Логотип
Мин ачкан дөнья

​Әдрән диңгез, зәңгәр диңгез...

Чит илләргә сәяхәткә җыенгач, озак сайланып тормадык: Кара Таулар Иленә – Черногориягә киттек! Әдрән диңгезне күрергә!



Халкыбызның мәшһүр композиторы Салих Сәйдәшев, Әдрән диңгезне барып күрмәгән булса да (һәрхәлдә, биографиясендә андый мәгълүмат юк), аның гүзәллеген, бар ямен күңелләргә үтеп керерлек итеп, моң телендә җиткерә алган. Җырны тыңлаганда, бу шаулы-даулы диңгез дулкын­нарының ярга шап-шоп бәрелгәнен ишеткәндәй буласың, аны барып күрәсең, тау батыры Искәндәр эзләренә басып йөрисең килә башлый. Шушы җырны ишеткәннән бирле, сихерләп, үзенә тартып тора башлады Әдрән диңгез.
 ...Мәскәүнең Домодедово аэропортыннан күтәрелеп, өч сәгать буе болытлар арасында йөзгән самолетыбыз, төшәргә әзерләнеп, әйләнә башлагач, иллюминатордан җиргә карадым. Ай Ходаем, кая төшәр икән инде бу?!
Уңга карасаң – очсыз-кырыйсыз таулар, сулга карасаң, диңгез җәйрәп ята. Оста очучылар ике тау арасындагы үзәнлеккә урнашкан Тиват аэропортына җай гына төшереп утыртты тагын.
 Самолетта очканда ук инде «Монтенегро» дигән сүз ничектер колагымны сискәндерде. Без сәяхәткә җыенган Черногориянең инглизчә исеме икән.


Бер көндә – өч фасыл
Монда яңгыр сирәк ява, ләкин бер яуса, атна буе туктамый дип, килүгә үк куркытып куйганнар иде. Яңгыр тамчылап кына калмады, коеп яварга тотынды: әллә диңгез болытка тоташкан, әллә болыт диңгезгә төшеп чумган – һич аңларлык түгел. Ярый әле свитерлар алганбыз. Булмаса да гаҗәп түгел, җылы якка кызынырга-коенырга килдек бит. Черного­рия­дә иң беренче алган товарыбыз кулчатыр булды. Бәхеткә, аны озак тотып йөрергә туры килмәде: әллә безнең үзеннән курыкмавыбызны ошатты, әллә инде вакыты җитеп, яңгыр туктады. Ялтырап кояш чыкты, кыздыра да башлады. Иртән – көз, төшен – җәй, кичкә – яз. Ярый әле кыш булмый да, кар яумый – шунысына сөенерлек.
Кара Таулар Иле дип аталса да, таулар һич кара түгел биредә, алар ямь-яшел урман белән капланган. Бөтен дөньядан монда дәвалану өчен киләләр. Бакча-ил, Европа оазисы дип тә атыйлар аны. Илнең халкы моны үзе дә белә һәм бик горурлана. Юк, алай гына да түгел, үзләренең табигатен пычратмас өчен җан-фәрманга тырышалар. Безгә бик кызык тоелса да, бу илдә торбаларыннан төтен чыгарып то­ручы заводлар күрмәдек. Әйтү­лә­ренә караганда, алар анда юк дә­рә­җәсендә аз икән. Бу да шул илләре­нең җәннәт кебек чиста матур табигатен бозасы килмәүдән, әл­бәттә. Кирәк әйбернең барысын да диярлек чит илдән алу ягын карыйлар.
Ә ризыклары менә – күңелгә ятты. Экологик чиста саф һавада үскән үләнне ашаган сыер, кәҗә сөте ризыклары чын мәгънәсендә табигый, тәмле һәм файдалы. Шу­лай булса да, балаларга дигәнен тагын да сыйфатлырак ясарга тырышалар.



Хөрәсәннәр иле
Безнең халыкта эш яратмаган, иренгән кешене Хөрәсән ялкавы диләр. Әллә ул Хөрәсән дигәннәре шул Черногория микән? Бу илнең халкы бик ялкау. Алар моны үзләре дә белә, яшермиләр; иң сәере – хәтта моның белән горурланалар да әле. Ялкауларның ун кагыйдәсен дә уйлап тапканнар. Аларны бозып, эшкә тотынмас өчен кайларга гына язмаганнар – туристлар алып китә ала торган бар нәрсәгә! Каләм, кружка, футболка, тастымал – кайда да агач астында ял итеп яткан ир-ат сурәте һәм шул кагыйдәләр:
 Кеше бу дөньяга бик арып, ял итәр өчен килә.
 Караватыңны үзеңне яраткан кебек ярат.
 Төнлә әйбәтләп йоклый алыр өчен эшләреңне читкә куй.
 Хезмәт итмә, эш үтерә.
 Әгәр ял итүче кеше күрсәң, аңа ярдәм ит.
 Үзең булдыра алганны гына эшлә, эшли алмаганны бүтәннәргә куш.
 Агач күләгәсе – коткаручы. Ял итүдән берәүнең дә үлгәне юк әле.
 Эш сырхау-чирләрне китереп чыгара: яшьли үлмә.
 Әгәр эшлисең килсә, бераз көтеп, сабыр итеп тор. Менә күрерсең, бу теләк юкка чыгар.
 Ашап-эчеп утыручыны күрсәң – кушыл, эшләүчене күрсәң – комачаулама.
 Әлеге кагыйдәләрнең безнең халык өчен түгеллеген төшенгәнсездер, шәт... Шаккатарсың, халык белән халык ничек аерыла. Ә үзенең уңганлыгы белән дан тоткан безнең татар халкы, киресенчә, «Эшләмәгән ашамый», дип кабатларга ярата.



Туй түрендә... ил әләме
Кайчандыр Югославиянең бер өлкәсе булган төбәк хәзер Черногория дигән аерым дәүләт булып яшәп ята. Бу Балкан иленең йолалары да үзенчәлекле. Биредә безгә, чын мәгънәсендә, бәхет елмайды: шактый зур суммадагы евроларыбызны түләсәк түләдек (анда акча берәмлеге евро), әмма тау башындагы бер черногор авылына милли туйга баруга ирештек. Дөрес, бу илдә туйга чакырырлык туганнарыбыз да, танышларыбыз да юк иде. Туристлык агентлыкларына рәхмәт, алар килгән кунаклар өчен шундый рәхәт чара уйлап тапканнар. Биек тау башындагы черногор авылына безне автобусларда алып менделәр. Тиешле урынга барып җиткәнче, берничә тапкыр белгән догаларны укырга туры килде килүен, тау бик текә, биек, җитмәсә, серпантин юлы Әдрән диңгез кырыйлатып уза.
Тау башына юкка менмәгәнбез икән, анда безне, иң кадерле кунакларны каршылагандай, милли сыйлардан сыгылып торган зур табын әзерләп көтеп торалар иде. Бәйрәмнең ияләре – кияү белән кәләш тә килеп җитте. Алар милли киемнәрдән иде. Мине иң гаҗәп­лән­дер­гә-не – кияү белән кәләш янәшәсеннән ил байрагын кү-тәргән байракчы атлады. Килгән кунаклар аларны бодай һәм башка ярмалар сибеп каршылады. Яшьләр әләм каршында тез чүгеп, аны үбеп, мәхәббәтләрен соңгы сулышкача сакларга, бер-берсен ташламаска ант иттеләр. Ике башлы сәмруг кош төшерелгән кызыл төстәге дәүләт байрагын тотып баручыга игътибар, кадер-хөрмәт яшьләргә караганда да күбрәк булды кебек. Аннары байракчы ил әләмен гашыйклар урыны артындагы диварга элеп куйды. Черногорларда туй өч көн бара, байрак та өч көн буе шунда эленеп тора...
Туйның үзен мин милли Сабан туебызга охшаттым. Кайбер уеннары нәкъ безнеке. Кунаклар да, яшьләр дә капчык киеп йөгерүдә ярышты. Яшь киленнәр, җитү кызлар тавык куып йөгерде. Туйга махсус чакырылган атаклы ансамбль егет-кызлары белән бергәләп аякларга ут капканчы биедек. Тик кенә утырсаң, төнлә тау башында салкын. Аннары туйда тукмак та бии! Черногор егетләре бик горур кыяфәтле, бөркет карашлы – икесе дә тау балалары! Кызлары – тауда үскән чәчәк кебек нәфис. 
Кадерле кунаклар икәнебезгә табын артында тагын бер кат инандык. Без килә дип, яшь бәрән итен төрле соусларга салып, тәмле итеп пешереп куйганнар. Кәҗә сөтеннән ясалган атаклы черногор сырыннан да, пршут дигән ысланган иттән дә авыз иттек. Эчемлек­ләрдән ракия (бездәге аракы, кара әле, исеме дә охшап тора), төрле шәраблар бар.
Татарстаныбызга кайткач, бу туй турында дус-танышларга сөйләргә булыр әле. Алар арасында ресторан, кафе хуҗалары да бар бит. Әгәр дә алар үзләрендә бәлеш-гөбәдияле татар туен күрсәтсәләр, килгән кунак-лар разый булыр дип уйлыйм – тамак та тук, тамаша да бар. Безнең Казанга хәзер дөньяның кай кыйтгасыннан гына килмиләр бит! Татар илендә булып, чәкчәкле-казлы милли туй да күреп китсәләр, әйбәт бит инде: кунакчыллыгыбыз бар җиһанга тарала. Җыр-бию коллективларын, популяр артистларны да чакырырга була.



«Күп яуларны күргән диңгез» 
Язмамның башында сәяхәтебезнең максаты – җырларда җырланган Әдрән диңгезне күрү дип әйткән идем бит. Чынлап та, аңа сокланыр өчен генә дә килергә була бу илгә. Бәхетебезгә, кунакханә ­ безнең диңгезгә караган тәрәзә­ләреннән фирүзә кашлы зур йөзек булып күренә иде ул. Кырыена тезелеп киткән таулар да аны көмеш йөзек төсле итә. Ә инде ул тауларга урнашкан эреле-ваклы йортларның кызыл чирәп түбәләре мәрҗән муенса төсле күренеп торганга, кара таулар иле кыйммәтле бизәнү әйберләре салынган сандык-хәзинә булып тоелды. Яр буйларындагы су яшел зөбәрҗәт төсле, эчкә­рәк кергән саен, зәңгәрләнә бара. Хәер, аның Адриатик (татарча Әд­рән) дигән исеме дә зәңгәр дигәнне аңлата лабаса. Үзем күрергә хыялланган шул диңгезнең дулкыннарында да тирбәлеп коендык, аркылыга-буйга пароход көймәләрдә дә йөздек. Диңгез өстендә көймәләр­нең ниндие генә юк. Суда батмый торган һәр савытка утырып чыкканнар.
Кайсы чүмечкә охшаган, кайсы – ләгәнгә, ә җилкәнле көймәләрне санап кына бетерермен димә. Без­нең ил-нең яңа байларының яхталары да шунда – Будвада тора икән. Ә без үзебез борынгы агач көймәгә утырып, Әдрән диңгез ярларына хозурланып, көне буе йөздек. Мон­дагы гүзәллеккә башта күз сөенә, аннары – күңел. Кояш нурларында дулкыннар алтын балык сырты төсле җем-җем килә. Әлеге көймә туристларны безнең эраның IV гасырында ук төзелгән борынгы Котор шәһәренә сәяхәт иттерде. 1500 баскыч буенча тау башына иренмичә менсәң, күз алдында гаҗәп манзара ачыла: Әдрән диңгез уч төбендәгедәй күренә. Ярларында ныгытма буларак төзелгән әлеге шәһәр тар урамлы, янәшә ике кеше дә атлап йөрерлек түгел.
 Һәр илнең борынгы үткәне, чал тарихы аның архитектура корылмаларында чагыла. Монда да шулай. Антик чорларда ук биредә римлеләр яшәгән. Аннары аларны славяннар басып алган. Соңрак бу ил халкы төрекләр изүе астында калган. Диң­гез ярына урнашкан уңдырыш­лы җирләр күпләрнең күзен кыздырган, күрәсең. Ләкин кыюлыкны бөркетләрдән алган бу батыр халык төрекләрдән генә түгел, французлар изүеннән дә җиңеп котылган. Яуларның төрлесен күп күргәнгә, диннәр дә төрле биредә: христианнар, католиклар һәм мөселманнар. Һәр килгән бере үзенең динен дә китергән. Яр буендагы биек тау башларында ялгыз католик чир­кәүләре еш очрый. Аларны булдыра алган кадәр биегрәк салырга тырышканнар. Аллаһка якынрак булырга теләүдән.


Диңгез өстендә – азан аһәңе 
Будвадан Барга без таксига утырып бардык. Йөртүчесе бик аралашучан кеше булып чыкты. Юл буе илнең үткәне һәм бүгегенгесе турында сөйләп барды. Социалистик Югославияне дә сагынып искә алды. Татар­станнан, Универсиада шәһәре Казаннан булуыбызны, мөселман икәнлегебезне белгәч, шәһәрнең 2014 елның маенда гына ачылган Сәламия мәчетенә алып китте. Манаралары күккә ашкан зур яңа мәчетне күргәч, соклануыбыз соң чиккә җитте. Бераз гына безнең Колшәриф мәчетен дә хәтерләтә, ләкин манарасы да икәү генә, гөмбәзләре дә көрән төстә. Берьюлы ике мең кеше гыйбадәт кылырлык зур намаз бүлмәсе, үзенең мәдрәсә­се, китапханәсе, хәтта балалар бак­часы, хәләл рестораны, спорт һәм киңәшмәләр залы да булган бу ислам комплексыннан чыкмыйча да шәригать канун-нарын бозмый гына да көн итәргә була. Өйлә намазы вакыты җитүен белдереп, Әдрән диңгез өстенә моңлы азан тавышы таралды. Кереп, без дә намаз укып чыктык. Ходай үзе кабул итсен! Унике ел дәвамында бөтен дөнья халыклары ярдәме белән төзелгән әлеге мәчет таулар арасында энҗе сыман ялтырап тора.
Озак еллар Төрек Госманлыгы изүе астында торган Черногориядә мәчетләр элек тә булган. Шуларның иң атаклысы, туристларны магнит шикелле үзенә тартып торганы Бар шәһәрендәге Үмәрбаш мәчете 1662 елда ук төзелгән инде. Риваятьләр буенча, Үмәрбаш бер сәяхә­тен­нән соңарып кайткан һәм кичке намазга кадәр кирмәннең эченә кереп җитә алмаган, намазын шунда үзе басып торган җирдә укыган. Аннары нәкъ шул урында мәчет төзетергә боерган. XVII гасырда төзелгән бу мәчет туристларның иң яратып килә торган урыны.


Илләр гизгән – телләр белгән 
Гадәттә, телләр белгән – илләр гизгән, диләр. Ләкин монда бу гыйбарәне бераз үзгәртәсем килде.
Бу илдә безнең ише инглиз телен белмәүчеләргә дә бик рәхәт: ачтан үлмисең. Бик күп сүзләр русныкына охшаган. Авызыңны азрак ачып, буталчыграк итеп сөйләшсәң, аларча килә дә чыга. Сәяхәтебез азагына бу телдә аңлаша гына түгел, аралаша да башлаган идек инде. Ә менә бер кибеттә үзебезнең татар (!) сүзен ишетеп, тәмам гаҗәпкә калдым. Күлмәк киеп караучы кызга сатучы ханым, товарның тагын да матуррак буласын искәртергә теләптер инде, «каешы-каешы» ди. Белгән таныш сүз колакны ярып керә бит ул. Мин дә, сөенеп, сискәнеп куйдым. Шул безнең дә билләрне буа торган каеш пута турында сүз бара бит инде. Аннары кибеттә – күмер кабына, ресторанда каймакка гаҗәпләнергә туры килде. Эзләсәң, тагын булгандыр әле алар. Болар шул Госманлы заманнан калган төрки сүзләр икән. Кайдан, ничек кенә кергән булмасын, аларны ишеткәч, рәхәт булып китте. Үзең­неке үзәктә шул инде. Ләкин бу татар сүзләре үз илебезне, үз телебезне юксынырга өлгергән күңелебез­гә бәлзәм булып ятсалар да, сагыну сагышын баса алмадылар. Киресенчә, көчәйттеләр генә. Ярый әле озакка килмәдек, шөкер, кайтырга үз илебез, сөйләшергә үз телебез бар. «Ямьле булса да торган җир, сагындыра туган ил» дип юкка гына әйтмәгәннәр шул аны. Менә шушы хакыйкатьне аңлар өчен генә булса да чыгып керергә кирәктер ул илебез чигенең теге ягына.


Редакциядән: танылган балалар шагыйрәсе, каләмдәшебез Йолдыз ШӘРАПОВАга – 55 яшь! Котлыйбыз! Иҗат уңышлары телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар