Логотип
Мин ачкан дөнья

Һиндстанда җылы эзлим

Рухи тынычлыкка ирешкәч кенә, дөньяны илаһи энергия, көч-дәрт бирү чыганагы итеп кабул итеп була, дип исәпли йоглар.

Мөкатдәс тәсбих өзелде. Безне әнисез килеш тә җил-яңгыр тидер­мичә тәрбияләп үстергән әти дөнья куйды. Югыйсә утыз яшемдә үк замана хатын-кызы хыяллана торган бөтен нәрсәм: акчалы, җайлы эшем дә, яратып кияүгә чыккан ирем, фатир-машинабыз да бар иде. 

«Һәм көннәрдән бер көнне безнең мәхәббәт көймәсе тормыш ваклыклары дигән таш-кыялы ярга төртелеп челпәрәмә килде». Тапталган бу гыйбарә миңа да кагылыр дип кем уйлаган?! Башта аякка басыйк, адәм рәтле йорт-җир булдырыйк дип тырыштык. Бала табарга үзем дә бик ашкынып тормадым. Яшь­ләй сөйгән ярның икейөзлелеген – хыянәтен кичерү кыен. Без аерылыштык. Уңайлы, җитеш тормыш дигәннәренең рәшә генә икәнен аңладым. Фатирсыз да, терәксез дә калдым. Мәхәббәтемне очратып кияүгә чыгарга, бала табарга өметләнү депрессиягә китерде. Әтием кебек ышанычлы, чын ирләр юк икән! Шуңа инандым. Йә, нәрсә оттым?! Ир-ат затыннан күңел бизде. Яшәвемнең мәгънәсе калмады. Иң аянычлысы шул: җан тынычлыгымны җуйдым. Алга таба ничек яшәргә? Үз-үзеңне аңлау, асылыңа кайту өчен ни эшләргә? 

«Һиндстанга – изге урыннарга барып, җан тынычлыгы сорап дога кылырга!» Рәхим-шәфкатьлелекне юлдаш иткән бер дус шулай киңәш итте. Күңел офыкларым киңәеп кит­кәндәй булды. Ул миңа йоглар – Һиндстандагы дини һәм фәлсәфи тәгълимат иярченнәре хакында тулы мәгълүмат бирде. Ә үзе ул йог – кешенең психикасы һәм физиологиясе белән идарә итү турындагы өйрәтмә һәм методлар тарафдары икән. Әллә аңа ияреп, ә бәлки, вакыты җиткән булгандыр – йога белән шөгыльләнә башладым. Ашрам дигән серле, могҗиза­лы җиргә барып, шунда яшәп карау теләге күңелемне биләп алды. Ният булгач, аны тормышка ашырырга кирәк! 

Һәм менә мин Һиндстанда – ашрам дип йөртелә торган җирдә. 

Изге урыннар, бигрәк тә ашрамнар буйлап сәяхәт иткәндә, муеннарына дисбе – тәсбих аскан кешеләрне еш очратасың. Сүземне мөкатдәс тәсбих дип башлавым тиккә түгел. Әби-бабай да, әтием дә намаз-ниязлы кешеләр булганга, дисбене изге әйбер дип зурлавыбыз хак. Әнине күреп белмим дисәң дә була, яшьләй вафат булган ул. 

Ә Мәрьям-ана гөле орлыгыннан ул үз куллары белән тезгән тәсбих миңа уенчык кына түгел иде. Әнием истәлеге, үткәннәрнең кадерле ядкаре итеп күкрәгемә кысып йокыга талганым хәтердә. Әллә шул җирләр төшемә кергәнме дип уйлыйм кайчак.
– Ни өчен без йога белән шөгыльләнәбез? Мондый сорауны еш ише­тергә туры киләчәк сезгә. – Күнегүләр алдыннан укытучыбыз сүзен шулай башлаган иде: – Буй-сыныбыз сыгылмалы булсын өчен­ме? Әллә зуррак бүтән сәбәбе бармы?
Олырак максатның ни икәнен аңларга омтылу китерәдер безне ашрамга...

Рәхимә МОТЫЙГУЛЛИНА.
Казан.»

 

Сукмак

Сара Шәйдуллина, психолог:
– Берәүнең тууы, яшәве һәм китүе, ягъни дөньяны кичүе җиһан күзлегеннән караганда күз йомып алган бер ара гына ул. Гомер – кыска. Кеше бу җирдә күпме тора-сын үзе билгели, хәтта ки фаразлый алмаса да, ник туганын, үзе-нең җиһандагы миссиясе нинди икәнен аңларлык ара бар. Эзләнү-чән, уйланучан, гамьле шәхес шуны белергә тырыша, хәтта соңгы юлга әзерләнгәндә дә яктыга омтыла. Туктаусыз эш белән мәшгуль булыр өчен генә яратылмаган бит инде ул бу дөньяга! Ризык җыю, ашау-йоклау, сөю-сөелүләр, нәселеңне калдыру – болар һәммәсе яшәү дип атала, әлбәттә. Ләкин адәм баласы дөнья ләззәтләрен, рәхәтлекләрен дә татып карарга тели. Кемдер баш-аягы белән эшкә чума, үзе иҗат иткән картинага карап хозурланудан тәм таба. Оста куллар техника, машиналар иярли. Ә артист яки әдип гомерен халыкка хезмәткә, образлар иҗат итүгә багышлый. Сәясәткә кереп киткәне исә шау-шулы бәхәсләрне яшәү яме дип исәпли. Әмма кеше, нинди генә урын биләсә дә, нинди олы вазыйфалар башкарса дә, үзен бик тә көчле, зирәк, акыллы, уңган-булган дип хис итсә дә, вакытлар үтү белән көч-куәте кимүенә, дәрт-дәрманның озын гомерле түгеллегенә төшенә. Кесә телефонын да үз вакытында зарядкага куймасаң, электр энергиясе белән туендырмасаң, ул сүнә, эшкә яраксызга әйләнә. Кеше дә шулай: ташып торган дәрт-дәрманы беткәч, илһам чишмәләре саега, күңел төшә. Көч туплар өчен берәүләр затлы рестораннарда гына туклана, күңел ачу кичәләрен калдырмый. Әмма татлы-тәмле ризык җыеп, шәраб-исерткечләрдән, наркотиклардан ләззәт алырга теләүчеләрне дә вакыт галиҗәнаплары аямый: ни хикмәттер, затлы ризык та үтләтә, эчемлекләр һәм наркотиклар белән мавыгу яхшыга китерми – алкоголик, наркоманга әйләнәсеңне көт тә тор. Чөнки тәмәке, аракы, наркотик кебек холык-фигыльгә ят нәрсәләргә организм ияләшә, рәхәт чигү халәтен озайту өчен яңадан-яңа доза таләп ителә, ә мавыгу чиргә әверелә. Сөю-сөешү – секс белән мавыгу да бетмәс-төкәнмәс энергия чыганагы була алмый. Вакытлыча рәхәтлек бирә торган алдавыч нәрсәләр артында – бушлык, күңел кайту яки төзәлмәс чирләр. 

Ходай Тәгалә боларның һәммәсен кешене сынау өчен җибәрә дип фараз итик. Әмма шунысы хак, адәм баласы мәхәббәтсез яши алмый. Бала вакытны ник өзелеп сагынабыз соң без дип уйланганыгыз бармы? Әни безне яхшы якларыбыз, файдалы эшләребез өчен түгел, болай гына – бар булганыбыз өчен сөйгән-яраткан вакытка – сабыйлыкка кире кайтасыбыз килә. Шул халәтнең – күңелне тоташ шатлык биләгән, рәхәт тойгы – ярату нур булып бар булмышыңны нурлан-дырып коендырган мизгелләрнең кабатлануын теләп кеше Тибетка чыгып китә: Шамбалада бәхет ишекләре ачылыр дип ышана. Һиндстан ашрамында күңеленә хушлык, иминлек тойгысы тулуын тели. Ә чынлыкта ул Ходай Тәгаләдән ярдәм, мәрхәмәт көтә. Эзли.
 
Йөрәк белән күрү сәләтен торгызгач кына Аллаһының үзен күреп була.

