Логотип
Проза

Ябалак. № 1.

Кесә телефоным чылтыраганда мин күпердән Казан суына карап тора идем. Офыкта чыгып килгән кояш, канатларын җәеп, корбанына ташланырга әзерләнгән сәер бер кошны хәтерләтә, җил искәндә аңардагы кызыл каурыйлар елга өстенә коелып, су кансыл-кучкылланып ага төсле. Аңа караган саен күңел өшегәндәй була, ул үзенең салкын гамьсезлеге белән үзенә тарта, гүя җанны үзенә суыра. Мин кулымдагы кара пакетны елгага ташладым.

Кесә телефоны чылтырады.
Төрепкәдә апаның сулкылдаганы ишетелде. Юеш авазлар арасыннан мин “җизнәң, җизнәң...” дигән сүзләрне аралап алдым. “Җизнәңне капка төбендә атып үтергәннәр...”
Апа белән җизни шәһәр читендә үзләренең кызыл кирпечтән салынган ике катлы йортларында яшиләр иде. Андый йортлар берничә ел эчендә биредәге җирләргә кан тамчылары кебек сибелде. Алар белән бергә телгә яңа сүз дә килеп керде — “коттедж”! Ихатаны әйләндереп алган койма да шундый кызыл кирпечтән. Капка — тимердән! Эчтә нинди тормыш, кемнәр тора — чурт та белә алмый. Янәшәдән үтеп-сүтеп киткән кешеләр көнләшеп тел шартлата инде: нинди бәхетле кешеләр яши бит дөньяда... Иртән тимер капка ачылып китә — аннан күзләрен кыскалап чит илдә ясалган машина килеп чыга. Ишегалды түрендә бозау кадәр этнең шомлы шәүләсе күренеп китә. Террасада ап-ак урындыклар күзгә ташлана. Бакчасында чәчәкләр арасында су атып утырган фонтан бүтәннәрнең дә, ягъни әлегә бетон-пыяла арасында җан асраучыларның да бик тиздән оҗмахка тиенәсен искәртә сыман. Шул хис күңелне тынычландыра: кыланыгыз, кыланыгыз әйдә, тегендә нишләрсез менә... Без туп-туры оҗмахка чиратсыз үтеп киткәндә, бөялеп каласыгыз бар әле ишек төпләрендә. Шушы коттеджларга кереп, аның хуҗаларын башларыннан сыйпап, юатып та чыгасы килә хәтта кайбер моңсу көннәрдә. Тик тимер капкалар ябык, ачылсалар да, эчтә бозау кадәр эт шәүләсе... Чылбыр тавышы...
Менә шундый йортта яши иде апа белән җизни. Апа дип эндәшәм инде, ул үзе миннән өч яшькә генә өлкән.

Мин үзем, әлбәттә, апага туганнан туган энекәш, җизнигә кайнеш буларак, аларга еш килеп йөри идем. Артыгракта еш килгәләдем бугай, бер кичне шактый кызмача кайткан җизни миңа бик озак карап торды да — боз тамчысыдай зәп-зәңгәр күзләрен кыса төшеп бик озак карап торды, ул шулай кешенең җанына үтеп керәм, дип уйлый, — җирәнсу мыегын сыпырып әйтеп куйды:
— Син берәр җирдә эшлисеңме соң, кайнеш?
 
Мин, бәдрәф ишегенең элгечен эләргә онытып, малайлык гөнаһы өстендә тотылгандай, эчке калтыравымны басып мыгырдадым: “Җүнле эш табуы кыен бит хәзер, җизни... Студент кешегә бигрәк тә...”
— Син монда күч, — диде ул. — Безнең өй зур, вак-төяк эшне тавык чүпләп бетермәслек. Шәвәлигә булышырсың, алҗый, өлгерми башлады картлач... Әлегә айга йөз доллар түләрмен. Ашау-эчү, торак — минем өстән, кәнишне...
 
Апа да елмаеп тора. Күрәсең, җизнигә бу акыллы фикерне ул биргән инде. “Әйбәт тәкъдим бит, Илгиз”, — ди. Нигә әйбәт булмасын... Йөз доллар безнең өчен кечкенә акча түгел. Әйтер идем, зур акча хәтта. Әлбәттә, җизни күбрәк тә бирә ала. Черегән бай бит ул. Үзенең зур фирмасы бар... Тик бераз кысмыррак шул... Яңа байлар, гадәттә, шулай кысмыррак була.
 
Хәер, монысына да шөкер итәргә кирәк. Аяк керсә, башкасы да шуңа иярер әле. Җизнинең күңеленә хуш килсәм... Менә шундый татлы хыяллар белән мин дә ярты ел элек кызыл кирпеч койма артында яши башлаган идем. Читләр, бу йортларда бәхетле кешеләр генә яши, дип уйлый инде. Анда бай хуҗаларның ярлы туганнары да, ялчылар да көн итә!
 
Шәвәли мине башта ук өнәмәде. Үзенә көндәш дип уйлады булса кирәк. Ул инде биредә ныклап урнашкан. Җайлы урнашкан. Үзен чын хуҗа итеп сизә. Үзе генә калганда, билгеле. Ә болай күзенә генә карап тора җизнинең. Алар бер авылдан. Чыбык очы туганнар да бугай әле. Җизни аңа ышана. Бу да, шул ышанычны аклар өчен, хуҗасының аяк астында тузан булырга әзер. Горурлана җизни белән. Беренче көнне үк миңа хуҗалыкны күрсәтеп йөргәндә, тавышы бөердән чыга, минсиңайтим. Әйтерсең, мөлкәт аның исеменә язылган... Шалиш, Шәвәли! Монда барысы да минем апа исемендә... Әйе, туганнан туган апа ия шушы һуш китмәле байлыкка... Әлбәттә, кәгазьдә генә инде. Яңа байлар ышанмыйлар хөкүмәткә, чөнки куллары ару түгел, малларын хатыннары, туганнары исеменә яздыралар... Бер-бер хәл булса, алай гына коткарырсың байлыгыңны Рәсәйдә, көт, яме... Ә Рәсәйдә һәрвакыт бер-бер хәл булып тора.
 
Шәвәли үзен җизни өчен бик җаваплы сизә иде. Яшь бар-чукны химаягә алган карт лакей сыман еш кына сукранып та йөри, хуҗасын саксызлыкта, зерәгә мал туздыруда битәрли. Җизнине! Кемне-кемне, аны мондый җитешсезлектә гаепләп булмый. Купшылык, затлылык, ялтыравыкны ярата инде — коттеджын гына кара! — аңа акча кызганмый, тик берәр хәерчегә бер сум акча биргәне бар микән? Юктыр, юктыр...
 
Җизни белән Шәвәлинең кыяфәтләре дә охшаш иде — Арча ягында шундый җирәнсу чәчле, сипкелле кешеләр еш очрый. Бик чос бәндәләр...
 
— Төп эшең монда булыр, — диде Шәвәли, бассейнга күрсәтеп. — Суын алмаштырасың, чистартасың матур гына итеп... — Ул чалбарын күтәреп куйды. — Җаваплы эш... Бирегә кунаклар еш килә, барысының да су коенасы килә, матур гына итеп...
 
Бассейнда яшел су чайкала иде. Зур бассейн... Әйе, икмәкне бай бушка ашатмас...
 
— Нәрсә терәлеп каттың, әйдә, — дип, Шәвәли чалбарын жә күтәреп куйды. Бил каешы алырга акча жәлләсә, нигә бауына бәйләми икән соң... Болай азапланганчы...
 
Бильярд залына кердек, мунчаны карап чыктык. Кышкы бакчаны да күрсәтте Шәвәли. Ул кулында ачкыч бәйләмен әйләндерә-әйләндерә алдан бара, минем алда хуҗасының байлыгын барлый. Көзге яфракны хәтерләтеп торган йөзенә сыек алсулык йөгергән, күзләре сәер елтырый, борыны йомшарган. Мин аңа ярарга тырыштым:
— Хан сарае да мондый ук булмагандыр, — дидем.
 
Шәвәли, мыскыллы елмаеп, кулын селтәде:
— Хан сарае пүчтәк. Әле монда шаккатырлык нәрсәләр бар... Матур гына итеп. — Аннары, артыгын әйттем бугай дигән төсле, кисәк кенә кузгалып, биегәндәй адымнар белән һуш исле юкәләр томалап торган күләгәле аллеядан алга юнәлде. Бераз баргач, без кызыл кирпечтән тирмә кебек түгәрәкләп салынган җыйнак кына бер бина янына килеп чыктык. Аны үрмәләп үсә торган ниндидер куаклар чорнап алган иде.
 
— Бу җорт җанына беркайчан да җакын килмә, — дип, Шәвәли сары бармаклары белән беләгемнән кысып тотты. — Хуҗа җаныңны алыр...
— Нигә? — Мин Шәвәлинең тәртибенә дә, хуҗаның серле галәбенә дә нык гаҗәпләнгән идем.
— Үзем дә белмим, — диде Шәвәли нигәдер калтыранып. — Төнлә аннан әллә нинди тавышлар ишетелә. — Һәм ул авыр гына атлап коттеджга таба китте. Аңа ияргәнче мин янә теге тирмәгә борылып карадым. Түбә астындагы уемтыдан кемдер миңа карап тора сыман иде.
 
Ишегалдында безне апа каршы алды.
— Менә егеткә хуҗалыкны күрсәттем, — диде Шәвәли аклангандай.
— Кухняда сезгә ашарга әзерләнгән, кереп ашагыз, — диде дә, апа капкага таба китте. Турыга аксыл “Ауди” килеп туктаган иде. Аннан киң кырлы эшләпә кигән бер хатын-кыз төште. Апаны күрүгә, кочагын җәеп алга омтылды.
— Ная, подруга, хәлләрең ничек? Белсәң иде, мин сине шундый сагындым...
— Гуля! Ахирәтем! Ничек шулай килеп чыгасы иттең? Әле генә сине уйлап торган идем. Озын гомерле булырсың, малай...
 
Алар кочаклаштылар. Гуля, сыңар кулы белән киң кырлы эшләпәсен тотып, апаның яңагыннан чут-чут итеп үбеп алырга да өлгерде.
 
Шәвәли, үзалдына нидер мыгырдана-мыгырдана, кухняга кереп китте. Мин, аяк савытының бауларын чишкән булып, бераз тоткарландым. Кунак хатынны, апаның ахирәтен, якын-нанрак күрәсем килде. Нинди кош икән?
 
Алар җитәкләшеп миңа таба килә башладылар.
 
— Әле мин салоннан киләм... — дип бытылдап бара иде кунак хатын, мине күргәч, туктап калды:
— Ная! Яңа хезмәтче алдыгыз мәллә? Авылдан китерттең?
 
Ная, мулла кушкан исеме Нәфисә инде аның, ягъни минем апа (туганнан туган...), кыенсынгандай, башын кырынайтып, борын аша назланып чыккан тавыш белән:
— Нинди хезмәтче булсын инде, Гулечка... Энекәш ул минем. Двоюродный... Студент. Айдар бик кыстагач, бездә яшәп алырга булды.
 
Гуля миңа күзләрен тутырып карады. Хәер, аңа күзләрне тутырасы да юк, алар болай да түм-түгәрәк. Кәкрерәк борынлы, түгәрәк йөзен каймалап торган сумаладай чем-кара чәчле бу хатын гаҗәеп рәвештә ябалакны хәтерләтә иде. Бәбәк төпкелендә уйнаган кара ялкын мине өтеп алгандай булды.
 
— Айдар үзе чакырдымыни? Бассейнны чистартып торырга кеше кирәк, дип сөйләнгән иде шул. Аның шундый берәр тумача булуы әйбәт тә әле... — Хатын миңа карап елмайды. — Бик аппетитный туган. Мускулистый.
 
Апаның йөзенә кан йөгерде, ул ахирәтен террасага, ак урындыкларга әйдәде...
— Юлда бик сусамадыңмы, Гуля, чәй эчеп алыйкмы?
 
Тик кунак хатын кузгалырга ашыкмый иде булса кирәк, һаман мине күзе белән ашардай булып:
— Оялма син, Ная. Дело житейское. Шундый энекәшең белән мактанырга кирәк. Ә син аны бездән качырып яткырасың... Авылдан килеп туп-туры укырга кердеңме? — дип миннән сорады ул.
— Армиядән соң... — дидем мин, сүзне теш арасыннан сыгып.
— Чечняда булгансыңдыр әле, бик боевой күренәсең...
 
Мин аяк савытларыннан котылган идем, ишеккә атладым, алар террасага юнәлделәр. Үзара ни турындадыр сөйләшәләр, көлеп куялар, әлбәттә, борылуга ук мине онытканнар иде...
 
...дип уйлап ялгышканмын мин. Болар заты берни турында да оныта торганнардан түгел икән. Моны аңлар өчен миңа күп вакыт кирәк булмады.
 
Мин кергәндә, тирләгән чыраен кызыл тастымал белән сөртә-сөртә, авызы белән шаулап, Шәвәли кайнар шурба чөмереп утыра иде. Урман кисеп кайтканмыни! Ул мине искәрмәде дә, күзләре мие эченә үк кереп киткән кебек тоелды. Бер кырыйга чүмәшеп, кашыгымны авызыма китергәндә, минем босс, шурбадан бушаган тәлинкәсен ялап куеп, кыздырылган сарык итенә ябышкан иде.
 
— Менә шулай, — диде ул бераздан, суынган чәен уртлап куйды. — Аузым билләһи... — Аннары тәмләп кикерде, урындык аркасына кырын төшеп, миңа кызыксынып карады. — Җылы җиргә урнаштым диген, ә... матур гына итеп.
 
Мин, берни дә эндәшмичә, кайнар шурбаны болгаттым.
 
— Ә теге хатын, Гөлсинәне әйтүем, көн аралаш килмичә калмый ул... матур гына итеп... Чибәр, каһәр, ә... Нәфисәнең сердәше. Ну хуҗа аның монда килүен бер дә яратмый. Бүген тагын тавыш чыга инде, матур гына итеп. Хуҗа кызганда, син аның күзенә күренә күрмә. Алла сакласын... — Ул, өстәл яныннан торып, ишеккә таба китте. — Савыт-сабалар шунда калсын. Апаң җыештырыр.
 
Апаң дигәне аның хатыны иде булса кирәк. Тик әлегә кадәр минем аны күргәнем булмады. Чыгып киткәндә, Шәвәли башын минем якка бормыйча гына боерыгын бирде:
— Ике сәгатьтән бассейнның суын алмаштырырсың, матур гына итеп.
— Баш өсте, командир, — дидем мин аңа. Ул ыштанын күтәреп куйды да, бүтән сүз әрәм итмичә, үз юлы белән китеп барды.

дәвамы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4787

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әсәр өчен зур рәхмәт. Тизерак дәвамын куйығыз инде.

    Хәзер укыйлар