була», – дип көлдерде. Бераз бөрешкәнен дә, яңа өлгергәнен дә алабыз. Урталай кискәч, кабыгы савытка әйләнә икән. Дәрт җимеше асылда крыжовник җиләгедәй төшле, бал төсендәге кайнатма рәвешендә, үзеннән, башларны әйләндереп, каен җиләге белән әфлисунның хуш исе аңкый! Тәме дә шул кушылмага охшаш. Күңелне дәртләндерә, шатлыктан авызлар ерыла – исеме җисеменә туры килә! Җимешләрнең икесе дә әйбәт булып чыкты. Күрәсең, гавайлы әбиебез, саткан арада ашый-ашый дәртләнеп, үзенә игътибар гына 
җәлеп итә!

Папайя дигәннәрен хәзер бездә дә саталар. Төсе яшел, үзе озынча вак кавын кебек. Бу җимеш түтәл­дә түгел, ә агачта үсә икән. Кавыннары бик өстә, тәлгәш-тәлгәш булып кәүсәсенә сарылган.
Папайяның безгә дигәнен инде кемдер өзгән, урталай кисеп тә куйган. Эче сап-сары, төше мул, кара карлыган кебек. Тискәре тәҗ­рибә үзенекен итә, икеләнәбез: алыргамы, алмаскамы? Безнең кибетләрдәгесеннән яшел үлән тәме генә килә бит. Алай да тәвәккәл­либез... Их, үз илендә өлгергән җимешкә ни җитә?! Кавынга бал кушып, татлылыгын бераз киметсәң – нәкъ үзе! 



Макадамия. Бу сүзне элек ишеткәнегез бар идеме? Баксаң, ул да чикләвек икән. Имәндә түгел, үзенең унбиш метр биеклегендәге агачында үсә. Менеп җитәр­лек түгел, җыйгач ватарлык түгел! Зурлыгы белән әс­терхан чикләвеге кадәр генә булса да, аны вату өчен ике йөз килограммлы көч кирәк! Шуңа да ул дөньяда кара уылдыктан да кимрәк җитештерелә – елына нибары 100 мең тонна гына. Дөньядагы алты миллиард кешегә бүлә башласаң, бик күп тими шул... Раштуа бәйрәменә багышланган ярминкәдә, алырга өндәү йөзеннән, макадамиянең төрлесеннән авыз иттерделәр: диңгез тозында, кардамон, ваниль кебек тәмләткечләрдә, шоколадта әвәләгәнен... Алдык, әлбәттә. Кайткач, берәр макадамия белән булса да якыннарыбызны сыйладык – белеп торсыннар нәрсә икәнен. Кыйммәт булу беләнмени, әнә, кара уылдыкны да сөйми торган кешеләр бар...

Кофены үскән җирендә чия дип атыйлар икән. Чыннан да, чия кебек кызыл төстә, үзе татлы. Кофе агачы елына нибары дүрт йөз граммнан кило ярымга кадәр генә әзер уңыш бирә. Гавайның вулкан эченнән ургылып чыккан лавасы тора-бара бик уңдырышлы туфракка әверелә икән. Шуңа да биредә сирәк очрый торган Кона сортлы кыйммәтле кофе үстерелә. 

Ниһаять, җимешләрнең патшасы – авокадо! Беренче мәртәбә авыз иткәндә бик каршылыклы хисләр кичергән идем. Ни баллы түгел, ни ачы… Җимеш дигәнең безгә татлы булсын! Тик авокадо – ул ризык. Лавр кебек каты яфраклы агачта үсә. Җиргә төшкәннәрен ярып-ярып карадык – ашарлык түгел, өлгермәгән... Хәтерлисезме, яшел помидорларны кызарсын өчен киез итек эченә тыгып куя идек? Гавайлыларда да шуның кебек берәр сер бар, күрәсең, чөнки алардан сатып алган авокадо – дәүләт. Он кебек тарттырган урман чикләвеген ак майга салып бутаган кебек. Бераз гына тоз сибеп, чак кына лимон суы тамызасың, әнис турап кушасың. Аннан инде икмәккә ягып ашыйсың. Тәмле-е-е... телеңне йотарлык! 