Дан-дәрәҗә, кешеләр өстеннән хакимлек итәргә хыяллану, байлык – барысы да ялтыравык бизәнгечләр кебек үк мәгьнәсез, буш һәм кирәксез икәнен төшенгәч, кеше бүтән кыйммәтләргә табына. Чөнки бай байлыгының бәрәкәтен тапмый, ярлы мескенлегеннән хурланып гомер кичерә. Ә бит чынлыкта бае да, фәкыйре дә мескен, кызганыч һәм бәхетсез җаннар. Фәкать бер хис – кошлар зәмһәрир салкын кышта агачка сыенгандай, кодрәтле, кадир Аллаһы Тәгаләгә сыенасы килү хисе генә чын һәм мәңгелек. Үзен чын мөселман дип таныганы шулчак намазга баса, христиан – чиркәүгә юл сала, медитация һәм гуру – укытучы ярдәмендә үзен Ходай Тәгаләгә якынрак тоярга теләүчеләр – һинд ашрамына. Эшләре гөрләп барган кеше турында еш кына: «Артында йонлы куллы кемедер – блаты бар моның, шул этәдер, шуңа бер тоткарлыксыз үргә үрли ул», диләр. Менә шундый терәк, ярдәм өмет итеп тә, хата-кимчелекләрен кичерүне үтенеп тә ашрам кебек изге урыннарга юл тота мосафир... Чөнки рәхимле, шәфкатьле, бөтен нәрсәгә көче җитә торган Аллаһы Тәгалә догасын ишетер, ярдәменнән ташламас дип ышана.
 
Йога фәлсәфәсе — диннәргә көндәш түгел. Будда, Гайсә (Иисус) пәйгамбәр тарафдарлары да, ислам динендәге мөселманнар да күп килә Ашрамга.


Чөнки без – кешеләр – Җиһан, Галәм дигән чиксезлектә бер тамчы гына, ә безне яралткан, бар иткән, бердәнбер һәм изге зат – Аллаһ океан кебек чиксез. Тамчы океанга кушыла, әмма океанның да мең-ләгән, миллионлаган тамчыларны үзенә сыендыра-сыйдыра алганын кем генә фаразлый соң! 
 

Ашрам

Рәхимә МОТЫЙГУЛЛИНА: 
– Һиндстанда ашрамнар байтак. Алар хакында Интернеттан да белешергә була. Ләкин кайсын сайларга? Менә монысы инде катлаулырак. Шунысы да бар, ашрам узып барышлый гына кереп, күңелеңне тынычландырып яки хәл җыеп чыга торган урын түгел ул. Беренчедән, анда барып яшәр һәм ниндидер нәтиҗәгә ирешер, ягъни шул аурага күмелеп тормышыңны, эчке хис-кичерешләреңне, рухи халәтеңне үзгәртергә син инде әзер булырга тиеш. Икенчедән, ул шау-шулы шәһәр-калалардан еракта – фәкыйрьлек чигендәге авыллар тирәсендә урнашкан булыр. Анда барып җитү шактый зур чыгымнар белән дә бәйле. Мондагы эшчән-тырыш халыкның да күпчелеге ярлы тормышта яши. Ир-егетләр­нең күбесе күршедәге Берләшкән Гарәп Әмирлегендә яллы хезмәттә. Шунысы бар, хәерчелек берәүне дә гаҗәпләндерми. Баш өстендә – түбә, алмашка бер сари – күлмәге, бүген тамагын туйдырырлык ризык табардай эше булса, гади һинд хатыны үзен бик бәхетле итеп тоярга мөмкин. 

Ә ашрам коймасы артында – эчтә – корылык күрмәгән бакча, гөл түтәлләре, кошлар сайравы, чәчәк атып, җимешләнеп утырган пальма, хөрмә агачлары. Аның үзенең ашханәсе, дини-рухи әдәбият белән шыплап тулган бай китапханәсе бар. Ашрамда берь-юлы берничә йөз кеше яши. Гуру килгәндә халык күп тапкыр арта. Ниндидер нәтиҗәгә ирешү өчен монда кимендә бер ай яшәвең мәслихәт.

Дәресләр һинд һәм инглиз телләрендә үтә. Ашрамга килгәнче эссе язарга, рекомендацияләр җыярга, наркомания һәм алкоголизм белән авыру очраклары, психик, физик авыруларга дучар булу-булмавың, шулай ук финанс хәлең хакында белешмә юлларга туры киләчәк. Гуру үзенең ашрамын кешеләр үзләре тудырган тәртипсезлек – хаостан качу өчен файдалануларын теләми. Бу беркем өчен дә файдага булмаячак дип исәпли ул. Гаилә әгъзалары монда килүеңә каршы килгән очракта да ашрам студенты булу уең хыял гына булып калачак, әгәр якыннарыңны рәнҗетәсең икән, синең карарың кемгәдер зыян китерә икән, бу эшкә фатиха юк...

Ашрамга эләгер өчен иң әүвәл үзеңне акыллы, зирәк, эшсөяр итеп күрсәтү мөһим. Чөнки ашрам тыңлаучылар кабул итеп, үз көенә җай гына эшләп торсын өчен һәр кешегә көн саен кимендә бишәр сәгать карусыз хезмәт итәргә дә туры киләчәк. Бер кара эштән дә чирканмыйча эшләргә – идән юарга, савыт-саба чистартырга... Ачык йөз белән кунакларны каршы алырга, урнашырга булышырга. 

Дөрес, ашрамда хезмәт хакы алып, даими эшли торган кешеләр дә бар. Әмма барыбер күп эшне тыңлаучылар үзләре башкара. 
Ә моның сере тирәндәрәк! Һәр хуҗабикә көн саен савыт-саба да, идәнен дә юа, өен чистарта, ник алайса ишелеп бәхет килми, дияр кемдер. Әйе, бу да тәҗрибә. Үзеңне, өеңне чистарту тәҗрибәсе эзсез узмый. Без шулай үзебезне генә түгел, Җиһанны чистартабыз. «Безнең әни кәвешен дә сөртеп чыккан урамга», – ди шагыйрь, капка баганаларын төнлә, кеше күрмәгәндә юучы эшчән, чиста татар хатынын зурлап. Тирән мәгънә бар бу юлларда.

Ашрамга кемнәр, нинди максат белән килә соң, диярсез? Берәүнең дә биштәре буш түгел. Бәхет капкалары ачылачагына инанып табиблар да килә, авыру-сырхау йөдәткән чирлеләр дә, югары уку йорты укытучылары да, сәүдә-табышлары уңышлырак булуына өметләнгән эшкуар-бизнесменнар да... Һәрхәлдә, бу кешеләр эшлексез-буш, тормышка битараф, гамьсез кемсәләр түгел. Яшәү мәгънәсен эзләүче – эзләнүчән шәхесләр. Килә алмаганнар хатлар юллый – кайгы-гозерен ишетәчәкләренә, мәрхәмәт, шәфкать иңәсенә инана. Ник килдең, дигән сорауга һәркем үзе җавап эзли. «Чтобы стать просветленным», – ди, мәсәлән, рус кызы Полина. Просветленный – яктылык, өмет, шатлык һәм рухи тынычлык дигәнне белдерә. Күңел тынычлыгы, аң-белемгә сусау китерә кешеләрне бирегә. 

Әйе, син монда «просветление» эзләп киләсең. Күңелеңне нурландырырлык яктылык, күңел тынычлыгы табарга өметләнәсең. Гаҗәп түгел, кешене өмет йөртә. Кемдер – бу, әлбәттә, гуру – аркаңнан сыйпап куяр да бер җылы күз карашы шатлык бүләк итәр, сиңа җан тынычлыгы иңәр, бәхет капкалары ачылыр дип өметләндеңме? Ә идән юар өчен монда кадәр килеп йөрергә кирәк идеме?! Ләкин шундый тәртип: син юасың, бүтәннәр таптый, юасың, тагын таптыйлар, атна-ун көн шулай дәвам итә. Башта уй карыша: йә нәрсә инде бу, идән юучылары юкмы? Мыскыл итү түгелдер бит!  Әллә сынап карауларымы? 

Әмма бу тәҗрибә кемгәдер түгел, нәкъ менә синең үзеңә – аңың, психологияң үзгәрсен өчен, үссен өчен кирәк! Синдәге мин-минлектән, бүтәннәргә өстән карап, бое-рык биреп: «Миңа теге-бу кирәк!» «Миңа бир!» дип кенә уйлый белү халәтеннән котылу өчен дә кирәк. Кешеләрдән кеше һич ким түгел, тик бәхеткәйләре тиң түгел, дияр иде шагыйрә! Хәтта бер букча акчаң булса да, күңел шатлыгын, җан тынычлыгын сатып алып булмый. Идән юуу да, озаклап, тынлыкка күмелеп, сәгатьләр буе мантра кабатлау да рухи үсешең өчен мөһим халәт икән ич! 

Хуш... Монда эләгү җиңел түгел дигән идек. Администрация соңгы ярты елда тетрәндергеч вакыйгалар кичерү-кичермәвең хакында да сорашачак әле. Әгәр якынна­рыңның үлеме, аерылышу яки башка фаҗигале хәлләр җанга яра салган икән, бу халәтне дә тәфсилләп сөйләп бирергә туры киләчәк. Әгәр күңел ярасы төзәлеп бетмәгән икән, синең кайгың бүтән студентларны борчымасын өчен монда килүдән тыелып торуың, сабыр итүең мәслихәт. Өеңдә торып та игелекле эш-гамәлләр кылырга була бит. Һәрхәлдә, игелек эшләргә тырышу хупланачак кына. 
 
Чын йоглар, рухи тынычлыкка ирешкәч, дөньяны илаһи энергия, көч-дәрт бирү чыганагы итеп кабул итә. 

Һиндстан ашрамнары, гадәттә, илнең туристлар үтеп-сүтеп йөрми торган аулак почмагында урнашкан. Таныш булмаган җирдә, еланнар, хәшәрәтләр мыжлап торган урында, чит кешеләр арасында айлар буе яшәү бик рәхәт дип уйлаучылар ялгыша. Уңайлы, җайлы-көйле тормышын калдырып ник кешеләр ашрамга ашкына соң алайса? Югыйсә табигать тә аямый бу якларны: атналар буе туктамый коеп яңгыр яуган чак­лар күп. Хәтта иртәнге сәгать­ләрдә үк күләгәдә эсселек утыз сигез градуска җитә. Ә кешеләр ашрамга йөрүдән туктамый, 
хәтта агылып кына тора. Әлсерәткеч кызу кояш астында ни эзли һәм ниләр таба кеше дигәнең!
Кешенең иң зур байлыгы — рухи камиллеге Ул һәркем­нең үзендә, эчтә үк яшерен­гән. Әмма аны аңлар, тояр, файдаланыр өчен башта тынычланырга кирәк.


Гуру монда яшәгән кеше үзенең кем икәнен, нәрсәгә сәләтле булуын бик тиз аңлый дип исәпли икән, ул йөзләгән халыкны ашрамга ни-нәрсә йөртүеннән дә хәбәрдар инде. Чөнки чын тормышның ни икәнен монда бик тиз төшенә­сең, 
ди ул. 
 


Йога ни бирә? 

– «Йога» – санскритта (борынгы һинд телендә) «бердәмлек, берлек» дигәнне аңлата. Ул «йюдж» тамырыннан чыккан, ягъни «кушылу, берләшү» – абсолют тәртипкә буйсынып нинди дә булса бурычны үтәүгә үзеңне тулысынча багышлау мәгънәсенә ия, – дип сөйләп китте Рәхимә Рәсимовна. – Чыннан да, йога кешегә ни бирә? Йогларның бурычы – бердәмлеккә ирешү – тәнең белән аңыңның, шәхес белән илаһилыкның, фикер һәм аның чыганагының, укучы белән укытучының, хәтта ки безнең, әйтик, каршы залда шөгыльләнүче, биле синеке йә минекенә караганда әзрәк сыгылмалы күршеләребез белән дә бәйләнеш булдыру. Көнбатышта йога белән шөгыльләнүчеләр бихисап. Физик күнегүләр ярдәмендә аяк-кулларны гына түгел, бөтен тәнеңне үзеңә буйсындыру – хәтта боргычлап кую кемне кызыктырмас, әмма бу йога фәлсәфәсенең бер тармагы – хатха-йога дип аталганы гына. Чынлыкта, борынгы йоглар асана дигән халәтне тән-гәүдәне зифа-матур итү өчен генә уйлап чыгармаган. Ә бәлки мускулларны һәм аңны иркенәйтеп бушандыру, медитациягә әзерләнү вазыйфасын шуңа салган. Бер мисал: әгәр дә аягың сызлый икән, намазга оеп дога укыганда: «Һай, нишләтергә бу аякны?!» дигән уй бимазаламый калмый.

Ходай Тәгалә белән элемтәгә кергәндә чит-ят уй-фикер йөдәтергә тиеш түгел.

Йога – медитация ярдәмендә Аллаһы Тәгалә белән элемтә эзләү дә ул, ни генә борчыса да дәшмәүне нәзер итү, тынлыкка чуму, дини йолаларны төгәл үтәү дә. Мантра – санскриттагы изге сүзләрне кабатлау да. Чын йога диннәргә көндәш түгел. Йога белән шөгыльләнү кайсы динне тотуыңа киртә була алмый. Йога юлы – изге бердәмлеккә ирешү – сезне Кришнага гына түгел, Гайсә (Иисус) яки Мөхәммәд пәйгамбәрләргә, Будда яки Иегов диненә якынайтырга мөмкин. Ашрамда индуизм тарафдарлары да, христианнар, буддистлар да, мөселманнар да бик күп. 

Йога юлы – кешегә тынычлап, иркенләп яшәр өчен комачаулаучы эчке – тискәре сыйфатлардан арыну ысулы ул. Гадиләштереп әйткәндә... Ислам дине бәхетсезлекләрнең сәбәбен кешенең Ходайга буйсынмавы белән аңлата, буддистлар исә наданлыкны гаепли. Әмма йогада да кеше дучар була торган бәхетсезлек, бәла-казалар безнең үзебезнең кем икәнлегебезне аңламаудан килә дигән фикер бар. Без кайгырабыз, борчылабыз, чөнки үзебезне үлгәнче курку, үпкә, хәсрәтләргә дучар ителгән аерым шәхес дип беләбез. Безнең чикләнгән бәләкәй эго (эгоист – үз-үзен яратучы) асылда бөтен барлыгыбыз шул дип ялгышабыз. Без үзебезнең тирәндәге илаһи нигезебез хакында белмибез дә, уйламыйбыз да. Һәркайсыбызның эчендә, тирәндә югары МИН барлыгын аңламыйбыз. Шул югары асылыбыз безнең чын табигатебез, илаһи барлыгыбыз бит. Грек фәйлүсофы моны мыскыллы бер юл белән тасвирлый: «Синдә Алла, мескен кешегенәм, ә син шуны да белмисең бит!» – ди.

Рәхимәне тыңлыйм. Ә күңелдә ике мин бәхәсләшә. Нәрсә соң бу? Яңа дин эзләүме? Рәхәткә чыдамаумы? Әллә секта-мазармы?
Ә Рәхимә гүя уйларымны укый. «Юк, секта түгел бу! – дип куя. – Йога – үзеңнең илаһи асылыңны аңларга тырышу һәм шул халәттә тоткарланып, бәхетле мизгелләрне озаккарак сеңдерергә теләү ул. Йоганың максаты – үз-үзеңне тәртипкә кертү һәм үткәннәр турында туктаусыз уйлап кайгыру, киләчәк өчен борчылулардан арыну, шул файдасыз уйлар урынына бөтен игътибарыңны бүген, хәзер яшәвеңә, ягъни булуыңа юнәлтү, шушы мизгелләрнең кадерен белү, мөмкин кадәр күбрәк яхшы гамәлләр кылырга омтылу. Әгәр шул халәтне тойсаң, үзеңә һәм сине чолгап алган кешеләргә ачык күз белән карый аласың. Шул чакта, кеше дөньяга тыныч гакыл белән карый башлагач кына, Галәмнең һәм дә үзеңнең дә хакыйкый табигатең ачылачак. «Тормыштагы бердәнбер бурычыбыз, – дип язган изге Августин, – йөрәк белән күрү сәләтен торгызу, шул чакта гына Аллаһының үзен күреп була». Моны аңлавы җиңел, әмма тормышка ашыру шактый кыен. Илаһи асылыбызга кайттык, ди, әмма көн дә шул белем белән яшәү мөмкинме?! Менә шуңа күрә дә һәр кешегә йога буенча укытучы кирәк, дип саный һиндлар.

 

Һәр ялтыраган алтын түгел 

– Гуру – бөек йог – рухи тынычлык һәм күңел шатлыгын бүтәннәргә дә йоктырырга, янәшәсендәге һәркемне шул рәхәт тойгы белән бүләкләргә сәләтле. «Гуру» ике сүздән тора: беренче иҗек – «гу» – «караңгылык», ә икенчесе «яктылык» дигәнне аңла-та. Караңгылыктан – яктылыкка. Гуру янына гади укытучы янына килгәндәй белем алырга гына дип түгел, ә бәлки бәхетле кеше-нең игелекле халәтен үзенә йокты-рып, шул мохиткә «чумарга» дип тә килә кеше. Мондый рәхәт тойгы бөекләр белән аз гына вакытка очрашканда да сеңеп кала икән.

Гуру белән очрашуны бәхет дияргә кирәк. Миңа да шундый бәхет елмайды. Чөнки бик нык теләгән теләк һичшиксез тормышка аша дигәнгә ышанам мин, – ди Рәхимә Рәсимовна. 
– Ә Санкт-Петербургта бер ялган гуру идән астында түгел, меңнәрнең күз алдында ялган ашрам ачып, йога белән шөгыльлә-нүче кызларны шунда тартып, ничә еллар буе бик матур булмаган «тәҗрибә»ләр үткәргән. Шикаятьләр булса да, бу мәлгуньне фаш итә – җинаять эше ачып, суд җа-ваплылыгына тарта алмаганнар. Транска кертеп – йоклатып, тагын бер кыз баланы мәсхәрәләве ачык-лангач һәм кызның әнисе – Казан хатыны – прокуратурага гариза язгач кына боз кузгала: шаһитлар да, гаепләүчеләр дә табыла, ләкин ышаныч бер югалса...
– Кызганыч хәл, сүз дә юк. Ләкин йога белән шөгыльләнүче­ләргә дә талымлырак булырга, шикле түгәрәкләргә барып кермәскә генә киңәш итеп була. 
 

Юллар урау 

Сара ШӘЙДУЛЛИНА, Ижау:
 – Кайчакта, бер сәбәпсез дә күңелгә шатлык тула, кәеф күтә-релә, кая басканыңны белмичә очып йөрисең. Ләкин шул рәхәт-лек, табигать белән хозурлану, бөтен кешене, шәһәр, авылны, эт-мәчеләрне дә ярату, көн болытлы булса да, яңгыр яуса да, кояш чыкса да – һәммә нәрсәгә сөенү тойгысының бик тиз үтүенә аптырыйсың. Эш-мәшәкать җилкәгә баса, юкка-барга борчыласың, иртәгәге көннән, эшсез калудан, юл һәлакәте, яшен сугудан, ут-янгын чыгудан, карак-бурлардан, тагын әллә ниләрдән куркасың. Кая минем рәхәт чагым, дип чаң сугасы килә. Менә шундый мизгелләрдә ашрамга барып кайтырга карар бирә инде йог белән шөгыльләнеп, камиллеккә ирешергә хыялланган кеше. Укытучы – гурудан башка камиллеккә ирешү мөмкин түгел, дип исәпли йоглар. Без бөтен җирдән, бөтен нәрсәдән бәхет эзлибез. Ә бәхет, Толстой риваятендәге кебек, аяк астында ятарга, ягъни үткән-сүткәннән бер тиен теләнеп юл читендә утырган теләнче алтын тулы чүлмәк өстендә утырганын белмәскә дә мөмкин.
Тынлыкка чумып, тирәннән уйланырга һәм... Хак Тәгаләнең сине бер мизгелгә дә игътибарыннан читкә җибәрмәвен, дикъкать белән һәр гамәлеңне күзәтеп, күреп торуын онытмаска.

Һәркемнең бурычы – Ходай Тәгаләгә якынайта торган укыту-чылар эзләп табу, һәм Кодрәтленең энергиясе белән җаныңа, тәнеңә дәрт-дәрман, көч тулуын һичшик­сез сизәчәксең. Ходай ташламас, ди халык. Аллаһы Тәгалә безне ишетә, дога-ялваруларга беркайчан да битараф калмый. Фәкать бер шарты бар – чын йөрәктән, ихлас күңел белән укылган дога гына Аңа барып ирешә. Юлны һәркем үзе сала, иң соңгы мизгелдә булса да үз сукмагыннан барыбер Аңа килә... Тик соңармаска иде. Елга-инеш-чишмәләрнең барысы да океанга коя. Ул – Океан! Без тамчы... 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар