Логотип
Проза

Зәңгәр күлмәк - 1 өлеш

Өченче катка эскалатор белән күтәрелгән шәйгә Зәринә аягындагы без үкчәле туфли­ләренә үртәлеп, күңеленнән генә үзен әрләп ташлады. Йә, мондый сәүдә үзәгенә керсә, сәгатьләр буе сәяхәт кылып йөрисен белми идеме?

Өченче катка эскалатор белән күтәрелгән шәйгә Зәринә аягындагы без үкчәле туфли­ләренә үртәлеп, күңеленнән генә үзен әрләп ташлады. Йә, мондый сәүдә үзәгенә керсә, сәгатьләр буе сәяхәт кылып йөрисен белми идеме? Ниндидер кәттә очрашуга җыенгандай, гадәттәгечә киенеп-ясанып чыгып киткән булды. Акыллы кешеләр, әнә, урамда өтеп алырдай булып кыздырган кояшны куркытмаганнар: олысы-кечесе майка-шортыдан, аякта – артсыз башмак. Урамда да, кибеттә дә, кайберсе эш урынында да шундый кыяфәттә йөри бирә. Зәринә исә буеның зифалыгын, биленең нечкәлеген күрсәтеп торган шәмәхә күлмәген киеп алган булды, шуңа иш итеп, күк туфлиенең дә көймә борынлы, очлы үкчәлесен сайлады. Кулына тоткан елтыр каптырмалы кечкенә сумкасы да шундый төстә булгач, яшь хатын үзе бар булганы белән сирень чәчәгенә охшады да калды. Биленә тиклем төшеп торган шома кара чәчләрен кыстырып-җыеп маташмады: болай таратып салганда, уң як яңагында, колак тирәсендә элекке бер тиен чаклы коңгырт миңе кеше күзеннән яшеренеп кала иде. Әй яратмый да инде Зәринә шул тамганы! Әнисе әйтә торган иде: сылулыгыңа күз тимәсен дип тамгалаган сине Ходай, геләннәр кайгырма, дип юата иде. Киерелгән кош канатына охшап торган кашлар, бер караганда, зәп-зәңгәр; икенче бакканда, ямь-яшел төскә керүче төймәдәй түгәрәк күзләр теләсә кемнең карашын үзенә тартып торырлык шул. Кем белә, әнкәсенең сүзләрендә хаклык та бардыр...

Баскычтан читкә атлауга, хатын тиз-тиз генә тирә-якка күз ташлады. Берәр почмактагы кафега барып, урындыкка чүмәшәсе, аякларына ял бирәсе килде. Гадәттә, кәефсез чагында кибеткә кереп, нинди дә булса яңа кием, бизәнү-төзәнү әйберсе сатып алса, дөньясы түгәрәкләнеп китә торган иде, бүген күпме йөреп, җанына яткан әйбер-карага тап булмады.

Алтын бүлегенә күзен иркәләргә дип кенә сугылган иде, карый торгач, бармак йөзедәй киң, үреп эшләнгән чылбырга карашы беректе дә калды. Шкатулкасында алтын-көмеш чылбырлары җитәрлек иде, муенындагысы да затлыдан – Бәхтияр аның ише әйберне сайлый белә, сәбәпле-сәбәпсез хатынын сөендереп кенә тора. Зәринә витринаны ачтырып, күзе төшкән чылбырны әйләндереп-тулгандырып карады. «Кирәк тә түгел инде... Шактый инде алар миндә», – дип үзалдына гына сөйләнеп куйды. Аның һәр хәрәкәтен, һәр ымын эләктереп алырга гына торган сатучы кыз: «Ә сез кирәкмәгәннәрен тапшыра аласыз, нәкъ менә акция вакыты – граммын 850 сумнан кабул итәбез, иң югары бәя әлегә бездә генә», – диде елмаеп.

Зәринә ирен чите белән генә көлемсерәп куйды. Мондый гына акчаны ул аягөсте тамак ялгап алган арада да туздыра... Муенындагы чылбырны салып, сатучы учындагысына сузылды. Киеп, көзге алдына баскач, бертын үзенә сокланып торды.
– Ярар, салып маташмыйм, килешә кебек, – диде, артык очынмыйча гына. – Ә бусын алып калыгыз соң, тузан җыеп ятканчы... – Хатын иренең Яңа ел бүләген бернинди хиссез-нисез кызга сузды.

Чәчен малайлар кебек кистергән сатучы кыз, перчаткалар киеп, чылбырны бик җентекләп тикшерде, үлчәүгә куеп, Зәринәгә күрсәтте. Аннан, махсус кайчы белән тураклап, кечкенә пакетка тутырды да җитез бармаклары белән калькуляторга төрткәләгәч:
– Үзегезнеке төп-төгәл тугыз меңлек, – дип санап бирде. – Шуны чигерсәк...
– Миңа егерме мең генә түлисе кала, – дип бүлдерде ул, янә калькуляторга иелгән кызга ирен кырые белән генә елмаеп, пластик карточкасын сатучыга бирде.

Үз-үзенә ясаган әлеге бүләк тә хатынның җанына җылылык өстәмәде. Ул түр тәрәзәләр янындагы кафетерийдан зур бокал белән коктейль сатып алды да түгәрәк өстәл янындагы урындыкка килеп утырды. Сумкасын янәшәгә куйгач, салам аша озаклап-озаклап коктейль суырды. Тешләрне камаштырырлык боз салкыны, әчкелтем-татлы әфлисун тәме аның кәефен беркадәр күтәреп җибәргәндәй булды.
Бүген иртән ире белән тагын сүзгә килеп алдылар.
– Өйдә утырып акылдан язганымны көтәсең бугай! Эшкә чыксам. – Зәринәнең әлеге сүзләренең дәвамы өзелеп калды.

Түшәмнән идәнгә кадәр сузылган көзге алдында галстугын бәйли алмый азапланган Бәхтияр калын кашларын җыерып өздереп әйтте:
– Бичә, туеп сикерәсең!

Башкорт ягыннан булган Бәхтияр хатынына – «бичә», кәефе аерата шәп чагында «бичәм, бичәкәем» дип дәшәргә ярата – бу юлы ул да сул аягыннан торганга охшаган иде. Хәер, Зәринә эшкә урнашу турында сүз кузгатса, һәр икесенең тәгәрмәче көрчеккә терәлә дә кала. Бүген дә нәкъ шулай булды. Зәринә ап-ак мамык халатына төренеп, ялгыз каен ке­бек басып калды, Бәхтияр барсеткасын култыгына кыс­тырып, җитез-җитез адымнар белән чыгып югалды...

Зәринә бушап калган бокалны читкә этәрде, сумкасыннан түгәрәк көзгесен алып, бик бирелеп үзенә күз төшерде дә нәрсәдәндер канәгать булмыйча, дымлы салфетка белән иренендәге буявын сөртте, ялтырап торган алсу иннек ягып куйды. Шуннан соң гына урыныннан кыймылдап, икенче катка юнәлде. Хатын­ның кием-салым карап йөрү теләге бая ук сүрелгән иде, керфеген күтәрер-күтәрмәс кенә атлаган шәйгә алдында торган манекенга килеп бәрелә язгач, кисәк кенә читкә тайпылды һәм корт чаккандай туктап калды. Карга канатыдай кап-кара манекен-егеткә ачык зәңгәр төстәге шакмаклы күлмәк кигертелгән иде. Хатынның йөрәге дертләп китте. Бик кадерле нәрсәгә тап булгандай, ипләп кенә әлеге күлмәкнең җиң очларын, күкрәк тирәсен сыйпап карады. Аннары, үз халә­теннән үзе читенсенеп, бер-ике адым арткарак атлады. Зәринәнең күңел сандыгында сакланган зәңгәр күлмәк хәзер аның тап каршысында тора иде. Дөрес, хәзерге­сенең тукымасы да ярыйсы гына затлы күренә, төймә­ләре дә ике күзле үтә күренмәле гади генә төймәләр түгел; шулай да күлмәкнең төсе дә, вак-вак шакмаклары да үзәкне өзәр дәрәҗәдә якын, үз, газиз иде.

Тормыштагы яңа, хәзерге роленә тәмам күнегеп беткән хатын мизгел эчендә яшүсмер чагындагы самими, беркатлы Зәринәгә әйләнде дә калды. Шушы күлмәкнең күкрәк турысына башын төртәсе, борын канатларына ягылып кала торган таныш исне иснәп исерәсе килде. Бу тилемсә уйдан кыенсынып, тирә-ягына карады: үтеп-сүтеп йөрүчеләр аның уен күзлә­реннән укып, бармак төртеп көләләрдер кебек тоелды. Ул арада пыяла ишек буена ак блузка, кыска кара итәк кигән сатучы кыз килеп җитте:
– Сезгә ничәнче үлчәм кирәк? Соңгы модельлә­ребезнең берсе, Англиядән кайтып кына җитте. Автоматта да юа аласыз...

Кибеттә йөргәндә черки урынына әрсезләнеп күзгә кергән сатучыларны Зәринәнең җене сөйми иде, бу юлы кыркуланмады:
– Мин карыйм әле, соравым булса, үзем эндәшермен, – дип итагатьле генә дәшеп, кызны бүлдерде.

Күлмәкне сыпырып та, якынрак килеп тә, читкәрәк тайпылып та карады ул. «Соңгы модель, имеш... Ә моннан унбиш ел элек?..»

Бер авылда туып, бер урамда уйнап, бер мәктәптә укып үссәләр дә, Зәринә өчен Кәрим әллә бар, әллә юк иде. Кая инде, Зәринә кем дә Кәрим кем! Әти-әнигә бердәнбер булган кыз бишектән үк алтын бөртеккә тиң иде: иркәләп, чәченнән сыйпап кына үстерделәр аны. Ашыйсы килгәне – алдында, киясе килгәне өстендә булды – ул «юк» дигән сүзне белмәде дә, ишетмәде дә. Әнисе – колхозда баш бухгалтер, әтисе – зоотехник, акчага тинтерәмәделәр, мул тормышта, кызларын күз карасыдай саклап кына яшәделәр.

Пешкән кура җиләге кебек өлгергән Зәринә бер мәл­не кинәт кенә әлеге тормыштан тәм тапмый башлады. Тиктомалдан җаны үрсәләнә, бәргәләнә, читлектәге кош баласы кебек каядыр талпына иде. Бу халәтнең нигә, ни рәвешле барлыкка килгәнен төшенмәгән кыз аптыраулы караш белән тирә-ягына төбәлде. Сый­ныфт­аш кызлары иртән килүгә почмак-почмак булып җыелалар да кич чыгу маҗараларын сөйләп чыркылдашалар, кем кем белән йөри, кем кемне озата кайткан – берсен-берсе бүлә-бүлә яңалык уртаклашалар. Зәринә исә ни теге, ни бу якка кушылып сүз ката алмый, аның кич чыкканы да, егетләр белән күреш­кәне дә юк. Авылларында бер сылу булса да, егет затын аның артык чибәрлеге өркетә идеме, әллә үзен бераз тәкәббер, горур тотуы читкә этәрә идеме, әти-әнисенең кырыслыгы куркыта идеме – нәрсә сәбәп булгандыр, бүтән кызлар белән шаярган кебек, Зәринә белән шаяручылар да, биленнән кочып китүчеләр дә, алъяпкыч кесәсенә язу кисәге салып үтүчеләр дә юк иде.

Әлегә кадәр моның ише вак-төяк белән башын катырмаган кыз кинәт кенә уянып киткәндәй булды: баксаң, аның да бүтәннәр кебек ваемсыз буласы, кычкырып-кычкырып көләсе, чәченнән тарткан егет-малайларның аркасына шаярып кына шапылдатасы килә икән ләбаса!..
– Мин дә кызлар белән бүген кичке уенга төшим әле, әни!

Зәринәнең чишмәдән кайтып кергән шәйгә капыл гына шулай дип әйтүе ана кешене уттан алып суга салды. Үзеннән дә озынрак булып буй җиткергән кызын гомер буе итәк астында тотып булмасын акылы белән яхшы аңласа да, йөрәге әзер түгел иде:
– Мәктәп баласы башың белән ниткән сүз инде бу?! – Ананың кашлары сораулы җыерылды.
– Каникул башланды бит инде. Безнең сыйныфлар барысы да шунда төшә. Кичке уенны су буенда үткәрәләр. Мин генә өйдә бикләнеп ятам...
Озын керфекләр арасыннан ташып түгелергә торган мөлдерәмә караш үзенекен эшләде. Ата белән ана башта икесе кара-каршы утырып, аннан Зәринәне янна­рына дәшеп, бик озаклап гаилә киңәшмәсе үткәр­деләр.

Үзеңне ничек тотарга, егет халкына якын кил­мәскә, үзләрен дә якын китермәскә, боргаланып бие­мәс­кә, сәгать ничәдә өйдә булырга – барысын-барысын нарасый балага аңлаткандай җентекләп сөйләгәннән соң, ниһаять, Зәринәне күрше кызы Лира карамагына тапшырып, аңа да үгет-нәсыйхәт укып, «кич чыгарып» җибәрделәр.
– Абау ла, Америкага озаталар диярсең! – Көләч йөзле Лираның аптыравы йөзенә таралган иде. Зәринәгә әллә кызганулы, әллә мыскыллы караш ташлап: – Инкубатор чебиеннән дә болайрак күрәләр үзеңне. Әйдә, җәһәтрәк кыштырда, унбергә кайтып керергә куштылар түгелме? И-и малай, ул вакытта әле кеше җыелып, кызыклар башлана гына...

Кызлар елга аша салынган тимер челтәрле басмадан аръякка чыгып, җәйге клуб итеп эшләнгән зур чатыр янына килгәндә, егет-җилән музыка көйләп маташа иде. Лира янында Зәринәне күргәч, могҗизалы хәлгә тап булгандай, барысы берьюлы аңа төбәлделәр.

Джин­сы чалбар, көмеш бизәкле ак футболка кигән кыз озын шома чәчләрен бар табигыйлеге белән аркасына таратып салган; әти-әнисе сизмәгәндә генә җиңелчә буялган күзләре, керфекләрен аерата куертып җибәргән сөрмәсе болай да карап кына тормалы йөзне тагын да чибәрләткән, ниндидер серлелек өстәгән иде.
– Ба-а, чеметегез әле мине, әллә Зәринәне дә бәйдән ычкындырганнар инде? – Егетләрнең берсе шактый тупас итеп шаяртканга икенчесе:
– Әтиеңә әйтерсең әле, сиңа тән сакчысы итеп алмас микән? Көне-төне кырыеңда тугры эт шикелле йөрер идем, – дип тел чарлап сүзгә кушылды.
– Эт ияртеп йөрисем килсә, ишегалдыннан Алабайны гына ычкындырам мин, – диде Зәринә, үчекләүле елмаюын ирен читләренә таратып. – Аның, ичмаса, теле дә синекеннән кыскарак.

Энәле-чәнечкеле сөйләшүләргә һич үпкәләмичә, яшьлек чаялыгы белән бер-берсенә төрттерә-төрттерә көлештеләр, җырлаштылар, аннан дәртле бию көенә рәхәтләнеп биеделәр. Аны-моны уйламыйча, Зәринә юкарак киенеп чыккан икән: бер мәлне ялангач беләкләрен черки талый башлады, җитмәсә, биюдән туктауга, тәненә кичке салкын үрләде. Җиңле кофта кигән Лира да:
– Салкынайтты, әйеме, малай! – дип, Зәринәнең беләгеннән култыклап алды. – Яксагыз ягыгыз инде учагыгызны, катып үләбез бит! – дип, читтәрәк учак тергезергә маташкан егет халкын, шаян телләнеп, «чеметеп» тә алды.

Егетләрнең берсе ялт кына артына борылып карады да үзенең костюмын салып, кызлар янына атлады.
– Ай рәхмәт, Кәрим! Син настоящий җегет! – Лира, кулын Зәринәнең беләгеннән ычкындырып, каршысына килгән Кәримгә сузылды. Тик Кәрим костюмын Лирага түгел, Зәринәнең иңбашына китереп япты.
– Ябынып тор. – Егет артык сүз әйтми генә кире борылды.
– Абау, кыланышы! – Лираның тавышына ниндидер үпкә кушылган сыман иде. – Миңлезәринәне күбрәк кызганган берәү...

Зәринә дерт итеп китте. Колак янындагы миңен яратмаганын, алай гына да түгел, күралмаганын белеп, авырткан җиренә юри тоз сибәргә теләп, үчләнеп әйтте Лира бу сүзләрне. Тик Зәринә сер бирмәде:
– Рәхмәт, Кәри-им! Әле дә син бар әле дөньяда! – ди­гән булды ул, ясалма иркә тавыш белән иңбашына сал­ган костюм якасына борынын яшереп. Җи­ңелчә генә одеколон исенә кушылып, якадан тәмәке исе аңкый иде.

Өлкән сыйныф малайларының, кеше күзеннән качып, тәнә­фестә көйрәткәннәрен барысы да белә, җәйгә чыккач, бөтенләй тугарылганнар – бу ис якага гына түгел, костюмның һәр җөенә, төймәсенә сеңгән иде.
Зәринәгә кинәт кенә сәер булып китте: алар быел унберенчегә җыеналар. Шул гомер бер сукмактан мәктәпкә йөреп, бу егетнең дөньяда барлыгы бөтенләй беленмәгән түгелме? Кәрим – чаңгычы, мәктәпнең даны булса да, аз сүзле, оялчанрак; кызлар белән сүз алышканы да юк бугай. Ике кечкенә сеңлесе хат ташучы әнисе белән Түбән очта кечкенә генә өйдә яшәп яталар. Озын буйлы, киң җилкәле гап-гади бер егет-малай... Менә хәзер, учак янына чүгәләп утырган егеткә яшертен генә күз ташлап, кыз үзалдына гаҗәпләнеп куйды. Карале, Кәримнең керфекләре гел кызларныкы кебек, озын булып, дугаланып тора икән лә! Моңарчы ничек күренмәгән диген...

