Логотип
Проза

Ярат мине, Нәзирә!

Хикәя

Лүзия САЛИХОВА

Хикәя


 Куе кара керфекләр артына яшеренгән җете зәңгәр күзләр җитди-сабыр, шул ук вакытта бик ягымлы карыйлар. Чыршы ылысларыдай каты чәчле баш аз гына алга иелгән – шуңадыр, күзләре сынап карый кебек. Таза гәүдәсе, сабыр-ышанычлы хәрәкәтләре бу кешенең тормыштан канәгать икәнен күрсәтә. Серлелек тә бар үзендә: кара мыек астындагы иреннәр назлы сүзләрне яшерәләрдер сыман. Бер карашка башкалардан берни белән дә аерылып тормый урта яшьләрдәге бу ир-ат. Тик күзләр – күңел көзгесе: күңеле бик тирәндә, ул күңелгә кергәнче кире чыгуларыңны уйлау кирәк булганын кисәтә кебек алар.
«Булса да булыр икән искиткеч күзләр...» – Шаян, чая Нәзирәнең беренче уе шул булды.
Кибеткә кергән-чыккан кешегә сатуыннан бүленми генә күз сирпеп ала Нәзирә. Карамыйча да ярамый – бөтен бинага берүзе хуҗа ул. Бар эшне дә  төгәл, әйбәт алып бару бик җиңел түгел. Арып-туеп киткән чакларында шаянлыгы, уен-көлке яратуы ярдәмгә килә, балкып эшен дәвам итә. Әлеге ир-атка бер генә караш ташлап алса да, чак кына зиһене чуалып китмәде, хәтта каршында басып торган әбинең ни соравы да онытылды.
– Йәле, әбекәй, ниләр аласың? – дип елмайды ул әбигә.
– Балакаем, бер ипи, свежий булса. Дөге ярмасы, ике кисәк сабын да бир... Конфетның кайсы йомшак-тәмле, шунысын берәр кило...
Җитди күренгән кибетченең елмаюы әбинең күңеленә хуш килде бугай.
– Чәй дә кирәк булыр әле бер-ике кап...
Шулчак кибет эчен сүгенү тавышы тутырды:
– Куыгыз шөпшәгезне! Чакты ич!
Әби дә, Нәзирә дә көтелмәгән хәлдән агарынып киттеләр. Беренче булып кибетче һушына килде, сабыр булырга тырышып,сүзен чәнчеп-кадап әйтте:
– Шөпшә чакканга да чыдамагач, нинди буласыз сез? Әле беркемгә дә тигәннәре юк иде. Сүзеңне үлчәп сөйләмәсәң, телеңне дә чагарлар! – дип, ир-атка текәлде.
Мәһабәт ир-атның күзендә шаян очкыннар уйнады, ул елмаеп Нәзирәгә карады. Нәзирә оялуын сиздермәскә тырышып:
– Карамагыз миңа алай, – диде йомшаграк тавыш белән.
– Дөрес, кызым, сүгенү начар гадәт, куып чыгар үзен! – дип, әби дә телгә килде. – Безнең поселкыда мондый кеше юк, каян килгән шунда китсен.
Ул алган әйберләрен сумкасына салды да, әлеге ир-атка карамый гына үз алдына сөйләнеп, ишеккә юнәлде. Тынлык урнашты. Яшь, сылу кибетче, башын кыңгыр сала төшеп, битараф кына тәрәзәгә карады.
– Нәзирә!...
Бар йөрәк җылысын салып, эчке дулкынлану белән ягымлы-нәфис итеп әйтте бу исемне шөпшә чаккан ир.
Кечкенә, ябык гәүдәле, дулкын коңгырт чәчле Нәзирәне матурлык алиһәсе дип әйтеп булмый, кашлары да карлыгач канатын хәтерләтми, борыны да зуррак, җитмәсә, бите дә сипкелле... Шулай да гранит кыядай горур үзе, бөтен барлыгыннан ышаныч бөркелә. Ул инде тынычланган, игътибарлы сатучы иде.
– Тыңлыйм Сезне... 
– Бер шешә минераль су... – ир-ат киштәдәге кирәкле савытка күрсәтте. Һәр хәрәкәте килешле, куллары матур,тавышы бәрхеттәй йомшак. Билләһи, сөйкемле сөяге бардыр бу адәмнең.
«Шап» итеп алдына куйган шешәнең капкачын бер кулы белән ансат кына борып ачты, икенче кулы белән өстәлгә мең сумлык акчаны салды, шул арада шешәне күтәреп тәмләп эчеп тә куйды.
– Кире кайтарыр акчам юк...
Кинәт кибет ишеге ачылып китте, 10–11 яшьләрдәге малай йөгереп керде.
– Әни, эчәсе килә, су бир әле! Без футбол уйныйбыз, безнең команда җиңәргә тиеш! Уф, кызу, тизрәк!
Чандыр малай керә-керешкә сөйләнә, үзе ашыга, аяклары бер дә тик тормый – аяк башы белән идәнгә типкәләп ала, маңгаенда, борын тирәсендә тир тамчылары ялтырый.
– Мә, эч, – абый кеше минераль сулы шешәне балага сузды.
– Рәхмәт! – Җитез генә эләктереп, күз ачып йомганчы юк та булды яшь футболчы. Кибет тынып калды.
Сатып алучы өр-яңа бер меңлекне кыштырдатып кире кесәсенә салып куйды да чыгу уңаена борылды. Кибетче тарафыннан бер сүз дә ишетмәгәч, борылып:
– Ваклатып киләм, борчылма, Нәзирә! – диде.
Нәзирә дәшмәде, карашы сабыр-тыныч иде.
«Борчылма, Нәзирә!..» Алай дәшкәннәре юк иде әле Нәзирәгә. «Борчылма, кызым», – дип, әти-әнисе генә әйтә иде, алар вафат инде.
Нәзирә... исеме  матур икән бит. Һәрхәлдә, бик матур итеп әйтелде. «Бәлки, үзем дә матурдыр?» – Нәзирә үзалдына көлемсерәп куйды.
Әмма аны күргән бер кеше дә битараф кала алмый. Үзе теләмәсә дә, ир-атларның күңелен нечкәртә, хатын-кызның йөрәген яндыра иде ул. Ходай шулай яраткандыр инде – шаян, горур, җитез, сүз эзләп кесәгә керми – тапкыр. Улын чын кеше итеп тәрбияләү – тормышының төп максаты. Әмма күңелен ялгызлык газабы кимерә. Юк, ул ялгыз хатын түгел: ире, кайнанасы, кайнатасы бар, инде уллары Наилгә дә ун яшь. Ире Мөнир гаражда слесарь булып эшли. Кайнанасы авыл рәисе булып эшләп пенсиягә чыкты. Кайнатасы – укытучы, пенсия яшендә булса да, мәктәбен ташламый. Яшәүләре – өч бүлмәле фатирда, барысы да кешечә. Тик нигәдер ул йортта моңсу килен кешегә.
Нәзирә тәрәз аша болынга, тау итәкләренә, ак болытлы зәңгәр күк йөзенә карап уйга чумды. Җәй уртасы, печән өсте – кибеткә килүчеләр әлегә әзәйде. Көннән-көн мөлдерәмә тулып ташырга тора Нәзирәнең күңеле, ичмасам, кибеткә дә көненә ике-өч кеше генә кереп чыга. Ару-талуны белми кешеләрне кайгыртып яшәгәндә үз борчуларың онытылып тора бит ул. «Бүген керләр юарга кирәк... Тагын нидер кирәк иде бугай. Кирәк, кирәк...» Килен булып төшкәннән бирле кайнанасы авызыннан шул сүздән башканы ишеттеме икән Назирә? Башта яшьлек белән аңлашылмаган, еллар үткән саен кирәк булган өчен генә яшәве арыта башлады. Тормыш үзеннән-үзе яшисене китереп ымсындырып торса, күңеллерәк түгелме? Нәзирәнең уйлары ире Мөниргә барып тоташа. Әнисе сүзеннән чыкмый торган тәртипле ир кеше. Өйләнешкәч тә хатынының сүз-киңәшләренә матур итеп елмая да, «әни ни дияр бит», дип нокта куя иде. Нәзирәнең, булдыклыланып: «Аерым, үз гаиләбез белән торыйк, фатир алыйк яисә йорт җиткерик», –  диюенә кайнанасы Мөнирә: «Үземнең улым, төп йорт, йоласы шулай – бергә торасы», – дип кырт кисте. Йомшак холыклы Мөнир хатыныннан уңды, ә Нәзирә... Бик канәгать төстә елмаеп торгангадыр инде, аның күңеле белән кызыксынган кеше юк, киресенчә, бар күргән-белгән: «И бәхетле дә соң бу Мөнирә килене», – дип көнләшә генә. Жәлләтүдән көнләштерүне өстенрәк күрә Нәзирә, җиргә нык басып йөри. Ире Мөнирне кыю, мөстәкыйль итеп күрәсе килә, улы өчен хафалана, «үзе өчен җавап биреп яши алса ярар иде», – ди.
Нәзирә көрсенеп-уфтанып куюын сизми дә калды. Әле баярак шөпшәне аты-юлы белән сүгеп ташлаган ир-ат исенә төште. «Менә  кемнең хатыны бәхетледер, аның ышанычлы җилкәсенә башын салып сабый баладай йоклый бугай. Картаю,чирләүне белмидер. Чын ир-ат янында утырып торсаң да, дөньяң түгәрәкләнә, борчуларың юкка чыгадыр ул. Көчле кеше янында үзеңне тыныч сизәсең.
Нәзирәгә дә ул кара чәч-зәңгәр күзне исенә төшерүгә рәхәт булып китте. Теләгәнен әйтә, эшли торганнарны үзенә тиң күрә  ул, андыйлар янында чын күңелдән кычкырып көләргә, күңел бушаганчы еларга, эч серләреңне бүлешергә була. «Киләм, борчылма», – диде ич, андыйлар алдашмый.
 Йөрәгенең ярсып дулкынлануын тынычландырырга теләп, Нәзирә кибет ишеген киң итеп ачып куйды. Җәйге көннең кайнар һавасыннан кояш исе килә иде. Су алып кереп тузаннарны сөртер өчен ул чиләк алып колонкага юнәлде.
Кинәт очып диярлек килеп чыккан җиңел машина Нәзирәгә бәрелә язып, яман чыжылдап туктап калды. Баскан урыныда катып калган Нәзирәнең кыяфәте тетрәндерерлек иде: күзләре зур ачылган, иреннәре, йөзе ак. Руль артыннан атылып чыккан әлеге таныш ир-ат бер мәлгә куркып туктап калды да иреннәре дерелди башлаган Нәзирәне сак кына кочагына алды.
– Нәзирә, Нәзирә!..
Хатын кулындагы буш чиләге юлга тәгәрәде, бәләкәй йодрыклары белән каршындагы ир-атның күкрәгенә суккалап, ярсып елап җибәрде.
– Нигә алай куалыйсыз, кеше таптатасыз бит! Сездә генә машина, акча, имеш...
– Нәзирә, минем бит ваклатып килүем иде.
Урам уртасында чит ир күкрәгенә башын салуына гаҗәпләнгән кибетче һушына килде:
– Кирәкми акчагыз да, үзегез дә, – дип, чиләгенә үрелде.
– Ярар, кирәкмәсә... – Ә үзе китәргә ашыкмады. Караган саен карыйсы килә иде аның бу энҗе бөртегедәй җемелдәгән ханымга.
– Нәзирә, – ул акча сузды, – мөмкин булса, тагын бер минераль су.
Тынычлана төшеп кибеткә уздылар. Янәдән алдындагы суны бер-ике йотым эчкәч, кибетчегә дәште:
– Сдача кирәкми...
– Кем исәнлегенә дип дога кылыйм соң хәерегез өчен? – Нәзирә, кызыксынып, кара футболка, зәңгәр джинсы чалбар кигән ир-атны күзәтте.
– Гафур булам мин.
– Гафур... безнең якта мондый исем сирәк, сез ерактандыр.
– Чаллыдан.
– Алай... Миңа иртәгә эш белән анда барырга кирәк иде. Сезнең китеп барышмы? Бәлки, мине дә ала барырсыз?
Зәңгәр күзләр сагая калып, текәлеп бактылар да керфекләр куелыгына яшеренделәр.
«Бетттем, сизде уемны!» – Сабый баладай самими-гөнаһсыз Нәзирә мәк чәчәгедәй кызарып, башын аска иде.
Гафур гомердә булмаганны югалып калды. «Бәласеннән баш-аяк, монда җир читендәге кибетчене күреп акылыңны җуйма, кыз-кыркын үз шәһәреңдә бетмәгән».
– Мин бүген үк китәм, ә Сез иртәгә үзегез барырсыз, гафу итегез.
– Нидән курыктыгыз? – Нәзирә көлемсерәде. – Сезгә кагылмам.
– Курыкмадым...
– Гафур, мөмкин булса, миңа ярдәм итегез, Сез миңа бик тә ошыйсыз...
Дөрес ишетәмме, юкмы дигәндәй, Гафур башын алгарак иде, егылып китмәс өченме,  бер кулы белән өстәлгә ябышты. «Син дә миңа бик ошыйсың» диюдән чак тыелып калды.
– Әти-әниең, ирең бармы соң синең?
– Кайнанам, кайнатам, ирем, улым – барысы да бар...
– Соң, шулай булгач?! – Гафур, айнып киткәндәй, янәдән Нәзирәне, кибетне күздән кичерде: «Харап хәлләр...»
– Сау бул, Нәзирә!
– Калдырма мине, Гафур, мин сине бик бәхетле итәрмен!
Тәрәз янынарак атлап, әлеге яңа таныш ир-ат йомшак дәште:
– Миңа берни дә кирәкми,үземнеке үземә җиткән. Акылыңа кил әле. Димәк, ул шәһәрдә беркемең дә юк, миннән башка... – инде Гафур көлемсерәде, – шаярма алай.
– Шаярмыйм, ирем белән аерылышу турында күптән уйлыйм, тик үзем генә уйларымның очына чыга алмыйм, янымда ышанычлы кеше булса икән; бер-беребезне белешик, дус булыйк, төпле гаиләгә нигез шулай салына ич.
– Син минем кем икәнлегемне, ничек яшәвемне беләсеңме? Бәлки, мин бандиттыр яки хатыным, балаларым бардыр, шуны уйлыйсыңмы?
– Балаларыңны белмим, әмма хатын-кыз белән тормыйсың. Нигәме – шулай каты сүгенүче, дуамал машина йөртүче, үзен-үзе генә яраткан кеше белән юньле хатын-кыз яши алмас, ялгыз син, Гафур. Ә күңелең бик изге синең – шулай тоям...
Гафурның яңаклары суырылып,тешләре кысылды. Маңгай сырлары тирәнәеп, күз карашы боегып калды.
– Ярар, бәлки тагын бер ун көннән килеп чыгармын... Яхшылап уйлан әле. – Һәрбер сүзен түземсезләнеп йотып барган Нәзирәне юатыр өченме, өстәп куйды:

– ...Нәзирә.
– Килмәсәң, бик күпне югалтачаксың, син дә уйла. – Ияген чак кына күтәрә төшеп, чакыру рәвешендә яңгырады бу сүзләр, күз яшьләрен яшерү өчен күп көчен куюы сизелеп тора иде.
– Йә, хуш.
 Ун көннән соң ни булачагын алар әле күз алдына да китерә алмасалар да, икесе арасында барлыкка килгән хисләр күңелләрен нечкәртте, йөрәктән йөрәккә күренмәс җепләр сузылды һәм буталып-чәбәләнеп төенгә әйләнде.
 

(дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/yarat-mine-nazir-2.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар