Логотип
Проза

Юл

Хатыным һәм дустым Фәридәгә

1
Алар кызларын авылда тота. Үзләре шәһәрдә тора. Тора дип… Җир белән күк арасында кебек. Өйләнешкәннән соң өч елга биш фатир, ягъни биш хуҗа алыштырдылар. Һәркайсында аларга торырга килешенгән бүлмәләргә обой ябыштырттылар, ватыкны төзәтергә куштылар. Әйтерсең лә җил гел аларга каршы: ялынып урнашуларына озак та үтми, фатир хуҗаларының тормышында көтелмәгән ни дә булса килә дә чыга: йә кызлары иреннән аерылып кайта, йә төрмәдә яткан уллары пәйда була, йә тагын нәрсә, һәм аларга тагын торыр урын эзләп табып, михнәтләр кичерә-кичерә, рәнҗеп, бер-берсеннән оялышып, күченүдән гайре чара калмый. Сыеныр урын тапканчы, хатынының тулай торагындагы бүлмәдә кунгалап йөриләр (прописка өчен ул шулай тулай торакта яши санала, урын өчен акча түли). Әлеге бүлмәдә хатыныннан кала тагын өч кыз бар. Кире әйләнеп кайткач, аларны җылы кабул итәләр, моң-зарларын уртаклашалар. Ара-тирә: «Безнең иребез!» – дип кенә җибәрәләр. Яшерен-батырын түгел, Әхтәм (ирнең исеме шундый) ул кызларның кайсысы нинди эчке күлмәк, күкрәкчә кигәннәренә хәтле белеп бетерә. Бу гына түгел, хәтта ки күренеп киткәләгән тәннәрендә ничә миң барлыгын да санарга өлгерә. Галәмәт инде! Кайбер чакны шулай иртәләрен хатыны кырыннан торып, трусикчан гына карават кырыена утыра, ә әйләнә-тирәсендә кызлар йоклый, кайсыныңдыр өстеннән одеалы йә җәймәсе шуып төшкән. Ул да булмый, берәрсе уянып китә дә, аның кебек үк торып утыра. Һичнинди тартыну тоймастан, тын гына аны-моны сөйләшеп алалар. Кыскасы, эчкән чәй, ашаган аш уртак, зарланырлык түгел.

Кешечәрәк шартларда яшәрлек утрак фатир табу ягына Әхтәм үзе тәҗрибәсез. Булдыксыз диярдәй түгел түгелен. Шул мәшәкать кайгысы килеп чыккан саен югалып кала, тик аклана да алмый. Аның берәр район үзәгенә яисә авылга төпләнү чамасы да бар. Шулай итсә, тормышлары, ниһаять, җайланыр, иңнәре бу ыгы-зыгылы мәшәкатьләрдән арыныр иде шикелле. Ул чагында пошынусыз, канәгать бер тынычлыкка ирешерләр иде. Шунда – берәр район үзәгендәме, авылдамы урнашса, кеше күзенә күренердәй эш әһеле дә булып китәр иде кебек. Чакырмадылар түгел, тору урыны да вәгъдә иткәләделәр. Әйтүләренә, кыстауларына караганда, аны балык тоту, ау, ихтирам, хөрмәт аяк астына җәелгән затлы келәмдәй көтеп тора, имеш. Ләкин Әхтәм моның ише җиңел вәгъдәләрнең вөҗдан йөге булмыйча, иңнән тиз шуып төшү ихтималын да чамалый.

Ә берзаманны, кәефе тәмам бозылган, өмете киселгән чакны, ул Памир тауларындагы Хорог шәһәренә – карлы тау араларына ук китеп бармаскамы икән, дип тә уйлана калды. Кайсыдыр бер газетада менә шундый өмет бирердәй игълан күзенә чагылган иде. Ул вакытта алар авырлыклар белән көч алышмас (алар бетәрдер ич инде, чиге булырга тиештер?), ә тормышның үзе белән сынашырлар иде, дип уйлады ул һәм бу хакта хатынына да әйтеп бакты. Тормышның үзе белән көч сынашу – мәңгелекнең сиңа тигән фани өлешендә яшәү бит инде ул. Кешене кеше иткән нәрсә шул түгелмени? Дөрес, чит-ят җирләргә китеп барсалар, күңелнең кайсыдыр ягы ятим, моңсу калыр, сагыш басар, максатка ирешү омтылышына хилафлык килердер. Әйе, Әхтәмнең максаты бар. Шул максатына ирешер өчен аңа, һичшиксез, шәһәрдә яшәү кирәк. Читтә, нәкъ шушы шәһәрдән читтә, ул күз алдына китергән максатына ирешә алмаганын яхшы белә. Аннары соң Фирдәвес (бусы хатыны инде) – студент кына әле, дүртенче курста, аны да укытып бетерәсе бар. Ул да ияреп кенә йөрергә яратылмаган лабаса, аның да яшьтән хыялланып йөргән максатына ирешәсе килә бит инде…
Менә шул: алар шәһәрдә тора, ә балалары – авылда. Ха­тынының әнкәләрендә. Ул исә җаваплы урында эшли, авыл Советы рәисе, бала карарга вакыты кысан. Бала көн буена диярлек дөм сукыр әбиләре карамагында. Баланы, дөрес, Фирдәвеснең энесе белән сеңелләре дә караша карашуын. Балага яшь ярым, әбиләренә – сиксән…

Шулай итеп, Әхтәм белән Фирдәвеснең Ләйсән исемле кызлары авылда тора, һәм алар чираттагы җомга көнне аның янына кайтып килергә уйладылар. Билгеле, Фирдәвеснең лекцияләре беткәч, кичке сәгать дүрттә китәсе электричкада.
Алар һәр җомга-шимбә-якшәмбе диярлек юлда. Чиратлашып, әле Әхтәмнең авылдагы анасы янына, әле Ләйсән янына кайтып киләләр. Бер атнаны монда, икенче атнаны тегендә. Башта – мәгърибкә, аннары – мәшрикъка. Әлегә бу кайтып йөрүләрнең очы-кырые күренми, һаман юл, юл, юл… Кайбер чакны авылда яшиләр, шәһәргә эшләр һәм укыр өчен генә йөриләр кебек тоела.
Яшәүләре чираттагы фатир хуҗалары яки хатынының тулай торагындагы бүлмәдәш өч кызның уяу күзәтчелеге астында үтә. Иртән чәй эчкәч, Әхтәм эшкә, Фирдәвес укырга китә. Кичен язалар, укыйлар, йокларга яталар… Шулай гел кеше күзе астында. Күз көекләре диярсең. Авылга кайткач, тагын уңайсыз, шулай йөрүләре өчен ата-аналары алдында оялалар, ә алар исә кызганудан гайре чарасыз.
Әхтәмнең җиде бала үстергән әнкәсе ялгыз, өлкән яшьтә инде. Дөрес, һәр кайтканнары саен, ул «юкка өшәнгәнсез» дигән була, күчтәнәчләрне ялындырып кына ала – «юкка мәшәкатьләнгәнсез, әнә ич икегез дә чыра гына…»
– Саф һава шулай итәдер, әни! Аермадан сигез чакрым җәяү кайтасы бит – шул талчыктырадыр инде.

Хатыны ягыннан да аларның ябык булуына уфтаналар, анда да:
– Саф һава шулай итәдер, әни! (Яки әби, Әни, Хәмит абый – бусы хатынының үги атасы.) Станциядән унөч чакрым җәяү кайтасы ич.
– Авылда гына төпләнсәгез ярамаганмы инде? Кала дип шултиклем иза чигәләрме соң? Чегән тормышы да сезнекеннән җиңелрәктер.

Мондый сүзләр мәгърибтәге авылда да, мәшрикътагысында да патефон тәлинкәсе күк туктаусыз әйләнә.
Ә ник ябыклар? Кайткан саен шәһәр күчтәнәче кирәкме? Әлбәттә. Чөнки Әхтәмнең әнкәсе карчык кеше, аны бәхил­ләтерлек бүтән җай юк. Ә кызлары Ләйсән болай да ата-ана назыннан мәхрүм, аны тансык ризыктан мәхрүм итү – үзе бер газап кичереше.

Әхтәм белән Фирдәвеснең икесенә сиксән алты сум кала, шуңа ай уздыралар. Шуннан утызы – фатир хуҗаларына, бер сум илле тиене – тулай торак өчен. «Утка аерым түлисе, утын табу үзегезгә…» (Үзәктән җылытыла торган фатирда алар өч ай гына яшәп калдылар. Хуҗаларның Басмач кушаматлы бүре буа торган шәрык этләре китаплар һәм Фирдәвеснең лекцияләрен ярата иде. Укырга түгел, билгеле, чәйнәргә. Аннары соң бот күтәреп… Нигәдер һаман диярлек алар бүлмәсенә.)

Шәһәргә авылдан ит, бәрәңге, кишер, йомырка, варенье, каймак, камырдан пешкән тәм-том алып кайткалыйлар (әллә алып киткәлиләрме?).
Кыскасы, торалар. Икесе дә горур холыклы, җайсызлык әйткәләшеп киткәләүләргә дә сәбәп бирә. Мәсәлән, театрда. Эскимо алыргамы, пломбир да ярап торырмы?
– Эскимо ал, – ди Әхтәм.
– Пломбир да ярар, – ди Фирдәвес. – Эскимоны Ләйсән­нең дә ашаганы юк әле…

Юк, алар театрсыз яши алмыйлар. Киносыз, китапсыз да. Чөнки Әхтәм ирешәсе максат шуны ипи урынына таләп итә.
Фирдәвес мәгърибтәге асфальт юл аермасыннан да, мәш­рикътагы станциядән дә кайтышлый урман эченнән барырга ярата, куаклар итәге астыннан көрән төстәге салкын чик­ләвекләр эзли. Бусы – сентябрь башында. Соңрак бармакларын каз тәпиләре күк шәмәхә-кызыл иттереп бетергәнче, кыраулы яфраклар астыннан актара. Бусы – октябрь инде. Ул чикләвекләрне Әхтәмгә ваттыра, аның тешләренә сокланып, тәмләп ашый.

Октябрьнең икенче җомгасы болытлы иде. Яңгыр ике генә көн яумады. Аларга бүген тагын юлга чыгасы.
Фирдәвес иренең эшенә:
– Сорадыңмы? – дип шылтыратты.
– Сорадым, – дип уфтанды Әхтәм.
– Җибәрмиме әллә?

Хатыны мондый чакларда элек иң начарын уйлый яки ­уй­лаганының иң начарын әйтә. Киресе килеп чыкса, ихлас шатлана. Начар фаразы чынга туры килсә, юраганы өчен үзен кызганусыз битәрли, шул ук вакытта әүлиялык тойгысы барлыгын искәртергә җай таба. Әүлиялыгы иренә карата рас килсә:
– Әйттем бит мин сиңа! – дип, Әхтәмнең җанын тагын бер кат кыеп алгандай итә иде.
– …Җибәрмиме әллә?
– Җибәрде җибәрүен…
– Яхшы. Ләйсән бәхетенә яңгыр да яумаса…

Кайтабызмы-юкмы дип сорап тормады, билгеле. Моны ул катгый хәл иткән, таш яуса да кайта, бәхәскә һичнинди урын юк.
– Ник аның бәхетенә? Ул җылы өйдә. Безгә кайтасы ич.
– Без тоз түгел, эремәбез. Хәзер төшәм…

Көт димәде, чыгып тор димәде, телефон трубкасын элде дә күчтәнәч тутырганга бүлтәйгән портфелен кулыннан кулына алыша-алыша чыгып чапты бугай. Әле сентябрь башында гына алынган портфель – инде карарлыгы калмады. Ул вакытсыз таушалган кием, тузанда каткан, яңгырда җебегән туфлиләр!.. Юл карак белән бер: сиздерми чишендерә.

Әхтәм башта Фирдәвесне күз алдына китерде. Универси­тетның тарих-филология факультеты бинасыннан чыккач, ул уңдагы телефон-автоматтан шылтыратты инде. Аннары юстиция министрлыгы бинасы яныннан үтеп, баш почтамтка җиткәнче сулга борыла да түбән юнәлә; урам аша чыккач, бер үк вакытта баскыч та, җәмәгать туалеты түшәме булып та хезмәт иткән баскыч түшәмнән төшкәннән соң, Әхтәм эшләгән бинаның аркасы астыннан уңга каерылып, китап кибете тәрәзәсе төбенә килеп туктый – Әхтәмне шунда көтә. Юк, эчкә кереп, аның янына менми, хезмәттәшләреннән ояла. (Хурлана да: туйларына биш тәңкәлек пластмасса плафон бүләк иттеләр. Элер өчен түшәмнәре булса бер хәер!..) Әйе, менми. Квадрат йөзле сәгатенә карый-карый, үзенә күз төшереп киткәләгән егетләрдән ояла-ояла көтә…

Әхтәм, башлыгының күзенә чалынмаска тырышып, табан тирәсенә төшеп җиткән горурлыгына абынмыйм дигәндәй, өченче каттан әкрен генә аска ашыга. Дөрес, башлык аңа эштән ике сәгать ярым алдан китәргә рөхсәт бирде бирүен.

…Ишек шакып, бүлмәсенә керүгә, ул, Әхтәмгә карамыйча гына, бихисап гөлләрне күзеннән кичереп:
– Тагын җомга… – дип суза. Әллә гомере тиз узганга по­шына, әллә аның һәр җомгада алданрак җибәрүен сорап керүенә саруы кайныймы – хатын-кызны белмәссең. – Әйе, тагын җомга! – дип кабатлый ул. – Утыр, Әхтәм.

Әхтәм олеандр гөленең бөгелеп торган ботагы астындагы урындыкка утыра. Аның чәчәкләренә орынмас өчен, аңа башын ияргә, аркасын сыгарга кирәк. Алга бүкән куясы да арттан балта гына күтәрәсе… Чыннан да, гаепле: торыр җире юк, шуның аркасында күз көеге хәлендә йөри, кызлары янына кайтыр өчен, эштән алданрак китеп, дүрттәге электричкага элгәшәсе бар. Башлыкка, болай, үпкәләп булмый: гозерен кире какканы юк. Ә менә Әхтәмнең фатир, берәр бүлмә соравы – ул бүтән, ул, янәмәсе, кире кагуга керми, ә җай туры килмәү дип атала.

Берзаманны алар арасында тигез дәрәҗәдәге сөйләшү булды: «Ә-ә! Квартир кирәк!.. Балагызга авырмыни? Соң… Тудырмагыз иде!»
Әхтәм ул чагында бугазына шайлы сазлыкка чумдымыни! Күк йөзенә соңгы караш ташлагандай, кәнәфиендә җәелеп утырган чибәр йөзле ханымның йөзенә текәлде. Ул тәненең йомша­рып, көчсезләнеп калуын сизде. Аның каруы җаны гаҗәп иркенәйде, аңына сәер көч иңде дә рәхәтләнеп көлеп җибәрде.

«Искиткеч җавап, Чулпан Исхаковна!»
«Көлкемени? – Хатын беркавым сүз эзләде: – Ирләрчә түгел».
«Мин сездән көләм. Бусы ирләрчәме?»
Чулпан Исхаковна әллә нишләп китте. Күз кабаклары кысылды, кыска керфекләре шөпшә угыдай тырпайды.
«Миннән?»
«Гафу итегез. Ләкин мин үземне зират директоры итеп күргәндәй булдым».
«Монда минем ни катнашым бар?»
«Ә сез… үлеп, туганнарыгыз… минем янга кабер урыны сорап килсәләр? Ышаныгыз, мин «Үлмәсен иде!» димәм…»
Ә хәзер, рәхим итеп, эштән куып чыгара аласыз».
«Юк инде, кадерле Әхтәм Ядкаревич! Зират директорын кулдан ычкындыру акыллылык булмас, минем тынычлап үләсем килә… Синдәй образлы фикер йөртүчеләрнең урыны нәкъ бездә… Шаяртуыгыз бик күңелле булды, рәхмәт. Эшләгез!»

Әйе, башлыкка үпкәләү урынсыз. Көр күңелле, теләсә нәрсәне шаяртуга бора белә…
– Рәхмәт, Чулпан Исхаковна… – Әхтәм янтаеп урыныннан тора: олеандр чәчәгенә орынсаң, башлыкның йөзе чал­шаючан.
– Авылыгызда берәрсенең урман мәтрүшкәсе юк микән, ­сораш әле. Күп түгел, бер уч кына. Авторлар кергәндә, мәт­рүшкә чәйгә бик тансык. Оригиналь дә була.
Апкилер Әхтәм, ник апкилмәсен. Кочагы белән апкилер…

Фирдәвес көтеп тора инде. Баскычтан менеп, бинаның соры колонналы ышыгы астында, кибетнең зур тәрәзәләрен саклап сузылган тимер торбага терәлгән. Бүлтәйгән портфелен бетонга куймыйча, шул торбага утыртып тоткан. Кызыл чәчәкле кара яулыгын кысып бәйләгән, ак плащ (бүтән ни кисен инде – өч ел шул плащ) якасын күтәргән, аягында кызыл резин итек. Портфеленнән кала, кулына ниндидер төргәк тә тоткан.
– Бусы ни? – дип сорады Әхтәм, целлофан төргәкне капшарга үрелеп.
– Ой, киттек тизрәк! Билетка чират инде!..

Портфелен Әхтәм тотарга өлгергәнме-юкмы икәнен дә, артыннан киләме-юкмы икәнен дә карамастан, ул, ике баскычны бер итеп, тротуарга төште, аннан гына аны култыклап алды.
Урам аша чыктылар, кинотеатр почмагыннан сулга бо­рылып, Болакка юнәлделәр. Тимер юл вокзалына шуннан якын.
– Төргәгеңдә ни дим?
– И-и, Ләйсәнгә лә инде!
– Ә-ә!.. Әле ярый коры, – диде Әхтәм. – Безнең бәхеткә.
– Юк, Ләйсәннекенә, Ләйсәннекенә.
– Явачак.
– Каян беләсең?
– Җил юк.

Әхтәм инде ничәнче кат күккә карады. Болытлар тоташ, түбән, шиферларга орынырлар да кер тактасына ышкылгандай сыгып-сыгып явар төсле. Әз генә суытса да, су парлары тәмам оешып, тәгаен шулай булачак.
Әхтәм, аның йөрәген көйдергәнен белсә дә, аңлатып бирде.
– Яуса әллә! Станциядә берәр машина очрар әле.
– Очрар сиңа! Без кайтып төшкәндә дөм караңгы була – эт тә йөрми.
– И-и, Ләйсән көтәдер инде!
– Көтми ни! Әнкәңнәр кайталар дип котырткач!..

Алар Болакның Татар күперен уздылар, урамны аркылы чыккач, тагын туры киттеләр. Аяк астында сары яфраклар, кәгазь кисәкләре. Узып киткән машиналар төтене әче, кузгаткан тузаны сөремле, тынны кыса.
– Әллә кайтмыйбыз гынамы соң? – диде Әхтәм, хатынын үгетләргә тырышып.
– Кит әле! Булмаганны… Баланы үз насыйбына тиеш ­ризыгыннан өзепме? Менә ни алдым бит әле мин сабыема! – диде Фирдәвес, керфекләре белән генә төргәгенә иша­рәләп.
– Нәрсә соң ул?
– И-и, ярар инде, өз… Безнекеләр мунча якканнар­дыр…
– Мунча, анысы шәп инде. Суынмаса.
– Белмиләр ди анда! Тик мине беренчесенә үгетләмә инде, яме, – диде Фирдәвес, аңа тиз генә карап. – Үзең генә ке­рерсең. Без аннары, Ләйсәнкәй белән…
– Әллә тотынды ук инде? – Әхтәм асфальтка яңгыр тамчысы төшкәнен шәйләп өлгерде. Яңгырга әйләнеп, менә-менә бушанырга торган дымлы һаваны ул бите белән тоеп барды.
– Җитте инде! Зинһарлап сорыйм! – диде Фирдәвес, тавышын күтәреп һәм аның җиңен кинәт тартып. – Бу хәтле дә кире булырсың икән!
Уңга каерылып, бакчаны үттеләр дә вокзалның касса залына керделәр. Кассага да, автоматларга да чират алай зарыктырырлык түгел иде.

2
Поездны әллә алда көтеп торганмы, әллә арттан куып җит­теме – яңгыр яварга кереште. Җиргә караңгылык иңгән иде инде. Әлегә алар эчтә, вагонда бөркү, тыштагы яңгырга әллә ни ис китмәгән дә шикелле. Килеп төшәрләр, ә анда кемнедер машиналар каршы алыр, кайсыныңдыр алар ягыннан булуы ихтимал. Шушы сүзсез, әмма уртак ышаныч аларны эчтән җылытып тора, салкын яңгыр нәкъ менә аларга тимичә, ниндидер мәрхәмәтлелек күрсәтер кебек. Машинада ярты сәгатьтә үтәрлек, ә җәяүләп барсаң, ике сәгать ярымлык юл барыбер артта калачак, тик әнә шул ара һәм вакытны ниндидер җиңел могҗиза белән, газапсыз-нисез генә нәкъ менә алар сикереп үтәр кебек.
Ләкин алар белән Ләйсән арасында, сират күпере булып, ак таш түшәлгән борынгы юл ята. Салкын, юеш, караңгы дөнья астындагы буп-буш юл. Ул тузган, убылган җирләрендәге болганчык яңгыр сулары, борылышлары, күтәрелешләре һәм үргә түбән җирләре белән аларны көтә.

Поезд станциягә җитеп туктады. Алар белән авыр юл арасында парланган тәрәзә пыяласы гына инде. Ишек төбенә алдан ук килеп бастылар. Берсе дә машина дип уйламады. Бу өмет кайткан саен күңелләрен ымсындырып, Ләйсәннәре янына кайтуның сүзсез догасына әйләнгән инде. Проводник хатын ишекне ачып куйды, баз капкачын ачкандай, баскыч өслеген күтәртте. Биткә дымлы салкын һава килеп ягылды. Алар, шул базга төшкәндәй, юеш баскычка бастылар.

Станция янында бер «газик» белән көпчәкле трактор гына. Фирдәвес аларның кая кайтуларын сорашты. Әхтәм аның бәхетле елмаеп, кул изәвен түземсезләнеп көтте. Ул үзләре кайтасы һәм аннан аргы авыл исемнәрен генә белә. Таш юлдан аермалар да бар, алары кая илткәнен бөтенләй белми. Бу «газик» белән тракторны яллау турында уйлау да мәгънәсез, үз кешеләрен алмага килгәннәр. Шуңа күрә Фирдәвеснең оясы туздырылган кош кебек чабулавын ничарасыз кызганып карап торды. Фирдәвеснең төргәген күкрәгенә кысып һәм итеген пычракка буямаска тырышып кире килүеннән ул үзләренең җәяүләп кайтырга калганнарын төшенде. Шунда гына ул яңгыр көчле җилдә ургым-ургым бәреп яуганын тоеп алды.

Фирдәвес лампочкасы янып торган багана төбендә сәгатенә күз төшерде.
– Җиде, – диде ул. Плащының якасын күтәргәндә, Әх­тәмгә карады. Аннары, яңгырдан ышыклангандай, аны култыклады.
– Киттекме?

Бер-берсенә су, пычрак чәчрәтмәскә тырышып, район үзәгенең үргә түбән урамы буенча киттеләр. Дүрт кварталдан соң сулга борыласы, тимер юл күпере астыннан чыккач, тагын сулга. Аннары, инеш күперенә җитәрәк, юл уңга каерыла, шуннан соң тагын сулга. Ә инде үр башланганда, соңгы йортларны артта калдыргач, караңгы япан кырга килеп чыгасың.
– Кайтып җиткәндә унынчы яртылар була, – диде Әхтәм.
– Булмагае, әйеме?
– Аңынчы Ләйсән йоклый ич инде!
– Уятабыз!
– Бер көн өчен…
– Анысы өчен дә алтын бирерлек.
– Бик күп инде ул синең!
– Бары җитә, җитә менә!..

Асфальтлы үзәк урамда култыклашып бардылар. Беренче борылышта аерылдылар. Һәммә уентыкларга су тулган, җир тәмам җебегән, ялгыш бассаң чәчри, күлләвекләрнең зуррак­ларын читләтеп үтәргә кирәк була башлады. Башта янәшә, аннары аллы-артлы барырга калды. Ярый әле баганаларда ут, тәрәзәләрдә якты бар әле. Ә кыр юлына төшкәч? Хәзер үк туфлине чылатудан саклап бару мәгънәсез иде инде – су үтте. Ә кырда?
– Нинди «бары» ул тагын? Сандыгы белән хәзинәң бар мәллә?
– Сандыгы гынамы соң! Менә! – Фирдәвес, уң кулының бармакларын тырпайтып, балдагын күрсәтте.
– Балаң янына кайтыр өчен шуны бирер идеңмени?
– Бел, Әхтәм: мин моны аерылышсак кына салыр идем… – Фирдәвес үзе дә көтмәгән сүздән аптырап, тотлыгып калды. Ләкин ул үз уенда аерылышудан да яманрак бер күренешне күреп өлгергән, ахрысы. Шуңа күрә ул әйтеп ычкындырганын шул күренеш белән аклыйсы да, каплыйсы да килеп дәвам итте: – Менә сайла: Ләйсәннең янына иреңнән аерылсаң гына кайталасың дисәләр… – Сүзен тәмамларга кыймыйча, ул тагын тынып калды.
Елга аша салынган күпер төбен машиналар изеп чокырлаган, аны былчырак су тутырган. Юл читендәге тар калку сукмактан тая-тая күпергә кергәндә, Әхтәм Фирдәвескә булышу түгел, ничек атларга киңәш тә бирмәде. Хатынының сүзләрен ошатмаган иде. Борылып та карамады, ичмаса.
– Көт инде әзрәк, – диде Фирдәвес, сул яктагы култыксага таянып атлый-атлый. Хәзер инде аяк киемен пычрактан, судан саклауның хаҗәте калмады, таеп егылмас өчен генә таянуы.

Әхтәм дә кая басканын сайлап-нитеп тормады, чалбар балагын да сызганмады, сөрде генә. Ул чаттагы йорт артына кереп күмелгәч, Фирдәвес ачу белән:
– Сиңайтәм, көт инде! – дип кычкырды.

Аның тавышына уң яктагы йортның капка астыннан бер эт һаударланып чыкты. Фирдәвес, аңа ачыргаланып: – Пшол! – дип кычкырды. Эттән битәр үз тавышыннан үзе курыкты бугай. Шундук теле кызышып, чигәсе кагарга кереште.
– Кыланма инде, Әхтәм!
– Үшәнләнмә соң, җәһәтрәк атла.
– Тагын нәрсә инде?!

Чатка җитүгә, Фирдәвеснең каршысына култыклашкан егет белән кыз килеп чыкты. Икесе дә резин итек кигән. Кызы көлә иде, Фирдәвесне күргәч, авызына учын каплап тынды, тик узып китүгә, тагын көлеп җибәрде. Аларның соңгы сүзләрен ишетеп булса кирәк. Әйе, Фирдәвес борылып караган иде, тегеләрнең, барган көйгә үзенә карап пышылдашуларын, тыенкы көлешүен күрде.
Әхтәм аны көтеп алды. Егет белән кызның үзләреннән кө­лүе аны гарьләндерде, ачуын кузгатты. Шул ук вакытта Фирдәвесне дә кызганды. Кызганды дип… Фирдәвес кызгандырырга яратмый анысы, үзен бәхетсез санаучы хатыннардан түгел.
– Кеше көлдермәле, яме?! – диде Фирдәвес, аны узып китеп.

Әхтәм үзе үпкәче, горур холыклы. Ә бүтәннәрнең дә шундый булуын күтәрми иде. Фирдәвес аңа җиткәч туктаса, култыгыннан алса, ни була инде? Этәреп җибәрмәс иде Әхтәм!
Ә хәзер аңа иярми хәл юк. Ә ияреп бару алда бару түгел инде!
– Нишләгән әле мин? Кеше көлдерәсең килмәсә, өеңдә утырырга кирәк! – диде Әхтәм.

Фирдәвес:
– Өеңдә?! – дип, капыл туктап калды. Әхтәм, «өеңдә» дигән сүзенең гаять урынсыз яңгыравын аңлап, Фирдәвеснең мыскыллы елмаюын, хәтта көлүен көтте, ләкин хатыны плащ якасының уң ягын тотыбрак, яннан бәреп яуган вак яңгырдан йөзен ышыклаган көйгә, юлның калку урыннарынарак басарга тырышып ары китте.
– Бүген кайтмасак та ярый иде инде, – диде Әхтәм тынычрак, килешүчәнрәк тавыш белән. – Әнкәң дә, гел йөрмәгез, ди ич.
– Ул әйтер ул. Ә бала?
– Аңа ике атна кайтмасаң ни дә, өч атна ни…
– Ярый сиңа «әти» ди. Ә үз баласы «апа» дип дәшкән ана нишләргә тиеш?
– Анысын сеңелләрең белән энеңнән откан инде…
– Ник сиңа, аларча итеп, «җизни» дими соң?

Сүзсез калдылар – урам бетте. Фирдәвес тәрәзәдән төшкән тонык сары яктылык кисентесен үтеп, дөм караңгыга кереп китте. Убылдымыни? Әллә эредеме? Һәрхәлдә, караңгылыкта күренмәс булды. Әхтәм, ят өй бусагасын яңа атлап кергәндәй, күзе ияләшкәнче караңгылыкка карап торды. Кузгалуга, Фирдәвескә төртелде: шунда гына, кул җитәрлек арада гына тора икән.
– Ник терәлеп каттың? – диде Әхтәм. – Ничек кайтасың инде бу тәмугта? Әйттем, ява, дидем, колагыңа да элмәдең!
– Тәмугта салкын түгел, эссе, диләр. Анда бер йотым су өчен җан сатарлык ди, ә монда чиләкләп коя! – дип көлде Фирдәвес. – Җәннәт юлы шушы инде. Миңа юлдан да рәхәт юл юк…
– Харап инде! – диде Әхтәм.
– Берзаманны үзең дә сагынырсың әле. Әйтте диярсең…
«Ихтимал», – дип уйлады Әхтәм.
– Әйдә инде, күз ияләшә ул. Караңгыда аяк үзе атлый. Каршы утлар якын гына сыман, барып җитүе генә озак – шунысы читен…

Ул, хатынының караңгыдан шикләнеп сөйләнүен белсә дә, юатырлык сүз катмады, аны узып, алга атлады. Аяк астында су чапылдый, вак ташлар кыштырдый. Туфли чат су, бүрсегән аякны кыса. Бара-бара портфель дә шактый басты. «Шулхәтле төямәсә!» – дип уйлады ул. Чыланмаган җире калмады.

Тын иде. Тимер юл ягыннан товар поезды узды, манёвр паровозы кычкыртып куйды. Ә күз караңгылыкка тәмам ияләште. Станция ягындагы кыя өстенә утырган өй утлары алар менеп барган үрдәге юлның ак ташларына төшә, күлләвекләрдә чагыла. Үрне узгач, капшанып диярлек барасы инде.
– Телеңне йоттыңмы әллә, Әхтәм?
Әхтәм: «Юлда тел чайкаганчы, аяк айкавың хәерлерәк», – дип уйлап эндәшмәде. Мәгънәле тоелган бу сүзләрен онытмаска, кайчандыр бер файдаланырга, кулланырга ки­рәклеген генә үз-үзенә искәртеп куйды.
Фирдәвес, шактый баргач кына тагын телгә килеп:
– Әллә нинди син, Әхтәм, – диде.
– Нинди?
– Коры.
– Шушы яңгырда мине юешләнсен дип алып кайттыңмы­ни?
– Кайтма идең соң инде, кайтма!..
– Рәхмәт юк тагын, – диде Әхтәм, туктап һәм аңа борылып.

Фирдәвес кисәк-кисәк җилдә бәргәләп койган яңгырдан ышыклана төшеп атлый иде әле. Хәзер һичнигә карамыйча, аяк астындагы су белән пычракны бар дип тә белмичә атлап китте.
– Нинди рәхмәт, нинди рәхмәт?! Кызымны күрәсем, кочасым, тирбәтеп йоклатасым килгәне өчен нигә мин кемгәдер рәхмәт әйтергә тиеш? – диде Фирдәвес һәм бөтен яланга елап җибәрде.
– Әх, кемгәдер дисеңме?.. Минме инде ул «кемгәдер» дигәнең?
– Ә кем соң әле син ул кадәрле?! – Фирдәвес тыела ал­мастан, сүзләренә буыла-буыла, үз-үзен белештермәстән диярлек кычкыра ук иде инде. Аның гадәттә күкрәктән чыга торган иркен, ачык тавышы хәзер, гөрләвекләр шикелле, әллә ничек – болганчыктыр кебек. – Алай бик әллә кем икәнсең, – кая синең өчебезгә бер куышың?! Туйганчы ашарга җитәрлек акчаң?!

Хатынының соңгы сүзләре Әхтәмне баштанаяк коендырды сыман. Алар, тормыш татыткан авырлыклар, аларга карата ачу һәм рәнҗү булып, аның җанына үтәли иңде кебек. Авыр чакта иң бәхетле мизгелдәгегә караганда да акыллырак булырга кирәклеген ул белә. Ләкин, тыны тәмам беткәндә тирән-тирән сулагандай, ярсулы буыла-буыла:
– Бу хәлләргә төшәсемне белсәмме?! Мин сиңа… сыңар күземне дә төшермәс… ләм-мим сүз катмас идем! – дип, юеш­ләнеп тагын да авырайган портфельне хатынының аяк астына утыртты һәм башта теш арасыннан кысып кына, ә аннары саллы, тәфсилле итеп, җан ачыйгысы белән сүгенеп җибәрде. Аның аяк астындагы таш юлны бау шикелле ике кулына урап, урта бер җирдән өзеп ташлыйсы яки кәгазь урынына йомарлап атасы килде.
– Рәхмәт, Әхтәм… Гафу ит, мин синдәй сүз остасы түгел… Кош сайрарга гына булдырган күк, мин елый гына алам, – дип, Фирдәвес портфельне иелеп алды да ары китте.

Үр кашына менеп җиткәннәр икән. Хәзер алар инеш аръягындагы станция утлары белән тигез биеклектә. Үрнең теге ягында гөрләвекләр җемелдәмәс инде, аяк асты да күренмәс. Фирдәвеснең плащ аклыгы атлаган саен кими баруын Әхтәм кузгалмыйча карап калды. Хатыны күмелгәч тә, шәүләсе күз алдында сүрелмичә калды кебек. Әлеге төргәген плащ астына тыгып, сул кулы белән тәненә кыскан, портфель авырлыгын тигезләп, сул якка янтайган. Шунлыктан канаты каерылган ялгыз ана казны хәтерләтте. Җитмәсә, ул як күктә ерак машина уты айкалып куйды, әйтерсең лә бичара каз канатын аркасына салырга талпынды.
Әхтәмнең, куып җитеп, ул салынкы канатны җайлап куясы килде. Үзе каерды лабаса! Канатын гынамы әле! Рухын да бит.

Бу әле кызгану хисе түгел. Бу әле Әхтәмнең кая барырга белмәүдән аптырап уйлануы гына. Ни әйтсәң дә, алдагы яңгырлы, пычрак юл минем өчен арттагы төнге салкын вокзал һәм Казанга кадәрге йөз илле чакрым арадан яхшырак, дип уйлады ул. «Яхшырак түгел, ә җайлырак…» дип төзәтте ул үзен һәм алга атлады. Ул билгесезлектә калып, күз алдына китергән әрептәше белән уенда сүз алышуны яратмый, дөресрәге, күтәрә алмыйча, аннары үкенәсен белсә дә, уен күзгә бәреп әйтүне артыграк саный.

Фирдәвес, байтак ара китеп, каенлык турысындагы үзәнгә җитә язган. Ул төштән тагын тауга каршы. Шәүләсе нибарысы бер генә тапкыр, – сөзәк озын юлның ерак караңгылыгыннан каршы килүче машина утына туры килгәндә генә каралып күренде.

Фирдәвесне куып җиткәч, ул караңгылыкка:
– Бөтен ягыгыз белән кире бит сез! – дип кычкырды. Тавышы кырыс чыгар кебек иде, йомшаган тагын. – Машиналарыгыз да ыңгай туры килми, каршы гына очрый.
– Барыбер гел булмаган ише түгел, – диде Фирдәвес, тынын уфтангандай тирән өреп чыгарып. Борын яфрак­ларын, ирен читләрен кытыклаган яңгыр тамчыларын өрде, күрәсең.
Әхтәм портфельгә үрелде, – хатынының кулы күшеккән, юеш, әллә туңып, әллә йөк авырлыгыннан арып калтырый… Ул аның бушаган кулы белән шундук битен сөрткәнен, чәчен төзәткәнен шәйләде.
– Каршы машинадан ни мәгънә?
– Килеп җиткәнче, күпме юлны яктырта ич әле. Ул арада ярты юлга җитәбез. Тагын бер үр менсәк, Өлге утлары күренә…
«Ул авылны узгач, тагын дөм караңгы тигезлек, аннары кара күпер… Күпердән соң таш юл сулга каерыла, ә безгә тездән пычрак басу юлы кала. Авылыгыз авыл булса иде тагын: туксан өе юк, урамы буйлап бара-бара җан чыга», –
дип уйлады Әхтәм, юлның калган кадәресен күңеленнән барлап.
– Күз курка, аяк бара ул, – диде Фирдәвес, аның уен сизгән шикелле. – Каршыга тагын берәр машина очрамас­мы әле. Яктыртса да файда… Каршы утка бару да күңеллерәк.
«Нигә арттан куып җитмәсме дими ул?» – дип гаҗәпләнде Әхтәм. Сүзсез калдылар. Бераздан ул гаҗәпләнүенең хатыны өчен горурлануга әйләнүен тойды. Битен җәйге челләнең җылы җиле сыйпап уздымыни! «Юата!» – дип уйлады ул һәм, калын мыегындагы яңгыр тамчыларын сыпырып, караңгылыкка елмаеп җибәрде.

Каршыга бүтән машина очрамады. Өлге авылына керделәр. Борынга ферма исе бәрелде. Этләр өрә, казлар каңгылдаша иде. Зират турын үткәч, тыкрыктан бер машина килеп чыкты да, тизлеге алмашынганда көчәнә-көчәнә, алар авылы ягына юл тотты.
– Әх, безнең авылныкы инде бу! – диде Фирдәвес үкенеч белән. – Шәйхелислам Хәйдәредер. Өлге кызы белән йөри дигәннәр иде аны…
– Өлгермәвебез минем аркада.
– Ярарсана, Әхтәм. Күп калмады инде – биш чакрым.
– Авыр юл, – диде Әхтәм.
– Авыр булса да, бәхетле.
– Шушы газапмы бәхетең? – диде Әхтәм, «Тел сөяксез, сөйләсәнә!» яки «Яле, шаяртмале!» дигәндәгечә мәгънә белән.
– Аргы башында балаң торган юлның ни михнәтлесе дә бәхетле.

Әхтәм үз күңеленнән: «Аргы башында балаң торган юлның ни михнәтлесе дә бәхетле», – дип кабатлады.
«Шушыны ишетер өчен бүгенге юлга чыгар идеңме?» – дип сорады ул үз-үзеннән.
Аның: «Чыгар идем», – дип җавап бирәсе килде.

Капка төбенә җитеп, өйдәгеләр аларның кайтканын ише­теп чыкканчы һәм исәнләшкәнче, Әхтәм эндәшмәде.
Өйгә керделәр. Җылы, коры. Аяк асты тулы уенчык, уенчык арасында кызлары, караватта кара песи, сукыр әбиләре буынтыклы кулы белән шул песине сыйпый…
Фирдәвес, чишенеп тә тормастан, иренен юри ялап:
– Нәрсә алып кайттым мин кызыма, нәрсә алып кайттым! Әх, әх!.. Йом әле күзеңне?.. Хәзер ач! – дип сөйләнә-сөйләнә кәгазь төргәктән эскимо чыгарып, Ләйсәнгә тоттырды.

Әхтәм күз ачып йомган, әмма шуңа бөтен гомере сыйган арада чишенүеннән туктап, хатыны белән кызына карап торды. Бу яңгырда, яшь хатынның кайнар күкрәгендә ул эскимо ничек кайтты икән? Нинди хикмәт һәм кодрәт белән? Аналарда балаларын яратырлык җылылык кына түгел, балаларына кирәк булган кадәр салкынлык та бар, күрәсең.

Шулпа пешкән, чәй кайнаган иде. Мунча керделәр. Чыгышларына күпертеп урын җәеп куйганнар. Фирдәвес тын гына йокыга талды. Әхтәмнең аны кочаклыйсы, күкрәгенә башын куеп, сүзсез гафу үтенәсе килде. Ләкин ул аны гына түгел, Ләйсәнле, сукыр әбиле шушы йортны, шушы йортны гынамы соң, ә бу авылны, салкын яңгыр астында яткан буш кырларны, шәрә урманнарны, тимер юлны, шәһәрләрне, аннан ары диңгезләрне, бөтен күк йөзен, Җирне кочып елый алса да, бүгенге көне, бүгенге тормышы өчен үзен гафу итәрдәй, ярлыкардай көчнең булмавын теләде.

Күзен зур ачкан килеш, ул чаршау, мич, стена арасындагы җылы караңгылыкка карап ятты да ятты, ятты да ятты. Кәкре кадакны бармаклары белән төзләгән кебек, ул бүген үзләре үткән борылышлы, үрле, чокыр-чакырлы һәм кантарлы таш юлны хыялында әллә ничә мәртәбә турылап, тигезләп, шомартып чыкты.

1986

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зур рэхмэт Уткэннэрне искэ тошердем !

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бала устеруләре шулай инде ул. Шуна курә бик кәдерле бит алар әти әниө өчен

      • аватар Без имени

        0

        0

        ...без барасы юлнын башында исэн балан котеп торса иде !!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!(((((((((((((((((((((((((((((((((((((((((((

        • аватар Без имени

          0

          0

          Утыз ел элек тә остаз шул хәтле оста язган дип утырам әле.

          Хәзер укыйлар