Яшеллек дөньясы

Гүзәллек хакимияте Лос-Анджелес аэропортында ук башлана: утрау рейсыннан кайтып-китеп йөрүче стюардессаларның чәчләрендә – гөл, түшләрендә чәчәк. Ләкин экзотик табигать чагылышы унҗиде миллионлы урбанистик джунглида ясалма күренә. Очкычта да әле урынсызрак шикелле. Ни дисәң дә, күңел урынында түгел: Тын океан уртасындагы максатыма кадәр алты сәгать очасы – иксез-чиксез су гизәсе бар. Шөлләтә, чәчәк кайгысымы...

Очкычның көпчәкләре җиргә тиюгә үк тормыш яңадан үз агымына кайта: дөнья матур, дөнья киң. Җир шарын каршы юнәлештә кичеп, ике сәгать алданрак килеп җиткән дустым мине чәчәк муенса белән каршылый. Җирле традиция бу – кунакның муенына плюмерия гөлләреннән тезмә (лей) асу. Абау, исе дә исе! Берьюлы ясмин, әфлисун, лимон, ваниль, тагын ниндидер тәмләткеч исләре килә. Отельгә урнашкач, муенсаны сулы савытка куям: сулмасын.

Плюмерия Гавайда, адым саен ук булмаса да, еш очрый. Хатын-кызлар аны, гадәттә, чәчләренә кадый – мәхәббәт тамгасы. Һәйкәлләргә, кабер ташларына да шул гөлдән тезмә ясап эләләр, чөнки ул мәңгелек билгесе дә. Исе тәүлек вакытына карап үзгәреп тора. Корт-бөҗәкләр әллә кайдан шул хуш искә оча, ләкин, ни гаҗәп, гүзәлләрнең гүзәле плюмериядә нектар юк. 
Җир йөзендә бернәрсә дә камил түгел шул… 

Юл кырыйларында еш кына гади гибискус куаклары очрый. Бездә ул – граммофон рәвешендәге кызыл чәчәкле чүлмәк гөле, аны кытай розасы дип тә атыйлар. Тумышы белән гибискус, чыннан да, Кытайдан, бирегә мигрантлар тарафыннан бик күптән китерелгән. Африкадан күченгән төрендә баллы куе нектар күп. Җирле халыкның ипи пешергәндә аны шикәр урынына салуы мине тәмам гаҗәпкә калдырды – бигрәк юмарт гөл икән! Гибискусның тагын «хау» дигәне бар, йомык сары таҗлы, лалә чәчәгенә охшаган. Хатын-кызлар ирләргә ишарә өчен шунысын куллана. 

Җир йөзеннән югалып баручы ике меңнән артык үсемлекнең яртысы – Гавайда. Бу – күчеп килүчеләрнең утрауга хас булмаган инфекцияләр алып килүе белән бәйле. Галимнәр исәпләп чыгарган: Гавай – барлык материклардан да ераграк утрау, яңа үсем-лекләр биредә табигый рәвештә (су яки кошлар белән) утыз мең елга бер генә барлыкка килә.



Илләре

Аloha (алоха) – утрауда иң еш кулланылучы сүз. Аның белән каршылыйлар һәм озаталар. Ул берьюлы «сәлам», «сау бул», «мин сине яратам» дигән мәгънәләрне аңлата.
Гавай – Америка Кушма Штатларының илленче, Алоха дигән штаты. 1959 елны мөстәкыйльлекләрен үз ихтыярлары белән җуйганнар. Әлбәттә, моның сәбәпләре тирәндә. Хәзерге төп халкы мең еллар элек Таити утравыннан кыек көймәләргә утырып килә һәм, әлбәттә инде, кыю һәм көчле булу сәбәпле, биредә яшәгән кабиләләргә үз тәртибен, динен тага. 

Гавай халкы инде сигез гасырлап тыныч тормыш белән яши: ирләр диңгездә балык тота, хатын-кызлар ямс, таро кебек тамыр азыгы үстерә, балалар тәрбияли... Буш вакытта утраудагылар йортларын рәтли, чөнки аны йә җил туздыра, йә җир тетрәп җимерә. Гел эш белән генә дә яшәми халык, күңел дә ачкалый: шигърияте, җырлары бик борынгы. Язулары булмаса да, петроглиф дигән рәсемле тамга уйлап табалар. Ул кытай иероглифларын хәтерләтә – кайбер кыяларда әле дә сакланган, мәгънәсе гади һәм аңлаешлы. Бизәнгечләр ясау сәнгате дә алга киткән: кабырчыктан, энҗе-мәрҗәннәрдән, төсле кош каурыйларыннан гаҗәеп әйберләре бар. Моның белән күбрәк хатын-кыз мавыга, чөнки ирләре беренче чиратта – диңгезчеләр, кырыс халык. Алар океан дулкынын «җигеп», аның тау кебек биегеннән тактага басып шуарга хирыс. Серфинг – бүген яшьләр арасында танылган экстремаль шөгыль. Гавайда, әле европалылар килгәнче үк, бокс, реслинг, йөгерү кебек спорт төрләре киң таралган була. 
Узып китүче кораблар өчен унсигезенче гасыр азагына кадәр бу утрау билгесез була. Ачканнан соң да, алтын-көмеш булмау сәбәпле, испан, голланд диңгезчеләре аны читләп уза. 

Инглиз диңгезчесе Джеймс Кук 1779 елны Оаху һәм Кауаи утрауларына тап була. Җирле халык аны Алла урынына кабул итә. Иңенә иң затлы кызыл каурыйлардан гына җыйган бөркәнчек салалар. Кук Гавай патшасына җитен күлмәк, кылыч һәм эш кораллары бүләк итә. Ике атналап кунак итешәләр, бәйрәм гөрли. Тимер кебек могҗиза күрүдән шашынган халык, кадакка була корабның бер көймәсен урлый. Аңлашмауны хәл итәргә корабтан Кук үзе төшә. Гавай патшасын кулга алса, карак көймәне китереп үк бирер, янәсе. Патшаның хатыны сизгер була – ирен үгетләп сарайда калдыра. Урамда җыелган меңләгән халыкның «Аллага» ачуы чыга: алар күрсәткән шулкадәр хөрмәткә бер кадак кызганычмы?! Ызгыш-талаш арасында кемдер Кукның муенына ук кадап өлгерә. Якыннары ничек булдыра алса, шулай кача – ярда диңгезченең үле гәүдәсе ятып кала...



Капитан Гавай патшасыннан мәетне кире бирүләрен таләп итә. Ләкин җирле халыкның мәҗүси йолалары буенча дошманның гәүдәсе төрле кисәкләргә бүленгән була инде. Пушкалардан атып, берничә бистәне утка тотканнан соң гына, кәрзингә салып башын кире кайтаралар... 
Әлеге бухта бүгенгәчә Гавай утрауларын ачкан мәшһүр Кук исемен йөртә һәм изге дип санала...


***

...Изге җир буш тормый. Әлеге вакыйгадан соң безнең заманнарга кадәр биредә кемнәр генә булмый! Бөек Британия Гавайны үзенең колониясе дип игълан итә һәм үзе кыргый дип бәяләгән халкын христианлаштыра башлый. Асылда, бу утрау җирләрен үзләштерү һәм яулап алу була. Ләкин башка илләр дә тик тормый. Рус диңгезчеләре дә килеп җитә! 1812 елда Ю. Лисянский дигән кешенең әлеге утрауларда булуы мәгълүм. Ул нигез салган Елизавета форты хәрабәсе Кауаида хәзер дә бар. Рус сәүдәгәрләре тоз, шикәр, кофе бәрабәренә җирле халыкка Аляскадан нарат агачы ташыйлар. Америка эшкуарлары исә унтугызынчы гасырда әлеге утрауларда ананас үстерә башлыйлар. Кофе, шикәр камышы, гуава кебек культуралар да җитештерәләр. Җирле халык көче генә җитми башлагач, Кытайдан, Кореядан «эш атлары» яллыйлар. Джеймс Кук язмаларында утрауларда 400 мең тирәсе кеше, диелгән. Ике гасыр эчендә халык саны да, милли составы да шактый үзгәргән. Бүген җиде утрауда бер миллион ике йөз мең кеше яши. Анын 33 проценты – чыгышы белән европалылар, 62 се – Азия халкы. Төп гавайлылар, соңгы мәгълүматлар буенча, 9 мең тирәсе генә. Тагын 200 меңләп кеше – ярым яисә чирек гавайлы. 

«Зур дөньяга» танылу утрау кешесен рәхимсез рәвештә кыра, әлбәттә, ләкин иленә башка мөмкинлек-ләр бирә. Уңаймы, тискәреме – анысын инде үзегез бәяләгез…



Телләре 

Милли тормыш, беренче карашка, әллә ни күзгә ташланмый. Еш очраучы йолалардан хула дигән иша-рәле бию генә сакланган. Әмма һәрбер урам, һәрбер авыл-шәһәр исеме – гавайча. Инде инглизчә генә сөйлә-шүче халкы булдыра алганча тырыша: сәламләү, сау-буллашу – барысы да җирле телдә. Ә бит гавай теленең аралашудан югалуына нибары 100 ел! Катлаулы да түгел кебек үзе – әлифбаларында нибары 12 хәреф (!) – ул гаҗәеп шигъри һәм йомшак. Үзегез бәя бирегез: pukalani (пукалани) – оҗмах ишеге; lahaina (лаһайна) – эссе кояш; waikiki (вайкики) – челтерәп агучы су; haleakala (һалеакала) – кояш йорты; honolulu (һонолулу) – аулак су юлы; mauna kea (мауна кеа) – ак тау… 



Бу сәяхәтемдә мин тоташтан унбиш көн фәкать татар телендә генә сөйләштем. Утыз еллык тәнәфестән соң беренче мәртәбә! Телгә сусау моңарчы туган җирдән читтә яшәвемә дә бәйле, әлбәттә. Уйлап кына карагыз: ана теле даирәсен җиде җил чатында да тудырып була икән! Ә инде ватаныбызда – үзебездән генә тора.

Yзебез өчен бер утрау да ачтык – Ләйсән дип атала. Инглиз телендә ул фамилия – Laysan, ә безнең өчен – колакка ятышлы таныш сүз! Утрауда акчарлаклардан башка тереклек заты юк. Шушы хәл күңелләрне кытык-лап җибәрде. Дөрес, хәзер акча түләсәң, айдан да җир сатып алып була, әмма син җир шарында хуҗасыз утрау табып кара! Ул бит океан төбеннән миллионлаган еллар үсә. Зурлыгы – нибары өч километрга дүрт тирәсе генә. «Безгә җитәр иде… – дип хыяллана дустым. – Татар­ларга бер буш утрау булса, шунда милли тормышны 
ак кәгазьдә өр-яңадан башлар идек». 



Мин бик ышанып җитмим – кораб-көймәләр йөзеп тора, безнең башка туган берәр «Кук» ул утрауны кайчан да булса барыбер ачачак... Булганын – җирне, илне, телне – югалтмыйча саклыйсы иде.

 

* * * 

Без белгән каһвәне ясау өчен башта чияне сытып, балын юдыралар. Кайбер плантация хуҗалары согын да сыгып саталар. Бик ошады: гранат согы төсле икән.  Ә кофе төшен әле тагын ун көн киптерәсе, аннан соң, сортына карап, бер-ике кат кабыгын әрчисе... 

* * * 

Һинд баньяны – мондый галәмәтне моңарчы башка илдә күргәнем юк иде. Баньян башта җыйнак кына булып үсеп китә, аннан... ботактан аска таба тамыр төшерә. Тамыр туфракка тоташу белән баньян үзенә яңа терәк таба һәм шул рәвешле җиргә үзе бер урман кебек тарала. Иң зурысының ябалдашы 600 (!) метрдан артык икән.



* * *

Гавайда һәр ел саен җиде миллион кеше ял итә; Океания халыклары сәнгать әсәр­ләренең иң зур җыелмасы – Гавайда; иң өлкән газеталарына 180 ел; 

Халыкара аэропорты – Тын океанны кичүче очкычлар өчен әһәмиятле һава аланы; Гонолулу шәһәрендә су асты көймәләре порты бар.
 

* * *

Дөньядагы ананас консервасының – 40, согының 70 проценты биредә җитештерелә; орхидея чәчәкләре, экзотик агачлар җир йөзенә шушыннан тарала; бер кадакка мохтаҗ булган халыкның корыч кою, нефть эшкәртү заводлары эшли.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар