Логотип
Проза

Юлда

Зурдан кубып, ерактан алып килеп сөйләп торасы түгел, вакыйга болайрак булды дим дә башлап китим әле. Бәлки сүзем шулай үз җаен табып, үзәненә керер дә агып китәр.
Буа шәһәрен белмәгән кеше, мөгаен, дөньяда юктыр, дим. Шәһәрчек кенә дисәм, ялгыш булыр, кызлары бик чибәр, үпкәләүләре бар!
Яшь чакта да күп җирләрдә йөрелде. Юл ярагын һәм ерагын уйлап торучы түгел идем. Дөнья һаман да итекләремне иярләргә мәҗбүр итә торды. Юл тузаны йөзгә һәм киемнәргә генә түгел, хәтта җанымның ак сүрүенә дә сара башлаган чаклар була иде.
Бервакыт шулай Мишәрстанны иңгә-буйга айкап, Ульянга килеп төштем. Кайда гына булсам да исем китми, тел барыбер Казанга алып кайтыр дип белә идем. Чөнки юлчыга юлны өйрәтеп җибәрүне һәркем изге гамәлдән саный, яхшылык белән йөргән кешене кайсы адәм адаштырсын инде?
Елга портына килеп җиткәндә Казанга китүче соңгы метеорны кул болгап озатып калучыларга очрадым. Мине көтеп тормаган икән шул.
- Аһ! — диеп өлгермәдем, шунда ук халык җыелып:
- Әллә поезд белән генә кайтасызмы? — дип, сораулы киңәшләрен биреп карадылар.
- Кичке тугызларда гына була шул, — дидем, Ульян вокзалыннан килүемне белгертеп.
- Олы юлга чыксагыз ничек булыр? Казанга машиналар йөреп кенә тора! — дип киңәш итте берәү.
- Белмим инде... — Алай мәшәкатьләнергә теләгем юклыгын икеләнүемнән аңладылар булса кирәк, беразга сүзсез калдылар.
- Сез болай итегез, — диде арадан бер чибәр ханым. — Хәзер Тәтешкә метеор китәчәк, аннан Буага барырсыз. Анда бик якын кала!
Шатлануымны күреп сүзен дәвам итте:
- Буадан Казанга шәһәр яны поезды йөри ич...
Башкалар да аны куәтләделәр.
- Тизрәк барып билет алыгыз! — дип әйдәүләре мине кассалар янына йөгертте. Чибәр ханым хаклы булып чыкты. Ярты сәгатьтән мине метеор Идел өстеннән очыртып диярлек Ульян каласыннан алып китте. Укылган китапларымнан Тәтеш хакында язылганнарны исемә алып, ул шәһәрчекне хыял киңлекләрендә күзалларга тырышып карадым Иделдән Тәтешкә йөздән артык басмалы баскыч күтәрелергә тиеш иде. Һәм мин дә тарих сәхифәләрен гүяки үз күзләрем белән күргәндәй, хыялымда барларга теләп, күзләремне йомдым, әдибебезчә озаклап югарыга, Тәтешкә таба менәчәгемә сөенеп шөкрана кылдым, билләһи!
Бу уйлар күңелемне җылыттылар. Идел буйлап алга төбәлдем. Акчарлаклар кичке шәфәкъ нурыннан алсу төскә чумып-буянып оча, хәтта бу кыяфәтләрендә сокландыргычрак тоела иделәр. Киң һәм мәгърур елганың матурлыгы дәрьядай муллыгында гына түгел, бәлки ярларының көязлегендә дә икәнлеген моңа кадәр белми-күрми генә йөргәнмен бит. Ә Татарстан аша агып узганда Идел нәкъ шундый бер гүзәлкәйгә әверелә ки, сөекле егетенең затлылыгы алдында үзенең буй-сынына сокланган кызны хәтерләтә. Менә тиздән таза беләкле җанашы аның биленнән кочып алыр, шаяртып сүз катар, сиздерми генә бит очына иренен тидереп узар. Сылукайны ут алгандай булыр. Әмма...
Әмма Иделне Самарада бикләгәннәр шул. Элеккеге ашын сулы, уйнак һәм назлы Чулман елгасы урынына хәзер җәенке, иләмсез Чулман Иделнең өстенә ябылган ефәк җәймәсе астына: “Кая әле минем урын?”— дигән сыман йөзен сыткан хәлдә килеп ята. Иделбикә бу вакытларда нинди хисләр кичерә, нәрсәләр уйлый икән? Бер Ходай үзе генә беләдер инде!
Тәтеш миңа чыннан да көтелгән матурлыгы белән бергә хозур тоелды. Калын һәм биек яры да йөз басмалы озын баскычын текә куеп каршы алды. Килеп тукталган чагыбызда гына автобус та күренде. Минем арттан төшеп килә торган яшь егеттән:
- Бу баскычта чыннан да йөз басмамы? — дип сорадым.
Ул миңа елмаеп җавап бирде:
- Кем санаган инде аны? Бардыр-бардыр...
- Әллә санап менәбезме?
- Кая ул!.. Әнә, безнең бәхеткә автобус килгән, китеп барганчы утыруыбыз хәерле!
- Миңа Буага кадәрле иде шул. Вокзалга! Ул бармый торгандыр бит?
- Шушы инде, моңа эләгеп калырга кирәк. Эшчеләрне алып китәргә килгән. Бүтәне булмаячак...
Чыннан да, ул автобуска елга буе эшчеләре төялешә иде инде. Юл өстендәге ташларга игътибар итеп тормастан тараканнар кебек без дә автобуска йөгерештек. Буага кадәр үк икән, рәхмәт төшкере!
Шулай итеп, Тәтешне юньләп күрми дә калдым. Кызыл автобус шәфәкъ алсулыгында тагын да кызарып, асфальт юлдан ашыкмыйча Буага таба юл алды.
Табигатьнең тук чоры, алма җыяр вакытлар. Автобустан авылсыз калган таш чиркәү манараларын, мәсҗидсез ялгызлыкта янтайган салаларны күзәтеп бардым да бардым. Мине ниндидер бер рәхәтлек һәм үземнән, дөньядан канәгатьлек хисе биләп алган, ә алда сөенеч һәм шатлыклар гына көтәдер сыман иде.
Хактан да шулай ул, килер көнеңдә хәсрәт һәм мәшәкать очрыйсы булса, кәефең китә, һичбер сәбәпсез күңелең бозыла, ачуың кабара. Бәхеткә таба юллангансың икән, киресенчә, җаның һәр җирдә канәгатьлек таба. Аннан соң шунысы да бар шул әле аның: ризалык һәм сөенеч тойгылары үзләре үк кешене сәгадәт юлына алып керәләр. Шуның өчен дә элек-электән әдәп һәм канәгатьлек хисен адәм баласы үзендә тәрбияләргә омтылган, комсызлыкны, үзсенүне Аллаһы Тәгалә дә үзенең Изге Китапларында кире каккан.
Әмма ул вакытта мин болар хакында уйлап тормадым. Рәхәтлек дәрьясында йөзүче диңгезче сыман татлы тойгыларны күңелгә җыйный бардым. Хәтта шагыйрьләрнең дә мондый халәткә күтәрелгән минутлары сирәк буладыр, алар . Kүбрәк үзләренең кемлекләре хакында уйлау белән мәшгульлекләре аркасында анда ук ирешә алмый калалар. Кызганыч. Хәтта аяныч. Никадәр гүзәл шигырьләр халыкка белдерелми, тәкъдим ителми, йөрәк кылларының моңына җыр булып кушылмыйча-ирешмичә кала. Фәрештәләр авазын ишетәсе иде!
Буа дигәннәре, шәһәрчекләргә хас булганча, матур, тыныч һәм тәүфыйклы кыяфәтендә ашыкмый-кабаланмыйча, канәгатьлек белән яшәүче төбәк, ахрысы... Ул мине шушы
рәвешендә каршы алды. Автобустан төшеп, вокзалга таба җәяүләп атлаганымда озата, хәтта тыкрык һәм урамнары буйлап юл күрсәтә барды. Кичке эңгер иңеп кенә килә. Төнге унбердә генә Казанга таба үтеп китәчәк поезд килергә әлегә иртә, ә шәһәр яны дизель вагоннары инде бүгенгә йөрүдән туктаган икән. Ашыгасы түгел.
Буа шәһәре үзе дә кабаландырмады. Вокзалларын монда гына, җәяү генә барышлы дисәләр дә, урамнарының бер очларыннан икенче башларына кадәр килә-килә аяк табаннары юкара башладылар, йортларда һәм баганаларда утлар эленде, светофорларда яшел, кызыл, сары төсләр бергә кушылдылар, бөек караңгылык һәм зәгыйфь яктырткычлар гына калды. Күк йөзенә йолдызлар түгелде, читтән генә ярым ай күзен кысты.
Мин барып кергәндә вокзал эче бөтенләй буш иде. Билетларны поезд килергә ярты сәгать кала гына сата башлыйлар икән.
Җайлап, эскәмиягә утырдым. Тойгыларымны артык сүз белән өзәсем килмәгәнлектән ялгызлыкны үз иттем. Әмма бераздан кузгалырга туры килде. Ярым караңгы вокзалның икенче башыннан нидер сорап миңа эндәштеләр. Ул арада бала шыңшыган тавыш та ишетелде. Ярдәмем кирәктер дигән уй белән яннарына барсам, вакытны сорыйлар икән. Аңышмаганмын. Сүзләре буш диварларга бәрелеп, каерылып ишетелә, ачык кына төшенеп тә булмый.
- Тугыз тулып өч минут кына узды әлегә, — дидем, — сәгатем дөрес күрсәтсә...
- Мондый егетләрнең дә сәгате дөрес күрсәтмәсә... — дип шаяртты ярым караңгылыкта да чибәрлеге күзгә төртелеп торган туташ. Мин аңа карап тын калдым. Озын, үрелгән чем-кара чәче, гүзәллектә гүяки тиңе юк буйга сылу татар кызы.
Адәм баласы да шушы кадәр камил чибәрлек иясе була икән дип күңелемә дә керткәнем, уема да салып караганым әлегә юклыктан беразга каушап калдым. Юлдашы да матурлыкта бер кашык су белән йотарлык, бераз кечкенәрәк буйлы яшь ханым иде. Аның куенындагы сабые аваз салган икән. Уянган, биләвен иркенәйттереп, елмаеп ята.
Үземнең сурәт-кыяфәтем әлләни түгел кебек тоелып, тизрәк алар яныннан китү ягын карадым. Әмма ике адым да атлый алмадым, кире бордылар:
- Бәлки безнең белән утырырсыз, ялгыз башыгызга каңгыраганчы?..
Мин тагын да кыенсыныбрак:
- Әгәр рөхсәт итсәгез... — дидем, икеләнүемнән чыга алмыйча.
- Казанга барасызмы?
Бу сорауны биргән туташны кайда юл тотуым чыннан да кызыксындыра идеме, әллә башка бер сәбәбе бармы — боларын уйлап тормадым. Шунда ук үзем дә:
- Сез дә шунда түгелме? — дип җавап катыш соравым­ны бирдем.
- Әйе...
Күндем, юл биштәремне алар янына күчереп куйдым. Аны-моны эндәшмәдем. Нигәдер сөйләшәсем килми иде. Тынлык тансык иде. Шунда вокзал эченә бер төркем яшь- җилкенчәк килеп керде. Көчләрен кая сарыф итәргә белмичә бераз төрткәләшеп-эткәләшеп, тәмәке тартып тордылар да безгә таба атладылар. Чибәр туташ янымарак килеп утырды һәм мине култыклап алды:
- Ярыйдыр бит?
- Рәхим итеп, — дидем, шунда гына үземнең аларга ни өчен кирәк булуымны аңлап. Шулайдыр шул, матур әйбергә күз төшүчән була. Бигрәк тә тәртип һәм әдәп ягы шикле адәмнәр андыйларга кызыгуларын яшерә алмыйлар, яисә урлап, үзләренеке итәргә тырышалар. Боларга андый бәйләнчекләр элгәрерәк тә очрагандыр, шунлыктан туташның
миңа сыену ягын караганлыгын аңладым. Теге яшь-җилкенчәкләр безгә таба һаман да якыная бирделәр. Әгәр дә телләренә яки кулларына юл бирсәләр, ничек тә сынатмаска тиеш идем. Шунлыктан үземне иркен тоттым, йөрәктә курку әсәрен калдырмаска тырыштым. Әллә егетләрнең батырлыгы җитмәде, әллә уйлары бүтән иде. Икенче почмакка уздылар. Тезелешеп утырдылар, әшәке сүзләр кыстырып сөйләшеп алдылар. Бу вакытта мин инде торып баскан идем. Имеш, гәүдәмне күреп булса да тынычланырлар бәлки. Шушы өметемнән өркегән йөрәк сикеренде. Минем бәхеткә ул яшь-җилкенчәкләр сыйракларын сөйрәп, төкеренеп һәм тәмәкеләрен тарта-тарта чыгып ук киттеләр. Без аларны кызыксындырмыйбыз, янәсе.
Ул арада, форсаттан файдаланып, туташ белән яхшылабрак танышырга булдым. Исеме дә матур икән:
- Гөлгенә!
- Ә үзеңнеке ничек?
- Альберт...
- Бик үк татарча түгел икән!
- Нигә!
- Болай... Яңа исем дигәнем...
- Хәзер шактый егетләрдә шушы исем!
- Шулай да саф татарча булса, матуррак инде ул...
- Алай икән... Камил, Хәмит, Мөхәммәт...
- Әйе!
- Алары да гарәпнеке шул! Сатыбалды, Бармакборды, Соңбала, Ирдәүкә — болары чын татарныкы.
Туташ та, ханым да рәхәтләнеп көлештеләр. Асылда мин шаярта идем шул. Үземә дә кызык булып тоелды. Чыннан да, ятрак, мәгънәләре аңлашылмый торганрак исемнәр аралашу өчен җайлырак шул. Саф татарчаны хәзер кушамат урынына гына кулланалар.
Без шулай тагын да якынрак булып танышып киттек, бераздан күптәнге якын дуслар кебек әле шаян сүз белән, әле җитдилеккә бирелеп сөйләшә башлаган идек инде. Урамга чыгып, йолдызларны санап кердек. Әгәр шунда иреннәр иреннәрне эзләп тапса да һич гаҗәп тоелмас иде. Гөлгенәнең тавышы ягымлы, хәтта ниндидер серлелек белән тулып ташыган кебек тоелганлыктан һаман да аны тыңладым. Дөрес, егет кешенең аз сүзле булуы яхшы сыйфат, әмма авызына су салып кына йөрүе дә әйбәт түгел. Әмма тел бавым чишелергә ашыкмады. Дөресрәге, миңа тыңлап кына йөрүе рәхәт иде. Һәм менә сүзсезлек безне тыныч кына озата башлады.
- Нигә бер дә сөйләшмисез? — дип сорады туташ.
- Сөйләшәм, — дидем җавабымда, — бәлки сөйләми генә торганмындыр.
Миңа ничектер җаннарыбыз үзара бер-берсен аңлашалар, ә телдән чыккан сүзләр коры һәм буш авазлар гына кебек тоелдылар. Һай, рәхәт иде, бик рәхәт иде миңа.
- Кем белән сөйләшәсез?
- Сезнең белән, йолдызлар белән, әнә, ай белән...
- Сәер кеше икәнсез...
- Шулай тоеламы?
- Юк... Сүзләрегездән чыгып кына әйтәм.
- Ә сезнең йолдызлар белән сөйләшкәнегез бармы?
- Ничек дип әйтим... Бар... Мин түгел, күңел сөйләшә...
- Менә минем дә шундыйрак халәттәге чагым.
Бераздан туташ тагын сорау бирде:
- Ә йолдызлар нәрсә диләр?
- Йолдызлармы?.. — Аптырабрак калам. Ни дисәм дә, дөресе — йолдызлар телен аңламыйм. Миңа аларның бары тик барлыгын күрү, үзем белән сөйләшәләр дип белү хисен тою рәхәт. Шул гына. Бәлки боларны яшермичә үзенә дә әйтергәдер?
-Алармы? — Бу, уйланып, бер карарга килер өчен бирелгән соравым.
- Әйе, алар, йолдызлар!..
- Алар: “И Альберт, Таң йолдызы Зөһрәдәй чибәр кыз янәшәсендә барасың, ә үзеңнең күзләрең — бездә, безнең белән сөйләшмәкче буласың!.. Аның белән сөйләш, аны ярат!” — диләр.
Минем бу сүзләрем Гөлгенә туташның күңеленә хуш килде бугай, сулышы үзгәреп алды. Тагын да урам әйләндек. Балалы ханым аның Тутам тиешле апасы икән. Әбиләрендә кунакта булганнар. Ә үзләре Казанда яшиләр, ди.
Сөйләшеп йөри-йөри вакыт узып та китте. Бер-беребезгә карата хөрмәтебез белән бергә мәхәббәтебез дә йөрәк түрендә тамыр җәя башлады. Поезд килеп, бер вагонда урыннар алдык. Әмма халык күп булу сәбәпле хәтта утыргычларның почмаклары да буш түгел диярлек иде. Кеше өстендә кеше. Менә безнең бәхеткә бер эскәмияне бушаттылар. Өчебез бергә утырырга булса да җай табылды. Поезд җиңел тибрәнүдә юлын дәвам иттерде. Төн уртасы җитеп килү сәбәпле күңелләрне йокы сөреме биләде. Ханым, Гөлгенәнең апасы, баласын кочкан хәлендә ятарлык җай тапты. Ничек тә кысылып, аңа урынны иркенрәк иттердек. Шунда эреп барган Гөлгенә туташ башын минем җилкәмә салды. Ә бераздан иреннәр иренгә кушылдылар. Аларның татлы тәме йөрәкләрдә тамыр җибәргән мәхәббәт орлыкларына шифалы яңгыр кебек тәэсир итте. Минем бүселеп үк китәргә хакым юк иде. Безгә каршы якта утыручылар әледән-әле күзләрен ачып-йомып, гүяки икебезне дә күреп- танып калырга тырышкан сыман игътибарлы иделәр. Әмма Гөлгенә туташ аларга карап тормады, кочагыма тагын да ныграк елышты. Аның кайнарлыгы сөякләремне эретте. Иреннәрем кабат-кабат аның иреннәре татын җыйды. Без шулай кочаклашкан килеш утырган җиребездә йокыга талганбыз. Яшермим, төне буе үземне чәчәк бакчасында гизүче итеп тойдым, төшләремдә җиденче кат күкләрдә, җәннәт сарайларында йөрдем.
Поезд тукталган саен вагоннарга халык тула торды. Иртәгә — дүшәмбе. Мөгаен Казанга, эш урыннарына һәммә кеше вакытында барып җитәргә ашыга торгандыр?
Бер дә талмый кочакка сыенып килгән Гөлгенәдән кулларда һәм беләкләрдә кан оеган булса да сер бирмәдем. Күзләрем дә бу уянуымда ябылырга теләмәгән кебек иделәр. Ә бераздан туташым башын тезләремә күчерде, инде шул халәтендә тынычлап йоклап китте. Вагонның бишек кебек тибрәтүе, һавасының бозыклыгы һәм эсселеге, халыкның артыгы белән тыгызлыгы — һәммәсе дә безне кирәкмәгәнчә баласыта, бөтен җиһанда икебезнең генә ялгыз калуына ышандыра кебек иде. Тагын оедым. Йокы аралаш ни булганын белмим, әмма кырык күзнең берьюлы безгә карап торуыннан икебез дә уянып киттек. Бу мизгелдә бер­беребезне кысып кочаклаган самими гашыйклар халәтендә идек. Тәүфыйклы кешеләр төсле тәртипкә кайттык, ягъни кочакларыбыздан чыктык.
Ә ярты сәгать тә үтмәгәндер, поездыбыз Казан вокзалына килеп тукталды.
- Син мине озатма! — диде Гөлгенә.
Җавапка нәрсә әйтергә дә белми торганымда ике багана-багана адәм керде. Минем белән кайткан ханымның һәм туташның чемоданнарын алдылар, саубуллашырга да бирмичә бергә чыгып киттеләр. Вагон тәрәзәсенә капландым. Алар платформага килеп тукталган “Волга” машинасына төялделәр дә китеп бардылар. Мин бөтен дөньяның гүли башлаганын, күкләрнең җирдән ераклашканнан ераклашуын йолдызларның күптән сүнеп беткәнлеген, бәхетнең канат та сыпырмый узуын гына тойдым. Тагын бары тик белем артыннан гына йөгерүче мескен студент кисәгенә әверелеп калдым. Тулай торакка кайтып торасым түгел, туры университетыма бара идем. Трамвай шәһәр урамнарына шудырып кына алып кереп китте. Мин үземнең бу сихри төндә кайдадыр җәннәткә адашып кереп, шуннан саташып чыккан булуымны аңлап алдым.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар