Логотип
Проза

Ялганган җепләр

 (тормыштан алынды)


 (тормыштан алынды)

 Ахирәте Фәридә, фәлән вакытка килеп җит, дип, туган көненә чакыргач, Кәүсәрия, өстен-башын тәртипкә китереп, зур булмаса да бүләк алып, чәчәкләр тотып, әйтәсе җылы теләкләрен күңелендә барлый-барлый, дус кызына кунакка юнәлде. Телефоннан еш кына аралашып торсалар да, бу арада гына очрашканнары юк. Серләшәсе сүзләр дә җыелды. Дуслыклары еллар аша сыналган ике ахирәт бер-берсе өчен ышанычлы сер сандыгы да, киңәшче дә, юеш борынны төртеп бушанып алырлык “жилетка” да.
 Ул барып кергәндә мул әзерләнгән өстәл артына кунаклар җыелган, исем бәйрәмен үткәрүче “яңа туган кызчык” хөрмәтенә беренче бокал бушатылган, ә Фәридә үзе ...кызарган күзләрен сөртеп утыра иде. Кәүсәрия аның күз яшьләренең сәбәбен аңлап алса да, төпченмәде, дустын күкрәгенә кысып, кырык биш яшьлек юбилее белән котлады, чәчәкләрен тапшырды, матур итеп тост әйтеп, бүләген тапшырды. Фәридәне котларга якын туганнары, ике апасы, ике җизнәсе, әнисенең сеңлесе, дуслары килгән. Тик егерме елга якын бергә гомер иткән ире Мәүлетҗан гына күренми. Кәүсәриянең шикләре расланды − каядыр китеп, югалып торырга яраткан Мәүлетҗан тагын үзе генә белгән сукмак белән чыгып тайган иде. Шулай да, сөйләшә, аралаша торгач, бераздан Фәридә тынычланды кебек, яшь аралаш булса да елмайды, көлде, шаярды.
 Түгәрәк табын янында утырган килеш, кунаклар истәлекләргә чумды. Фәридәнең әнисе Мөнирә карчык төпчек кызын ничек дөньяга тудырганын елмаеп искә алды. Апалары көлешеп балачак шуклыкларын хәтерләде. Фәридә ярты гасыр буена диярлек җыелган фотоларын тотып килде. Менә аклы-каралы сурәттә ул – ак бантлы, өч яшьлек ваемсыз сабый. Менә ул – озын толымлы сөйкемле кыз – мәктәпнең иң алдынгы укучыларының берсе. Менә ул – студентка, шәфкать туташына укып йөри. Менә ак халатлы шәфкать туташы хастаханәдә авыру балаларны дәвалый. Ә монда Фәридә Мәүлетҗанның кочагына сыенган да, бәхетле елмая. Аларның туйларын Кәүсәрия әле һаман хәтерли. Алыпсатар Мәүлетҗан туен заманча, матур итеп, зур гына кафеда үткәрде. Кәләшеннән унсигез яшькә олырак, моңа хәтле өч хатынын, өч баласын ташлаган ир бәхетсезлеген яшермәде “... Эзләмәдем түгел, эзләдем. Тик моңа хәтле күңелемә ятышлы хатын-кыз очрамады. Менә, кырыкны узгач, бәхетемне таптым. Фәридәм гомерлек мәхәббәтем булыр дип ышанам...” Сөйләсә сүзнең маен чыгара белә инде алай. Әйе, андый сәләте бар. Фәридә дә туйда бәхетле елмайды. Мәүлетҗан белән гәзиттәге белдерү аша танышкан, егерме биштән узган кызның да дөньяны белгән, төрлесен үтеп чыныккан, аякларында нык басып торган ир иңнәренә таянасы, аңа ышанасы килә иде. Ир-егетнең игътибары нинди хатын-кызга ошамый? Бу өлкәдә тәҗрибәле Мәүлетҗан татлы теле, затлы бүләкләре аша Фәридәнең күңелен тиз яулады. Араларындагы яшь аермасына, Мәүлетҗанның өч хатын аеруына, өч бала ташлавына карамыйча, Фәридә аңа тормышка чыкты. Бер-ике ел, түләп, кеше фатирында яшәделәр. Уллары Марс тугач, Мөнирә карчык кызын, киявен,оныгын үз янына, ике бүлмәле фатирына сыйдырды.
 Башта ярыйсы гына яшәп киттеләр кебек. Мәүлетҗан эчми, тартмый. Эш арасында спорт белән шөгыльләнә. Көрәп алмаса да, бер җирдән товар алып, икенче җирдә сата торгач, ярыйсы гына акча эшли. Фатирын алдагы гаиләсенә калдырган, “өч бозавы” белән генә алган иренең балаларына ярдәм итүенә каршы килмәде намуслы Фәридә. Балаларның ата-ана каршында бер гаебе дә юк. Мәүлетҗан, төп гаиләсеннән кисеп, башта читтәге ике улын укытты. Аннан кызына түләүле белем бирде. Туган көннәр, Яңа еллар, башка бәйрәмнәрне дә онытмады. Фәридә аның балалар яратуына һич тә каршы түгел иде. Әнә уллары Марс өчен дә үлә язып тора. Тик ире, сәбәп табып, бик еш югала башлагач, элекке гаиләләрендә кунып кала башлагач, Фәридәнең түземлеге төкәнде. “Ничә хатының бар синең чынлыкта?” – Фәридә мәсьәләне кабыргасы белән куйды. “Берәү генә, син генә, − дип ышандырырга тырышты Мәүлетҗан. – Анда минем балаларым гына. Анда мин араны кистем...” Тик кайдадыр кунып кайтуларын туктатмады. Иренең алдагы гаиләләрендә араларын киссә дә, икенче бер җиргә сукмак салганын Фәридә сизә иде. Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы. Өеңдәге хәбәрне күршедән, күршеңдәге хәбәрне күрше авылдан сора дигәндәй, Фәридәгә дә ире турында сөйләүче табылды. Гомере буена нидер эзләгән ирне дүртенче хатынга өйләнү генә туктата аламы соң?
 Бер көнне ялгызы каңгырайган Кәүсәрия дә ахирәтенең “схемасы” буенча гәзиткә танышу белдерүе бирде. Берничә ир-егеттән җавап килде. Кәүсәрия кемгәдер шалтыратты, кемнедер игътибарга да алмады. Тик килгән хатлар арасында бер ир аны телсез-ушсыз калдырды... Кәүсәриянең белдерүенә, аның кем икәнлеген дә белмичә, Фәридәнең ире Мәүлетҗан җавап биргән иде “...Хатыным, улым бар, яшермим. Миңа очрашып йөрергә бер чиста хатын-кыз кирәк. Матди яктан ярдәм итәчәкмен...” Кәүсәрия үзенең кемлеген таныткач, Мәүлетҗан сүзне шаяруга борды. Шулай да, хатынына сүз чыгармавын үтенде. Аның һаман “айгырланып, кәҗә тәкәләнеп” йөрүенә, ахирәтен кимсетеп яшәвенә эчтән сызланса да, Кәүсәрия дустының тормышын бозмас өчен Фәридәгә бу турыда ләм-мим дә сүз әйтмәде. Дустының тормышы турында уйланмыйча да булдыра алмады Кәүсәрия. Иманлы гаиләдә туып-үскән, мәктәпне көмеш медальгә бетергән ачык зиһенле, акыллы кыз. Егерме биш яшькә хәтле бозылмыйча, ир затын татымыйча, өч хатын аерган иргә чыгып, кадере булмады. Иренә яхшы хатын, баласына әйбәт ана булырга тырышты. Тегү, бәйләү кебек кул эше дисеңме, аш-суга осталык дисеңме, ачык йөз, сөйкемле төс-кыяфәт дисеңме – Ходай бернәрсәдән дә мәхрүм итмәгән. Эшендә яхшы исәптә. Яхшы ат үзенә камчы тидермәс дигәндәй, моңа хәтле Фәридә гаилә йөген, дөнья арбасын ире белән бертигез тартты. Кем кирәк соң сиңа тагын, Мәүлетҗан? Кемне эзлисең син тагын мондый хатын өстеннән? Үзе йөрүчән кеше көнчел булуы хактыр. Мәүлетҗан бер дә юкка, бер сәбәпсез хатынын көнләп, җанын кыйды. Көнче көне көенеч димәсләр иде.
 ...Фотоларга карап утырганда Кәүсәриянең күз алдыннан ахирәте белән бәйле төрле хатирәләр үтте. Кайда ялгышачагыбызны алдан белмибез шул. Фәридә дә, бәлки, иренең шундый ышанычсыз икәнлеген алдан белсә, аның белән язмышын бәйләмәс иде дә бит. Кайда егыласымны белсәм, салам түшәр идем, дигәннәр. Тик тауга менгәч, сусавыңнан ни файда? Хәер, өч хатынны начар санап, өч баланы калдырган иргә ышануы да беркатлылык, ир-егеткә артык ышану нәтиҗәсе түгелме икән? Хатын-кыз да калын кесәлене ярата шул. Өйләнгән булуын белә торып та, чит ирләрне ияләштереп, гаилә бозып яткан хатыннар гөнаһ турында уйлый белми, ахры. Үз туган көнендә, бәйрәм көнендә күз яшьләрен агызып утырган Фәридәнең яки аның кебекләрнең рәнҗеше төшми дип уйлыйлар булса кирәк. Азгынга ияргән азар, бозыкка ияргән бозылыр дигәндәй, замана шаукымымы бу? Ә Мәүлетҗан сыман алтмышка якынлашып, олыгаеп барган ирләргә һаман акыл керми, ахры. Алар читтә һаман нидер эзли. Яхшыдан – яхшыны, яшьрәктән – яшьрәкне, матурдан – матурны. Гаиләсенең кадерен белмичә, хатынын-балаларын санга сукмыйча, дөньяда булмаганны эзләнеп, карт көннәрендә йортсыз калган сукбайлар азмы соң? Нәфес ни теләми, холык җибәрми – бу азгыннар турында түгел шул.
 Матур котлаулар гына ишетеп, иренең кайнар кочагында елмаеп утыру урынына ирле хатын Фәридә исем бәйрәмендә туганнарының, дусларының юату сүзләрен тыңлап, ялгызы моңаеп утыра. Инде ирен тотып калу теләге дә юк. Бергә яшәү теләге дә сүрелгән. Уналты яшьле улының катлаулы чагы. Аны әтисез итәсе, юлдан яздырасы гына килми. Марсны укытасы, кеше итәсе, аякка бастырасы бар. Ә шәфкать туташының хезмәт хакы ачтан үлмәслек кенә шул. Араны шушы уртак бала гына тотып тора. Арадагы җеп, тартыла торгач,тузган, юкарган, нәзекләнгән. Менә өзеләм, менә өзеләм дип торган, нечкәргән, сүсәргән җепне шул бала гына бәйләп тора. Хәер, ул җепнең шартлап өзелгән чаклары да булмады түгел. Шуңа алар төенле-төенле, ялгаулы-ялгаулы. Хаталык – миннән, кичермәк – синнән дигәндәй, кичергән чаклары да булды. Гафу итә-итә дә арыды инде Фәридә. Күңелендә үкенү, ачыну тойгысы. Мәүлетҗан белән үткән еллары яшәлмәде, әллә кая күзгә күренмичә югалып барды кебек. Заяга үтә кебек кадерле гомеркәйләр... Күптән нокта куясы килә мондый тормышка. Тик Фәридә куйган нокта янына тормыш тагын ике нокта китереп куя. Күп нокта...
 Ахирәтенең туган көнен билгеләп үткәннән соң, берникадәр вакыт узгач, Кәүсәрия, шалтыратып, аның хәлен сорады. Туры гына сорау бирмәсә дә, Фәридә аның уйларын ишеткәндәй җавап бирде: “Кайтты тагын Мәүлетҗан...”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    мина бик тэ ошады бу хикэя.Эйе шул тормышта терле хэллэр була, ничэдер еллар гына узгач анлыйсын тормышнын нинди авыр икэнлеген.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Чын ир кеше беркайчан узе сайлаган тормышка токереп,читтэн жылы эзлэми,хыянэт итеп,узе сайлап ойлэнгэн,узен кадерлэп,жыеп,юып,пешереп,тэрбиялэп яшэуче хатыннын жанын кимсетеп яшэми. Уз оендэ жылылык,ярату,тынычлык тудыра хэм шуна куанып,якыннарын бэхетле итеп яши.Кон туса, хатынны алдап-йолдап,узенен азгын гаурэтен канэгатьлэндеру очен,гаилэ елатып яшэми.Хайваннарнын да акыллысы уз парына хыянэт итми.Куркак,мескен,тубэн жанлы кабэхэтлэр.Картаймыш конендэ ни сояркэгэ,ни гаилэсенэ кирэк тугел алар.Камил акыллы адэм баласы беркайчан алдамый.

      • аватар Без имени

        0

        0

        бигрэк дорес фикерлэр язасыз инде. Йорегэн кеше 60 та да йори. минем ирем. 60 та яшьлек мэхэббэтен юллап чыгып китте Узеннен 1 яшьке олы эле. Ул хатыннын семьясыбар. укытучы узе очрашуга килген. шуннан. ни эйтерсез

        • аватар Без имени

          0

          0

          Фәридә күк өч хатын аерган иргә кочак җәеп торучылар булмаса ирләр дә хатыннан-хатынга йөрмәс, бер өйләнгәне белән торыр, балалар да ятим үсмәс иде. Булышу янда торуны алыштыра алмый шул балага.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Авторнын теле матур, тик мэкаль-эйтемнэрне артык куп куллана, минемчэ. Кыска хикэягэ 1-2 дэ житэр иде.

            Хәзер укыйлар