Логотип
Проза

Юрау

Аэропортның шау-шулы залында әле берсенең, әле икенчесенең кочагына сыенып, шушы мизгелдә үк бер-берсенә бөтен эч серен түгеп бетерергә теләгәндәй гәпләшеп, очрашу бәхетеннән тәмам «исергән» ике җан иясе басып тора...

– Алтын бөртегем минем! Ягымлы, шәфкатьле балам! Исәнлектә кавыштырганы өчен кодрәтләре чиксез Раббыбызга меңнән-мең рәхмәт! Сыгылыплар төшеп сагынган идем үзеңне! – дип пышылдады ана, кызын күкрәгенә кыскан хәлдә. Аның күзләренә яшь, теленә әйтеп бетерелмәгән сүзләр килеп төйнәлде. Картаям, ахры, дип уйлады ул эченнән. Юкса әле бер, әле икенче илдән кайтып төшкән шушы төпчек кызын ничәмә-ничә тапкырлар каршылап бу кадәр җебеп төшкәне юк иде бит.
– Мин дә сагындым, әнием, сине! – дип җаваплады язгы яфрактан да нәфисрәк, иң гүзәл чәчәктән дә гүзәлрәк кызы. – Бу юлы озаграк торылды шул! – диде ул, әнисенең артык йомшап китүенә аклану эзләгәндәй. – Үзеңнең сәламәтлегең ничек соң, әнием?
– Менә бит, шәм кебек, – диде ана, кызы каршында тыпырдап куеп. – Бирешмим әле мин, кызым. Бүген мәлҗерәп төшүемә карама син. Күрешү шатлыгына чыдап булмаганга гына ул. Яшь чагым булсамы?..
– Яшь чагың булса ни эшләр идең? – диде кыз, ягымлы көлемсерәп.
– Бик сагынганда тотар идем дә җәяүләп чыгып китәр идем яныгызга.
– И әнием, меңәр чакрымлы океан-диңгезләр аша җәяү үтәр юл-сукмаклар юк бит, – диде кыз, әнисен кабат кочагына алып.
Күз карашыннан мәрхәмәт тамып торган кызы да йомшый башлаган иде инде.
– Кайчагында мин дә шулкадәр нык юксынам сине! Шулкадәр күрәсем килә, тизрәк берәр эшкә тотынмасам – котылу юк. Яки берәр видеокассета куям. Шулар алдый.
– Замана алдый, – диде ана, кызының сүзенә төзәтмә керткәндәй.
– Сиңа яраткан артистларың Ричард Гир һәм Джулия Ормандның өр-яңа язмаларын алып кайттым, әнием.
– Онытмавың өчен рәхмәт, кызым.
Аэропортның шау-шулы залында әле берсенең, әле икенчесенең кочагына сыенып, шушы мизгелдә үк бер-берсенә бөтен эч серен түгеп бетерергә теләгәндәй гәпләшеп, очрашу бәхетеннән тәмам «исергән» ике җан иясе басып тора. Менә алар беркадәр тынычлана төштеләр. Сагыну ташкыны чигенде. Әмма ярату, якынлык хисе икесенең дә күзләрендә очкын булып кабынган. Һәм ул очкыннар, керфекләре аз гына тирбәлсә дә, энҗе-мәрҗән булып алларына тәгәрәргә әзер тора иде кебек. Ярый әле бераздан сүзләре дөньяви мәгънә алды.
– Юлың ничек булды, кызым? Йончытмадымы, бик интекмәдеңме?
– Синең теләк-догаларыңның хикмәтедер, әнием, гаҗәп уңайлы һәм тиз кайттым, – диде кыз.
– Ходайга шөкер! Киләчәктә дә имин йөрергә язсын! Аллакаем рәхмәтеннән ташламасын!
– Рәхмәт, әнием! – Кыз тагын иркәләнеп әнисенең җилкәсенә башын куйды.
Шул вакыт, кузгалыгыз инде дигәндәй, бармакларында ачкычларын бөтерелдереп йөргән таксистлар килеп җитте. Алар бер-бер артлы: «Шәһәргә кирәкме?», «Автобуслар юк хәзер», «Киттек минем белән, кыйбат алмыйм» кебек тәкъдимнәр ясарга керештеләр. Ана кешенең сөйләшенгән шоферы булганлыктан, бу төрле кыяфәттәге әрсез ир-атлардан ипле генә итеп баш тартты. Ул да түгел, сөйләшенгәне йөгереп килеп кулларындагы сумкаларны алды. Алар җиңел машинага кереп утырдылар. Ана, кызының йомшак, җылы иңенә иңен терәп утыру ләззәтеннән рәхәт бер сихәтләнү кичерә иде. Ул бәгырь кисәгенә каерылган башын кире борырга теләмичә сораулар бирүен дәвам итте:
– Гаиләгездә иминлекме, кызым?
– Барысы да әйбәт, әнием.
– Кияү исән-сау гына калдымы?
– Таза-сау, әнием. Күп итеп сәлам әйтте.
– Рәхмәт!
– Әбиләрдә кияүгә карата аерым мәхәббәт булса да, кияүләр кыз анасын яратмый инде, – дип сүзгә кушылды рульдәге өлкән кеше.
– Һәр очракта да димәс идем, – дип, үзенең ирен якларга ашыкты кыз.
– Безнең кияү сөбханалла әле. Андый ямьсез тойгы сиздергәне юк. Киләчәктә дә тату яшәргә язсын! – диде ана.
– Әйттем исә кайттым. Сүз югында сүз булсын дип кенә әйтүем иде, авырга алмагыз тагын. Сөйләшә белмәсәң, эндәшмә инде, – диде чит кеше, үз-үзен шелтәләп.
– Бер-береңне аңлап, зурлап яшәүләргә ни җитә! Гомер болай да бик кыска бит, – диде ана, тагын йомшый башлап. – Санаулы көннәр аеруча тиз үтә. Озаткан саен кабат күрә алырмынмы дип җибәрәм менә бу бәгыремнән өзелеп төшкән алтын бөртегемне.
– Әнием! – диде кыз, беркадәр үтенүле тавыш белән. – Үзең мин бирешмим дигән буласың.
– Ходайга шөкер анысы, нәселебез нык безнең, кызым. Әбиең белән бабаң әнә 90 га җиттеләр. Сезгә дә шундый хәерле гомер бирсен Ходай Тәгалә, амин!
Аның сүзен башкалар да җөпләде:
– Амин!
– Амин!
Ана кешенең «сезгә» дип басым ясавында да, нәсел ныклыгы турында кат-кат телгә алуында да тирән мәгънә бар. Буйга узып, карынындагы сабыен туган илендә табарга дип кайтып килүче кызы күңелендә күкләргә күтәрер изге өмет уяту да, аның тиздән туачак газиз нарасыена якты язмыш юрау да иде бу!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар