Логотип
Проза

“Зимагур кыз”


      Шактый гына зур, заманча ясалган автобус, йомшак утыргычында тибрәтеп алып кайта торгач, мине юл чатында төшереп калдырып, эчендәге юлчыларны алга табан алып китте һәм бераздан борылышта күздән югалды. Кем кайта, кем бара – олы юл ул тере организмның олы тамырыдай, аңа чит-читләп күпме вак-нәзек тамырчыклар – юллар килеп кушыла. Менә мин дә, олы юл чатыннан борылып, авыр гына сумкаларымны күтәреп, туган авылыма китә торган юлга чыгып бастым. Кайтышлый-китешли мең үткән шушы җәен тузанлы, язын-көзен баткак, кышын кар-буранлы, шулай да елның һәр фасылында үзенә өндәп, чакырып торган шушы юлга. Әйе, кемдер әйтмешли “авыл юлы – безне ераклардан тартып торган тамыр шикелле...” Тар гына шушы авыл юлыннан еракларга, киң тормыш юлына чыгып киттек. Шушы юлдан кочагында үстергән кечкенә авылыбызны, газиз әниебезне, яшел болыннарны, сандугачлы тугайларны, саф сулы чишмәне зар булып сагынып кайтып керәбез.
     Тукталыш рәвеше китереп әтмәлләнгән такта куышта шактый гына вакыт басып торырга туры килде. Яшьлекне, балачакны искә алып, унике чакрым араны җәяүләп тә үтәргә булыр иде. Без бу юлдан җәяүләп җилдереп бер тапкыр гына узмаган. Ләкин шыгрым тулы ике сумкам күтәрерлек түгел. Күчтәнәче дә шунда, бүләге дә, кирәк-ярагы да дигәндәй. Ике атнага дип кайтуым – алмаш киеме дә шунда. Сиксәннән узган әни карчыкны, фәлән вакытта каршы алыгыз, дип борчыйсым килмәде. Аннары ялгыз яшәп яткан әнием, баламны каршылыйм, дип каян ат яки машина тапсын? Машиналы юлчыларның мәрхәмәтенә ышанып чыгып китеп әллә ялгыштым инде. Юл чатында басып тора торгач, иремә дә ачуым килеп китте. Эшем тыгыз, китә тор, соңрак кайтып алырмын, дип кенә котылды. Әни янына да кайтып килерлек булмагач, ул машина нигә кирәктер?! Юл чатында ялгызым каңгырап басып торган саен, кәефемне төшерерлек шундый уйлар күңелемне биләде. Бер шыгрым тулы машина янымнан узып китте. Икенчесе буш булса да, юлда ялгызы басып торган хатынны утыртмауны хуп күрдеме, шофер абзый тәрәзәдән сөзеп карады да юлында булды. Авыл кешеләре түгел, шәһәрнекеләр, ахры. Авыл кешесе ул якка миһербанлырак. Эчендә урыны булмаса, машинаның түбәсенә булса да утыртырга тырыша. Чөнки юл газабының гүр газабы икәнлеген авылда үзе белеп, җелегенә тиеп үскән.
       Хәерчегә җил каршы – бераздан баш очыма көзге җил куып китергән болытлар тамчылый башлады. Өстемдәге киемем җылылыгын җылы алай, тик аяклар гына, туфрак дымын сизеп, өши башлады. Очып кайтырдай булып, бер авыл ягына нәүмизләнеп, бер олы юл борылышына өмет багып карап торганда, бәхетемә, аннан ярыйсы гына зур машина бу якка борылмасынмы! Күрми узмасын, дигән кебек кабаланып кулымны күтәрдем. Көзге яңгырда чыланудан тагын да ялтырап күренгән кара төстәге затлы “джип”, тәгәрмәчләрен чинатып, яныма кисәк кенә килеп туктады. Кара йөгертелгән тәрәзә пыяласы төште һәм аннан хатын-кыз башы күренде. Миңа, авыр сумкаларыма сынаулы күз ташлагач, нәкъ безнеңчә дәште: “Апаем, кая барасың? Утыр әйдә”. Кая бару билгеле инде – Каенлыкка. Бу юлда аннан ары авыллар юк. Мин рәхмәтләр укый-укый багажникка сумкаларымны төягәч, кузгалып киттек. Әнием догаларыдыр, юлларда йөргәндә артык интеккән юк. Шофер апам телгә бик сүзчән булып чыкты. Минем кем булуымны, кемгә кайтуымны сорагач, үзе белән таныштырды. Моннан күп еллар элек вафат булган Нәгимә әбинең кызы Зөлфәрия икән. Ни йомыш-сәбәп белән кайтуын әйтмәде, сорагач авыр көрсенеп куйды: ”Болай гына...” Тавышында да, йөзендә дә билгесез сагыш чагылгандай булды. Ә минем хәтеремә кылт итеп балачактан ишеткән сүз килеп төште – “зимагур кыз...” Авылдан яшьли чыгып киткән, бездән ун-унбиш яшькә олырак Зөлфәрия апа әлбәттә мине, дүрт йорт аша әнисенең каз бәбкәләрен саклашып үскән күрше кызчыгын хәтерләми иде. Мине түгел, Нәгимә карчыкның ахирәте саналган Шәмсинурның кызы икәнлегемне ишеткәч тә, әниемне дә хәтерләми сыман күренде. Гомере читтә узган, туган тамырлары киселгән хатынны авыл кешеләрен хәтерләмәүдә гаепләп буламы соң? Еш кына кайтып йөрсәм дә, якташларымны яхшы беләм, авыл тормышында катнашам, дип үзем хакында әйтә аламмы соң? Туган якка еш кайтуымның сәбәбе дә нигездә әнием белән бәйле. Кышларны үз янымда, шәһәрдә чыгарга үгетли алсам, язын, тәүге тамчылар тама башлау белән әни кыбырсый башлый: “Балалар, кайтасым килә!” Җәе бәрәңге, яшелчә, кош-корт үстереп авылда үтә. Караңгы көзгәчә шул бакчасы, йорты белән юана. Аннары кышкылыкка тагын кыстатып кына шәһәргә бара.
     Ә эшкә уңган-булган, район үзәгендә сыер мае, каймак, бәрәңге, бакча җимеше сатып, үз тырышлыгы аркасында көн күргән, балачагымның күп истәлекләре бәйле Нәгимә әбине мин оныта аламмы соң?! Бәләкәйдән шуны күреп үстем – әни белән алар икесе якын ахирәтләр иде. Бергә колхоз эшенә йөрделәр, бергә авыл өмәләрендә катнаштылар, эч серләрен бер-берсенә чиштеләр, бер-берсен бәйрәм сыеннан калдырмадылар. Авылдан күптән чыгып киткән әлеге Зөлфәрия апа, яисә Нәгимә карчыкның кызы турында, мин әбекәйнең хатлары аша хәбәрдар идем. Авылның хәреф танымаган берничә карчыгы кебек, Нәгимә әби дә миннән, мәктәптә укып йөрүче күрше кызыннан, шул бердәнбер баласына хат яздыра иде. Шул бер хатта ниләр генә юк иде. Барлык туган-тумачадан, күрше-тирәдән “җыелган” сагынычлы сәламнәрдән башлап, авыл яңалыклары, һава торышы тәфсилләп языла. Кызының тормышы, сәламәтлеге белән ныклап кызыксына. Исәнлек-иминлек тели. Аннан карчык җай гына үз тормышына күчә. Йорт-җире, каралты-курасы, эшләнгән һәм эшләнәсе эшләре хакында әйтми калмый. Тазалыгына зарланып ала. Карчыкны иң рәнҗеткәне – бердәнбер бәгырь җимешенең хәл белергә дә кайтып килмәве иде. Көтеп-көтеп тә сабырлыгы төкәнгән ана кеше баласына ачулы сүзләр яздыра: “Зимагур кыз син, дип әйт аңа. Ялгыз-ятимә килеш карап үстергән анасының барлыгын да белмәгән, читтә йөргән зимагур бала, дип әйт!” Ә мин мондый ачулы сүзләрне язаргамы-юкмы белмичә икеләнеп утырган арада, Нәгимә әби күз яшьләрен сөртеп ала: “Менә үстер ул баланы үз авызыңнан өзеп! Карт көннәреңдә ялгыз башың интегер өчен өзлегеп үстер!” Балалыгым белән аңламаганмындыр, ә үсә төшкәч уйланганда, ул юлларга ананың ялгышкан-хаталанган баласына чиксез мәхәббәте дә, чарасыздан күңелендә туган әрнү-үпкәләре дә, кичерү-гафу итүе дә сыйганлыгын аңлый идем. Язылып беткәч, әби берничә кат хатны миннән кычкыртып укыта. Тагын нидер өстәтә. Хат әзер булгач, тешсез авызыннан телен чыгарып, конвертны яхшылап ябештерә. Кадерле хатны беракытта да кибет алдындагы элемтә тартмасына төшерми, ә хат ташучы хатынга үзе илтеп тапшыра. Ул хатларга карчык җавап алдымы, юкмы, анысын төгәл белмим. Кызыннан хатлар еш килмәгәндер дип уйлыйм, чөнки алъяпкычы кесәсендә йөртә-йөртә таушалып, караеп беткән конверт эчедәге бер үк кәгазьне миннән кабат-кабат укытмас иде: “Менә, балам, кызымнан тагын хәбәр алдым әле. Укып кына бирсәңче...” Ә мин дигәнең, әбинең садә ялганына ышанган булып, инде яттан белгән “яңа килгән” хатны укый... Кулга тотарга да куркырлык, тетелеп барган шул хатны укыганда, карчык, үз ялганына үзе дә ышаныпмы, бәхетле елмая, аның сукырая барган күзләренә нур куна. Берничә хәреф кенә таныган Нәгимә әби, мине укый-яза белгәнгә үзеннән өстенрәк күрепме, баласы белән бер яклы булса да элемтәдә тоткан “хат язучы кыз” итепме, бик якын итә иде. Шул ук алъяпкыч кесәсенә салып, кибеттән суыргыч кәнфит сатып ала да мине сыйлый: “Мә, бәбекәем, аша. Кызым күчтәнәче. Кызым җибәрде...” Аның ахирәте әнием дә йөзенә ышанган төс чыгарып куанган була: “Зөлфәрияң тагын посылка салдымени, рәхмәт яугыры?”
        Олыгая барган Нәгимә әби, мал-туарын карый алмый башлагач, дистә елга якын ашаткан-эчерткән сыерын суярга булдыра алмыйча, сатарга уйлады. Бозавы белән кушып саткач, ярыйсы гына хак керде кебек. Ни исәп беләндер шул көзне Нәгимә карчык сарык-бәрәннәренә хәтле сатып җибәрде. Кышкылыкка дип әзерләгән печәненә хәтле ия чыкты. Абзарында берничә тавыгы һәм аталы-инәле казы гына калды. Бу юлы ул уй-хыяллары белән хәтта әни белән дә алдан бүлешмәде. Соңрак, исәпләгән нияте барып чыккач кына ачылды: “Кызыма әйбәт кенә акча салдым мал-туарны сатып. Сәүдә буенча үз эшен ачмакчы”. Әнисенең ярдәме белән кызының эшләре алга китте, күрәсең. Башта шәһәр белән шәһәр арасында тауар ташып, базарда шуны сатып көн күргән хатын, үз кибетен ачып, сәүдәсен киңәйткән икән, дигән хәбәр йөрде. Нәгимә карчык исә кызы өчен күкрәк киереп горурланды, янәсе, әлеге сәүдә шаукымы аның сыер-бозавыннан башланып китте... Беренчеләрдән булып диярлек, үз эшенә яңача юл ярып баручылардан булган кызы өчен горурлык тоярга бәлки хакы да булгандыр әбинең, тик элек тә артык куандырмаган Зөлфәриясе генә, сәүдә эшенә башы-аягы белән чумып, әнисен бөтенләй онытты. Замана атына атланып чапкан бу вакытта, һәр сәгать-минуты санаулы чакта кая инде ул форсат табу әни карчыкка кайтып күренер өчен?! Вакыт − табыш, вакыт − керем. Вакытны югалтасың икән, табышны югалтасың. Нәгимә карчык кына, кемнеке минеке дигәндәй, “зимагур” кызын бервакытта да халык алдында хурламады. Киресенчә, азаккы көненә хәтле аны акларга тырышты: “Ялгызы бит. Эше дә бик катлаулы”. Мин мәктәпне бетереп, авылдан чыгып киткәнче әбекәй “хат язучы кыздан” җавапсыз хатлар яздырды. Гомеренең азагында әбекәй кеше кулына калып та ятты. Зөлфәрия кайтып, карагыз инде, пенсиясе үзегезгә булыр, дип күрше-тирәне көйләп киткәне ишетелде. Чирле әнисенә бер-ике тапкыр дару салган да диделәр. Аның мул, бай тормышында әнисе өчен урыны да, вакыты да юк иде кебек. Нәгимә әбине пенсиясе хакына була ел ярым күршеләре карады. Һушында чакта Нәгимә карчыкның телендә гел кызы булды. Теле әйләнгән чакта васыятьларын да тапшырды: “Кызыма дип җыйган акчам әнә теге төштә, бирерсез, аның өлешенә тимәгез яме... Өем кызыма... Көрьәнем дә, киелмәгән киемнәрем дә...” Зөлфәрия әнисен күмәсе көнне, әзер җеназага гына кайтып төште. Бик теләсәң байлыкны булдырып була, ә бер югалтсаң, башыңны ташка орсаң да анаңны бар итеп булмый. Зөлфәрия, ахры, шул хакыйкатьне аңламый ялгышкан бәхетсезләрнең берсе иде. Ахирәтенең кырыгын һәм елын аның өендә әнием үткәрде. Изгелекләреңне җиргә сал, өстенә бас һәм күтәрел. Бер иманлысы әйткәнчә, әниебез олыгая барган саен дин юлына баса барды. Олы яшендә авылның хөрмәтле Ак әбисенә – намазлы, уразалы, хәер-догалы остабикәгә әверелде.
       ...Уйланып кайта торгач, авылга кайтып җиткәнебезне сизми дә калганмын. Кара йөгерткән машина тәрәзәсеннән балачактан таныш басуларны, каен утыртмаларын чак төсмерләдем. Истәлекләрдән айнып киткәч, әле генә абайладым – Зөлфәрия апа машинасын җай гына авыл башында урнашкан зират капкасы янына китереп туктаткан икән. Авыр сумкаларымны алып, рәхмәтләр әйтеп, мин гөлләре арасыннан күзен алмыйча зар булып кызын көткән әни янына ашыктым. Ә Зөлфәрия апа машинасыннан чыкмыйча бер тын утырды да, башына яулык бөркәнеп, зират ягына юнәлде. Авыл урамына кергәндә артыма борылып карамыйча булдыра алмадым. Шәһәрчә затлы киенгән ак яулыклы хатын, әнисенең олыгая барган “зимагур кызы”, зират коймасына куллары белән тотынып, кемнедер өзелеп күрергә теләгәндәй, зарыгып эчкә төбәлгән һәм үксеп-үксеп елый иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Югалткач булса да анлаган эле! Анламаганнар да бик куп. Даааааа...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хэрвакыттагыча сокландыргыч хэм фэхемле, гыйбрэт ала торган эсэр. Рэхмэт, Физэлия!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Югалткач кына анлыйсын шул.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Хэрвакыттагыча- узэкне озэрлек!Рэхмэт шундый нечкэ матур кунелегезгэ!Бала кунеле далада,купме кешелэрнен язмышы чагылган бу хикэядэ!

          Хәзер укыйлар