Логотип
Проза

Зәңгәр кашлы көмеш алка (3)

Беренче өлеш: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4508
Икенче өлеш: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4633

Бу вакытта инде Айдар егерме алтысын тутырган шактый тәҗрибәле гаярь егет булып, беренче мәхәббәт дип янып-көюләр күптән узган, сөю сүзләре пышылдаган шактый кызларның исемнәре дә онытылган чак иде. Әмма өйләнергә әле иртәрәк чак. Диссертацияне яклагач кына тормышка ашарга тиешле бу “мөһим вакыйга”ның вакыты, аек акыл иләге аша күп тапкырлар иләнеп, әлегә билгеле булмаган чиккә кадәр кичектерелеп куелган иде. “ Кызлар белән җитәкләшеп кенә йөрергә... И – баста!” Әмма Зәйтүнә... Яңа гына унсигезен тутырган Зәйтүнәнең зәңгәр күзләре әлегә атлап үтәргә ярамаган шул чик-киртәләрне пыран-заран китереп җимерде дә ташлады ...

Айдар гашыйк булды бугай. Әллә чынлап та гашыйк булды, әллә тоелды гынамы? Кыскасы, ул башын югалтты. Көз ахырларында, җиргә беренче карлар төшкән мәлдә теге башәйләндергеч дуамал хисләр дә шактый тынычланып, акылның тыңлаучан энекәшенә әверелеп бара иде инде. Әмма Зәйтүнә... Университет коридорында йөзгә-йөз очрашканда аның : “Айдар абы-ы-ый...”- дип ишетелер-ишетелмәс бер пышылдавы җитә, Айдарга әллә нәрсә була. “Йөрәккә әмер биреп булмый!” –дигән гыйбарәне мең тапкыр ишетеп тә, аның асылына төшенмәгән егерме алты яшьлек аспирант егет мәхәббәт сазлыгына баш-аягы белән кереп чумган иде.

Кызганычка каршы, Зәйтүнәкәй Айдарның киләчәк планнарына бөтенләй туры килми иде шул. Ярату ярату белән... Әмма өйләнү! Анысы инде бөтенләй башка нәрсә. Фәннәр кандидаты булган гаярь егетнең хатыны да үзгәрәк булырга тиеш лабаса. Мәсәлән, аның җитәкчесе Илдар Нурович хатыны кебегрәк... Татар театрында Зөбәрҗәт ханымны күреп, Айдар “Ах!” иткән иде. Юк, әллә ни чибәр дә түгел үзе, әмма - затлы. Өстендәге күлмәгенә төстәш ялтыр-йолтыр килеп торган муенсалары, кыйммәтле йөзек-беләзекләре барысы да үзенә бик килешеп, ханымны чын асылташка әверелдергән иде. Ханбикә дисәң, ханбикә инде менә. Айдар Зөбәрҗәт ханымның ялтыравык күлмәген күңелдән генә Зәйтүнәсенә дә киертеп карады, алтын муенсасын да күңелдәге Зәйтүнәнең нәфис муенына такты. Тик Зәйтүнә... Юк инде. Юк! Профессор, академик янәшәсенә басарлык түгел шул. Затлы алкалар да аңа төс түгел, үзенең шул көмеш алкасы килешәрәк тә төшә бугай әле. Артык гади ул Зәйтүнә: киеме дә, кыяфәте дә, сөйләгән сүзенә кадәр бик-бик гади шул аның. Гомумән, Айдарның алдагы тормышында Зәйтүнәгә урын юк иде.

Һәм Айдар аннан арынырга булды. Мескен Зәйтүнә... Зәңгәр күзләре Айдар абыйсына чиксез ярату, ышаныч һәм өмет белән төбәлгәндә , аның зур матур башын күкрәгенә кысып, кылдай каты кара чәчләрен сыйпаганда, үзен дә соңгы чиккәчә иркәләргә ирек куйганда, шул мәһаббәт башта туган исәп-хисап, мәсләк-кичерешләрнең үзенә каршы юнәлгәнлеген уйлап карады микән ул? Юк шул,юк! Айдар абый бит ул! Аңа ышанмый мөмкинме соң? Кызый аңа бөтен җан-тәне, бөтен вөҗүде белән бирелгән иде шул. Һәр хатын-кыз затына хас табигый инстинкт Зәйтүнәдә дә бихисап иде. “Ана, бала һәм гаилә” кебек шартлы ноталардан туган илаһи моң, аның күңелендә мәхәббәт симфониясенә әверелеп, Зәйтүнәне үз кочагына бөтереп алган да, ул әнә шул хыялый бишектә рәхәтләнеп тибрәлде дә тибрәлде.

Зәйтүнәдән арыну, имеш. Әйтүе генә ансат! Ул чакта әллә Айдарга җиңел булдымы? Зәйтүнәнең барлыгына, аның назларына шулкадәр ияләнелгән, кайчакта Айдар үз-үзе белән каршылыкка кереп, теге киләчәк планнарыннан ваз кичүен сизми дә кала иде. Айдар ни теләмәсә дә, Зәйтүнә аның бөтен җанының, вөҗүденең аерылмас бер өлешенә әверелеп килә иде шул.

Әмма карар кабул ителгән: алда – Зәйтүнәсез тормыш тәгаенләнгән иде. Айдар эшенең бик тыгыз булуын сәбәп итеп, диссертация мәшәкатьләре аркасында бераз очрашмый торырга тәкъдим ясады. Зәйтүнәсез тормышка ияләшә башлауга беренче адымны ясау иде исәбе. Айдар абыйсының фәнни эшенә берничек тә ярдәм итә алмавына үртәлеп, аның өчен җанын бирергә дә әзер торган Зәйтүнә ничек каршы булсын ди инде! Җитмәсә, сессия дә - борын төбендә.

Атна-ун көн буе очрашмады алар. Әмма беркөнне аспирантлар тулай торагына Зәйтүнә үзе килеп керде. Айдар бүлмәсендә ялгызы гына һәм , чынлап та, фәнни эше белән мәшгуль иде. Зәйтүнәнең коридор буйлап килгән аяк атлавын, бүлмә ишегенә бармаклары белән сак кына кагылуын да ул шундук танып алды. Беренче генә тапкыр килүе түгел лә.

-Айдар абый!... Айдар абый!

-Айдар абыең өйдә юк, матурым. Яңа гына каядыр чыгып китте.

Бу – күрше бүлмәдәге аспирант егет алдаша. Шулай килешеп куйганнар иде: сүзендә торуын күр син!

Тик Айдар гына кузгалмады да.

Теге якта нәрсәдер кыштырдады. Бераздан ишек ярыгыннан идәнгә бер кагәзь очып төште. Зәйтүнә хаты!

Кызның аяк тавышы ерагаеп, бөтенләй тынгач кына, Айдар аны үрелеп алды.

Хат бик кыска иде.”Айдар абый, күрешик әле. Сәгать биштә, теге урында. Бу – бик мөһим. З.”

“Теге урында!” Күкрәген үкенечле сагыш чеметтереп алды. Йөгереп чыгасы, Зәйтүнәне куып җитеп, кире кайтарасы килеп китте. Шунда ук сүрелде дә.” Ярамый! Араны өзәргә икән – өзәргә! Нигә сузарга?”

“Теге урын” – икесе өчен дә бик таныш иде. Черек күлнең дуга-капкасын алар шулай атады.... Дуганың бу башына берең, ә теге якка икенчең басасың да – пышылдаш рәхәтләнеп! Аралар ерак – ун-унбиш метрлап бардыр. Баш очыңдагы дугаланып торган түбә пышылдап әйтелгән һәр сүзеңне, түкми-чәчми, каршы якка илтеп җиткерә. Янәшә торып сөйләшәләр диярсең!

Әле дә хәтердә... Зәйтүнәгә беренче тапкыр “яратам!” дип ул шунда әйткән иде.

... -Зәйтүнә! Мин си-не я-ра-там!

Кыз каушады, шактый вакыт дәшми торды.

-Я-ра-там! Ишетәсеңме?

Кыз һаман дәшми.

Әллә чынлап та ишетмәдеме, әллә кабатлавын теләдеме?

-Мин си-не я-ра-та-а-ам!!!

Шактый тынлыктан соң егеткә көтелгән җавап та килеп иреште:

-Мин дә...”

Беренче сөю сүзен шунда ишеткәнгәме, Зәйтүнә бу урынны бик ярата иде...

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар