Логотип
Проза

Йола

Миңниса карчыкның үзе генә белгән бер йоласы бар: гыйнвар суыклары тәрәзәгә – бизәк, агачларга – бәс, өйалларына сыкы сарган кояшлы бер көнне иртән-иртүк тора да кичтән кертеп калдырган каен утыныннан чыра телеп, кече мичкә ягып җибәрә.

Миңниса карчыкның үзе генә белгән бер йоласы бар: гыйнвар суыклары тәрәзәгә – бизәк, агачларга – бәс, өйалларына сыкы сарган кояшлы бер көнне иртән-иртүк тора да кичтән кертеп калдырган каен утыныннан чыра телеп, кече мичкә ягып җибәрә. Аннан соң кичтән баш ясап, изеп калдырган күәс чиләген сәндерәдән ала, аңа җылытып – сөт, эретеп ак май һәм бер уч чамасы шикәр сала, әйбәтләп болгата, шуннан вак иләктән генә иләп, ак он кушып, озаклап баса да ак сөлге белән каплап, чиләкне кече мич өстенә җылынырга алып куя. 

Гыйнвар кояшының җылысы кысыр булса да, яктысы күзләрне камаштырыр дәрәҗәдә мул була бит аның. Әнә шул җемелдәп торган яктылык аш өстәленә төшә башлауга, Миңнисаттәй ашыкмый-кабаланмый гына тәрәзә каршына куна тактасын куя, аның өстенә сибәләп кенә он җәйгәч, чиләктәге камырны төшерә. Һәм такта өстендә күпереп яткан йомшак болытны кадерләп кенә, иркәли-иркәли баса башлый. Аның бик күп төрле эшләрне эшли белгән бармаклары ул болыт белән гүя сөйләшә: ни хикмәттер, камыр Миңнисаттәйнең кулына ябышмый да, ул ничек әвәләсә шуңа риза булып, куна өстендә үзенә бер салмак бию башкара кебек. Җитез бармаклар арасында камырдан ялгыш кына аерылып киткән он тузаны, әйтерсең лә тәрәзәдән төшкән яктылык буйлап кояшка омтыла... 

Миңнисаттәй камырның җитәрлек дәрәҗәдә әзер булуын әллә каян гына тоемлап, аны йомшак тастымалга бераз тын алырга дип төреп куя да ипи табаларын хәстәрләргә керешә. Үзе белән бергә картайган табаларны мич башыннан алып, кече мич алдында җылыта, аны каз каурыйларыннан ясаган канат белән майлап, куна янына китереп тезә. Шуннан инде янә камырын алып, аны бүлеп-бүлеп, сыйпап-сыйпап, савытларга тигезләп салып чыга һәм күперсен өчен янә кече мич өстенә куя. 

Бая телгән чыра белән олы мичне тергезеп җибәрә, коры утын четер-четер итеп яна башлагач кына, Миңнисаттәйнең йөзенә бер олы, үтә дә җитди гамәл кылганнан соң була торган җиңеллек йөгерә. Аның йөзендәге шушы гали һәм садә җитдилекне берәү дә күрми диярлек, ул аны берәүгә дә күрсәтми дә. 

 Кышкы зәмһәрир суыкларда әнә шушы рәвешле татлы ипи пешерүе үзенә күрә яшәүгә мәдхиясе аның. Әллә кайчангы – еракта калган 1942 нең гыйнварындагы вакыйгаларны искә төшереп, тантана итүе. Менә бүген дә каникулга кайткан онык аның йөзенә чыккан бу тантананы күрмәде. Бигрәк озак йоклый инде хәзерге балалар. Кояш та уята алмый. Хәер, бераздан тәмле күмәч исе һушын алып уятыр әле үзен. Аның исе йоклаганны гына түгел, мәрткә киткәннәрне дә уятырлыктыр, валлаһи. Ә болай уянмавы яхшырак – сөйләштереп, әбкәсенең эшен, алай гынамы – уйларын бүлеп тик йөрер иде. Ә Миңнисаттәй ипи пешергәндә бүлдергәнне бер дә өнәми. Бүлдерә торган түгел аның уйлары, алар да менә шушы түгәрәк ипекәй кебек бербөтен. 

Ул елны кыш әче салкыннары белән үзәккә үтте. Сугыш башланган елны бөтен дөньясы безгә каршы, дөньясы гына түгел, хәтта ки табигате дә мәкерләнә кебек иде. Дошманның җан өшеткеч салкын тыны инде башкала өстендә сизелә, диләр. Фронттан килеп ирешкән яңалыклар көннән-көн шомлырак, дәһшәтлерәк була бара. Кыш та көннән-көн зәһәрләнә. Башкаладан ерак түгел яу кырларында күккә ашардай булып җәһәннәм ялкыннары котыра да, икенче көнне хатыннарның йөрәкләрен көлгә әйләндереп, ил буйлап кара кәгазьләр тарала. Миңниса да авылда беренче булып алды андый кәгазьне. Ире  Әхмәтнең соңгы хаты белән бергә килеп җитте. Хатындагы: «Балаларны сакла», – дигән әманәте васыять булып иреште... Икенче булып ахирәте Зәйнәпкә килде кара хәбәр. Миңниса кияүгә иртәрәк чыгып, өч бала – ике кыз, бер ул тапкан иде. Зурысына 8 яшь, кечкенәсенең 2 генә яше тулып узган килеш тол калды. Зәйнәп бала таба алмады, ичмасам, юанычы да калмады бит. Эшкә йөрәкле чая хатынны ире урынына бригадир итеп куйганнар иде, иренең батырларча һәлак булуы турында ишеткәч, Зәйнәп дошманга кара үч белән көйде. «Фронтка китәм!» – дип, гариза белән барса да, син монда кирәгрәк дип, алмадылар. Ул бөтен көчен бригадага бирде. Эшне оештыра белде анысы, беренче булып үзе тотына иде. Урып-җыюны алдынгы булып төгәлләделәр, хәтта планны арттырып үтәделәр. Кырда сыңар бөртек башак та калдырмыйча җыеп тапшырдылар дияргә була. Фронтка җылы кием-салым тегеп, оекбаш-бияләйләр бәйләп җибәрүне дә, ихаталардан сөт җыю эшен дә башлап җибәрде. Берәүне дә аямады Зәйнәп, «Фронт өчен!» – дип, үзе өй рәтеннән йөреп чыкты. Әллә каян ялкынлы сүзләр сөйләргә дә өйрәнеп алган: өй саен кереп, оялта-оялта үгетли иде: «Сез монда җылы өйләрегездә ятканда, ирләрегез, улларыгыз, әтиләрегез, абыйларыгыз салкын окопларда тилмерә! Сез иртәгә уянасыгызны белеп йокларга ятканда, алар өсләренә кайчан бомба төшәр икән, дип черем итә! Сез монда йомшак мендәрләр өстендә рәхәт чиккәндә, алар баш астына автомат куеп ята! Сез монда өреп суыта-суыта кайнар чәй эчкәндә, алар салкын ризыкка да сөенә...»  Ул шулай сөйләгәндә, карчык-корчык авызын яулык очы белән каплап ләхәүләсен кабатлый, хатыннар, аның карашын күтәрә алмыйча, тагын да ныграк эшкә бирелә, балалар әниләренә елышып елый башлый иде. 

Кышка таба бирердәен биреп бетергән Миңниса ахирәте Зәйнәпнең карашыннан кача башлады. Соңгы вакытта: «Сөт нормасын киметәсең», – дип кисәтеп тора. «Сыерыбыз буаз, бозауласын инде, аннары күбрәк булыр», – дип караса да, Зәйнәп ишетергә дә теләми: «Син булып син сүземне аяк астына салып таптасаң, мине кем тыңлар?! – дип зәһәрләнеп кенә җавап бирә. – Балаларыңа азрак калдыр, сугыш вакытында сөт эчмичә дә торырлар!» 

Миңниса дәшми, болай да тамаклары туйганчы ашаганнары юк, сөтне дә кашыклап үлчәп кенә салып бирә. Әхмәтенең соңгы сүзе бит ул балалар, ничек итеп авызларыннан ризыкларын тәмам өзмәк кирәк! Зәйнәпнең сүзен сүз итим дип, болай да көнне төнгә ялгап чаба Миңниса. Аның да дошманга нәфрәте көчле. «Аталары үлде, әмма оясында тагын өчәү калды әле аның, болай гына юк итә алмассың безне!» – дип, дошманга үч итеп шушы өч баланы кеше итәсе килә аның.

Зәйнәп тә көрәшә. Беркөнне Миңниса, сыерының җиленнәрен тарткалап, ярты чүмеч чамасы гына сөт савып кереп сөзеп йөри иде. Ишекне каерып ачып, салкын болыты ияртеп, ажгырып килеп кергән Зәйнәпне күргәч, ниндидер гаеп эштә тотылгандай каушап төште хатын. 
– Әйттем бит, урлашасың син, дип. Газыйм абый, менә кара, – диде Зәйнәп, үзе артыннан кергән колхоз рәисенә борылып. 

Миңниса сөт сөзгечен кая куярга белми аптырап торганнан соң, ике кулын да артына яшерде. 
– Нәрсә яшерәсең? – дип, Зәйнәп ике атлап бер сикерде дә ахирәтенең кулыннан сөзгечне тартып алды. 

Шунда гына аңына килде Миңниса. Болар юкка каныга түгелме соң? Нинди гаеп эшләгән әле Миңниса? Нәрсә, хәзер мәңге җиңелмәс дигән Кызыл Армия буаз сыерның ярты литр сөтенә калганмыни? Әхмәтнең утка кереп башын салуы гына җитмәгәнмени? 

Тол хатын боларны кычкырып әйтеп тормады, аклану көтеп, бәбәкләрен үзенә терәгән бу икәүгә аркасын куеп басты да савыттагы сөтне өч йомрыга салып балаларына тоттырды. Элеккеге ягымлы Зәйнәп апаларының соңгы вакытта ажгырып йөрүенә ияләшкән балалар әниләре ни кушса, шуны үтәргә әзер иде – йомрыларны сүзсез генә кулларына алдылар да «хәзер нишләргә?» дигәндәй, әниләренә төбәлделәр. 

– Кайсының кулыннан ала аласың, Зәйнәп? Ал! – диде Миңниса тыныч кына. 
Чынлап торып карак тотарга кергән Газыйм абый югалып калды. Бер – Миңнисага, бер Зәйнәпкә карап торганнан соң, хатын-кыз сүзе тыңлап йөрергә туры килүенә үртәлеп, аны-моны аңлатып-нитеп тормыйча гына чыгып китте. Картлык көнендә сызлаган аякларын җылы мичкә терәп, улларына акыл өйрәтеп кенә ятасы урында, колхоз хәтле колхоз рәисе булып, тормыш тәртәсенә җигелеп тарт инде! Өстәвенә, менә шушы ятимнәрнең күпме сөт эчкәнен санап йөрергә дә калгач соң... Тьфү! Бер сугыш җитмәгәнме аның гомеренә? 

Аның каравы, Зәйнәп отыры кызды: 
– Мин моны болай гына калдырмыйм! – дип янап, пыр-пыр килеп чыгып китте. Миңниса ахирәтенең танымаслык булып үзгәрүенә гаҗәпләнде дә, борчылды да. Әллә соң үзе үзгәрдеме? Әллә соң ул үз кайгысын кайгы итеп йөреп, ил кайгысы турында онытып җибәрәме? Әнә бит, Зәйнәп җаны-тәне белән...

Берничә көннән Миңнисаны районга чакырттылар. «Район кадәр районга тикмәгә генә чакыртмыйлар, – диде Зәйнәп Миңнисаның «Ни йомыш белән икән?» дигән соравына каршы.  – Рәхмәт әйтергә түгелдер, шәт». 

Колхоз эшенә төшкән җиреннән, җыелган оекбаш-бияләйләрне, кием-салымны илтергә дип җигелгән атка утыртып җибәрделәр аны. Балаларына хәбәр итә, күрше Фәхриҗамал әбигә «күз-колак бул!» дип әйтә алмый калды. «И Ходаем, Азатымның тәне ут яна иде, шул килеш күтәреп кенә бакчага илткән идем, апасы алып кайта алырмы икән инде? Ичмасам, өйгә утын да кертеп калдыра алмадым, алай-болай бүген кайтмый калсам, алай-болай... бөтенләй кайтмый калсам... Их, никләр генә Зәйнәпкә каршы төштем икән соң? «Балаларны сакла, дигән иде бит Әхмәткәем. Ничекләр генә саклыйм?» – дип өзгәләнде ул юл буе. Тышта суык тәнне өтәрдәй итеп куыра, ә аның йөрәге яна. 

 Колхозның туры айгыры егерме чакрымны сизми дә үтте. Миңниса хәрби комиссариат каршында Фатыйма апасыннан төшеп калганын юньле-башлы хәтерләми дә. Эче тулы уй, күңеле тулы сагыш иде аның. «Фатыйма апакаем, алай-болай кайтмасам, балаларны...» – диде дә елап җибәрде. Нишләтсен инде аның балаларын Фатыйма? Кайтмый калса, төрмәгә яба-нитә калсалар, өч баланы гына ятимнәр йортына илтерләр әле... Аңа кадәр ягылмаган салкын өйдә катып үлмәсәләр. «Бүген кайчан гына кайтып җитсәң дә, Алла хакы өчен, Фатыйма апакаем, минекеләр янына кереп чык, зинһар», – дип өстәде яшьләренә тыгылып. Фатыйма да пышылдап кына: «Ярар», – диде дә дилбегәне какты. Миңниса аның да яшьләренә буыла-буыла эчтән үксегәнен сизеп калды. 

– Абый җаным, минем бер гаебем дә юк, алдынгы колхозчы бит мин... ирләр  белән бер рәттән эшлим...  фронтовик хатыны... иремнең кара кәгазен алдым... зинһар, балаларымны ятим итмәгез, – дип килеп керде ул өзек-өзек җөмләләрен бер-бер артлы тезә-тезә. Аңа кадәр шактый озак көтте әле чиратын. Галифе чалбарлы, кирза итекле, гимнастеркалы чал чәчле абый кабинетыннан бер чыкты, бер керде. Ишек артында кем беләндер тыныч кына, кем беләндер тупас итеп сөйләште. Миңниса әле чынбарлыкка кайтты, әле уйларына чумып, бушлыкта йөзде. Күз алдыннан тәне ут кебек янган Азаты китмәде, балаларының салкын өйдә калтырап утырганнарын күз алдына китереп, акылдан шашар дәрәҗәгә җитте. Чираты җиткәндә, теге гимнастеркалы абыйны чакыртып алдылар. Бераздан күңеле күтәрелеп кайтып керде ул. «Мусина!» – дип Миңнисаны дәшкәндә дә, шатлыгыннан учын-учка ышкып утыра иде. Хатын аңа игътибар итеп тормады, гозерен тезде. 

– Тукта әле, сеңлем, нәрсә әйтергә телисең? – дип бүлдерде ул хатынны. 
– Балаларны сакла, дип язган соңгы хатында... ачка үтерә алмыйм бит инде мин аларны сөт тә эчермичә... – дип, акланыр өчен алдан уйлап куйган сүзләрен берьюлы әйтеп бетерде Миңниса. 

Аннан соң теге гимнастеркалы абый Миңнисаны тәфсилләп сөйләткәч: «Бар, сеңлем, балаларың янына кайт. Бүген безнең Кызыл Армия дошманны Мәскәүдән куып җибәргән. Җиңәбез болай булгач! Кирәкмәгәнгә ятим арттырасы юк!» – дип, хатынны кайтарып җибәрде. Иллә дә мәрхәмәтле булды үзе, сөенче уртаклашам дип, өстәл тартмасыннан бер кәгазь алып, аннан ипи талоны кисеп алып бирде. «Бусы ташбашларыңа күчтәнәч булсын!» – дип елмайды.  

Очты гына Миңниса. Буханкалы ипине куенына кыстырды да аның хуш исенә исерә-исерә, куанычыннан елый-елый биш атласын бер атлап, авылына ашыкты. Кара, күрми дә тора икән, гыйнвар суыгы сындырып җибәргән, аяк астыннан җирдән себерә торган җил тәгәри башлаган. Көн яктысына карап кына сәгатьне чамалады да хатын, буран көчәйгәнче тугыз авыл юлы кисешә торган Тугыз түбә дигән җирне үтеп калырга кирәк дип, чапты да чапты. 
Җәяүлегә ерак шул, эңгер-меңгер тиз арада караңгыга алышынды. Миңниса Тугыз түбәдә адашканын аңлаганда, буран көченә кереп туза гына башлаган иде. Төнгә каршы башланган бураннан рәхим-шәфкать көтмә инде син. Адашкан кешенең хәрәкәтендә бәрәкәт юк аның. Буранда адашканы исә бөтенләй чарасыз. Атласа да – юк, туктаса да... Туктап калса, кар күмеп китәчәк, йә булмаса, катып үләчәк. Атласа, хәле бетеп егылачак. Куенындагы ипие генә өмет чаткысын сүндермичә җылы биреп тора. Миңниса ипекәйнең кибән башын тешләп алды. Тәмлелеге! Менә хәзер тагын атларга була әле...
 
Күк белән җир тоташкан, әллә Миңниса үзе күккә оча, әллә күк аның өстенә ишелә. Әллә атлый, әллә йөзә ул.  Кар көрте аякка ураламы, аяклары болыт аралап барамы... Әллә бүреләр улый, әллә буран. Ул иксез-чиксез караңгылыкта ялгызы калды. Ник бер таяныр нокта булсын? Ул шушы бушлыкта берүзе. Юк, ул үзе таяну ноктасы. Нишләп гел ялгызы соң ул? Әхмәт үлгәннән бирле гел ялгызы. Нишләсә дә, җиле каршы исә... Кайгы бөтен илгә килде, ә ул менә гел үзе генә күтәрә. 

Ә анда – авылда балалар... Саклый алмыйм бит, дип, күңеле тагын әрнеп сызды. Егерме генә чакрым иде бит соң, инде узган юлы да ике тапкыр егерме булгандыр, нишләп һаман кайтып җитми соң? 

Күңелендәге өметсезлек, чарасызлык аякларын богаулый, бөтен тәнен кат-кат урап ала. Их... дигәндә генә Миңниса каршында кайсыдыр авылның көздән калган эскерте калкып чыга. Менә шунда аек акыл аңа: «Сиңа исән калырга кирәк! Балалар хакына!» – дип фәрман бирә. Һәм ул эскерткә оя ясап кереп, яктырганчы шунда көтәргә була. «Катып кына үлмәсен балаларым! Азатым... Үләр микәнни инде? Тамаклары ачтыр инде бахыркайларымның... Сыерым да мине көтеп тилмерәдер. Әй Ходаем!» – дип ялвара-ялвара, минутларны саный-саный, саташулы йокыга тала.

Таң атканда, буран тынып җитмәсә дә, бераз басыла төшә. Черем итеп, азмы-күпме хәл җыйган Миңниса да авыл ягын тиз чамалап ала.
...Кайтып керсә, җып-җылы өйдә балалары тәгәрәшеп йоклап ята, бигрәк тә Азаты ике апасының уртасына җәйрәп төшкән. Әле суынып та бетмәгән мич түрендә – чүлмәктә бәрәңгеле аш. 

– Зәйнәп апа килде, сөт алып килгән, Азатка мәтрүшкәле сөт эчерде, кайнатып. Баздан бәрәңге алып менеп, аш пешердек. Бездә кунды, сыерга печән салып китте. Әниегез кайтса, шундук бригада өенә төшсен, диде. Син бар инде, тизрәк шунда бар, – дип, бәйнә-бәйнә сөйләп бирде олы кызы. Ул әнисенең кыштыр-кыштыр йөрүенә уянган иде. Канатлар куйдылармыни Миңнисага? Ахирәте янына чыгып та китә алмады, кочагын җәеп Зәйнәп үзе килеп керде. «Без җиңәбез! Болай булгач җиңәбез!» – дип кочак-лашып елаштылар. 

Куенында саклап алып кайткан ипине дә бергәләп ашады алар. Аннан соңгыларын да бүлештеләр. Менә шуннан бирле Миңниса сөткә изеп, тәмле күмәч пешерә торган булып китте. Боларны оныкларга сөйләп кенә аңлатып бетереп буламыни? 

...Әнә инде күмәчнең хуш исе бөтен өйгә таралды. Гыйнвар кояшы тәрәзә аша өйгә тулды. Онык инде торып битләрен юды да әбисенең күмәче белән чәй өлгергәнне көтеп, өстәл артына килеп утырды. Һәм озак итеп, тавыш-тынсыз гына әбисен күзәтте. 
– Бәйрәм кебек бүген, – диде ул, күмәч белән чәй эчкәннән соң, әбисенә ияреп, амин тотып куйгач. – Ниндидер бүтән бәйрәм... 

Рәсем: Наталья Васильева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар