Логотип
Проза

Зур бәхеткә хакым бар

(тормыштан алынган хикәя)


(тормыштан алынган хикәя)


      Елга аръягындагы тау башында урнашкан мәктәптән йөгерә-атлый, үсмер күңелдәге күтәренке бер дәрткә буйсынып сикергәли-сикергәли, китап-дәфтәр тулы букчаларын селкә-селкә ике кыз өйләренә кайтып килә. Тәнәфесләрдә бер-берсе янына йөгереп барып, яңалыклар белән бүлешеп торсалар да, бер-ике  сәгать күрешмичә торган  ахирәтләрнең бер-берсенә сөйләр сүзләре шул хәтле күп, бер-берсен бүлә-бүлә дәрестә ниләр булганын, нинди тема үткәннәрен, кем нинди билге алганнарын ашыгып сөйлиләр. Унөч яшьлек Илсөягә рәхәт  −  аңардан бер яшькә олырак  Гөлйөзем ул аңламаган сорауны аңлатып  бирә,  дусты аша кызыкай  алдагы сыныфта белем алу хакында бер ел алдан хәбәрдар. Кызлар апрель кояшында изрәп яткан тау битенең кардан арчылган тигезрәк урынын сайлап алдылар да,  уянып килгән бәбкә үләнле туфракка чыбык белән шакмаклар сызып, ком тутырылган вакса савытын тибә-тибә  “класс” уйнап алдылар. Ярыйсы гына ачыктырса да, өйгә кайтасылары бик  килми. Анда бер кайтып эләксәң, чыгармын димә. Кызлар һәр икесе кул астына кереп баралар. Һәр икесен бетмәс-төкәнмәс йорт эшләре көтә. Кояш караган тау битендә җылы, рәхәт. Дымлы җирдән яз исе килә. Кызлар чөкердәшә-чөкердәшә бераз уйнадылар да тизрәк  кайтырга кузгалдылар. Бәләкәйрәк чакларында онытылып китеп соңлап кайткан чаклары да булгалады. Һәр икесенең әниләре кырыс кына холыклы –  башларыннан сыйпамадылар. 
       Илсия кайтып кергәндә  өй эчендә  гадәти булмаган, сәер бер  тынлык урнашкан иде. Әтисе  фермада эштә булырга тиеш, әнисе ишек алдында күренми. Лапас астындагы маллар гына тынгысызланып тавыш бирә.  Гадәттә әнисе көне буена диярлек шул малларны карап мәш килә. Мәктәптән кайтып керүче кызын да Зөләйха гадәттә тышта ук нинди билгеләр алганы хакында  кызыксынып  каршылый. Суга киттеме икәнни әнисе? Илсия аяк киемен болдырда салып өй эченә үтте. Озынча караңгы болдырда күзләрен “калдырып” кергән кызның карашы  якты өй эчендә  бер мәлгә  сукыраеп калды. Колаклары гына түр яктан килгән ыңгырашу тавышын ишетеп  сагайдылар. Күзләре бераз ияләшә төшкәч,  Илсия  сәер авазлар килгән якка карады. Урыны да җәелмәгән түр караватта  аркылы төшеп диярлек, гәүдәсен җайсыз бөгеп әнисе ята иде... Кызның курку биләгән нәни йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып тибә башлады. Ул әнисе янына йөгереп барды да, кулларыннан тотып, елардай булып өзгәләнеп  сорады: “Әни, ни булды? Әнекәем, ни булды сиңа? Әнекәем, чирләп киттеңме?” Авызы чалышайган,  йөзе кыйшайган,  карашы үзгәргән Зөләйха кызын ишетте, нидер җавап бирде. Тик  әйткән сүзләре аңлашылмады. Аның  күгәргән иреннәреннән бары  сузып-сузып  “ыыы, аааа, ууу” авазлары гына чыкты. Илсия инде яшьләрен тыя алмады. Битен куллары белән каплады да, үксеп-үксеп елый башлады. Аның әнисе чирләгән! Аның әнекәе  каты чирләгән! Зөләйха кызның кулларыннан кысып тотты, үзе генә аңлаган телдә нидер әйтте: “ы...а...а...” Илсия көч-хәл белән әнисен җайлап яткырды да, әтисе янына фермага торып йөгерде.     
     Ашыга-ашыга әтисе кайтты, борчылып күршеләр керде. Ни чана, ни арба йөрмәслек баткак юлда Зөләйханы район хастаханәсенә  алып киттеләр. Авыл тормышының барлык авыр  мәшәкате унөч яшьлек кыз җилкәсенә күчте. Көн саен ашарга әзерләү, өй җыештыру, мич ягу, суга бару кебек  мең төрле эштән башка Илсия ныгып бетмәгән бармаклары белән таңнан торып өч сыер сава, биш бозау, ике ат  карый. Сыер-сарыкларны, каз-үрдәкләрне ашата-эчертә. Кырык сутый бәрәңге бакчасын, яшелчә, җимеш бакчасын үстерә. Зөләйха белән Галиханның биш баласы булса да, авырлык күбесенчә кече кызларына төште. Бер уллары хәрби хезмәттә. Ике өлкән кыз, олы малай кайтып хәл белешсәләр дә, әниләрен карарга берсенең дә вакытлары булмады. Кемнеңдер гаиләсен ташлап кайтасы килмәде. Кемнедер эшеннән җибәрмәделәр. Ә үсмер яшьтәге Илсия, әни тәрбиясендә, әни кадер-хөрмәтендә, әни иркәсендә  үсәсе бала үзе чирле анасын тәрбияләде.  Хастаханәдән терелеп үк булмаса да,  хәле  бераз яхшырып кайткан Зөләйха йорт эшләрен эшли алмаса да, үз йомышына үзе йөри алды. Теле дә бераз ачылып китте.  Илле дүрт  яшьлек авыру хатынга  үтмәслек  авыр диагноз куйдылар. Гәүдәсенең мускуллары, буыннары тыңламас булды. Бик авырган чакларында йота алмаган, ачка интеккән, су эчә алмаган  чаклары күп булды. Тулы, матур гәүдәсе җитмеш килодан арткан Зөләйха бер ай эчендә шуның яртысына диярлек калды. Ябыкты, кипте, кешелектән чыкты. Кашык тотып әнисе янында утырган Илсия көчләп әнисенең авызын ачтырды, түгә-түгә булса да каптырды. Зөләйханың  зиһене аек булса да, теле аны тыңламады. Әнисенең бик аңлап булмый торган сөйләмен тора-бара  кызы Илсия генә аңлый башлады. “и...и...” – кил, “у...у...” – куй, “иии...еее...” – җитте,  “иии..әәә... ии...” – кирәкми,  “е...а...а...” – елама...  Юк, еларга һич тә ярамый иде Илсиягә. Әнисенә күз яшьләрен күрсәтергә һич тә ярамый иде. Ул тәрәзәдән әнисе күрмәсен өчен сыер савып утырган җирендә, малкайның корсагына башып терәп үксеп-үксеп елый иде дә, шешенгән күзләрен тыштагы су белән чайкап, кереп әнисенә  елмая иде: “Әнием, хәлең ничек?”  Зөләйха кызының башыннан сыйпый: “... әә...әә.. аа..аа...” “Рәхмәт, балам...”  Дөнья авырлыгын ныклап татымаган, гәүдә-буыны ныклап ныгымаган үсмер кызга җигелеп тормыш  көтүе, хаста әнисен каравы бик тә авыр иде шул. Әнисен ташлап укуга да барасы бар. Мәктәптә дә уенда гел авыру әнисе. Дәресләрне калдырган чаклары да күп булды. Инде мәктәптән кайтканда Илсия элекке кебек Гөлйөзем белән сикергәләп уйнап йөрми, ә тизрәк өйгә ашыга. Аңа тизрәк кайтып  ашарга пешерәсе, әнисен карыйсы, тагын мең төрле эш эшлисе бар.  Буйда түгел, солда, дигәннәр. Шулай да иң авыры −  газиз кешеңнең сызлануларын күреп, ничек ярдәм итәргә, хәлен ничек җиңеләйтергә  белмичә газаплану. Табиб язып биргән даруны да йота алмаган чаклары күп булды Зөләйханың. Барысы да кечкенә кызның күз алдында, барысын да ул нәни йөрәгеннән үткәрә. Мондый чакта иң ышанычлы, иң кирәкле кешесе –  әтисе дә сыек буынлы булып чыкты. Аңардан да әллә ни ярдәм, таяныч  юк. Бәләкәйдән үк Илсия җаваплылыкның ни икәнлеген аңлап үсте. Унөч-ундүрт яшьлек үсмер бала әнисе алдында, аның сәламәтлеге өчен җаваплы...     
     Беркөнне Зөләйха  бармак белән ымлап диярлек өстендәге яңа, матур халатын салдырып, аны бисмилла әйтеп, мунча мичендә яндырырга кушкач, Илсиянең гаҗәпләнүенең чиге булмады. Башына шик төште: әллә әнисенең акылы  тегеләй-болай булды инде, Ходаем... Шулай да тыңлады, әнисе кушканча эшләде.  Әнисенең ни әйтергә теләгәнен соңрак  аңлады Илсия. Үзенең бу  халатын Зөләйха чирләр алдыннан чормадан пычракка буялган килеш табып төшкән иде. Ничек халат чормага менгән дә, ничек пычранган? Бу турыда уйланып йөрсә дә, яңа кием хәтле киемне ташлый алмады, юып өстенә киде.  Бераздан сандыктан  кеше гәүдәсе рәвешле  юнылган, чүпрәккә төрелгән агач курчак –  себерке сабы килеп чыкты. Яткан мендәрендә башы энәгә казалды. Бәйләгән яулыгында да энә табылды.  Аңлатып булмаслык шул  хәвефле,  ямьсез хәлләрдән соң ныклап чирләде дә инде Зөләйха. Башта шешенде. Аннан урынга ятты. Бозым турында ишеткәне булса да, Илсиянең бала акылы моңа ышанасы килмәде. Күрше-тирә бар яктан уңган, тырыш Зөләйханы хөрмәт итә. Кем кулы барыр мондый яманлыкка? Хәл белешергә килгән туганнарына Зөләйха чак-чак аңлатты. Ире Галиханның апасы Катифә Зөләйханы килгәннән бирле яратмады. Ата-анасының төп нигезен “басып алды”, балага тутырды, дип санады. Энесенең   тормышы икесенең  тырышлыгы  белән тиз арада  алга китүенә дә көнләште, булса кирәк. Зөләйха чирен шул Катифәдән генә күрде.  Агач курчактай кибә, корый башлады. Ни терелә, ни үлә алмыйча,  бахыр Зөләйха урында унбер елдан артык ятты. Катифә Зөләйханың хәлен белергә кермәде. Бу яманлыкны аның кулы башкардымы, түгелме, билгесез. Тик бозым кылган кеше аның үзенә кире кайтасын белеп кылса иде.   
      Башта хатынын бик кызганган кебек булса да, тора-бара Галихан да авырлыкка  биреште. Эчә башлады. Чит  хатында юаныч тапты.  Исереп кайтып,  әшәке сүзләр белән хатынына, кызына кычкырды. Илсия көченнән килгәнчә әнисен яклады, әтисеннән сүз тидермәскә тырышты. Хатыны еллар буена өметсез  чирләгәч, Галихан да авыр хастадан җиләде, булса кирәк. Болай да күңеле төшенке Зөләйха иренең хыянәтләрен бик авыр кичерде. Тән ярасыннан да бигрәк җан ярасы көчле шул. Ат урынына бергә җигелеп тормыш көткәндә кирәк иде, хәзер  иренә кирәге юк. Ничек әрнемәссең! Әтисенең айнык килеш: “Икегезне турап, капчыкка тутырып тәрәзәдән  чыгарып атам!” –   дип кычкырган  чакларында Илсиянең  куркып төн буена йокламый чыккан төннәре дә булды. Бәләкәй генә кызга язмыш никтер әллә нинди авыр, барлык олы кеше дә күтәрә алмаслык  сынаулар әзерләгән иде шул. Бу дөньядагы кайгылар, авырлыклар – адәм баласының имтихан бирүе, дигәннәр борынгылар. Дүрт туганыннан, әтисеннән аермалы буларак, кечкенә  кыз шул авыр имтиханны бирә алды. 
    Болытлы көннәрдән соң елмаеп кояш чыга. Шуның кебек, язмышы да Илсиягә, бу яшь бала сынмасын, дипме  рәхимле йөзен күрсәткәләде. Уналты яшенә яңа чыккан Илсиянең саф йөрәге тәүге мәхәббәтнең татлы  хисләрен татыды. Үзеннән бер-ике яшькә олырак  Илфир белән Илсия  ике күрше авыл арасында үткән эстафетада катнашкан көнне танышты. “Авылыгызда нинди мату кызлар үсә икән!” – дип җылы елмаеп, үзенең  борынын  кысып киткән  егетнең  артыннан Илсия бераз үпкәләп тә, гаҗәпләнеп тә басып карап калган иде. Үсмер чакның  ваемсыз шуклыгы зур, гомерлек мәхәббәтләренә  нигез салыр дип кем уйласын ул вакытта?  Шул ике мәктәп арасындагы ярыштан соң кыз белән егет бер-берсен очрату мөмкинчелеген эзли башладылар. Ике  арада биш чакрым.  Шул биш чакрымны үтеп булмаслык кышкы буранлы, язлы-көзле  баткак, юлсыз көннәрдә йөрәкләрендә  сөю хисе кабынган  яшьләр зарыгып көтә-көтә  хат алыштылар. Ә җәйге җылы көннәрдә Илфир кызны күрер өчен күрше авылны көн саен диярлек урады. Кызның әнисе чирләп ятуын, аны Илсиянең зур тырышлык белән каравын, дәвалавын Илфир белә иде, әлбәттә.  Шуңа күрә очрашу белән иң беренче сорау: “Әниеңнең хәле  ничек?”  Егетнең күкрәгенә башын салып, Илсиянең  сулкылдап елаган чаклары да булмады түгел. Үзе дә моңа хәтле чир күрмәгән, авыру карамаган егет аны ничек юатырга белми, кирәкле сүзләр таба алмый интегә.  “Барысы да яхшы булыр. Елама, яме...” – дип чәчләреннән сыйпаудан башка бер сүз дә әйтә алмый. Ә Илсия аның бу сүзләренә ышанып бетмәсә дә, аңа шул да җитә, бераз тынычлана төшә. Илсиягә Илфирының янында булуы, бар булуы мөһим. Бик тә кыен чакларда, яшисе дә килмәгән чакларда якын кешең барлыгын белү, аның турында уйлану күңелгә тынычлык, киләчәккә ышаныч  иңдерә. Әнисе дә  терелер кебек тоела башлый. Ул таза-сау чакларны Илсия сагынып искә ала.  
      Зөләйханың  сәламәтлеге ныклап алга китеше генә күренмәде. Шулай да бервакыт озак кына Казан хастаханәсендә ятып чыккач, бераз  рәтләп сөйләшә, йөри, ашый  башлады һәм, олы кызы Рузиләне күрәсе килеп, аңа шылтыратты. Рузилә, әни, сине хәзер килеп алам, дип җаваплады. Хастаханә ишек төбендә кызын көтеп күпме утырса да, килүче күренмәде. Таякка таянган Зөләйха сораша-сораша кызы яшәгән йортны эзләп тапты. Рузилә әнисен каршыламаган өчен аклануны, яки сәбәбен аңлатуны кирәк санамады. Өстәл  буп-буш булса да, бүген ул туган көнен билгеләп  утыра иде. Зөләйха кызына акча сузды. Шунда гына өстәлдә бераз азык-түлек күренде. Бераздан, кулына сыңар чәчәк тотып, Рузиләнең салмыш ире кайтып керде. Сыңар чәчәк өчен иренә рәхмәт укыса да, Рузилә әнисенә  күңел өчен генә дә рәхмәт ишеттермәде. Моңа кәефе төшкән Зөләйха,  эчкече ир белән яшәгән кызының ярлы тормышына сызлана-сызлана, шул ук көнне  автобуста  өенә кайтырга чыкты. Ат җигеп каршылаган Илсиягә әнисе юл буена күргәннәрен әрни-әрни сөйләп  кайтты.
     Урта мәктәпне тәмамлагач, Илсия шәһәргә барып көллияткә укырга керде. Галихан сырхау хатынын юньләп карамады. Дүрт яктан дүрт туган әниләре авырайган саен  Илсиягә шылтыраттылар. Авылдан хәбәр ишеткән  саен кызның иң курыкканы – әнисен югалту турындагы уйлар иде. Илсия укуыннан соң, буран дими, яңгыр дими,  төн уртасында әнисенә кайтып кереп, иртә таңнан тагын шәһәргә чыгып китте. Укып бетереп,  кулына диплом алгач эшкә урнашты.  Тик әнисен карарга берничә тапкыр сорап кайтып киткәч, эшендә  ризасызлык белдерделәр һәм кыз аннан китәргә мәҗбүр булды. Тагын  Илсия ярты ел буена  авылда авыру анасын дәвалады, тәрбияләде.   
       Бераздан  Илфир Илсиянең кулын сорады. Илсия икеләнде. Ничек авыру анасын ташлый алсын ул? Зөләйха кызы белән булачак киявен ике ягына утыртып, аларның кулларыннан тотып, фатихасын бирде, бәхет теләде. Кызына рәхмәтләр укыды, бар, балам, булачак парың янында бул, бәхетле яшәгез, минем турыда борчылма, гомерем булса яшәрмен, диде.  Илсия белән Илфир Казанга килеп эшкә урнаштылар. Башта кызлары, аннан уллары туды. Яши-яши фатир сатып алдылар.  Бер-берсен аңлашып, бер-берсенең сүзен сүз итеп  яшиләр. Илфиры гаиләсе өчен үләргә тора. Кечкенә ике баласының берсен күтәреп, берсен җитәкләп, Илсия  әнисе янына кайтып йөрде. Ире  берсүзсез аңласа да, күрше авылда яшәгән бианасының   Илсиягә сүз ишеттергән чаклары күп булды. Илсия каршы сүз әйтмәде, шулай да ике ут эчендә янды. Юк, ташлый алмый  ул әнисен, ничек теләсә дә соңгы елларында  ташлый алмый. Биш туган арасыннан бер аңа гына кирәк булды аналары. Абыйлары үз тормышлары, үз мәшәкатьләре  белән генә яшәделәр. Бер апасы үз гаиләсеннән артмады. Иреннән аерылган икенче апасы үз тормышы алга бармаган өчен никтер үчен әнисеннән, сеңлесеннән алды, кайтып тавышланды гына. Ә Илсия барысына да түзде. Әнисенең күзе йомылганчы янында булды. Үләр алдыннан өч-дүрт көн кала мунча кертте. Зөләйха кызына үлемтек әйберләрен күрсәтте. Кече кызына рәхмәтләрен, хәер-фатихасын калдырды. Унбер ел буена  чир белән көрәшкән Зөләйха, ниһаять, алтмыш биш яшендә, дөньялыкның    барлык авырлыгын калдырып, бакый йортына күчте. Илсиянең туганнарына бәгыре каткан чаклары булмады түгел. Аналарын ничә еллар буена карап та, туганнары  аңа җылы караш күрсәтмәделәр, гомерен озайттың, дип  рәхмәт әйтмәделәр. Киресенчә, хәзер аңа   төп нигезгә дә кайтырга ярамый икән. “Хәзер анда әни юк, ике балаң белән кайтып ни калган анда сиңа?” − дип сүзләшә олы апасы. Дүрт  усал, мин-минчел  туган арада бер ягымлы күңелле, рәхимле  туганнарын тешләвен дәвам итәләр. Төп йортта әтиләре белән бергә бер улы тора. Галихан Илсияне көтеп ала, ул кайтса йөрәгенә җыелганны ача. Үзе дә кеше кулына калып барган Галихан соңга калып булса да  хатынын җәберләгәнгә бик үкенә.  Зөләйхага бозым салган, тормышларын бозган  апасына барып үч аласы килә. Ә Илсия  аның белән килешми:  “Инде әнине туфракка салгач, ни файда? Исән чакта кадерен белергә иде... “  Әнисе Илсиянең төшенә бик еш керә. Тәмле ашлар пешереп ашата. Илсия  мәрхүмә әнисе рухына сәдака биреп, дога укытып кына тора. Хаксыз кыерсытылса да, Илсия туганнарына ачу тотмый, аның  алар  белән бик тә туганнарча, тату  яшисе килә. Аралашып, кунакларга йөрешеп, бер-берсе өчен сөенеп, терәк-таяныч булып. Алар бит бер тамырдан чыккан агач җимешләре.  Бер ата-ана, бер нәсел балалары. Үләр алдыннан, телсез калыр алдыннан әниләре балаларын барысын да үз янына җыйды. Аңлашылыр-аңлашылмас телдә, тату яшәгез, бердәм булыгыз, дип соңгы васыятен әйтте. Аның бу изге сүзләрен Илсия генә аңлады, кызганычка. Башка туганнары әллә аңламады, әллә аңларга теләмәде. Нишлисең, кайчандыр Катифә энесенең тормышына көнләшкән кебек, туганнары да Илсия белән Илфирның   бәхетле, матур тормышына көнләшә сыман шул. Сөенер, куаныр урында. Ә Илсия туганнарына  бәхет кенә тели. Туганнар бердәм,  көчле  булса,  нәсел агачы да көчле. Тик моны  Илсиядән башка аңлаучы гына юк әлегә.  
      Илсиянең бүгенге көндә  намусы  чиста, тыныч.  Ул, үзе ана назында, иркәсендә үсәсе бала, ничек кенә авыр  булмасын,  бәләкәйдән чирле анасын тәрбияләде, җимереп дөнья көтте.  Адәм баласының дөньялыктагы иң изге, иң зур бурычын үтәде. Озак еллар буена анасын азаккы көненә хәтле карап, кадер-хөрмәт белән соңгы юлына озатты. Шуңа  күрә бүген  һәм киләчәктә аның зур бәхеткә бик тә олы хакы бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эй Раббым, эллэ донья узгэрде эллэ кешелэр.

    • аватар Без имени

      0

      0

      БИК мэгьнэле тормыштан алынган, шулай Хэзер туганнар берсеннэн берсе конли,аллахы тэгалэ курэ кеше кунелен

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бигрэк матур хикэя. Куз яшьлэрсез укып булмый! Рэхмэт, Физалия ханым! Шулай шул, туганнарга ярап бетеп булмый! БИК гыйбрэтле язмыш! Сихер эшлэгэн туганы нишлэп бетте икэн? Шуны белэсе килэ! Дэвамын котэбез!!!

        Хәзер укыйлар