Логотип
Проза

​ҖЫР-ХӘТИМӘ

(хикәя)

         Җизнәсе Тәуфыйкның бер яктан җырлы-моңлы, күңелле, икенче яктан бераз гына моңсурак та күренгән (алтмыш яшь ул уен түгел) гомер бәйрәменнән соң хуҗалар йортында арып-талып йокыга талган Хәтимә күрше бүлмәдә чыш-пыш килгән тавышларга сискәнеп уянды. Яшьрәк тавыш иясе, кеше ишетер, дип тормады, ризасызлык белән ярым пышылдады, ярым кычкырып әйтте: “Кара әле бу Хәтимә апаны! Күпме генә салган бүләккә!” Олырак тавышлысы аңа кушылды: “Кит индееее, бу да бүләк булдымы! Җыры белән бүләген яртылаш каплап йөри инде бу Җыр-Хәтимә гомер буе кеше арасында!” Юбиляр җизнинең апа тиешле туганы Бикә һәм аның кызы бергәләп бүләккә кергән акчаны саныйлар, кем күпме биргәнен тикшерәләр иде. Һаман ятмыйча аш-су бүлмәсендә йөргән хуҗабикә Зәфинә ни сәбәпле бу мөһим эшне аларга кушкандыр, билгесез. Хәтимәгә әлбәттә бу сүзләрне ишетү бик уңайсыз иде. Хуҗалардан башка күпме салганымны беркем дә белмәс әле, дигән яшерен өмет белән авызыннан кысып җыйган ике мең акчаны конвертка салып, җырлы-моңлы матур теләкләр кушып, табында җизнәсенә ояла-ояла гына булса да сузган иде шул. Менә бит, иң кыенсынганың кешегә фаш булды. Кемгә бит әле! Саранның саранына! Җизнәсе аның алтын кеше, аның өчен зур бүләк тә кызганыч түгел дә бит. Рәхәт тормыштан туеп сикергән Бикә алдына чыгып, әле акчага бигрәк кысан чагым, тормышымның авыр чагы, дип аклансынмы? Авырлыкның ни икәнен белмәгән хатын аңлар дисеңме син? Хәер, нигә әле Хәтимә аның алдында акланырга тиеш? Хәтимә бит Саран Бикәгә килмәгән, аның энекәшенә килгән. Тәуфыйк җизнәсе туган көненә чакырганда: “Хәтимә балдыз, синнән бүләккә җыр булса бик җитә!” – дигән иде дә бит. Аны тыңлап, җыр гына бүләк итсә, болай оятка да калмас иде. Алай да килешеп бетми кебек. Зәфинә апасы белән утыз елдан артык аңлашып гомер иткән, бер туганы кебек якын күргән хөрмәтле җизнәсенең акчалата да әз генә булса да күңелен күрәсе килде шул. Йокысы качкан Хәтимә урынында боргалана-боргалана ятты да юрганын башыннан каплап куйды. Теге бүлмәдәге чыш-пыш кеше тикшерү аңа кызыклы түгел иде. 
      Әйе шул, туганнарда булсынмы, дусларда булсынмы, мондый матур кичәләрдә йөрүе бик тә рәхәт бер караганда. Бер күрешү үзе бер гомер. Якын туганнар белән җыелышып очрашудан, рәхәтләнеп аралашудан, якты теләкләрдән, күңелләрне нечкәртерлек саф татарча җырлардан йөрәкләрдә әллә нинди тойгылар уяна. Өеңә кайткач та әле күпме вакыт, шул тойгыларга буйсынып, канатланып йөрисең. Бер яктан күңелен шул татлы хисләр биләсә, икенче яктан Хәтимә бу юлы кичәдән хурланып кайтты. Саран Бикәнең сүзләрендә моңа хәтле таныйсы килмәгән, шыр ялангач хаклык ишеткән кебек булды. Чынлап та Хәтимәне күп кенә кичәләргә чакыралар, кадерле кунак итеп түргә утырталар. Күпләр аңардан бүләк тә өмет итми, бары тик җырласын гына. Аңлый белгән кеше өчен җыр ул − чагыштырып булмаслык зур бүләк! Җыр җаннарда башка бернинди бүләк тә уята алмаган тойгылар уята. Күкләргә күтәрә, хис диңгезләрендә йөздерә, куандыра, моңландыра, керфекләрне чылата, күңелне сафландыра... Җыр тәэсирендә кеше өзелеп сагынган яшьлегенә, үткәннәренә кайта, киләчәген күзаллый... Әйе, Хәтимәгә ходай кешеләр куңелендә шундый якты тойгылар уятырлык сәләт биргән иде. Җырчы ук булып китә алмаганагамы, җисемендә башка мәгънәдән алда тирән моң күрепме, авыл халкы аны Җыр-Хәтимә дип йөртә иде. Былбылны җырыннан таныйлар шул. Хәтимә үзе дә исеме алдыннан йөргән бу атамасы өчен эченнән генә горурлана иде. Исемеңне халык җырга-моңга бәйләгән икән, бу бит аның сиңа зур ышаныч күрсәтүе. Ә шул ышанычны башта яуларга, аннан акларга кирәк. Халык ялгышмый – Хәтимәнең бар гомере җырга бәйле. Теле яңа ачыла башлаганнан бирле кер тактасында кер ышкыган әнисен йөдәткәне хәтерендә: “Әни, зылла әле?” Әнисенә кушылып нәни кызый үзе дә мырлый. Эшеннән алып кайткан яңа ел бүләген әтисе кызына “сатып” бирә: “Хәтимә кызым, җырламасаң кыш бабай бүләге сиңа эләкми!” Хәтимә ялындырмый, агач урындыкка басып, клуб сәхнәсендә күргән җырчыларга охшарга тырышып, хисләнеп җыр башкара. Укырга кергәч мәктәптә бер генә кичә дә Хәтимәсез узмады. Монда Хәтимә беренче кат гармунга кушылып җырлады. Кыздан ике яшькә олырак Надир, кара мунчада ут яндырмыйча атасының иске гармунының телләренә баскалап җәфалый торгач, ярыйсы гына көй чыгарырга өйрәнгән иде. Гармун көе кызның чиста, саф тавышын тирән моңга тагын да баетты. Кызның халык биргән исеме Җыр-Хәтимә булса, егеткә Гармун-Надир кушаматы тактылар. Халык яраткан кешеләренә генә матур кушамат бирә. Үсеп җиткәч алар бергә клубта чыгыш ясап һәм авыл исеменнән район үзәгендә үткән бәйгеләрдә катнашып йөрделәр. Шул җыр-моңга уртак мәхәббәт икесенең язмышын хәл итте, чәчләрен чәчкә бәйләде дә инде. Чем-кара толымын күкрәгенә салып, бер кулы белән чәчләрен бөтергән кыздан сәхнәдә Надир күзләрен алмады. Мәхәббәт җырларын да, борынгы халык җырларын да, шаян такмакларны да алар шулай бер-берсенә карап башкардылар. “...Кайткан чакта Сарман буйларыннан чыгарсыңмы каршы алырга?..” Аларга ияреп, Сарман буйларында тамашачы да йөрде... Аларга карап, күпләрнең хәтер түреннән беренче саф мәхәббәт истәлекләре калкып чыкты. Икесе бер булып, бер аһәңне тоеп башкарган җырлар әлбәттә халык күңеленә бик хуш килде. Бу ике “әртис”нең бергә булачагы “очлы күзле” халыкка әллә кайчан билгеле, сәхнәдән үк күренеп тора иде. Җыр-моң егет белән кызның яшь күңелендә бер-берсенә карата сөю бөресе уятты. Хәтимә Надирын хәрби хезмәткә озатып калды, ике елның һәр сәгатен саный-саный аннан көтеп алды. Ике моңлы пар күңел сөеп-сөелеп кавыштылар. Надир мәктәптә музыка һәм хезмәт дәресләрен алып барды. Хәтимә клуб мөдире булып эшкә керде. Клубның үз гармунчысы булды Надир. Ә Җыр-Хәтимә турында әйтеп торасы да юк. Авыл клубының дәрәҗәсен күтәрделәр. Зарыгып көтеп алган сабан туйларының бизәгенә әверелделәр. Күпләрнең тормышына ямь өстәделәр. Сөеп ике бала үстерделәр. Бәйрәмнәрдә ике моңлы күңел кичәнең түрендә, үзәгендә булдылар. Әйткәндәй, җилләтми томан ачылмый, җырламый күңел ачылмый. Бу хәтле пар килгән ир белән хатынга карап сокландылар да, көнләштеләр дә. Шулай җыр-моң белән юанып яши торгач, яшьлекләре җырда гына калганын сизми дә калдылар. 
         Рәссамга, көй язучыга яки шагыйрьгә иҗат итү өчен илһам кирәк булган кебек, ул җырчыга да һичшиксез кирәк. Теләксез, хиссез генә башкарган җыр тамашачының йөрәгенә сукмак тапмый, күңел түрен айкый алмый. Җырчы үзе кичергән хисләрне тамашачыга күрсәтә, тапшыра белсен. Аның җанында тойгылар өермәсе уята алсын. Нинди таш йөрәкне дә эретә алсын. Шулай булмаса, ул җырчы түгел, ә бары тик җырның текстын сөйләп чыгучы. Теләмәгән, күңелең ятмаган кеше өчен, җырлыйм, дип маташма да. Сандугач үз кадерен үзе белер, дигәннәр. Белеме булмаса да, кеше алдына чыгар алдыннан Хәтимә һәр җырны өтеренә хәтле сүзләрен өйрәнә, мәгънәсен аңларга тырыша. Шигырьнең һәр сүзен көй аша тамашачыга ничек җиткерәчәге турында уйлый. Бу төштә басым ясарга, бу төштә пауза тотарга, бу төшне югарырак көйләргә... Йөзендә, карашында нинди кичерешләр чагылдырырга... Сүз – басу, җыр – чәчәк дигәннәр. Дулкынлануын җиңәр өчен Хәтимәнең аңа гына хас бер алымы бар. Ул һаман да чәчләрен бер як күкрәгенә чыгарып сала да, толым очын бармаклары белән бөтерә. Чәчләренә кулы тию белән күңеленә гадәти тынычлыгы да кайта, дулкынлануы да басыла. Ходай аңа искиткеч бай һәм көчле тавыш биргән. Әсәрләнеп сузган тылсымлы авазлар халыкны тәүге мизгелдән әсир итә, зал тынып кала. Җыр тәмамлангач кына алкышлар дулкыны күтәрелә дә Хәтимәнең рәхмәтле йөрәгенә килеп кагыла. Бер йөрәктә туган җыр икенче йөрәкне кузгата. Җырның канаты бар, димәсләр иде. Тамашачы сәхнәгә кат-кат чакырып кул чапкан мизгелләрдә Җыр-Хәтимә белән Гармун-Надирдан да бәхетлерәк кеше юк иде дөньяда. Аннары, тормышларында ни генә булмасын, Надир белән Хәтимә моны бер вакытта да сәхнәдә халыкка күрсәтмәделәр. Халык монда синең ачулы йөзеңне күрергә түгел, моң дәрьясында ял итәргә, мең төрле мәшәкатьләрен онытып торырга, икенче кәеф алырга, сәнгать нурыннан яктылык алырга килгән. Алар моннан җаннарында җылылык, өмет алып китәргә тиеш. Җыр тыңламыйлар, моң тыңлыйлар. Өйдә пыр тузышкан Надир белән Хәтимә, зал сихереннәнме, кичәдән соң икесе дә юашланып, тынычланып кала, татулашып ук китәләр иде. Уртак башкарган җыр тәэсирендә шулай гаиләләре дә, үзара мөнәсәбәтләре дә ныгыды. 
      Надирның гомере өзелгән җырдай кинәт киселүе генә бөтен тирә-як халкы өчен зур югалту булды. Йөрәге авыртуга зарланган ирен Хәтимә хастаханәләрдә яткырып чыгарды, авыр эш эшләтмәскә тырышты. Тик ходайдан насыйп булмаган гомерне сорап алып булмыйдыр шул. Илле ике яшьлек ир беркөнне йокысыннан уянмады. Хәтимәгә сагышын сөйгән кешесенең кабер очында түгәргә генә калды. Әйе, Җыр-Хәтимә Гармун-Надиры белән бик бәхетле гомер кичерде. Күңелләренә ходай салган байлыкны алар кешеләргә өләшеп яшәделәр. Тирә-якның хөрмәтле кешеләре булдылар. Җыр аша сөенә белделәр, җыр аша сагышларын юдылар. Хәтта кайвакыт хатын иренә сүз белән әйтеп бирә алмаганны җыры аша аңлата алды. Татулашасы килгәндә Надир сүз әрәм итми, гармунын тезләренә сала да күңелле итеп такмак көен сыздырып җибәрә инәкәем! Һәм Хәтимәсенә каш сикертеп куя. Тегесенә шул җитә, бөтен ачуы җил очыргандай таралып бетә. Иренә кушылып такмаклый башлаганын сизми дә кала. Ходай рәхмәте, кече кызларында әтисенең һәвәслеге бар кебек. Гармунда әтисе өйрәткәнне бик тиз отып алган сәләтле кыз хәзер сәнгать уку йортында укый. Гомере кыска булса да Гармун-Надир сәләтле балаларында яши, хатынының күңелендә, халык йөрәгендә яши. Ә Хәтимә, бу зур югалтудан бик озак ушына килә алмый йөрсә дә, халык арасында яшәгәч, әкренләп дөньяга күзен ача башлады. Тормыш шатлык-сөенечтән генә тормый. Кайгы-хәсрәтләрсез беркем дә яшәми. Барысын да күтәрергә кирәк. Үз өлешеңне башкаларга бүлеп биреп булмый. Һәркемнең үз өлеше, көмеше. Надирыннан башка элеккечә туйларда, кичәләрдә йөрүдән башта баш тарткан иде дә, үз эченә ябылып ятуы бигрәк тә авыр күренде. Инде олыгаеп барса да күңел һаман яшь, һаман моңлы. Шул тулышкан моң чишмәсен эчеңдә тотып кара, ул барыбер, сыеша алмыйча, чишмә юлы булып үзенә сукмак табачак. Гармунсыз җырлавы гына кыен иде. Бармакларын элеккечә толымыннан алмаган хатын күзләрен генә кая куярга белмәде. Карашы Надирын эзләде. Гармун-Надирны юксынудан Җыр-Хәтимәнең тавышына элек булмаган сагышка якын моң авазлары кушылды. Җырларына икенче төс, икенче тирәнлек, икенче матурлык өстәлде. Хәтимә халыкны елатты да, моңландырды да, куандырды да. Җырны берәү шатлыктан, берәү кайгыдан җырлый, дигәннәр. Аның сере дә шунда – куанычны арттыра, кайгыны киметә. Әйе, күпчелек халык аңа да, иртә киткән Гармун-Надирга да бик рәхмәтле иде. Тик кешенең дә төрлесе бар шул. Әнә бит Бикә туган булып та ни ди. Җыр белән бүләген яртылаш каплап йөрде инде халык алдында, ди. Әйе шул, күңеле ярлы кешегә җыр бүләк түгел. Бүләк андыйлар өчен җырлап түгел, ә кәгазь кебек шыгырдап торсын. Акча шыгырдавы аларга әллә нинди матур җырдан да якынрак. Хәтимә дә андый бүләкне күпләп салыр иде дә, ул Бикә кебек элекке колхоз председателе хатыны түгел шул. Колхозларның таркалуына да күпме вакыт үтте, ә Бикә һәм иренең ул елларда җыеп калган байлыгы кимеми. Кеше хакын хакламадылар, колхоз малы исәбенә өч катлы йорт төзеттеләр, балаларын чит илдә укыттылар. Ә Хәтимәнең бар булган байлыгы – шушы күңеле. Ишәк килде – җыр бетте, дип Саран Бикәләр хакында әйтелгән. Бикә кебекләрдән кешеләргә күбрәк зыян тисә, Хәтимә халыкны юата, ял иттерә, тормышларына ямь, бәйрәм өсти, сүнгән күңелләрдә дәрт уята. 
         Җизнәсе Тәуфыйкның гомер бәйрәменнән соң күп тә үтмәде, Бикә Хәтимәне туйга чакырды: “Безгә үз җырчыбыз кирәк. Курыкма, хакын да түләрбез”. Кеше гозерен аяк астына салып өйрәнмәгән Хәтимә кырт кискән җавабыннан үзе дә аптырап куйды: “Бикә, түләр хәлегез бар, читтән чакырырсыз әле. Сандугач ялланып җырламый”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Сандугач ялланып җырламый!" Өч сүздә күпме мәгънә...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Э мин барыр идем дэ борыннарына чиртер идем

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик дорес жавап,сине хормат итмаган кешелар белан аралашу киракме?

        Хәзер укыйлар