Лираның әйткәне хак булган икән: бераздан уеннарның иң кызган чагы башланды. Учак телләре күккә үрләп, җәй куенына сыенган мәйданга ниндидер серле яктылык өстәп җибәрде. Яшьләр, икешәрләп басып, «Капкалы» уенына тезелделәр. Зәринә көрсенеп кенә сәгатькә күз төшергәч:
– Малай, кайтыйк инде. Алайса мине бүтән мәңге чыгармыйлар бит! – дип Лираның җиңеннән тартты.
– И-и, иртә бит әле, нинди кайту ди! – Лира, һич исе китмичә, кулын гына селтәде дә үзенә пар эзләп, бүтәннәр янына ашыкты.

Зәринә әти-әнисенең холкын белә: әйтелгән вакытта күзләренә кайтып күренмәсә, монда төшеп, җитәк­ләп китәргә, бүтәннәр алдында хурлыкка калдырырга да күп сорамаслар. Шуңа күрә икеләнеп торудан файда юк иде, кыз иңбашындагы костюмны салып, әле дә булса учак янында кайнашучы Кәрим янына килеп басты.
– Рәхмәт яусын, Кәрим! Үзең туңгансыңдыр инде.
– Юк ла... – Кәрим бер мәлгә тотлыгып калгандай булды. – Салма, мин ут янында бит.
– Мин кайтып киттем, алайса... – «Әниләр ачулана» дигән сүзләр кызның тел очында йомарланып калды.

Кәримнең болай да каракучкыл йөзе учак яктысында тагын да каралыбрак киткәндәй тоелды.
– Берүзеңмени? Курыкмыйсыңмы?
– Лираның әле кайтырга исәбе юк. – Зәринә кыңгырау урынына чыңлап көлеп куйды. – Куркырга, бакча баласы түгел лә мин.
– Әйдә, мин сине аръякка гына чыгарып куям.
Йә су анасы тәпиеңнән тартып төшерер, иртәгә уенга да киләлмәссең. – Кәрим кызны җитәкләп алды да үз кыюлыгына үзе шаккаткандай, сүзсез калды.

Кәримнең аръяк дигәне Зәринәләрнең капка төбе үк булып чыкты... Кыз борчылуын сиздермәскә тырышып, сәгатенә карап алды. Кәримнең күзе очлы икән:
– Ничәдә кайтырга куштылар? – диде ул туп-турыдан ярып.
– Унбердә.
– О-о... Әле ун минутың бар! – диде егет,

Зәринә үзенә сузган костюмны янәдән кызның җилкәсенә элеп. – Болай җылы­рак булыр. Кәрим аны биленнән кочаклап, сак кына үзенә таба тартты, кыз ирексездән егетнең күкрәгенә сыенды.
Ни гаҗәп, Заринә, ачуланып читкә дә тайпылмады, кыргыйланып каршы да дәшмәде, бөтенләй телен-өнен җуйды. Әлегәчә егет заты белән менә болай икәүдән-икәү генә серле тынлыкта калганы булмаганга, үзен ничек тотарга да белми иде. Аяк табанына кадәр ниндидер көйдергеч ут йөгергәнен генә абайлап алды ул. Багана башындагы лампочка яктысында, Кәрим күл-мәгендәге вак-вак шакмаклар биешә башлады, кызның башы әйләнеп киткәндәй булды. Кайнар табага салынган май шикелле болай эреп басып торуның килешеп бетмәгәнен аңласа да, аңа рәхәт, гомер булмаганча
бик рәхәт иде. Шулай да ул ике учын Кәримнең күкрәгенә терәп, читкә этәрелергә көч тапты.
– Әл-ләй... Кочаклашып торырга тагы...
– Зәринә... – Кәрим билдән кулын ычкындырып, Заринәнең йөзенә иелде. – Иртәгә дә чык, яме...

Өйгә ничек йөгереп керүен дә, йокы күлмәген киеп, ни рәвешле мендәренә баш төртүен дә юньләп абайламады кыз, тизрәк уйлары белән ялгыз каласы, бүгенге кичне кабат-кабат күз алдында кичерәсе килә иде аның.
Юка җәймәне башыннан ук бөркәнеп, рәхәт елмаеп, мендәрен кочагына кысты, аннан баш очына салды, тартып алып, тагын күкрәгенә куйды, әйләнде-боргаланды, җанына тулган ниндидер аңлаешсыз халәттән котыла алмады. Үз мендәреннән дә җиңелчә генә, башын әйләндергеч одеколон һәм тәмәке исе бөркелгәндәй тоелды. Күз алмасына исә Кәримнең күлмәгендәге вак шакмаклар һәм зәңгәрсу төймә берегеп калган диярсең. Кара инде, моңа кадәр ике ятып бер төшенә кермәгән Кәрим мизгел эчендә җан түрендә урын алды... Кыз аның кыска керпе чәчен, бер-берсенә кушыла язып торган тигез кашларын, өскә кайтарылып торган керфекләрен күз алдына китереп, тагын, тагын елмайды. Тукта, ә күзләре? Кәримнең күзләре карамы, әллә коңгыртмы? Күмер кебек кара бугай. Юк, алай ук кара түгел шикелле... Әй лә, иртәгә үзенә сиздерми генә әйбәтләп карар әле... Иртәгә? Аһ, ул иртәгә җиткәнче этеп-төртеп менә бу төнне, аннан озын көнне уздырасы бар лабаса!

Ул «иртәгәләр», бер-берсенә ялганып, Зәринә белән Кәрим күңеленә мәхәббәт алып килде. Ул илаһи хисне моңа кадәр хыялында күкләргә күтәреп, әллә нинди сер пәрдәсе артында, салават күпере төсләрендә күзаллаган кыз берара аптырап та калды: мәхәббәт дигәннәре болай гап-гади җир кешесе, түбән очта гына яшәүче Кәрим кыяфәтендә дә була ала микәнни? Кәримнең кара да, коңгырт та түгел, күгәрчен канатыныкыдай куе күгелҗем күзләрендә дә вакыт-вакыт бу бәхеткә – ничә еллар сүз катарга да кыймыйча читтән генә сокланган сылуның үз янәшәсендә булуына ышанмау чагылып китә иде.

Әй ул җәйнең керфек каккан арада үтеп китә торган тымызык кичләре! Капка төбендә бер-берсенә сыенып, сүзсез генә басып торулар... Кәрим озын буйлы булгач, кочып алуга, Зәринәнең бите, борыны, күзләре егетнең нәкъ йөрәк турысына сыена да бетә. Әле бөтенләй югалып, әле дулап типкән йөрәк тибешен тыңлый-тыңлый, кыз бармак бите белән ипләп кенә күлмәк шакмакларын сыйпап үтә.

Кәримнең шушы зәңгәр күлмәге өстеннән дә төш­ми диярсең: сөйгәненә сыенган саен Зәринә инде һәр сызыгын ятлап өлгергән күлмәкнең җанга якын исенә исереп, үзалдына рәхәт елмая. Кәрим исә бу елмаюны күрми, кызның биленә таралып төшкән, күлмәк изүенә сыенган чәчләрен бармагына урый-сүтә, урый-сүтә... Кызның йомшак кына итеп, сузып кына «Кәри-им» дип дәшүеннән егет бәхетнең җиденче катында йөзә кебек...

Җәйләр, җәйләргә ялганып көзләр, кышлар үтте, дөньяны тилертерлек хуш исләргә күмелеп яз җитте. Мәктәп инде Кәрим белән Зәринәнең Таһир-Зөһрәләрне көнләштерерлек мәхәббәтенә күнегеп, укытучылар тарафыннан әйтеләсе әйтелеп, кисәтеләсе кисәтелеп бетте. Кыз белән егетнең уртак хыялында Кәрим армия хезмәтеннән урап кайткач төзеләчәк оя, тәрәзә кашагалары өстенә пар күгәрчен төшкән җыйнак кына йорт пәйда булып, алар үз киләчәкләрен инде бер-берсеннән башка күз алдына да китермиләр иде.

Яз итәгенә тагылып, имтиханнар, кичке уеннар, шомырт исле авыл урамын кат-кат әйләнүләр, озата кайтулар килде. Таң җиле кебек сызылып кына үткән җәй дә инде көзгә бил бирергә маташа, хушлашу
минутлары көнләп түгел, сәгатьләп якынлаша иде. Зәринә Казанга укырга кереп кайтты, Кәримне солдат хезмәте көтә иде.

Санаулы гына калган парлы кичләрнең берсендә капка төбендә, гадәттәгечә, сөйгәненең куенына сыенып, таныш күлмәккә баш төртеп торган Зәринә капыл гына:
– Карале, Кәри-им, синең шушы зәңгәркәйдән башка әллә бүтән күлмәгең юкмы соң? Былтыр да гел шушы күлмәктән йөрдең, хәзер дә... – дип әйтеп салды.

Кәрим сискәнеп киткәндәй булды. Кызның аркасыннан кочып алган куллары кинәт кенә йомшап калды, йөзеннән күләгә йөгереп үтте. Аны-моны абайларга өлгермәгән кыз исә:
– Миңа ай саен яңа кием алып торалар, искерәкләрен әни хәерчерәк гаиләләргә тарата да бетерә, – дип өстәп куйды.
– Мин дә син әйткән хәерче гаиләгә керәмдер инде. Бер әнинең акчасына яшибез бит, – диде Кәрим, тамагындагы төерне сиздермәскә тырышып. – Үзем эшли башлагач, бер түгел, йөз күлмәк алырмын әле! – Шулай диде дә Кәрим, читкә тайпылып, Зәринәне кочагыннан ычкындырды һәм кызу-кызу адымнар белән борылып китеп тә барды.

Кыз урынында каккан казык кебек басып калды. Һич кенә дә Кәримнән көләргә, аны рәнҗетергә теләп сүз катмаган иде ләбаса. Йөрсен, гомере буе шушы вак шакмаклы зәңгәр күлмәктән – Зәринә өчен егетнең үзе кебек үк кадерлегә әверелеп беткән күлмәктән йөрсен. Юа-юа инде сизрәп килгәне күзгә чалынса да, аңа бит Кәримнең тән җылысы, аның тансык исе сеңгән! Кыз шул күлмәккә башын салган саен үзен дөньядагы иң бәхетле кыз дип хис итә, бу бәхетнең гомерлек икәненә ышана иде. Бүгенге соравын исә бары тик гадәти кызыксынудан гына биргән иде. Егетнең моңа кадәр бер тапкыр да үз холкын күрсәткәне, юкка-барга үпкәләгәне, тәртәгә типкәне юк иде, шуңа күрә Зәринә  исәңгерәп калды. Кәрим исә урам чатына, төн караңгылыгына кереп югалды.

...Бүген кич кенә Кәримнең әнисе, өрлектәй ирен яшьләй югалту хәсрәтеннән, дөньяны сыңар канат белән сөйрәүдән шактый иртә картайган, чәчләренә вакытсыз чал йөгергән ана, улының киенүен нигәдер көрсенеп күзәтте дә:
– Әй, улым, буй җитмәс агачка үрелеп ялгышмасаң ярар иде... Тиң күрсәләр ярар ла соң үзеңне... Без бай, син хәерче дип кимсетмәсәләр... – дип, әллә үзалдына, әллә Кәрим колагына тәгаенләп сөйләнеп алды. – Чиләгенә күрә – капкачы, димәсләр иде аны...

Аның сүзләренә әллә ни игътибар итмәгән иде Кәрим, Зәринәнең бөтенләй уйламаганда күлмәк турында сүз кузгатуы горур җанын айкады да ташлады. Белә иде – кызның тәрәзә төбендәге яран гөл шикелле гел күз уңында, мул тормышта яшәргә күнеккәнен дә, ап-ак матур кулларының беркайчан сыер саумаганын да, бакча казымаганын да белә иде. Шул ук вакытта Зәринәнең кояш күңелле икәнен дә, кызның аксөяк сылулыгы янәшәсендә бозларны эретерлек җылылык бар икәнен дә белә иде. Әнисенең «буй җитмәс агач» дигәне егетнең башына яңа гына барып җитте.

Иртәме-соңмы ачы хакыйкать үзен сиздерә икән шул... Капка төбендәге бүгенге сөйләшүне Кәримнең горурлыгы әнә шулай аңлады.
Зәринәнең колак төбендә дә әнисенең: «Кеше таный белмисең... Тиң түгелгә барып капланасың... Кодагый дип барып эндәшер кешең агач капка төбендә каршы алса...» дигән сүзләре торган саен ешрак кабатланып, кызны үз эченә бикләнергә мәҗбүр итә иде.

Җәйнең соңгы көннәре Кәримгә Зәринәсез, Зәринәгә Кәримсез, һәр икесенә кояшсыз, айсыз, йолдызсыз килде. Җәй генә түгел, алда көтеп торган гомер үзе дә аларның янәшәсеннән генә узарга җыена иде... Сөйгәне иртәгә калага юл тота дигән кичне дә Кәрим Зәринәләр капка төбенә аяк басмады. Гөнаһсыз ике җан, әллә горурлыкны, әллә яшьлек җүләрлеген атлап чыга алмыйча, үзләрен гомер буе тилмертәчәк ялгызлык ярында басып калдылар...

Казанга укырга керүгә, Зәринәне шәһәр тормышы бөтереп алды. Әти-әнисе үзен аерым фатирга урнаштырып китсә дә, бөтен уңайлыклары булса да, кыз газ плитәсе тирәсендә кайнашырга яратмый – институттан кайтышлый юл өстендәге кафеларда тукланудан да кулайракны тапмады. Бирим дигән колына – чыгарып куяр юлына дигәндәй, «Ял паркы» дигән тукталышта төшүгә, урам чатында җыйнак кына кафе бар икән, кыз шунда «ияләште». Кеше әллә ни күп түгел, ярымкараңгы кечкенә генә залда чиста, матур; ничә керсәң, шансон музыкасы уйнап тора. Иң мөһиме – ул яратып өлгергән гөмбәле пиццадан һәм бәрәңге шәңгәсеннән өзелмиләр. Кыз балага күп кирәкме – Зәринә берәр салат, кофе, пицца ала да инде үзенеке итеп үзләштергән ике кешелек кырый өстәлгә барып урнаша.

Беркөнне кайнар бәрәңге шәңгәсенә карап, авылны, әти-әнисен искә төшерүдән күңеле тулып, сумкасындагы кулъяулыкка үрелгән иде, каршысына кара кашлы, җәенкерәк сөйкемле йөзле, кысынкы кара күзле егерме биш-утыз яшьләр тирәсендәге ир-егет рөхсәт-мазар сорамый гына килеп тә утырды.
– Кем елатты безнең сылуны? – диде ул күптәнге танышына эндәшкәндәй үз итеп.

Зәринә башта аптырап китте. Аннан, елмаерга тырышып:
– Юк ла, әллә нәрсә, чүп эләктеме шунда... – дип, күз төбен сыпырып алды.
– Гафу итәрсез, бүген сез яраткан гөмбәле пицца булмады. Ышанасызмы, бөтен Казанда шампиньон калмаган!

Заринә янә сәерсенеп калды. Бу ир-егетнең аны кем беләндер бутавы булдымы, танышырга сәбәп эзләвеме – һәрхәлдә, кыз аны беренче тапкыр күрә иде. Ул арада ир заты официант кызларның берсенә нидер ымлады. Күп тә үтмәде, өстәлгә үтә күренмәле графин белән кызыл төстәге әллә сок, әллә шәраб, нәзек билле ике бокал китереп куйдылар. Бераздан яшел салат яфрагы, лимон, помидор телемнәре белән бизәп, икесе алдына да төелгән бәрәңге һәм алтынсу төскә кертеп кыздырылган тавык боты чыгарып утырттылар. Зәринә сүзсез сорау белән каршысындагы иргә күтәрелеп карады да эчелмәгән кофесын алып, башка өстәлгә күчәргә дип кыймылдады.
– Йә инде, Зәринә, утырып аша. Куркыткан булсам, мин китеп торам. – Шулай дисә дә, ир урындыктан кузгалмады, киресенчә, аның аркасына терәлебрәк утырды.

Үзенә исеме белән дәшүдән кыз бөтенләй аптырап калды.
– Карагыз әле...
– Бәхтияр. Бәхтияр абыең булам. Әйдә, суынганчы ашыйк башта. Җитеш, тәти кулларың өйдә бәрәңге әрчи торганга охшамаган... Ә монысын, аппетит ачылырлык кына итеп... – Урыныннан калкынып, Бәхтияр бокалларга төбен күмәрлек кенә итеп вино агызды да берсен кызга сузды.

Бу уенның ни белән дәвам итәсен инде кызыксынып күзәтә башлаган Зәринә ихлас көлеп җибәрде:
– Мин аракы эчмим бит!
– Аракы түгел, иң затлы шәрабларыбызның берсе! Тәмләп кенә кара.
– Шәраб та эчмим!
– Алайса... – Бәхтияр иреннәренә китергән бокалын кире куеп, кызга сынаулы караш ташлады. – Шампанское китертәм, инде аннан да баш тартсаң...
– Әйтәм бит, мин берни дә эчмим! – Кыз ачуы чыга башлаганны сиздермәскә тырышып, суынган кофесын тиз-тиз генә йоткалап алды да, ашалмаган шәңгәсенә кызганулы караш ташлап, янә урыныннан торды.
– Зәринә... – Бәхтиярнең күзләре ялварулы караш белән аңа төбәлде. – Тынычлап аша да аннан китәрсең.
– Ә сез мине каян беләсез? – Кызыксынучанлык үзенекен итте, кыз кире түнде.
– О-о, мин синең турында бик күпне беләм. Каянмы? Алдыңдагы ризыкны ашап бетер дә аннан барысын да сөйләшербез.

Зәринә авыз суын китереп, кызыктырып торган тавыкка күз салды. Институтта көн буе җылы ашамлык күрмәгән ашказаны тәмле искә алданып, сулкылдап куйгандай булды. Кыз, тәвәккәлләп, салфеткага төрелгән чәнечке белән пычакны сүтте дә аларга карап катты. Авылда тавык ботын пычак белән кискәләп ашаган кешеме инде ул? Иң җайлысы – кулыңа аласың да ирен читләрен майландыра-майландыра рәхәтләнеп ашыйсың, аннан чишмә суы белән хозурланып бит-кулыңны юасың... Кыз чәнечке белән бәрәңге боламыгын чеметеп-чеметеп капкан җиреннән күз кырые белән генә янә тавык ботына карап алды. Ярар, уртасына чәнечке китереп кададың, ди, пычак белән кискәли башлагач, шуып китеп, берәрсенең аяк астына чәчрәп төшсә? Шуны күзал-лаудан ук бит очлары ут капкандай янарга тотынган кыз, авыр сулап, үтә күренмәле помидор телеменә үрелде.

Бәхтияр исә икеләнеп-нитеп тормады, кыска җиңле ак футболкасыннан тазалыгын, тыгызлыгын күрсәтеп торган беләкләрен өстәл читенә салып, тавык ботын кулына тотып, бернинди тартынусыз кимереп куйды. Өстәлдәге салфеткага бик җентекләп бармакларын сөрткән арада өстәлгә ике чынаяк чәй, өчпочмаклап ясалган кечкенә генә чәкчәк кисәкләре чыгарып куйдылар.
– Бигрәк нәзексең дип аптыраган идем, ашавың юк икән лә... – Инде бәрәңге тәлинкәсен ялт иттергән Бәхтияр әле дә булса салат яфрагы чәйнәп утырган кызга мәзәк итеп каш сикертте.
– Ит белән бик дус түгел мин, – дип алдарга мәҗбүр булды кыз. «Ашыйсым килә, тик оялам», димәс бит инде.
– Авыл кызы да шулай нәзберек булыр икән.
– Хәзер әйтегез инде – сез мине каян беләсез?

Бу беркатлы сораудан Бәхтияр, ниндидер кызык тапкандай, кычкырып көлеп җибәрде.
– Әллә син чыннан да Зәринә исемлеме? Мин бит болай, кыек атып туры китереп кенә...

Үзен сабый урынына күреп шаяртканга ачуы кабарган кыз сумкасын ачып акча алды да аны өстәл уртасына ыргытып, ашыга-кабалана ишеккә ташланды.
Тик Бәхтиярнең әрсезлеге дә, үҗәтлеге дә җитәрлек икән – кызны тышкы ишек катында куып та җитте, ике сөйләшергә урын калдырмаслык итеп култыклап та алды.
– Чыгымчы ат кебек икәнсең, әй. Утыр, илтеп куям. – Бәхтияр тротуар янында торган юеш асфальт төсендәге кәттә машинага ымлады.
– Үзем дә кайта алам. Мин бу тирәдә генә торам.

Бу бәйләнчек адәмнең сүзләре, хәрәкәтләре куркыныч тоелмаса да, кыз анда ниндидер сәерлек күреп, читтәрәк торырга тырышты.
– Беләм, – диде Бәхтияр, аны тагын да ныграк аптырашта калдырып. – Алайса, җәяү генә атлыйбыз... Син минем тозсыз шаяртуыма ачуланма инде, Зәринә. Син әле студент билетыңны югалтканыңны да белмисеңдер, әйеме?

Зәринә сумкасының каптырмасын ычкындырып, акча янчыгын тартып чыгарды. Аның эчке кесәсенә студент билетын да, китапханәнең уку залына йөри торган билетын да тыгып куйган иде. Хәзер исә күксел төстәгесе юкка чыккан. Кыз, кайтарылып торган кашларын дугаландырып, Бәхтиярнең елмаеп борылган каратут йөзенә төбәлде.
– Син аны кичә акча түләгәндә төшереп калдырдың.
– Ә сез шуны күргән килеш бер сүз дә эндәшмәдегезме?
– Нигә? Син бит барыбер пицца ашарга керер идең...
– Бүтән эшегез юкмы, минем арттан шпионлык итеп йөрисезме?
– Әйе. – Бәхтияр һич шаяртмыйча шуны раслады. – Мин синең кайда торганыңны да, укыганыңны да, көн саен безнең кафеда бер үк өстәлдә утыруыңны да, шәңгә яратуыңны да белә идем инде, исемең генә сер иде. Җирдән көткәнне Ходай күктән бирде – кызлар билетыңны прәме кулыма тоттырдылар.
– «Безнең кафе»да?
– Аптырама, мин шушы кафеның, гади генә итеп әйтсәк, хуҗасы.
– Кызык... – Зәринә нигәдер төртелеп калды.

Йөр син менә, артыңннан разведчик шикелле һәр адымыңны барлап торуларын башыңа да китермичә...
– Булачак хатынымның кемлеген, ниндилеген, нәрсәләр яратуын алданрак чамаларга тиештер бит инде мин?
– Булачак хатынымның? – Кыз башта күзләрен түгәрәкләндереп башын күтәрде, аннан яшьләре тибеп чыкканчы рәхәтләнеп көлде дә кулын ялт кына Бәхтиярнең култыгыннан тартып алды. – Мин кайтып җиттем.
– Сау бул, Зәринә! Очрашканга кадәр!

Кыз аның артыннан «очрашкан, ди, бүтән ул кафега аяк басасым юк» дип, күңеленә катгый карар беркетеп калса да, чәч толымнарын шушы сәер, алчак күңелле Бәхтияр белән бәйләп куясын башына да китерми иде...

Егет аны туры сүзлелеге, әледән-әле төрле маҗаралар уйлап чыгаруы һәм кыз өчен берни кызганмавы белән җәлеп итте. Бу тормыш берни белән чикләнмәгән, һәр теләгәне алдына килергә күнеккән Зәринә өчен иде. Институт бусагасыннан чыгуга машина белән каршы алулар, әле кафеда, әле ресторанда сыйланулар, кыйммәтле бүләкләр алдында кыз чарасыз калды – Яңа ел алдыннан алар Бәхтияр белән ду китереп туй ясадылар. Беренче курста гына укучы кызларының шулай бик иртә гаилә камыты киюен өнәп бетермәсәләр дә, сайлаган кешесенең нәкъ менә алар теләгән даирәдән булуы ата-ананың күңеленә хуш килде. «Кәрим дип тагын башын әйләндерә башлаганчы...»

Мәшәкатьсез мул тормышта барысы да бар һәм... берни дә юк иде. Моны аңлау Зәринәгә соңрак килде. Кыз күңелендә ул хыялланган мәхәббәт тә, татлы хисләр дә юк иде. Үзе сайлаган тормышның алтын читлек икәнен аңласа да, барысы да үзгәрер, Бәхтиярнең яратуы икесенә дә җитәр дип өметләнде яшь хатын. Тик әлеге өмет кысыр хыял гына булып калды: Зәринә күңелендә Кәримнән башкага бөтенләй урын юк иде. Ире күкрәгенә кочкан минутларда хатынның күз алдында шакмаклы зәңгәр күлмәк килде, чәч толымнары Кәримнең сак кына кагылуын көтеп тилмерде. Хатынның җаны да, тәне дә Бәхтиярне үз итә алмады. Ирнең исә, бермәлне ачылып китеп: «Сине безнең кафега керүеңнең беренче көненнән үк күзәтә башладым. Үзең сылу, үзең яшь, бозылырга өлгермәгәнең йөзеңә чыккан. Минем хатын менә шундый булырга тиеш иде: кулга өйрәтелмәгән яшь тай кебек, кеше кулы тимәгән...» Бәхтиярнең бу сүзләре, пыскып булса да янарга азапланган учак өстенә салкын яңгыр сибәләп үткәндәй, Зәринәнең күңелендәге соңгы очкынны да сүндереп ташлады.

Кайчагында, йолкыш кына, өтек кенә күренгән ире янәшәсендә кояш кебек балкыган хатыннарга карап, Зәринәнең йөрәге телгәләнде: кемнәрнеңдер күңеле, әнә, җан тарткан ярының ямьсез, кыска буйлы, пеләш булуына да карамастан, яратудан ташып тора. Бәлки, аларның Зәринә өстендәге тун турында төштә дә хыялланганнары юктыр, аның шикелле, ире бүләк иткән затлы машинага вәкарь белән генә кереп утырганнары да булмагандыр, әмма аларның йөзендә үз-үзләреннән канәгатьлек чагыла. Вьетнам базарыннан алынган өтек курткалы ирнең култыгына сарылган йөкле хатынны гына күр әле: һәр керфегенә, күз карашына, бит очына сибелгән вак-вак таплардан бәхет күзе кереп елмая диярсең. Дөньясында бер бәхетле шикелле, йөзендә шулкадәр ихлас сөю балкый...

Институтны тәмамлаганчы кеше арасында, яшьтәшләре тирәсендә көннәр сизелмичәрәк үтсә дә, соңыннан дипломын киштәгә кыстырып, өйдә хуҗабикә ролендә генә калгач, Зәринә ни чарадан бичара үзе сайлаган язмыш турында торган саен ешрак уйлана башлады. Ул бит алтын читлектәге кош, бәллүр вазадагы гөләп чәчәге... Читлек ишеген ачсалар, якын-тирәдә генә җилпенергә хакы булган кош; күз карашы белән генә сокланырга рөхсәт ителгән асыл чәчәк... Бәхтиярнең бизнесы гөрләп бара, шәһәрнең төрле почмагында кафелары ярыйсы табыш китерә – заманадан бер адым алда барырга яраткан ир һәр яңалыкны барысыннан да иртәрәк белеп, тиз арада шуны кулланышка кертеп тә җибәрә. Саранлыгы юк ирнең, Зәринәгә кирәген дә, кирәкмәгәнен дә ташып кына тора. Инде аяк басмаган чит илләр дә калмады диярлек – җай чыкса, хатыны белән атна-ун көн булса да ял итеп кайтырга ярата Бәхтияр. Тик менә аның кая да булса эшкә урнашу теләгенә генә теше-тырнагы белән каршы килә.
– Сылуым, бичәм, син матур чәчәк шикелле, мин кайчан гына кайтып керсәм дә, өйдә балкып утырырга тиеш! – Ирнең бу боеручан карарын Зәринә хатын-кыз хәйләкәрлеге белән дә, күз яшьләре белән дә үзгәртә алмады.

Менә бүген дә шул хакта сүз кузгатуга, ирнең кырт кына чыгып китүе иде.

Манекенга кигертелгән ирләр күлмәгенә карап, Зәринә бөтенләй онытылып киткән икән. Ул, авыр сулап, пыяла ишек аша эчкәрәк үтте. Әгәр шул зәңгәр күлмәкне Бәхтияргә алса? Юк, юк... Иске яраларны каезлап, йөрәк сызлатыр өченме? Хатынның күз карашы өске киштәгә тезеп куелган ак, яшел, кара, тагын әллә нинди күлмәкләрне барлап чыкты. Җанга ятышлысы берәү генә иде шул...
– Карим! Менә бит монда галстук саталар, күлмәк тә бар!

Ниндидер хатын-кыз авызыннан үзәкләрне өзәр дәрәҗәдә таныш исем ишетеп, Зәринә үз колакларына үзе ышанмыйча артына борылды һәм тип-тигез идәндә аздан гына абынып егылмады: кул сузымы арада, күгелҗем күзләрен аптыраулы төбәп, Кәрим басып тора иде.

ахыры: http://syuyumbike.ru/news/proza/zgr-klmk-2-lesh

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ахыры ник юк? :(

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ахыры кайда?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик ошады. Дәвамын да укыйсы иде...

        • аватар Без имени

          0

          0

          фикерегез..Эх ин кызык жирендэ туктап калдык.Дэвамы бармы?

          • аватар Без имени

            0

            0

            Дэвамы юк мени

            Хәзер укыйлар