Логотип
Проза

Яңгыр кызы

Троллейбус әлерәк кенә китеп барган булса кирәк, тукталышта нибарысы өч кыз басып тора иде. Туфлиләре, күлмәк-кофталары болай килешле генә үзләренә, әмма ике сүзнең берсе саен сәбәпсез-нисез көлешеп, тартынусыз рәвештә асфальтка көнбагыш чиртеп торулары Җәмилнең гайрәтен чигерде. Шуңа күрә ул, тукталышка барып җитмәстән, шөгыль тапканына куана-куана игъланнар тактасы каршына килеп басты.
Буявы җил-яңгырда байтак ашалырга өлгергән зур агач рамны, бер як чите өчпочмакланып чатнаган пыяланы күздән кичергәч, тактадагы белдерүләр белән танышу ничектер кызык булып китте аңа. Уч төбе чаклы дистәләгән кәгазь кисәкләренә нинди генә мәгълүмат, адрес һәм телефоннар язылмаган да, нинди генә гозер, үтенеч, уй-ниятләр теркәлмәгән! Күпләре фатир турында, әлбәттә. Әнә, берәүнең чит шәһәргә күчеп китәсе бар икән, фатирын алмашырдай кешене эзли. Алмашасы, зурайтасы, кечерәйтәсе яисә вакытлыча яшәр урын гозерләүчеләр исемлеге дә хәйранга сузыла...

Витринаның икенче өлеше исә төрледән-төрле белдерүләр белән чуарланган иде. Кемдер нәрсәдер сата, кемдер нәрсәдер алырга җыена, кемнеңдер документлары югалган, кыскасы, тормыш-яшәеш-нең гади күзгә бәрелеп тормаган шәхси мәшәкатьләрен тоташ бер бәйләм итеп җыйганнар да шушы витрина эченә дыңгычлап тутырганнар. Танышуга исәп тоткан белдерүләр дә бар икән. Шулардан берсе Җәмилнең игътибарын үзенә җәлеп итте дә инде. Анда акка кара белән болай дип язылган иде:
“Тәртипле, эчми-тартмый, хатын-кызга хөрмәтле карый белгән 25 яшьләр тирәсендәге егет белән танышырга, дуслашырга телим. Мин 20 яшьлек татар кызымын. Буем 160 см. Үзем турында бүтәнен язмыйм, таныша калган очракта, Сез минем сыйфатларымны һәм ниндилегемне үзегез бәяләрсез. Абонемент номеры — 2349-Б”.

Күрче, шушы саран гына сүзләр артында никадәрле сер, мәгънә, билгесезлек посып ята! Түзмәде Җәмил, әлеге белдерүне яшерен бер мавыгу белән блокнотына күчереп алды. Уйныйсы, танышасы килеп тә түгел, болай гына — максатсыз, риясыз бер омтылыш белән генә. Һөнәре шундый бит аның: тормыштагы һәр күренешне, күргән-ишеткән вакыйгаларны, кешеара мөнәсәбәтләрне күңеленә бөртекләп-бөртекләп җыя барырга һәм һәркайсына үзенең бәясен, мөнәсәбәтен сиздереп торырга тиешле ул...

Менә, ниһаять, троллейбус та килеп туктады. Кеше байтак җыйналырга өлгергән икән, кузгалып киткәндә троллейбус ыргакларыннан асфальтка бер көлтә очкын сибелеп калды.
Җәмилнең автовокзалга барышы иде.
Их син, шәһәр! Авыл малаен үзеңә суырып алдың да менә шушы бер-берсенә охшаш биек йортлар, таш урамнар кочагына кертеп җибәрдең.

Биш ел буена ул синдә югары белем алды, журналист һөнәрен үзләштерде. Укуын тәмамлау белән Җәмилне республиканың яшьләр газетасына корреспондент итеп эшкә алдылар. Укыган чагында ук ул инде үт-кен-үткен мәкаләләр язып, каләмен байтак кына чарлап өлгергән иде, шуңа күрә эшләп китү әлләни кыен булмады.

Кичә аны газетаның баш мөхәррире үзенә чакырып алды.

— Әйдә, утыр әле, егет, — диде, сүзенең җитдилегенә басым ясап. — Менә, районнан хат килеп төште безгә. “Правда” колхозына читтән чакыртып колхоз рәисе билгеләгәннәр. Ләкин бу председатель, килеп урнашуы кая, авыл халкы каршында гаделсезлек эшләп тә өлгергән инде. Авылның китапханәче кызын эшеннән азат иттергән. Үз хатынын урнаштыру өчен... Сизәсеңме, монда проблема бар! Һәр түрә үз ягын гына каера башлый икән, илдә ничек инде тәртип булсын? Кыскасы, син бу хәлләрне өйрәнеп, тикшереп кайтырга тиеш буласың. Онытма, җитди заданиеләрнең берсен тапшырабыз сиңа.

Мөхәррир сигаретының көлен алдындагы фарфор савытка бармак очы белән генә чиртеп төшерде дә, бераз уйланганнан соң өстәп куйды:
— Шунысын да әйтим, мәгълүм сәбәпләр аркасында, хат авторы имзасын куймаган. Хатны чүп тартмасына ташлыйсы килмәде. Һәрхәлдә, ялганга, кемгәдер яла ягуга охшамаган...
Кичә әнә шундыйрак сөйләшү булган иде.

Бүген инде Җәмил автовокзалга ашыга. Җилкәсенә аскан каптырмалы кара сумкасында теге имзасыз хат та аның белән бара, билгеле. Фактлар гына раслансын, аны кемнең һәм ни өчен язуы кадәр үк мөһим түгел.

Җәйге автовокзал кырмыска оясыдай кайный иде. Бер-берсен юньләп белмәгән һәм, ихтимал, юньләп белә дә алмаячак кешеләр төркеменең бер өлеше чуар ташкын булып вокзал эченә агыла, икенчесе автобуслар тукталышына савылып чыга. Кулдагы сумка, төенчек, чемодан ише нәрсәләр, пассажирлардан да ныграк уздырып, этешеп-төртешеп, үзләренә урын дәгъвалый башлый.
“Казан-Дөбъяз” автобусы да үзенең пассажирларын куенына алды. Кузгалдылар. Бишәр, тугызар, унбишәр катлы йортлар әкрен генә артка йөгерә. Инде әнә, киң-иркен юлга да килеп чыктылар. Май аеның соңгы көннәре, шуңаргамы — бүген кояш һәйбәт кыздыра. Ярым ачык тәрәзәдән кергән җил, үлән катыш ылыс исе бөркеп, машина эчендәге эсселекне азмы-күпме читкә куа иде.

Автобус тәрәзәсе аша Җәмил баштарак табигать манзарасын күзәтеп барды. Аңа үз уйларына күмелеп бару күбрәк ошый. Тик, телисең-теләмисеңме, кешеләр белән бер арбада утырып барасың син. Аларның сөйләшенә колак салмыйча да мөмкин түгел... Әнә, алдарак кына утырган, баш яулыгын артка кайтарып бәйләгән бер авыл апасы янындагы ахирәтенә сөйли:
— ...И-и малакаем, бигрәкләр дә бозылган бу шәһәр дигәннәре! Авыл гына әллә шулай эчәме дигән идем, шәһәре дә кимен куймый икән. Тәмам черекләнде заманасы... Киявебез заводта эшли ие, кыскартырга чамалыйлар ахры. Эчүгә сабышкан әнәтрәк...

Авыл апасының сүзләрен ахыргача тыңлап бетерә алмады Җәмил, игътибарын бөтенләй икенче бер нәрсә үзенә тартып алды. Шушындый чакта, шушындый урында шундый этлек эшләргә дә мөмкин микәнни?

Автобуска кергәч тә Җәмил егерме яшьләр чамасындагы бер кызга игътибар итеп өлгергән иде. Юлда кемгә кем очрамас, тиктомалдан гына һәркемгә сүз кушып, елмаеп булмый ич инде. Ул арада кыз күрше яктагы урыннарның берсенә килеп утырды да күчтәнәчләр белән шыплап тутырылган кара сумкасын аяк астына табарак шудырды. Бакса, әле мыегы да юньләп борын төртергә өлгермәгән бер үсмернең кулы әлеге сумканы, дөресрәге, шуның бер бүлемтегендәге акча янчыгын кармалапмы камалый иде. Җәмил кинәттән әлеге егет кисәгенең беләгенә китереп сукты!

Авыртуын эченә йотыбрак кына егет Җәмилгә таба йөзе-гәүдәсе белән борылды. Аның да ачуы-нәфрәте ташыган иде: кемдер синең “икмәгең”не бер селтәнүдә “ә” дигәнче кулыңнан бәреп төшерсен әле? Ике арада җәнҗал чыкты. Татарча көрәш белән шөгыльләнгән керпе чәчле, таза бәдәнле Җәмил өчен бернинди куркыныч юк иде. Келәшчәдәй куллары белән егетнең беләген эләктереп алды да әйтте:
— Кыздан хәзер үк гафу үтенәсең яки мин сине...

Шофер абзый шундук автобусын туктатты.
“Нәрсә анда?” — дия-дия вакыйгага хуҗаларча катнашып китте. Аның хөкеме аяусыз, рәхимсез иде:
— Ә-ә, шулаймы, кесә каракларын йөртер хәлем юк, энекәш! Бар, юньле чакта чыгып ычкын!
— Бик дөрес, каракларга урын юк монда! — дип гайрәт чәчте теге авыл апасы. Аның сүзләрен бүтәннәр дәррәү куәтләде.

Егеткә төшеп калудан бүтән чара калмады. Менә ничек корылган дөнья: бер усаллык икенчесен тудыра. Каядыр кайтышы булгандыр ич аның — әмма юлы өзелде, ашар ризыгы киселде мескенкәйнең. Яклаучы да булмады.

Акча янчыгы ике утыргыч арасына чәчрәп төшкән икән — шуннан эзләп таптылар да кызның кулына тапшырдылар. Әлеге дә баягы, теге сүзчән апа:
— Мондый җилбәзәкне кызганасы түгел, әйе, сабак булыр үзенә! — дип, авылча бер осталык белән вакыйганың азагына нокта куйды.

Җәмил бу фикер белән килеште. Шул арада кызга тагын бер тапкыр караш ташларга өлгерде. Кыз да тартыну катыш кызыксыну белән, нидер әйтергә теләгәндәй, аңарга карап алды. Шушы кадәр халык арасында, хәтта бик нык теләгән очракта да, рәтле-юньле сүз алмашу мөмкин түгел иде. Дөньяда әйтелми калган сүзләр — бихисап.

Очраклы очрашулар тормышта кешене адым саен сагалап тора. Ләкин язмыш, тәкъдир, Ходай Тәгаләнең теләге дигән хәлиткеч нәрсәләр дә бар, ахрысы.

Җилләр белән узышып барган автобус, чәер исе аңкып торган урманнарны узгач, “Чыршылы” дигән язу каршына килеп туктады. Җәмилнең тукталышы, ул барырга тиешле авылның исеме иде бу. Әйе, автобус күперчегеннән җиргә сикереп төшүе белән ирексездән артына борылып карады егет һәм үз күзләренә үзе ышанмыйча, гаҗәпләнеп калды: аның эзләренә кылга-кыл басып дигәндәй, теге кыз да, кара сумкасын күтәреп, автобустан төшеп килә иде...

— Исәнмесез!.. — Кызның тавышы баш очында сайрап торган тургай тавышларыннан да йомшак, ягымлырак тоелды.
— Миңа Чыршылы авылына барырга кирәк. Еракмы ул? — дип сорады Җәмил.
— Ике чакрым. Ярты сәгатьлек юл...
— Сезнең дә шунда таба кайтышмы әллә?
— Әйе. Туган авылым ул минем.
— Сез... Хәер, әйдә, гади генә итеп үзебезчә “син” дип сөйләшик әле... — Җәмил елмайды, кызга туп-туры карап: — Алайса бергә тәпилибез икән, — диде.
— Юл кыскарыр, бергә атлыйк соң алайса.
Мондый хәлне Җәмил беренче тапкыр күрә-күзәтә бугай: кызның җилкәсенә, шул җилкәләрне каплап торган ак кофтасына ташып төшкән чем-кара чәчләрендә кояш нуры чагылып-чагылып уйный иде. Әйтерсең лә, көпә-көндез йолдызлар атыла.

— Танышыйк, мин Җәмил булам.
— Ә мин Җәмилә...
— Күрче, — диде егет, канатланып. — Бер генә хәрефкә аерма икән бездә!
* Безнең арада тагын да зуррак аерма ятадыр әле.
* Нәрсә икәнен чамалыйм, — диде Җәмил, сүз дилбегәсен тизрәк үз кулына аласы килеп. — Син мине белмисең, мин сине белмим.

Һәркайсы әйтер сүзен уйладымы шунда, икәүләшеп каенлык буйлап үзәнлеккә таба атладылар. Заманында кемнәрдер тырышып-тыры-шып, хәләл көчен биреп, корылыкка каршы утыртылган каеннар... Килер буынга, үзләренең варисларына никадәр матурлык, никадәр аклык һәйкәлләре калдырып китә белгән безнең бабайлар!

— Сиңа рәхмәт әйтергә дә онытып торам икән...
— Рәхмәт дип... Мин бит бары тиешлесен эшләдем. Әйдәле, бу турыда сөйләшмик.
— Ярый соң алайса...

Кыз җитдиләнде, янәдән байтак кына сөйләш-мичәрәк атладылар. Шәм кебек төз, рәт-рәт тезелешеп үскән игезәк каеннар бу икәүнең барыр юлын саф-чиста тузлы кәүсәләрдән түгелгән ак сирпелеш белән балкыткан иде.

Менә бит: шәһәр бакчалары гына димәгән, шушы каеннар рәтенең дә уентыкланып килгән бер почмагында шомартылган агач такталардан юлаучылар өчен җыйнак кына өстәл һәм кара-каршы ике эскәмия ясап куйганнар.

Җәмилнең Чыршылы авылына кайтучы бу кыз белән сөйләшәсе, аралашасы килә иде. Разведка ясау зыян итмәс, кая һәм кемнәр янына барганыңны азмы-күпме белеп торуың хәерлерәк бит. Нинди авыл бу, кемнәр яши анда, нинди яхшылыклар, гаделсезлекләр эшләнә? Сүз иярә сүз чыга бит ул, бәлки әле үзе өчен кирәк булачак байтак кына нәрсәләр хакында мәгълүмат та алыр ул.

Боларны тышка чыгармады Җәмил, күңел төбенәрәк яшерде, билгеле.
Ә тәкъдим башка иде.
— Юлаучылар өчендер инде бу Җәмилә. Әйдә, без дә ял итеп алыйк булмаса, — диде.

Сумкаларын ялангач өстәлгә куеп, сүзсез генә кара-каршы утырыштылар. Җәмил груша сурәте төшерелгән лимонад кырыена юлда йөртелә торгаь% җыелма стакан утыртып куйды. Җәмилә дә җавапсыз калмады, полиэтилен капчык эченнән ике алма тартып чыгарды.

— Курыкмыйча аша, юылган.
— Тамак кипте әле, — диде Җәмил һәм сәйләндәй вак-вак бөрчекләре уйнап торган эчемлекне ашыкмыйча гына уртлап куйды.

Алмасы тәмле! Тешеңне тидерү белән суты сытылып чыга да авыз эчен рәхәтлек ләззәте белән тутыра. Кызның да бите алмадай янып-нурланып тора, кайсы бакчаларда гына шулай алсуланып пешкәндер?
— Авылыгыз зурмы? — диде Җәмил, ваемсызрак булырга тырышып.
— Зу-ур! — диде кыз, авылының зурлыгын үзенчә чамаларга теләп. — Дүрт урам.
— Син әниләреңә кунакка кайтасың инде, әйеме?
— Әйе, күчтәнәчләр төяп менә...

Шулай сөйләшә-таныша торгач, кызның культура институты студенты икәнен белде Җәмил. Икенче курсны тәмамлаган, читтән торып укый икән. Имтиханнар биреп кайтышы.

Кызлар белән танышуда тәҗрибәсе бар Җәмилнең, ләкин Җәмилә каршында ничектер җитдиләнеп, уңайсызланып калды. Кинәт кенә игъланнар тактасыннан язып алган теге сүзләр хәтеренә килде: “татар кызы... танышырга телим...” Хәзер бит, әнә, белдерүләр аша танышу модага кереп китте. Билгеле, ал арның бер ишләре үз тиңен эзләп ихластан язадыр, икенчеләре исә, көтелмәгән очрашулар эзләп, күбрәк уен белән мавыга булса кирәк. Мондый хәлләргә хәйран гаҗәпләнә Җәмил: бик теләгән очракта үзеңә ошардай зат белән театрда, урамда, хәтта ки трамвай тукталышында да танышырга мөмкин ич. Әмма, ни генә әйтсәң дә, игълан аша танышуның үзенчә бер сере, тылсымы, романтикасы бардыр, күрәсең.

Кызның күзләренә тутырып карады егет. Кара керфекләр белән каймаланган бу күзләр эченнән кул тимәгән, ачылмаган дөнья карап тора иде.

— Синең буең 160 сантиметр, шулай бит...
— Әйе, каян беләсең моны? — Кыз сабыйларча гаҗәпләнде.
— Сиңа төп-төгәл 20 яшь икәнен дә беләм, дөресме?
— Кызларның яшен сорамыйлар анысы. Ә шулай да дөрес.
— Мин сине үзем күргәнчә бәяләргә телим. Син — яхшы гаиләдә тәрбия алган әйбәт татар кызы... Тыштан елмаясың, ләкин эчеңдә үзең генә белгән гамьнәрең, борчуларың бар.
— Бардырмы-юкмы, болары минем үз эшем.

Кызның бу сүзләрен Җәмил әллә ишетте, әллә юк. Ул инде белдерүләр тактасындагы игълан үзләренә кереп адашкан, аны язган кешене очраклы рәвештә очратуына тәмам ышана ук башлаган иде. Тычканлы-мәчеле уйныйсы килмәгәнгә күрә, Җәмиләгә турыдан-туры сорау бирде:
— Танышу өчен белдерүләр тактасына игълан биргәнең бармы синең?
— Бар, — диде кыз, Җәмилнең сулыш алганын да көтеп тормастан.
— Хатлар килдеме соң?
— Юк, килмәде...
— Әйбәт булган. Менә хатсыз гына да бик әйбәт таныштык бит әле.

Җәмилнең ярым шаяртып, шул ук вакытта масаебрак әйтелгән бу сүзләреннән соң кыз кинәт үзгәреп, кырысланып китте. Уйларынмы, чем-кара чәчләренең күләгәсенме читкә таратырга теләгәндәй, башын артка чөеп:
— Мин шаяртып кына әйттем, — диде.
— Соң инде...
— Юк, мин шаяртмадым, алдаштым.
— Ничек инде?
— Әйе, шаяртып алдаштым... Кызык булып китте миңа. Ләкин, ант итеп әйтәм, минем беркайчан да белдерүләр тактасына игълан биргәнем булмады... Син мине кем беләндер бутыйсың, ахрысы...
— Беркем белән дә бутамыйм! — Җәмил бераз гына икеләнеп калды. — Көтмәгәндә шундыйрак белдерү белән таныштым мин бүген. Менә, кара, миңа калса, синең хакта бу?
Егетнең блокнотына күчерелгән сүзләрне Җәмилә сүзсез генә укып чыкты.
— Дөньяда мондый кыз бардыр ул... Бәлки, эзләп табарсың?
— Китче, булмаганны. Игъланнар аша танышканчы, үземә ошаган кыз очраса, мин аңа урамда булса да сүз кушар идем әле...

Егет белән кыз арасындагы бәхәс, танышу хәлләре әнә шулайрак дәвам итте. Әле генә тәмләп су эчкән, бергәләп ашаган алмаларның төшен-сапларын дигәндәй уртаклашкан ике яшь кеше, кыр өстәле артыннан кузгалып, авылга таба атладылар.

— Сезнең авыл әйбәт булырга охшап тора, — диде Җәмил, кызның күңелен яхшы сүзләр белән йомшартасы килеп. — Тагын күпме барасы калды әле?
— Күп калмады инде... Кара, Җәмил, сорарга онытып торам икән, син кунакка кайтасыңдыр ич... Кемнәргә соң?

Җәмил шундыйрак сорау килеп чыгасын көткән иде, әлбәттә, тел төбен яшереп тормады, ачыктан-ачык җавап кайтарды:
— Сезнең авылга командировкага барышым минем.

Ул инде яңа танышына үзенең журналист икәнлеген әйтеп өлгергән иде. Шуңа да Җәмилнең соңгы сүзләре кызны сагайтып җибәрде.
— Командировка?
— Әйе, командировкага. Мин шикаятьле бер хат эзеннән киләм. Колхоз рәисегез өстеннән зарланганнар.
— Белергә мөмкинме, нәрсә дип язганнар?
— Яңа килгән рәисегез, китапханәче кызны эшеннән алып, аның урынына үзенең хатынын урнаштырган икән. Дөрестер ич бу?
— Дөрес... —диде Җәмилә теләр-теләмәс кенә. Аннары, бизгәк тоткандай, кинәт кенә калтыранып китте. Тавышы да сулкылдап, өзек-өзек ишетелде: — Соң... ул кыз... мин булам ич инде...

Менә монысы Җәмил өчен тагын да гаҗәбрәк яңалык иде! Булачак язмаңның героен менә шулай ярты юлда ук эзләп табып кара әле син... Сирәк була торган хәлләрнең берсе ләбаса бу.
— Җәмил, оят миңа...
— Нишләп?
— Ул хатның имзасы юк ич... Фамилиямне куймыйча гына андый хатны мин үзем язган идем. Күңелемнең бик рәнҗегән чагында. Хәзер инде күп нәрсәләр үзгәрде... Мин үзем дә үзгәрдем... Башлангыч класс укытучысы Сания апа декрет ялына чыкты. Быел шуның урынына балалар укытачакмын.

— Ни генә булмасын, колхоз рәисе гаделсезлек эшләгән.
— Әйе, килешәм. Дөнья көчлеләр кулында шул...
— Һәрбер гаеп үзенең җәзасын алырга тиеш! Мин бу хакта җентекләп язачакмын.

Кыз янәшә атлап барган җиреннән кинәт кенә Җәмилнең беләгенә асылынды:
— Зинһар, яза күрмә! Мин моны теләмим...
Ничек инде теләмисең? Хатны үз кулларың белән язгансың түгелме соң?
— Әйе, мин яздым. Ачуым, нәфрәтем ташыган чакта... — Кыз инде каударланып, шактый гына ашыгып-хисләнеп сөйли иде: — Яраткан эшемне югалту авыр булды миңа. Ләкин колхоз рәисенең бу гамәленә каршы килүче, мине яклаучы табылмады. Менә нәрсәгә ачуым килде минем. Шуңа да редакциягә хат яздым...
— Туктале! Син әлерәк кенә, игъландагы сүзләрне мин яздым, дигән идең, аннары моңардан баш тарттың. Монысы да чираттагы бер шаяртуың түгелме, Җәмилә?
— Юк, шаяртмыйм. Бу юлы чынлап әйтәм. Беләсеңме нәрсә, безнең авылга кайтма син, Җәмил! Колхоз рәисе хакында язып, дөньяны кузгатма...
— Ничек инде алай?
— Шулай. Мин колхоз рәисенә үпкәләмим. Аның хатынына да эш кирәк булгандыр инде, күрәсең. Синең кебек яхшы егетнең шушындый вак-төяк эшләрдә казынуын теләмим...

“Казынып...” дигән гап-гади сүзләре белән егетнең күңелен дә, яшәешнең әллә ничаклы фәлсәфи катламнарын да әйләндереп ташлады кыз.

...Яфракларын тыныч кына лепердәтеп утырган каенлык буйлап икәү бара. Аларның ничек бәхәсләшкәнен, ни сөйләшкәнен күкләр ишетте микән? Ишеткәндер, мөгаен. Әллә кайдан гына кулга-кул тотынышып мендәр-мендәр болытлар калкынып чыкты да, ми нуты-секундында үрчеп-кабарып, кояшны каплады. Яшел яфраклар үзләре генә аңлый торган телдә нидер шыбырдашып, таган атынып, әбәкле уйный-уйный җил искән уңайга йөгерештеләр. Ул да түгел, күктән җиргә таба ашыгып-томырылып эре, йөгерек тамчылар коела башлады. Кыйгачлап яуган яңгыр пәрдәсе егет белән кызны гына түгел, күз ачып йомган арада инде бөтен тирә-юньне дә үзенең кочагына эләктереп алган иде.

Җәмилә баштарак ни егеткә сыенырга, ни читкә тартылырга белмичәрәк аптырап калды шикелле.

Җәмил исә җилкәсенә асылган сумкадан кукуруз чәкәнедәй тыгыз итеп төрелгән кара зонтигын тартып чыгарды. Шундук икесенең баш очында “гөжт” итеп саклагыч чатыр кабынды! Кызның җилкәсен, чәчләрен ихластан ышыкларга тырышуы егетнең. Аңламассың бу яңгырны: җир белән күк арасындагы какшамас туганлыкны расларга тырышып явамы ул, әллә инде яшьләрнең түземен, ныклыгын, сафлыгын, холык-фигыль-ләрен үзенчә сынап карамакчы, аларны күңел-әхлак имтиханы аша узгармакчы?

Яңгыр отыры көчәйде, иске яфракларны үтәли тишеп чыккан үләннәр өстендә бии башлады, юл тузанын каплап китте. Боларны Җәмил мизгел эчендә күреп өлгерде. Ләкин аны бу минутларда иң нык сокландырганы, гаҗәпләндергәне — Җәмиләнең ялангач беләкләренә килеп кунаклаган көмеш тамчылар иде. Әнә шуңа охшашлырак иртәнге чык тамчыларын урманга печән чапканда бихисап үләннәр, чәчәкләр керфегендә күргәне бар Җәмилнең. Күзләрен мөлдерәтеп, гүя ерак-ераклардан билгесез дөнья карап тора сиңа... Нинди бәхетле ул! Сәфәр чыкмаган булсаң, мондый сөйкемле тамчыларны тагын кайчан, кайда күрер идең әле?

Битләрне рәхәт кытыклап дымык җил исә. Баш өстендә яңгыр шавы тантана итә. Чү, борчаклап, бәреп-бәреп яуган яңгыр Җәмиләнең беләкләрен генә түгел, гармун итәкле юбкасын һәм ак кофтасын да чылатырга тырыша түгелме соң? Егет икәнсең, егет бул әйдә — кызны җил-яңгырдан әйбәтләбрәк ышыкла инде син, дускаем... Үз-үзенә эчтән генә әнә шулайрак эндәште Җәмил. Шуның артыннан ук, “эврика” мизгеленә тап булгандай куанып, үзләренең әлеге халәтенә төгәл туры килердәй билгеләмәне дә бик тиз эзләп тапты:

— Ике кешегә бер зонтик!

Бу сүзләрне Җәмил кычкырып, кыз ишетерлек итеп әйтте. Аңлаган кешегә аңларлык ләбаса: авылга ничек тә чыланмыйчарак кайтып җитәргә кирәк безгә, шуңа күрә, тартынмыйча, зонтик ышыгына ныграк берләшик, янәсе... Асылда зонтик — ике йөрәкне бёр-берсенә якынайту өчен очраклы, күркәм бер сәбәп кенә иде, билгеле. Кыз үзенең егет куенына ничек барып кергәнен сизми дә калды шикелле. Дөресрәге, Җәмилнең көчле куллары аны гаҗәеп бер җитезлек белән үзенә табарак тартып китерде. Ике гөнаһсыз тән, тартыну-оялуны җиңеп, ирексездән бер-беренә орынды. Ике галәм, ике чакма, ике учак очраштымы әллә? Кем белә, әгәр яңгыр тамчылары бәреп тормаса, ике арада йолдыз-йолдыз чаткылар чәчрәп кабынган булыр иде микән?

Егет белән кыз кинәттән бер-беренең йөзенә күтәрелеп карадылар. Күзләрнең очрашуы елмаю дигән могҗизалы сирпелеш тудырды. Аларга кушылып, дөнья үзе дә елмая иде шикелле.
Ачуланыргамы, рәхмәт әйтергәме бу яңгырга? Икесенең дә күзләрендә шушы сорау җемелдәп тора. Юк, җавап бирергә берсе дә ашыкмый. Җавабы бик тиз генә табылса, теләсә кайсы сорауның кызыгы кими, теләсә кайсы табышмакның сере-кадере югала ич.

Җәйге яңгырның холкы шулайрак бит ул: көтмәгәндә әллә каян гына килеп чыга да басу-кыр-ларны, бар табигатьне үзе теләгәнчә коендырганнан соң, эшемне эшләдем, бигайбә, дигәндәй көлемсерәп, китеп тә бара.

Әйе, яңгыр узып китте, гигант зонтикны хәтерләткән күк астында икәү басып калды. Аннары яңгырдан соң тагы да яшелләнеп, җетеләнеп, күз күреме җирдә җәйрәп яткан авылга^ таба атладылар. Аяк атлап барулар кыенлашты — үлән арасы юеш, үзле балчык җибәрмәскә тырышып, туфли-ботинкаларга ябыша.

Шулвакыт мотор тавышы ишетелде. Үзе артыннан зәңгәрсу төтен бөрки-бөрки, брезент тышлы УАЗ машинасы аларга таба якынлашып килә иде. Ул тәгәрмәч беркетелгән артын уйната-уйната узып та китге! Уза бирсен анысы, тик менә юл читендә басып калган икәү өчен бу минутлар шактый ямьсез, күңелсез күренеш белән тәмамланды...

Ни булды соң?

Бу тормышта адәм баласын зурлыклар гына түгел, күзгә черки булып керердәй вак-төякләр дә бик еш сагалап торучан. Черки болай карап, торышка әһәмиятсез, энә очы чаклы кеп-кечкенә бер нәрсә ул үзе, әмма күзгә кердеме — ачыттыра, күздән яшь китерә, кәефне кырып, җәфалый башлый. Бу очракта да шундыйрак хәл: баягы машина көпчәгеннән чәчрәп очкан былчырак “коймак”ларның берсе Җәмиләнең ап-ак кофтасына, күкрәк турысына барып чәпәлгән иде! Кыз иелә төшеп, ике бармагы белән чеметеп тотып кофтасын селки торгач, балчык тиз кубып төште төшүен, ләкин ул урында уч төбе зурлыгындагы ямьсез тап чөкерәеп, уелып калды.

“Нишләргә, бу кыяфәт белән авылга ничек кайтып керергә?” — дип, җаны өзгәләнә иде Җәмиләнең.

Боларны күрде, аңлады, сизеп торды Җәмил. Тик нәрсә генә эшләсен дә, нинди генә әмәл уйлап тапсын икән соң ул? Кызны юатырдай, тынычландырырдай акыллы сүзләр эзләп карады күңеленнән, теленә исә бөтенләй бүтәнчәрәк уй килде:
— Кул күтәреп карыйсы калган, бәлки туктаган булыр иде әле...
— Туктаса да утырмас идем мин аңа! — диде кыз, менә-менә еларга җитешеп.
— Җәмилә, танымадыңмы, кем машинасы булды икән ул?
— Кемнеке булсын инде, Әхәт абый машинасы...
— Кем соң ул үзе?
— ...Безнең колхоз рәисе.
— Аңлашылды-ы... — дип сузды Җәмил. Әлерәк кенә Җәмиләнең ак кофтасына чәчрәгән былчырак хәзер инде үзенең йөзенә килеп бәрелде сыман.

Биек-биектә салават күпере кабынды. Бу төсләр балкышының илаһи аһәңен күңелгә сеңдерү өчен әлеге уйлардан тизрәк арынырга, аска иелгән башны күтәреп, югарыга таба карау кирәк иде.





 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар