Логотип
Проза

Йола

Алсу, Алсу! Син булмагач ямансу. Мин аны япь-яшь килеш хәтерлим әле. Алар «Ватаным Татарстан»га өч кыз – Алсу, Гөлгенә, Гөлнара бергә килгәннәр иде. Гөлгенә хәзер Америкада, Гөлнара «Шәһри Казан»да, Алсу менә дөньяларның иң яхшысында. Шулай дип ышанасы килә. Арада иң нечкә күңеллесе, сизгер йөрәклесе дә Алсу иде.

Минем җырларымны бик матур итеп җырлый иде ул... Бик тиз күзләренә яшь тыгыла иде аның. Сәбәпләре дә булып торгандыр. Аннары Алсу ныгыды. «Асия апа миңа еламаска куша», – ди торган иде. Әйе, куша идем, чөнки бу дөньяның елатырга гына торганын үз мисалымда белә идем. Үз тиңен тапкач, ул бәхетне татып карады. Хәзер инде ул иҗат бәхете хакында хыяллана иде. Аның «Нокта» дигән хикәясе «Казан утлары» журналында басылып чыккач, уйлана калган идем. Шул нокта Алсуның гомеренә дә нокта куясын кем белгән...
Асия ЮНЫСОВА


Гөлнар чишмәдән чиләкләрен тутырып су алганда кинәт баш очында кычкырган козгын тавышына сискәнеп китте. Йөрәге, дерт итеп, сулкылдап куйды: «Әй Ходаем, яман юрап йөри тагын бу хәерсез», – дип, баш очында әйләнгән кошка ачу белән карап алды. Әбисе козгын кычкыруын бер дә яхшыга юрамый иде бит. Чишмәдән кайтканда ук көянтәле иңбашы арыган, куллары талган шикелле тоелды. Юк, юк, һич тә сулы чиләкләр күтәргәннән түгел иде бу. Бүген аның нигәдер күңеле тыныч түгел, ул язгы ташу сыман бәргәләнә, йөрәге, күкрәк читлегеннән чыгарга теләгәндәй, еш-еш кага. Җитмәсә, эчне пошырып, иләс-миләс яуган елак яңгыр битләрен чәбәли, җиле тагын – озын толымнарын тузгыта. Башка вакытта җилнең толымнары белән шаяруы рәхәтлек бирә торган иде, ә бүген исә, нишләптер, ачуын гына китерә...

Гөлнар көянтә-чиләк белән өй бусагасын атлап кергәндә, ниндидер төенчеккә абынып, егылып китә язды. Караса, аның бирнә мендәрләре бусагада аунап ята иде. Төенчекне төргән җәймәнең бүселгән читеннән өйдә киеп йөри торган күлмәгенең җиңе күренеп тора...
Гөлнар чиләкләрен идәнгә куеп та өлгермәде, җилләнеп, кайнанасы килеп чыкты:
– Әнә, чүпрәк-чапракларыңны төйнәп куйдым, әллүр өеңә! – дип чәпчеде ул, кулларын болгый-болгый. 
– Ничек инде, әни-и-и?! – дип аптырап калды Гөлнар. – Ә Ильяс? Ул ничек?.. 
– Әнисе ни уйласа, ул да шулай уйлый! Син безгә чит кеше, безгә сыена алмыйсың, – дип төкерек чәчте кайнана. – Әнә, өеңә кайтып җитәр өчен бер сынык ипи ал да, шуны ашый-ашый кайтырсың. Нишләсен, Гөлнар кайнанасына каршы төшә алмады. Шулай итеп, иренең әнисе аны этеп-төртеп диярлек өеннән куып чыгарды. Урам буенча елап баруын сизмәде дә, чишмәгә суга килгән хатыннарның сүзләрен дә ишетмәде. Тирә-юньдә аның бернинди гаме юк, ул бу мизгелдә берни дә күрми, берни дә ишетми иде. Бүген аның хәлен җырларда җырланган, шагыйрьләр теленнән төшмәгән, гасырлар буе челтер-челтер килеп ага биргән чишмә дә аңлый алмас кебек иде...

Гөлнар, өйләренә кайтып җиткәч, капкалары яңагына сөялеп, тагын үксеп-үксеп елап алды. Бу вакытта әбисе, ниндидер күңелсезлек барын сизгәндәй, ишегалдына чыккан иде. Оныгының елаган тавышын ишеттеме, капка янына килде. Шунда оныгын күреп, сүзсез генә барысын да аңлады бугай:
– Аллаһ язмаган эш булмас, кызым! – дип сөйләнә-сөйләнә, Гөлнарны өйгә әйдәкләде. – Тынычлан, кызым, сабыр бул! 

Тирә-якка дистәләгән чишмәләре белән танылган Чишмәле – зур авыл. Казан янында булганга күрәдер, халык биредә шәһәр тарафына китәргә бик атлыгып тормый, шушында төпләнеп кала. Аны яшьләр дә үз итә, яңа өйләнешкән парларның да күбесе Чишмәледә калуны хуп күрә. Яңа өйләнүчеләр яңа йортлар сала-сала бер урам барлыкка килде инде! Хәер, тирә-ягын урман уратып алган, гүзәл табигать кочагына сыенып утырган авылдан кемнең китәсе килсен?!

Чишмәледә халык гореф-гадәтләргә тугры. Чишмәле егетләре кыз урлау белән данлы. Элегрәк ат чанасына яисә арбасына салып урласалар, хәзер заманча кыланалар – машинага утыртып алып китәләр.
Гөлнарны да урладылар. Әтисе, бу кыз югары уку йортына керер, икътисадчы булыр, безнең шикелле тирес арасында йөрмәс, дип өмет иткән иде дә... Юк шул, багалмасы унберенче сыйныфны да тәмамлап өлгерә алмады – урлап алып киттеләр. Гөлнары кебек зифа буйлы, озын толымлы, шомырттай кара күзле кызларны авыл егетләре, төнге ябалак сыман, сагалап кына торалар!

Алар Ильяс белән күп булса ике ай гына очрашып йөрделәр. Гөлнар артык тыйнак, оялчан кыз, егетләрнең күзләренә туры карарга да ояла, хәтта курка да иде бугай. Хәер, күңелен фәкать укуга биргәнгә, җилбәзәк­ләнеп йөрергә аның вакыты да булмады.
Ильяс белән алар очраклы гына сөйләшеп киттеләр: аның бию түгәрәгеннән кайтып килеше, ә егетнең туган апаларына барышы иде. Сөйләшеп бара торгач, сүз кызның мәктәптән соң икътисад вузына керү теләгенә кадәр барып җитте.
– Белмим, бу кызлар нигә шулкадәр Казанга ашкына икән?! – дип гаҗәпләнде Ильяс.
– Нигә аларның шәһәргә китүенә каршы әле син? – диде Гөлнар, бераз кызара төшеп. Егетләр белән сөйләшкәндә нигәдер аның йөзе алмадай кызарып чыга, һәм шулчак бит очында матур гына чокыр барлыкка килә.
– Чишмәленең чибәр кызларын югалтудан куркам, – диде егет.

Аның тел төбендә ни ятканын аңлавы авыр түгел иде. Авылдан киткән кызларның барысы да шәһәрнең иркен тормышына чумалар да, йөгәннән ычкыналар, дип уйлый иде ул. – Чишмәле егетләре бик дөрес уйлый: кызларның асыллары калага китеп тайганчы, аларны чыннан да урлап калырга кирәк! – дип, Ильяс мыек астыннан елмаеп куйды.
– Урламыйча гына яучылап алсагыз ярамый, алайса?
– Ничек ярасын, ди?! Бабайлардан калган йола бит бу! Буыннан-буынга күчеп килгән йоланы бозарга ярамый.
– Беләсең килсә, кыргый йола бу. Тирә-яктагы авылларда мондый йолаларның берсе дә калмаган, – диде Гөлнар ярсый төшеп. – Кызлар мәче баласы түгел, кемнәрнеңдер кадерлеләре, бәгырь җимешләре!
– Карале, нигә ярсып киттең әле син?! Әллә авылга яңа йола кертергәме исәбең? Ярар, алайса, сине сорап кына алырлар. Яңалыкны беренче булып син кертерсең...

Гөлнар, Ильяс белән шулай сөйләшә-сөйләшә, өенә кайтып җиткәнен сизми дә калды.
– Капка төбенә тикле барма! Әти яратмый,
сызгырган егетләрне дә өнәп бетерми ул.
– Ярар, алайса, икенче тапкыр килгәндә кош булып сайрармын, – дип елмайды егет.
Кыз аның бу сүзенә әллә ни игътибар бирмичә, өйләренә кереп китте.

Алар яңадан 8 Март бәйрәме көнне очраштылар. Ильяс укучылар оештырган «Ягез әле, кызлар!» бәйгесен карарга килгән иде. Гөлнарның җырлавын җаны-тәне белән бирелеп тыңлап утырды. Аның хисләнгәнен күргән ахирләре:
– Әллә урлыйбызмы, ә? Инде сиңа өйләнергә дә вакыт җиткәндер! Кыз Казанга китеп барса, соң булачак бит! – дип коткы салып куйдылар.
– Шаяртмагыз әле, зинһар! Әтисе усал аның! Оныттыгызмы әллә, авылда аны Тимер Закир дип йөртәләр. Сукса, җиргә сеңдерәчәк! – диде Ильяс.
– Кайгырма юкка! – диде кыз урлап остарган Марат дусты. – Тимер Закир ишене генә күп күргән! 
Урлап, күрше авылга алып китсәк, шайтаным да таба алмый!

...Алар клубта кино буласы шимбә көнне көттеләр. Бераз батыраеп китсен дип, Ильяска бераз гына аракы да эчерттеләр. Бу эшкә Марат үзе алынды. Күрше авылда килен өе әзер иде инде. Машинаны клубка якын гына, әрәмә буена куйдылар...

Кино беткәннән соң, халык өйләренә таралыша башлады. Гөлнар белән дус кызы Сүрия дә кайтырга чыктылар. Кыз урларга җыенган егетләр Сүриянең өенә кереп калуын көттеләр – аларга шаһитлар кирәк түгел иде. Алайса, Тимер Закир, дулап, бөтен эшне бозып куюы ихтимал.
Гөлнар ни булганын аңышмый да калды. Аның авызын капладылар да, машинага кертеп утырттылар.
– Нишләвегез бу?! Җибәрегез, минем әле укыйсым бар бит! Әти үтерәчәк сезне!.. – дип тыпырчынды ул.
 Закир абзый ул көнне, чыннан да, үтерерлек халәттә иде, валлаһи. Кызын эзләп авылны айкап чыкты, тик аны авылда таба алмады. Аннан эзне тапты ул. Закирның тимер беләге барыбер Маратның авызын ачарга мәҗбүр итте. Кызын эзләп күрше авылга барып җиткәндә таң беленеп килә иде 
инде.

Ильяс исә әле егет исе кереп өлгермәгән Гөлнарны юмалап, җылы кочагында эретеп йоклаткан, алай гына да түгел, хәтта укыйсым бар бит, дип өзгәләнгән кызны үз ягына авыштырып та куйган иде.
– Мин сине кулларымда гына йөртермен, Гөлнар! Мин сине беркемгә дә бирмим! – диде ул аңа тәмле теллеләнеп һәм, әлбәттә, үзенекен итте...

Тимер Закир, яшьләрне ниһаять эзләп тапкач, кызуланып, бик җикеренгән иде дә, тик аны кызы туктатты:
– Мин калам инде, әти... – дип сыгып чыгарды ул авызыннан сүзен. Чөнки урланганнан соң кире кайтса, кеше ни әйтер, ни сөйләр, авылда гайбәтен таратырлар дип курыкты. 

Их, шул вакытта әтисенә ияреп кайтып киткән булсачы!.. Юк, китмәде шул... Язмыштыр, күрәсең. Кеше карбыз түгел, эчен ярып карап булмый. Ул чакта Ильясының холкын кем белгән...
Алар икәүләп Ильясларга кайтканда, кайнанасы Сабира уфылдый-уфылдый идән юып йөри иде.
– Тапкансың, улым, вакытын! Миңа да әйтмәдең, ичмасам... – дип каршы алды ул яшьләрне. Аннары өстәп куйды: – Киленкәй бигрәк тә кечтеки икән...
Ильяс аны-моны дәшмәде. Түр якка уздылар.
– Карале, Ильяс, ниткән бабайлар йоласы соң бу?! – диде Гөлнар гаҗәпләнеп. – Өйләнәсеңне ни әниеңә әйтмәгәнсең, ни мин белмәдем...
– Аның кызыгы да шунда бит! Кыз урлаганны беркем дә белмәскә тиеш. Мәсәлән, минем бабай әбине чишмәгә суга төшкән җиреннән урлап киткән!
Әбигә әле унҗиде дә тулмаган булган...

Алар шулай сөйләшеп утырганда кайнананың: 
– Әйдәгез, чәй эчәбез! – дигән тавышы ишетелде. 
Икәүләп өстәл янына килеп утырдылар. Анда ипидән гайре башка бер әйбер дә юк иде.
– Ризык пешерергә вакытым юк. Аннан соң алырга мөмкинлегебез дә булмады, – дип акланды кайнана.
Бергә яши башлагач, Гөлнар бу йортта моңарчы бер­­кайда күрергә дә, ишетергә дә, хәтта күз алдына ките­рергә дә мөмкин дә булмаган хәлгә тап булды: кайнана шикәр комын, азык-төлекне келәттә бикләп тота икән!
– Бездән сорамыйча бер әйбергә дә кагылма! – дип, Гөлнарны ул беренче көннән үк кисәтеп куйды. 

Әлбәттә, мондый хәл киленгә бик сәер тоелды. Нишләптер, ул мондагы йозак-бикләргә һич тә ияләшә алмады. Сабира кайнананың һәр нәрсәсе санаулы, һәр нәрсәсе исәптә иде. Хәтта ул киленгә ашарга пешерергә дә рөхсәт итмәде.

Башта кайнананың саранлыгын күрмәскә, сүзенә каршы килмәскә тырышса да, тора-бара Гөлнар, келәткә кереп, ярмасын, макаронын, тозын үзе алып чыга башлады. Кайнана кешегә кабынып китәргә, агуын чәчәргә шул җитте. Ул Ильяска түкми-чәчми зарланган булып чыкты.
– Син, Гөлнар, әнине елатма! – дип, Ильяс бер көнне эштән ачулы йөз белән кайтып керде. – Келәттән әйберләрне урлый башлагансың бит син!.. 
Гөлнар ни әйтергә белмичә, баскан җирендә тораташтай катып калды. Менә ничек икән... Димәк, әнисе малаена зарланган! Карале, бу кайнананы берничек тә аңлап булмый бит әле... Бер көнне, келәткә аннан сораусыз кереп, кирәкле нәрсәләрне алган өчен ачулангач, Гөлнар, аптырап, аңа:
– Ярар, әни, алайса моннан соң ашарга мин пешермәм, – диде. 

Дөрес, моңа каршы тегесе берни дә әйтмәде, үзе малаена: 
– Хатының бернәрсә дә эшләми, миңа булышмый, – дип зарланган. 
 Шуңа күрә бугай, бер көнне Ильяс хатынына болай диде:
– Белеп тор, әни белән уртак тел таба алмасаң, монда яшәмисең... 

Яшь хатын иреннән моны ук көтмәгән иде. Чөнки әле бергә яши башлауларына өч ай да тулмаган ич.Ә инде беренче төндә, кулларымда күтәреп кенә йөртермен, дип сайраган иреннән бүген менә нинди сүз ишетте ул!..
Әлбәттә, Гөлнарның бик ачуы килде:
– Син бабайлардан калган, борынгыдан килгән йола, дисең дә диюен, алар бит әниләрен дә, хатыннарын да тигез күргән! Ә син... 

Шунда Ильяс, сүзен әйтеп бетергәнен дә көтмичә, аның кулыннан эләктереп алды да, этеп җибәрде.
– Кызны урлаганда гына йола ул! Яшәү йолага керми, – диде дә ире, ишекне каты итеп ябып чыгып китте. Кунарга да кайтмады.

Әлеге хәлләрдән соң, икенче көнне үк Гөлнарның әйберләрен бер төенчеккә төйнәделәр дә өенә кайтарып җибәрделәр. Мин сине кулларымда гына йөртермен, дип ант эчкән ир кочагында яшисе урында, аерылган исеме күтәреп, әти-әниең йортына кайтып кер әле син!..

Кызларын болай хур итүгә түзә алмаган Тимер Закир чормада эленеп торган мылтыгын алып төште. Хатыны гына тыеп калды:
– Кызыбызны кайнана йортына кайтарып кына бәхетле итә алмассың, – дип, мылтыгын кулыннан алды, Сабираларга җибәрмәде.

...Йөрәк әрнүе басыла төшкәч, Гөлнар Чишмә-ледән китәргә булды. Эшкә керермен, укуымны кичке мәктәптә укып, аттестат алырмын да вузга керермен, дип уйлады. Шөкер, Казанда Кадрия апасы яши, аның фатиры ике бүлмәле. Ул аны үз кызыдай якын итә, ярата. Әтисе Закир, шалтыратып, сеңлесенең ризалыгын алгач, Гөлнар шәһәргә китеп тә барды.

Ул Казан читендә урнашкан кечкенә генә бер рес-торанга официант булып урнашты. Хезмәт хакы әллә ни түгел иде түгелен, аның каруы, апасы Гөлнардан фатир өчен бер тиен дә алмады. Иң мөһиме – Кадрия апасы аны авыл ыгы-зыгыларыннан, күңел ярасыннан тизрәк арынуын тели иде. 
Йөрәк ярасына килгәндә, төзәлми икән ул! Ничекләр теләсәң дә төзәлми! Гөлнар да, менә-менә Ильяс килеп чыгар да аны кайтырга кыстар, дип өметләнде. Өмет­ләнде һәм көтте. Хәтта уен үзеннән дә яшерергә тырышып көтте! Уйланыр, килер, гафу үтенер! «Бабайлардан калган йола хатын ташларга кушмый торгандыр бит инде!» – дип кабатлады ул еш кына эченнән. Дөрес, ул аны-моны апасына сиздермәскә тырышты. 

Тик Гөлнарның өметләре акланмады, Ильясы күренмәде – кияү егете нигәдер бабайлар йоласына тугры калмаган иде...

Көн артыннан – көннәр, ай артыннан айлар үтә торды. Гөлнар кичке мәктәпкә укырга керде. Әйе, авыр булса да, эшли-эшли укыды. Шөкер, ресторан директоры да итагатьле, эш сөючән кызны үз итте. Хәтта, аның осталыгын белеп, көндәлек ризыкка әйләнгән татар ашының да токмачын еш кына аннан кистерә иде. Чыннан да, Гөлнар токмачны бик тә оста, бик тә нечкә итеп кисә иде шул – әнисе шулай өйрәтте.

Ресторанда шимбә, якшәмбе көннәрендә кеше бик күп була. Хәтта халык шаукымыннан, ыгы-зыгыдан баш авырта башлый. Монда ризыклар пешерү өчен кирәк-яракны, яшелчәсен, җиләк-җимешен машиналар белән китереп кенә торалар! «Азык-төлекне беркем дә келәттә бикләп тотмый икән шул!» – дип куя Гөлнар, кайнанасы өендәге хәлләрне исенә төшереп.
Монда ипине күпме телисең, шулкадәр ашыйсың... 

Чираттагы бер шимбәдә ресторанга бер егет килеп керде. Ул көнне залда кеше күп, официантлар җитешә алмый иде. Үзе янына официант килүен ун минут чамасы тыныч кына көтеп утырган каратут йөзле
бу егет янына килеп, Гөлнар, ягымлы гына итеп:
– Исәнмесез! Ни телисез? – диде.
– Исәнмесез, исәнмесез! Урамда ишеп яңгыр ява, шуңа күрә ул туктаганчы бераз утырып чыгыйм, дигән идем, – диде егет, бик мөлаем гына елмаеп. – Бирегә кереп чәй эчмичә китеп булмас. Бигрәк тә шундый чибәр кыз кулыннан...
– Гафу итегез, бүген бездә кеше бик күп. Шуңа күрә җитешә алмыйбыз, – диде Гөлнар.
– Капкалап алырга берәр нәрсә китерсәгез дә ярар иде, туташ... – дип калды егет аның артыннан, тик кыз аны ишетмәде шикелле.
Чәй килгәнне шактый көтәргә туры килде. Алай да Гөлнарның өстәлгә чәй чынаягы куйганын егет бик дикъкать белән күзәтте.
– Туташ, минем карыным бик ачты, аш-мазар булмасмы икән?
– Әлбәттә, бар. Нинди аш китерим?
– Токмачлы аш юктыр инде сездә?..
– Нишләп булмасын? Бар. Хәзер китерәм!
– Аш күтәреп килгән Гөлнарның кинәт куллары дерелди башлады, чөнки Каратут (ул аны күрүгә үк нигәдер аңа шундый «исем» бирде) аннан күзен дә алмыйча карап тора иде. Моны сизеп, аның бит очлары кызарып чыкты.
– Исемең ничек синең, оялчан кыз? – дип сорады егет.
– Гөлнар мин...
– Ә мин – Алмаз.
Гөлнар ашлы тәлинкәсен егет алдына куйды да тиз генә китеп барды. Ул Алмаз турында эченнән генә: «Әйбәт егеткә охшаган», – дип уйлап куйса да, Кадрия апасының: «Беркатлылыгың бар. Һәркемгә ышана күрмә!» – дигән сүзе исенә төште дә, ресторанда килгән-киткән андый кешеләр күп булыр ул, дип, эшенә тотынды.
Ике көннән соң Каратут кабат ресторанга килеп керде. Официант кыз Юля колагына нидер әйтте. Тегесе исә Гөлнар янына килеп, әкрен генә:
– Сине сорыйлар анда, – диде.
– Исәнмесез, Гөлнар! Менә тагын килдем әле мин... – диде ул аңа.
– Бүген яңгыр яумый бугай ич, – дип елмайды кыз, батыраеп.
– Яумаса да кердем бүген, чөнки сезнең токмач тәме тел төбендә калды...

Гөлнар сүзне артык озайтмаска булды: егетнең заказын алды да китеп барды.
– Карале, оялчан кыз, бу токмачны менә шушылай нәзек итеп кем кисә?
– Мин...
– Шулаймыни-и-и? Алайса, син авыл кызы! Чөнки алар гына шулай оста кисә белә.
– Гафу итегез, сөйләшергә вакытым юк. 
 Сменаны тапшырып, Юля белән өйгә кайтырга дип урамга чыксалар, Гөлнарның исе китте: Алмаз басып тора!
– Әйдәгез, өегезгә илтеп куям, туташлар! – диде ул.

Гөлнар никадәр генә карышып маташса да, Юля аны барыбер күндерде:
– Көпә-көндез тотып ашамас ул сине – утыр! 
Юлда әллә ни сөйләшмәделәр. Бары тик Алмазның: «Мин Казанны белмим, таныштырып барыгыз!» дигән сүзләренә Юля гына кулы белән күрсәтә-күрсәтә сөйләп барды.
Юляны өйләре янында калдырырга туктагач, Гөлнар да машинадан атылып чыкты.
– Рәхмәт. Инде ерак түгел, мин җәяү генә кайтам, – диде ул.

Алмаз аны кабат машинасына утырырга никадәр генә кыстамасын, барыбер күндерә алмады. Шуңа күрә икәүләп урам буйлап җәяү генә атладылар.
– Ә машина?! – диде Гөлнар, бераз җир киткәч. – Машинаң шунда каламы?
– Калып торсын. Шәт, урлап китмәсләр... 

Беравык сөйләшмичә генә бардылар.
– Син миңа беренче күрүдә үк ошадың... – дип сүз башлады Алмаз-Каратут. – Бер күрүдә ошату киноларда гына була ул... – диде Гөлнар, оялып.
– Безнең тормыш кино бит инде ул! Тоташ сериаллардан тора...
– Синең кызык эзләп йөрүең инде.
– Ник алай дисең? Юк, мин кызык эзләүчеләрдән түгел. Чыннан да, сиңа гашыйк булдым мин. Синең авыл кызы икәнең йөзеңә язылган...
– Син авыл кызларын рестораннарда шулай еш эзләп йөрисеңме? – Бу сүзләрне әйткәндә Гөлнарның йөзен кызыллык басты.
– Рәнҗетәсең, Гөлнар. Мине синең авыл кызларына хас тыйнаклыгың, мөлаемлыгың тартты... Шәһәр кызларында боларның тамчысы да калмады бугай хәзер...
– Син үзең дә шәһәр егете түгелме соң?
– Юк, авылдан мин. Дөрес, балачагым Казанда үтте. Аннары әти белән әни фаҗигагә тарыдылар... Шуннан соң авылга, әбием янына кайтып киттем, тора-бара шунда өй салдым. Шәһәрдән нибары алт-мыш чакрымдагы Каен авылында яшим мин. – Алмаз җанланып китте һәм, үзе дә сизмәстән, хәтта кызның беләгеннән тотты. – Карале, Гөлнар, әйдә мин сиңа искиткеч табигатьле авылыбызны күрсәтәм! Бүген ял көнең бит!
– Юк, юк, син нәрсә?! Апам сәгатенә карый-карый көтеп тора мине! Болай да соңардым бугай...
– Алайса, апагызны да алып кайтабыз! Бергә-бергә күңелле дә булыр.

Каршы килүенә карамастан, Алмаз кызны фатир ишегенә тикле озатты. Ишекне ачкан Кадрия апасы, аларны күреп, ни әйтергә дә белмичә, аптырап сүзсез калды. Шуннан файдаланып, чак кына да югалып калмыйча, егет бер сулышта:
– Исәнмесез, апа! Мин – Гөлнарның дусты Алмаз булам. Сезнең икегезне дә безгә, авылга кунакка чакырам! – дип ярып салды.

Бу сүзләреннән соң аңа тагын да ниндидер шик белән карап алган Кадрия апасы, әлбәттә, аяк терәп каршы төште. Хәтта эченнән: «Аферисттыр бу!» –
дип уйлап алды. Соң, гомерендә беренче генә күргән кешене кем авылга кайтырга чакыра инде?! Аның сүзенә кем ышаныр да, кем аңа ияреп чыгып китәр дип уйлый икән ул?! Гомердә булмаганны!.. Әле йөрәк ярасы төзәлеп тә җитмәгән балага берәр этлек ясап куймасын тагын бу шома егет!
– Юк, юк, беркая кайтмыйбыз да, беркая бармыйбыз да! – диде Кадрия апалары, кистереп. – Беренче мәртәбә генә күргән кешегә ияреп юлга чыгабызмы соң?!

Тик егеттә үҗәтлек дигән нәрсә бик көчле иде: ул алай итте, болай итте, аларны күндерергә тырышты. Аның уенча: икесе дә кайтса, аның өчен көткәннән дә яхшы булачак: әбисе Гөлнар белән генә түгел, ә Кадрия апалары белән дә танышыр иде.Ләкин Кадрия дә сүзендә нык торды. Алай да бирешергә мәҗбүр булды. Анда да үзенчә шактый хәйләле юлны сайлады һәм:
– Ярар алайса, Гөлнар белән дуслыгыгызны истә тотып, болай эшлибез... Сезгә... – Ул, уйланып, туктап калды. – Сезгә киләсе атнада Гөлнарның ял иткән көнендә кайтабыз, – диде, ә үзе эченнән: «Менә шунда күрербез сүзеңдә ничек торганыңны! Болай яхшы сайрыйсың», – дип уйлап алды. Аның килеренә шикләнә иде ул. 
– Рәхмәт. Килешәм, – диде егет. – Димәк, киләсе атнада, Алла боерса! 

Алмаз, чыннан да, сүзендә торды һәм килешенгән вакытта аларны үз авылларына алып китте. Каенлыклар кочагына сыенып утырган Каен авы-лының табигате искитмәле икән шул! Алмазның сап-сары нарат бүрәнәләреннән салынган зур йорты әллә кайдан игътибарны җәлеп итеп тора.
– Монысы минем фермерлык хуҗалыгым инде, – диде егет, өйләре янына килеп туктагач. – Мал-туар, кош-корт асрыйм.
– Син фермермени, Алмаз? – диде Кадрия, гаҗәпләнгән сыман. Тавышы йомшак иде. Аның эш кешесе булуына хөрмәт сизелә иде анда.
– Әйе. Колхозлар юкка чыгып, авылыбыз тарала баруын күрдем дә, фермер булырга исәпләдем. Рәхмәт, җитәкчеләр дә булышты. Тормышымны тагын да җанландырып җибәрү өчен хатын-кыз җитми... Ул да булса, тормышым тагын да түгәрәкләнер иде! Әбием дә һаман өйләнмисең, дип ачулана... 

Кадрия белән Гөлнар бер-берсенә карашып алдылар. Шунда капка тәбенә ап-ак яулыклы әби килеп чыкты да мөлаем елмаеп:
– Бәрәч, улым, әллә миңа килен алып кайттыңмы? – диде. – Исәннәрмесез!
Исәнләштеләр, күрештеләр.
– Кунакларга чәй эчерик инде, әби! – диде аңа Алмаз. – Сыерлар, тавыклар турында сөйләп, мин аларны алҗытып бетердем бугай...

Алмаз әбисе белән бергә аларны чәй янына дәште. Әбисе ул кайтышка оныгы яраткан бәрәңге пәрәмәчен пешереп куйган иде.
Сөйләшә-сөйләшә чәй эчеп алганнан соң, Алмаз кунакларга авылны, аның бик матур чишмә буйларын күрсәтеп кайтты. 
– Монда да безнең Чишмәледәге кебек тәмле, мул сулы чишмәләр бар икән, – дип куйды Гөлнар, бер чишмә янында туктап, суын эчеп карагач.
 


* * * 

Алмаз, ресторанга көн аралаш диярлек килеп, токмачлы аш ашарга тәмам күнегеп китте. Гөлнар ял иткән көннәрдә алар, бергәләп, Казан урамнары буйлап җәяү генә йөрергә яраталар иде. Кыздан сигез яшькә олырак егет тормышында булган шатлык-кайгыларын сөйләде.
Тора-бара Гөлнар аңа шулкадәр ияләште, ул ике-өч көн күренмәсә, үзенә урын таба алмый башлады.

Бу егет аңа бик ошый иде. Аның белән сөйләшүе рәхәт, аның сүзләре күңелгә ятышлы, бу минутларда Гөлнарның җаны ял итә сыман. Алмаз белән сөйләшкәндә сүзләр дә тиз ялганып китә, гәплә-шерлек уртак темалар да табыла, үзен иркен сизә. Баксаң, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган,
аннары фермер булып киткән бу егет, җитмәсә, өздереп баянда да уйный, моңлы итеп җырлый да икән! Гөлнар да бит кечкенәдән авыл сәхнәсендә җырлап үскән кыз. Бигрәк тә халык җырларын җырларга ярата.
Алмаз шулай өч ай буе килеп-китеп йөрде. Гөлнар да Чишмәлесен онытмады. Бу вакыт эчендә Алмаз аны машинасы белән берничә тапкыр авылына алып кайтып куйды, алып килде. Егетне Гөлнарның әтисе Закир да, әнисе Гөлҗамал да бик ошаттылар, үз иттеләр.

Шулай авылда ял иткән көннәрнең берсендә иртән, ниндидер түземсезлек белән дигәндәй, ишекләренең кыңгыравы чылтырады.
– Иртә таңнан кем булыр икән?! – диде ашыга-ашыга ишекне ачарга барган әнисе Гөлҗамал.
Ишекне ачып җибәрсә, анда әбисе белән Алмаз басып тора! 
– Берәр нәрсә булдымы әллә?! – дип гаҗәпләнде Гөлнар, иртәнге сәгатьтә аларны күреп.
– Юк, балам, хафалана күрмә. Сине алырга килдек без, кызым! – диде Алмазның әбисе, аннан-моннан әйләнеп тормыйча, турыдан ярып.
– Без әти-әниеңнән синең кулыңны сорарга килдек, Гөлнар! – дип, Алмаз аның сүзен җөпләп куйды.

Гөлнар аптырап калды. Хәтта әтисе белән әнисе дә, ни әйтергә белмичә, авызларына су капкандай, гаҗәпләнеп, бер мәлгә сүзсез генә тораташтай басып тора бирделәр. 
– Киләсегезне нигә алдан әйтмәдегез соң? – диде аннары әтисе, аңына килеп.
– Бездә алдан әйтеп йөрмиләр, Закир абый: йоласы шундый, – дип җавап бирде аңа Алмаз.
– Бездә дә бар бер йола: әйтмичә генә кызны урлап китәләр. Бабайлар йоласы... – диде Закир.
– Әйе, бу турыда Гөлнар сөйләде миңа. Бигрәк кыргый йола икән. Ә бездә – кызны сорап алу йоласы, Закир абый. – Менә безнең шул йоланы үтәп йөреш. Әбием белән сезнең сүзне көтәбез...
– Уйлашыйк... Йә, ни әйтерсең, әнисе? – дип, Закир хатынына карап алды.
– Болай күркәм йола икән үзе, – диде Гөлҗамал апа. – Уйлашыйк дисең бит, атасы. Шулай булгач, уйлашыйк соң...

Гөлнар исә нәкъ менә шундый йола турында хыялланган иде бит! 
Авылларындагы йола аның өчен йола түгел, ә ниндидер уен гына. Әле тормышка беренче адымнарын гына атлаучы кызлар язмышы белән уйнау уены.
– Чыннан да, күркәм йола яши икән сезнең якта, – диде Закир. Ата кеше шат иде. 

«Сөембикә», № 7, 2015.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Укыган олеше эсэрнен искиткеч эчтэлекле, кунелгэ ятышлы. Тулы фикер эйтер очень тулаем укырга кирэктер. Дэвамын каян табарга момкин.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Лилия белэн килешэм: дэвамын укыйсы килэ!)

      • аватар Без имени

        0

        0

        Урыны жэннэттэ булсын!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Матур хикэя!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Матур хикәя. Дәвамын укыйсы килә.

            Хәзер укыйлар