Логотип
Проза

Ялгышмам, димә

 (хикәя)


 (хикәя)
 Гомер көзенә аяк баскан ялгыз хатын Рәсилә, тагын бер кат үз бәхетен сынарга тәвәкәлләп торганда, аны уйга батырган, тынычлыгын алган хәл булды. Азмы-күпме белгән танышы Илдан белән никахлап кавышырга исәпләп кенә торган вакытлары иде, Рәсиләгә, көннәрнең бер көнендә, күңелен сискәндереп, таныш булмаган хатын шылтыратты. “Минем сезнең белән күрешеп сөйләшәсем килә” – диде ят хатын Рәсиләне аптыратып. Рәсиләнең, кем сез, ни кирәк, дип кабатлавына хатын туры гына җавап бирмәде, аны гаҗәпләндереп, сүз Илдан хакында барачагын әйтте. Исемен Бану дип атады. Илдан элегрәк аралашкан берәр көндәш хатын-кызның үз бәхете өчен көрәшүедер, араларына керергә маташуыдыр дип, Рәсилә телефонны басарга да теләгән иде, кире уйлады. Илдан белән танышканнан бирле күңеле иләсләнеп йөрсә дә, бик әз белә шул ул аның хакында. Танышуларына бер айга якын вакыт кына үтүгә карамастан, Илдан Рәсиләгә, әйдә бергә яшик, дип чат ябышты. Үзе турында тол ир кирәгеннән артыгын сөйләмәде: кулыннан бар эш тә килә, заводта эшләп йөри, ике ел элек хатыны вафат булган, гаиләле улы аерым яши. Эчми-тартмый. Холкы да тыныч күренә. Улыннан башка аның кызы да барлыгы турында Рәсилә ишеткән иде ишетүен, тик бу турыда Илданның үз теле белән әйтмәве генә табышмак булып калды. Әйтүенчә, тормышы җитеш, тик ялгызлык үзәгенә үткән. Аңламый түгел аны Рәсилә. Үзе дә унбер ел тормыш йөген ялгызы гына тарта. Беренче ире, ике гаиләгә яши торгач, уналты ел бергә кичергән гомерне сызып ташлап, яшь хатынга чыгып китте. Анда тормышы бармаганда Рәсиләдә җылы табарга маташып йөри дә бераздан тагын чыгып шыла. Рәсилә дә мондый икеле-микеле тормыштан җиләде. Илдан белән танышкач бу тормышына нокта куярга булды. Бик тә тиз арада яулады шул Илдан хатынның күңелен. Күрерсең, без синең белән менә дигән яшәп китәчәкбез, дип өметләндерде. Ир канаты нинди ялгыз җанга тансык түгел? Рәсилә дә Илдан белән бер оя булып яшәргә тиз ризалашты. Кешечә никах укытып, ике китек язмышны бергә кушып матур гына яшәп китәргә дип өметләнеп йөргән чаклары иде дә... Күңел тынычлыгын алып чит-ят хатын шылтыратуы гына... Рәсиләнең карары үзгәрерлек ни әйтер икән? Телефон номерын кайдандыр алуын, белмәгән-күрмәгән кешегә тәвәкәлләп шылтыратуын әйт әле син аның! Бану кем генә булмасын, ниләр генә сөйләмәсен, Рәсилә үз бәхете өчен азаккача көрәшергә ният кылды. Ни дисәң дә, Илдан кебек асыл ир-атлар җирдә аунап ятмый.
 Рәсилә белән Бану кичен якындагы җәйге паркта очрашырга килештеләр. Бер-ике сәгаттән киләсе Илданны да Рәсилә шушында каршыларга булды. Өстенә аксыл плащ кигән, зифа буйлы, чибәр генә ханымны эскәмиядә утырган Рәсилә тиз таныды. Бану сәлам биргәч тә Рәсиләне баштанаяк күз алдыннан үткәрде һәм сүз башлады: “Ишетүемчә, сез Илданга тормышка чыгарга уйлыйсыз?” Кемнең миндә ни эше бар, дип кискен генә җаваплыйсы килсә дә, Рәсилә, тыелып калды, әйе, дип баш кына какты. Күрмәгән-белмәгән хатын белән монда утыруы күңеленә бик хуш килмәсә дә, бу очрашуның төп сәбәбен аныкламыйча китәсе килмәде. “Мин сезгә көндәш тә, беркем дә түгел. Мин Илданның вафат булган хатынының сеңлесе. Миңа ышанасызмы, юкмы, анысы сезнең эш. Бары тик сезнең күзегезне ачасым килә”, − Бану карашын яшермәде, Рәсиләгә туп-туры карады. – Бәлки, мин сөйләячәк тарих сезгә ошамас. Шулай да белгәннәремне әйтүне үз бурычым саныйм”. Рәсиләнең уенда мең төрле уй бөтерелде. Үз гомерендә беренче тапкыр күргән хатынга ышанырга да, ышанмаска да белмичә, түземсезләнеп сүзнең дәвамын көтте. Нишлисең, килгәнмен икән, ни ишетсәм дә, тыңларга туры килә – шундый кыяфәт белән утырган Рәсиләгә карап, Бану сүзен дәвам итте: ”Минем Мәфрүзә апам Илданга дүрт яшьлек бала белән чыкты. Кыз бала белән. Илдан, үги атасы булса да, кызны какмады-сукмады. Киресенчә, кечкенә Зәлинәне бик якын күрде. Бераздан аларның уллары туды. Апам иренең ике баланы да тигез яратуына сөенеп бетә алмады. Тик үсә барган саен бу тигезлек бозылды. Күпме яшерергә тырышса да, Илдан Зәлинәне барысыннан да артык күрә башлады – яңадан-яңа кием дә аңа, уенчык та, тәм-том да аңа... Үз улына әтисенең ул хәтле җылы карамавына апамның хәтта күңеле төшкән чаклары да булмады түгел. Мин дә ни уйларга белмәдем. Ул чакта мин дә берни сизенмәдем. Зәлинә әтисенең яраткан кызы булып үсә бирде. Тик, ул үскән саен, ана белән кыз арасында ниндидер аңлашылмаучанлык арта барды. Зәлинә бар серләрен дә әнисенә түгел, ә әтисенә сөйли иде. Үсә барган саен Зәлинәнең әнисеннән читләшә баруы да бик сәер иде әлбәттә. Кызы өчен җанын бирергә торган Мәфрүзә апам гына берни дә аңламады. Без капчыкта ятмый. Бердән бер көнне барысы да ачыкланды: авылдан кинәт кенә кайтып кергән апам ирен уналты яшьлек кызы белән тотты...− Бануга бу хакта искә алу бик җиңел түгел иде, ахры, тавышы калтыранды, әйтәсе сүзләре кайдадыр төптә, күкрәк түрендә югалды. Хатын, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, яшь сарган күзләрен сөртте. Тын алырга да куркып утырган Рәсилә исә, менә сиңа хәлләр, дип үзалдына сузудан башка сүз тапмады. Ике хатын бер ара тын гына утырдылар. Дулкынлануы кызарынган, тирләгән йөзенә бәреп чыккан Бануга сүзен дәвам итүе авыр идеме, үзенә урын тапмагандай, кинәт кенә торып басты. Билгесез бер якка төбәлеп карап торды да, тагын эскәмиягә утырды. Мондый борылышны көтмәгән Рәсилә исә әйтер сүз тапмады. Күз алдыннан узган күренештәнме, җаныннан үткән кичерештәнме, бугазына укшытырлык төен тыгылды. Бануның исә күңелен бушатасы килә идеме, әкренләп үзен кулга алды һәм сүзен дәвам итте: “Мәфрүзә апам шуннан соң чиргә сабышты. Хыянәтне көтсәң дә, аны бит иң якыннарыңнан, үз балаңнан көтмисең. Азгын нәфесләрен тыя белмәгән ире белән кызы апамның аркасына тылдан, арттан килеп хәнҗәр казадылар. Шул хәнҗәр белән дә апам, кан йотып, алты ел ире белән яшәде. Кызын туйлап тормышка бирде. Анысы ике бала тапты. Тик балалары иреннән түгел, башкалардан. Егерме дүрт яшендә ирдән иргә азып-тузып йөри. Яман бала тудырганчы елан тудырганың артык. Апам шулар кайгысыннан, йөрәк чиреннән китте. Йөгереп йөргән җиреннән егылып үлде. Илдан җизни – шул хәшәрәт кенә әрәм итте апамны. Зәлинәне дә бәләкәйдән шул бозды. Дуңгызга иярсәң, баткакка аунарсың”. Бану тирән итеп көрсенде һәм, сүзем бетте, дигәндәй Рәсиләгә борылды. “Мин ни сөйләсәм дә, сезгә басым ясарга килмәдем. Илдан белән кушылыргамы, юкмы, анысы сезнең иректә. Мин бары тик аның чын йөзен ачарга телим”. Әле генә ишеткәннәреннән күңелендә тетрәнү катыш давыл, өермә кузгалган Рәсиләнең авыз ачып ни дә булса әйтерлеге калмаган иде. Язмышын бәйләргә торган якын кешесе турында ишеткән бу шакшы хәбәр аның күңелен болгатты. Бер мизгелгә хәтта күз алды караңгылангандай булды. Хатын, башына ишелеп төшкән халәттән иңнәрен иеп, берни дә ишетмичә, уйларына бирелеп өнсез генә утырды. Аның хәленә керепме, Бану Рәсиләнең кулларына кагылды: “...Әйткәнемне ишетмисез дә, ахры. Сез мине үч алырга йөри дип уйламагыз тагын. Аласы үчен язмыш Илданнан үзе ала. Чын йөзен белгән бар якыннары да аңардан күптән читләште. Хәтта үстергән улы һәм туганнары да аның барлыгын онытты. Ул өендә генә түгел, дөньяда япа-ялгызы калды. Беләсезме, соңгы минутында аның авызына су салучы да булмаячак! Илданның тормышын әз-мәз белгән хатын-кызлар бу бозык ир белән бәйләнми. Нәҗескә буялудан курыккандай аңардан читкә тайпылалар. Бигрәк тә кызлы аналар. Илданның намусында ике кеше язмышы – апаныкы һәм Зәлинәнеке. Ул – җинаятче. Андыйларга җирдә урын юк...” Саубуллашып китеп барган Бануның артыннан Рәсилә, башына суккандай, өнсез-тынсыз гына карап калды. Акылга сыймаслык бу хәлләрдән соң тагын да үз дөньясына кайтыр өчен аңа бер тын булса да ялгызы уйлану, нидер аңлау, ишеткәннәрен зиһененнән үткәрү кирәк иде. Тик бу сөйләшүдән соң үз дөньясының икенче төсмер алуын, үзгәрүен Рәсилә аңлый иде инде. Гомер көзләренә аяк баскан хатынның соңгы өмете киселә булсын, ялгызлыкның салкын кочагыннан чыгарга талпынуы акланмасын, ә Илдан исемле ата хәшәрәткә Рәсиләнең күңелендә дә, дөньясында да урын юк иде инде.
 Гыйбрәт алырлык төрле вакыйгалар хакында ишеткәләсә дә, Рәсилә мондый хәлне үзенә кагылыр дип бервакытта да уйлаганы булмады. Бану бәян кылган тарих та, аның күз яшьләре дә чын һәм ихлас икәненә Рәсиләнең иманы камил иде. Шулай да Рәсиләнең Илданны да ишетәсе, күзләренә карыйсы, дөресме бу? дип сорыйсы килде. Менә бит, Илданның кызы барлыгын яшерүенең дә сәбәбе ачылды кебек. Ата хәшәрәтмен, дип маңгаена язып куярга тиеш булмаса да, читтән караганда юлдан язган адәмгә бер дә тартмаган иде шул Илдан. Илледән узса да буй-сынга да, төс-кыяфәткә дә ярыйсы гына, акылы да төпле кебек. Сүзләрен дә үлчәп кенә сөйли. Әйе, Илдан ышаныч уята белә иде. Ирнең күңелендә ни бар, анысын Рәсилә әйтә алмый. Анысын Илдан үзе генә белә. Менә шул күңел дигәннең төпкелендә ни барлыгын аз гына да чамаламыйча язмышыңны кемнеңдер кулына тапшыру дөрес адыммы соң? Илданны белми-нитми аның белән язмышын бәйләргә ашыкканы өчен Рәсилә беренче тапкыр үз-үзен шелтәләп куйды. Инде өреп кабар чагың. Авызың бер генә пешмәде. Битлек артында адәми зат нинди генә йөз йөртмәс! Өметләре киселүенә бер яктан күңеле кителсә, икенчедән язмышы Бану аша аны ялгыш адымнан йолып калуы өчен Рәсилә канәгатьлек тойды. Илданның чиркандыргыч шакшы тәнен никахка хәтле үзенә кагылдырмаганга сөенде. Димәк, ни кылмак кирәк, Алладан язмаган бу никах. Ниләр көтәргә була мондый бозык ирдән? Ярый әле бу рәхмәт төшкере Бану никахтан соң түгел, ә аңардан алда, Илданга ияләшеп, берегеп китмәс борын пәйда булды Рәсиләнең тормышында. Үкенечле адымнан саклап кала алды. Монысы чынлап та юкка гына түгелдер.
 Рәсилә, тиздән киләсе Илданны көтеп, ә чынында урыныннан да кузгалырга хәле бетеп, кичке паркта утыра бирде. Тик дөреслекне ачарга маташкан хатын караңгы төшкәнче юкка гына эскәмиядә утырды. Илдан күренмәде. Язмышы Рәсиләне кирәкмәгән аңлашудан да, тагын бер алданудан да саклап калды: ике хатынның эскәмиядә сөйләшеп утыруын ерактан ук күреп алган һәм барысын да аңлаган әшәке җанлы Илдан, куркакларча, күптән караңгы куаклыкка кереп шылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар