Хисләр кочагында

Безне кечкенәдән хисләрне яшерергә өйрәтәләр. «Көчле кеше хисләрен башкаларга күрсәтми», – дигән сүз миф ул. Чынлыкта алай түгел. Хисләр безгә энергияне дөрес кулланырга, үзебез белән хәзерге вакытта ниләр булганын аңларга булыша. Мәсәлән, дус кызыбыз белән сөйләшкәндә, кинәт кенә безгә ямансу булып китте, ди. Ник? Чөнки ул элек йөргән егетең турында сүз кузгатты (ул хәзер шундый «мужественный»ланган. Шундый чибәр кызны култыклаган...) Нәкъ менә ямансулык хисе безгә бу хакта тыңларга авыр булуын кисәтә.
Без еш кына начар хисләрне яшерергә тырышабыз. Никме? Чөнки без алар белән нишләргә кирәген белмибез. Аннары начар хисләреңне белдерсәң, әллә нинди кыен хәлләргә калуың бар. Безгә аны яшерүе, күрсәтми калуы җайлырак. Бу яктан, балачактан ук ачы тәҗрибәбез бар инде. Без башта әни-әниләргә ачу килгәнне яшерәбез, аннары укытучыларга булган үпкәләрне эчкә йотабыз. Үсә-үсә, бу инде автоматка әйләнә. Начальникка ачу килгәнне әйтә алмыйсың бит инде. Җилкәләр сызлавы, баш авыртуы, муенның катуы – болар бар да эчкә яшерелгән негатив эмоцияләр тәэсире, диләр психологлар.
Дөресен генә әйткәндә, без инде үзебез дә үз хисләребезне дөрес аңламыйбыз. Әйтик, бу эш кызыксындырмый дип уйлыйбыз, ә чынлыкта без уңышсызлыкка ирешүдән куркабыз. Яисә, бу кеше үзен шулкадәр ямьсез тота, дип, аңа карата рухи канәгатьсезлек белдерәбез, ә ул – безгә җитәрлек игътибар юклыктан килеп чыккан гап-гади үпкә генә була.
Хисләрнең асылда нинди информация җиткерүен аңлар өчен гади генә кагыйдәсе бар. Үзегездән: «Мин нәрсә тоям?» – дип сорагыз. Бу сорауга җавап бирү баштарак бик авыр булыр. Тагын бер кат сорагыз: «Хәзер мин нәрсә тоям?»
Икенче кагыйдә: «Бу хисләрне нәрсә тудырды? Аларның сәбәбе нәрсә иде?» Һәрбер хиснең сәбәбе була. Бер хис тә сәбәпсез генә барлыкка килми, без тик торганда гына ярсып та китмибез, тик торганнан гына шатланмыйбыз да. Үз-үзебезгә дөрес җавап бирсәк, начар кәефебезнең, ачуыбыз яки сагышлануыбызның да сәбәбен ачыклаячакбыз.
Берничә көн хисләргә шулай анализ ясасак, без үз-үзебезне аңларга өйрәнербез.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
10 август 2022 - 11:06Без имениТизрэк аерып алып кайтыгыз, тазалыгын, я ботенлэй узен бетерэ ул юньсезКияү кызыбызны кыйный?
-
10 август 2022 - 10:28Без имениДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
11 август 2022 - 13:57Без имениГүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!«Иреңнең әнисен ярат!»
-
13 август 2022 - 17:26Без имениЗначит анарга кыйналып яшэве охшый,торсын кыйналып тогдаКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.