Логотип
Проза

Яшьли сөйгән ярлар ятка кала. № 3.

Башы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4596

Дүрт ел авылына кайтып күбенмәгән Дамир да бүген Бәләкәй базарга чыкты. Берәр атнадан өйләренә агай-эне, туган-тумачаны җыеп, кунак итеп алырга уйлаштылар алар.

Шуңа Дамир кыяр тозлыйсы итте. Сату-алуга сәләте булмаганнан Безгин марҗасы сораган хакны түләп, кыяр алырга исәпләп тора иде, исеме белән дәштеләр:
- Дами-ир! Кил, үземнән ал кыярны! Арзанга гына бирәм сиңа!
Дамир сискәнеп тә, куанып та китте. Шаян тавыш... Халидә тавышы иде. Дамир шул якка карады. Тактадан ясап куелган сату урынының теге ягында... елмаеп Халидә басып тора иде. Дамир марҗаның ачыргаланып кыяр бәясен төшергәнен ишетүдән туктап Халидәгә таба атлады.
- Исәнме... Халидәкәй!

Ул тагын да ныграк чибәрләнгән. Йөзе дә, күзләре дә, бар торышы — елмая. Алсу, пакь йөзендә, әйтерсең, Дамирны күрүдән бетмәс шатлык балкый. Вак кына чуар чәчкәләр төшкән ситсы күлмәге бик тә килешле иттереп тегелгән, тәненә азрак сылангандай булып зифа гәүдәсен тагын да ныграк зифаландырып тора. Башында ап-ак яулык. Ул аны артка тарттырыбрак бәйләп куйган. Йөзендә каушауның әсәре дә юк - елмаю гына балкый. Тик елмаю гына тантана итә.
- Ал үземнән мөселманча үстергән кыярны! Арзанга гына бирәм.

Халидә белән сөйләшү мөмкинлеген сизеп, Дамирда “сәүдәгәр каны” кузгалды.
- Күпмедән? - дип сорады ул, үз тавышына үзе аптырал. — Бик кыйммәт булмаса, алырга була. Нигә алмаска?

Дамир күпсүзлеләнеп каушаганын сиздермәскә тырыша иде. Тик каушаган иде инде. Ә Халидәнең шатлыгы ташып тора.
- Ай, иске танышлыкны да исәпкә алып, бик саранланып тормам инде. Өч тәңкәдән ал киласын. Бирәм сиңа!
Үзе шаркылдап көлеп тә җибәрде.
- Марҗа алты сум сорый, син өч дисең. Бөләсең бит. Бир алтыдан.
- Сорама да, бирмим дә. Өч дигәч, өч инде. Ал. Бик тәмле минем кыярларым. Үзем үстердем. Син - моряк кешенең - акчасы күптер инде ул. Шулай да өчтән генә бирәм. Ал инде-е...
Күзләре тулы шатлыклы көлү иде.
- Бирәм дип ялынып торганда инде-е. Ал!
- Син минем моряк икәнне каян беләсең?
- Солдат хезмәтеңнән кайтмагач, апаңнан сорадым. Ул әйтте, диңгезгә балык тотарга киткән, моряк булып, диде.
- Шулаймы?
- Шулай, Дамир.
- Ничегрәк яшисең, Халидә?
- Әйбәт яшим. Аллага шөкер. - Шатланып көлде. - Дүрт белән киткән кызым бар.

Улыма яшь тулды. Гаиләм ишәя бара. Иншалла, тагын артырбыз әле...
- Чибәрләнгәнсең син, тагы да ныграк.
Халидә кулын гына селтәде.
— Ы-ы, чибәрләнерсең сиңа бик! Эш, нужа җитәрлек бездә. Яңа өй салырга дип эш кузгаткан идек, әле очы-кырые күренми.
Туктады. Тиз генә алдында басып торган Дамирга карап алды.
Шулчак Дамир чамалап өлгерде - үзе бер туктаусыз елмайса да, моңсу иде Халидәнең күзләре.
Кулындагы букчасын Халидәгә сузды.
- Тутыр тулганчы. Алтыдан алам.
Халидә букчаны тутырып, үлчәүгә куйды.
- Сигез киладан артыграк.
- Тугыз ит инде.

Букчаны кулына алды да, алтмыш сум акча тоттырды.
- Юк, Дамир! - диде Халидә. - Әйдә, әйбәт иттереп аерылышыйк инде. Өчтән түлә дә, вәссәләм...
- Син холыксызланма. Мин сиңа базар хакын түлим. Юкса, мин синең кыярларың аларныкыннан начар дип уйлыйммыни инде, ә? Ал. Синең хәләл көчең бит ул. Миңа да тәмле булыр ашавы. Син - Халидә үстергән кыярлар бит.
Дамирның шул сүзләреннән соң Халидә ничектер сүрелеп төште. Йөзендәге елмаю юкка чыкты, күзләренең нуры кимеде. Акчаны тавышсыз гына үлчәү янындагы төенгә тыкты.
- Рәхмәт, Дамир!
Дамир сүзсез генә кыяр тутырылган букчаны алып китәргә кузгалды. Уты да, шаяруы да беткән, басылган тавыш белән Халидә сорады:
- Өйләнмәдеңме әле?
- Юк.
- Нигә алай йөрисең? Өйлән. Ялгызың, чит якта. Әйдә, берәрсен димлим.
- Кирәкми. Димләмә инде... яфаланып...
Ике көн узгач Дамирны урамда, кибетләр янында, Халидәнең ире туктатты.
- Дамир, нихәл, әй?! Исәнлекме?!

Миргали Дамирдан дүрт яшькә олырак. Икесе, авылның ике җирендә яшәгәнгә күрә, малай чакларында еш аралашып үсмәделәр. Шулай да Дамир Миргалине яхшы белә. Чөнки Миргалиләрнең бакчасында юан ике алма агачы үсеп утыра. Авылда тагын ике генә җирдә үсә иде алма. Дамир үзенең якын дуслары белән бергә ничә тапкырлар шул алмага төшәргә болашты. Тик булдыра алмадылар. Чөнки алма, чәчәкләрен коеп, алмага йомарлана башлауга, Миргали алма агачы төбенә тактадан куыш кебек бер нәмәстәкәй әтмәлләп куеп, алма өлгергәнче эте белән шунда йоклый торган иде. Шулай да, Мирганиләр бакчасыннан урланган тәмле алмаларны ашады бер елны Дамир. Дусты Халит көпә-көндез, япа-ялгызы алма бакчасына “төшеп” чалбарланган күлмәк эчен алма белән тутырып чыккан. Әле үз гомерләрендә алманың тәмен китаплардан укып кына белгән авыл малайларына шул чакта Халит ашаткан ямь-яшел, чикләвек зурлыгындагы гына "алмалар”, ачылыкларыннан авыз эче бөрешсә дә, искитмәле тәмле тоелганнар иде.

Дамир инде менә Халидәнең ире булган Миргали белән авыл уртасында басып тора.
- Әйбәт кенә әле, - диде Дамир, Миргалинең зузган кулын кысып.
- Ялга кайттыңмы?
- Ялга.
- Кирәк, кирәк. Туган якны онытырга ярамый. Әниең исәндер бит.
- Шөкер, исән.
- Ярый, исән булгач. Үзең шул йөзү эшендәме?
- Шунда.
- Акча ничава төшәдер бит инде?
- Эшләсәң төшә инде. Ничек эшлисең бит.
- Юк шул. Эшкә карап кына түгел шул. Менә бездә, калхузда диюем, эшләп тә түләмиләр, әй. Ничурта түләми калхуз.
Дәшми тордылар. Сүз юктан, сүз булсын дип кенә сорады Дамир:
- Нинди эштәсең үзең?
- Балта эшендә инде мин. Калхузда. Арба ясыйбыз, буралар бурыйбыз. Балта эше.
- Ярый, мин китим...
- Һы, китим, имеш. Әйдә, миңа керик. Халидәне, балаларны күреп чык. - Көлгәндәй итте: - Сагынмадыңмыни... Халидәне? Ә?

Дамир күңелсез генә елмайды:
- Сагынсам ни дә, сагынмасам ни инде хәзер?!
Миргалинең елмайган йөзе аны үчекләгәндәй тоела иде.
- Хәзер соң инде, сагындым, сагынмадым дип сөйләргә, Миргали абзый. Халидә синеке бит.

Миргали дә аңлагандай елмаюдан туктады.
- Шулайдыр инде, Дамир. Кеше хәлен кеше белми. Тик син миңа ачу саклый күрмә инде, синнән аерып алмадым бит мин аны. Үзенең ризалыгы белән, яучылап, сөлгеләр алып өйләндем. Көчләп, куркытып түгел.
- Ярар, хуш, Миргали абый.
- Юу-ук, туктап тор инде син. Әйдә, бер яртыны ал да, кердек миңа! Әйдә! Акчаң бардыр бит, моряк!
- Уңайсыз бит, кирәкмәс.
- Һы-ы! Әллә акча кызганасың инде?
- Минме?!
- Син шул менә! Си-ин!
“Ни булса, шул булыр!” - дип уйлады Дамир. "Ярты” күтәреп Миргалигә иярде. Өенә килеп кергән уңайга ук Миргали сөрән салды:
- Хали-идә-ә! Син кая-а? Карале нинди кунак алып кайттым мин сиңа. Түлке тәгәрәп китмә.
Алгы яктан, кулына кечкенә малай күтәргән Халидә килеп чыкты. Дамирны күреп таныгач, агарып та, яктырып та киткәндәй булды.
- Исәнме, Халидә?! — диде Дамир да бик нык уңайсызланып. - Менә ай-вайга куймыйча алып керде. Гафу ит инде...

Әле генә кибеттән алган ике шоколадны Халидәгә сузды.
- Балаларыңа күчтәнәч.
Халидә сүз әйтеп өлгермәде, кулындагы малай үрелеп, ике куллап шоколадларны эләктереп тә алды.
- Ярыймыни шулай?! Ярамый бит. — Үзе елмаеп Дамирга карады. - Шикалатның нәрсә икәнен белмиләр әле алар. Әйдә үтегез инде, кергәч тормагыз ишек төбендә.

Малаен сәкегә утыртты да, мич янына узды. Күп тә үтмәде, өстәлгә зур таба белән кыздырылган йомырка китереп куйды. Тозлаган кыяр янына яңа гына өзгәнен тезде, сарылы-кызыллы помидорлар, яшел суган белән өстәл өсте тиз арада туп-тулы булды.
Халидә яшьлек дустын зур шатлык белән, киң күңел белән сыйлый иде. Дамир алып кергән тозлы балык, колбасаны кисеп тәлинкәләргә тезеп тә куйды. Халидәнең уңганлыгына сокланып утырды Дамир. Акрын гына көлде Халидә:
- Утырышыгыз. Үзең тоткан балыктыр инде, селедкасын әйтәм...
- Шулдыр.
Бер сәгатькә якын утырды Дамир Халидәләрдә.

Исерә башлаган Миргали хатынына карап-карап алды да, Дамирга әйтеп куйды:
- Минем сиңа рәхмәтем зур, Дамир. Бел шуны.
- Нәрсә өчен?
- Йөрегән чагыңда Халидәгә тимәгәнең өчен. Кыз иде мин алганда...
- Ә-ә-әй, шушының...
Халидә тиз генә торды да, мич янындагы чаршау артына кереп китте. Дамир урыныннан торды.
- Ярар, Миргали абый! Җитте, хуш иттек. Зур рәхмәт алып керүең өчен әһ-һм... Халидәне күрсәтүең өчен. Китим инде, сездә утыруы минем күңелгә хуш килсә дә...
Чаршау ягына карады:
- Хуш, Халидә. Бик зур рәхмәт. Бик тәмле әзерлисең икән. Син пешергән, син куйган ризыкны да ашарга насыйп булды бит әле.
Чаршау артыннан акрын гына әйтелгән сүзләр Дамирның бәгырен телгәләделәр:
- Бәхетле булырга тырыш инде Дамир! Гаепләп китмә.
- Нинди гаеп булсын ди инде. Үзегез гаепләмәгез.
- Китмәле син. Хатын давай тагын бер ярты безгә. Шушы хәтле кадерле кунак кергән икән синең өчен, давай яртыңны. Давай...
Авыл урамнары буйлап, үкенечле уйларын ияртеп-өстерәп кайтып китте балыкчы-диңгезче, читтә гомерен уздыра башлаган татар егете Дамир...

Икенче көнне әнисе белән апасының ай-вайларына карап тормыйча, Дамир Литвага юл алды.

ахыры: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4601

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар