Логотип
Проза

​Яңа пәлтә


(хикәя)

   Миләүшә, чаба-йөгерә  мәктәптән  кайтып керүгә, аны   өйдә зур яңалык көтә иде.  Әнисе,  шәһәрдә яшәүче кызы   Талиядән килгән  хатны үзе укыса да, Миләүшәдән тагын ике кат җентекләп укытты.  “... Әни,  мин  Рәзифкә тормышка  чыгам. Туй фәлән көндә. Соңга калмый гына килеп җит...”, – дигән җирен укыганда Халидә, әллә шатлыктан, әллә бүтән тойгыдан  күзләрен яулык очы белән сөрткәләп-сөрткәләп алды.  “Балакаем, менә туган оядан очып та киттең. Үз ояңны корыр вакыт та җитте. И үткән гомерләр...”.  Миләүшәгә дә бергә уйнап, сугышып үскән,  үзеннән  өч яшькә генә зур апасын кемнеңдер кәләше, хатыны итеп күз алдына китерүе кыен иде.  Талия апасы кияүгә чыга?  Ышанып та булмый  бит әле...  Җәй көне  ялга кайткач Талия, йөргән егете Рәзифне китереп,  әнисе белән таныштырган иде дә. Шунда егет кызга өйләнергә нияте барлыгын да әйткән иде. Тик бу  вакыйга шулай да Халидәгә дә, Миләүшәгә дә шундый көтмәгән хәл кебек тоелды.  Югалып калган хатын үз-үзен тынычландырырга тырышкандай: “Ни хәл кыласың? Бирмим дип аяк терәп  каршы торып булмый. Бәхетле генә булсын бала. Аталары гына  балаларның үсеп җиткәнен күрмәде мәрхүм”, – дип сөйләнә-сөйләнә, кызының хатын кадерләп төреп куйды.  Кыз бала ата-ана йортында  кунак кына.  Тиң санаган парын тапкан икән,  оча торсын очасы кошчык... Шулай да, бик тиз булды бит әле. Ни кешечә балага бирнә әзерләп булмады. Ни туйга әллә ни бүләк юк.  Халидә, бер сөенә, бер көенә дигәндәй,  үзе килен бирнәсе итеп алып килгән, тышы төсле калай белән тышланган зур агач сандыкны актара башлады.  
      Ялгызы гына булса да ике кыз, бер малай үстереп яткан   Халидәнең, кайчан да булса балалар тормышка чыгар, туй мәшәкатьләренә кирәк булыр дип җыйган  әзме-күпме запасы бар иде, билгеле.  Әнә икенче кызы да унынчы сыйныфта укып йөри. Буе-сыны җиткән, бүген тормышка бирерлек.  Шулай да,  җәен колхозда бригадта гына эшләп йөреп,  әллә ни баеп булмый. Шул акчага балаларны да үстерергә, туйдырырга кирәк. Шулай да,  балалар үзләрен үзләре киендерәләр дияргә була.  Мәктәптән кайтып ашап алалар да,  юкә мунчаладан чыпта сугарга керешәләр.  Ярый инде шушы  кәсеп – “лента сугу”  бар. Бер яктан  эшкә өйрәнсәләр, икенче яктан әзме-күпме акчасы тия.  Талия, шәһәргә чыгып киткәнче, сеңлесе белән алмашлап чыпта сукты.  Ул киткәч Миләүшәгә энесе булыша  башлады. Мәктәп киемнәре дә шул акчадан, кышкы киемнәр дә, башка кирәк-ярак та. Балаларны карыйм, киендерәм дип,  үз өс-башын карарга Халидәгә генә  чират җитмәде.  Мал караганда   киеп йөргән  “куфайканы” киеп барып булмый бит инде туйга.  Ни кеше арасына кияр күлмәге юк, ни итеге.  Балаң туена бу килеш барып кереп, аны хурга калдырып булмый шул.  Халидә бер яктан сөенсә, икенче яктан  кайгырды. Ничек,  туйга бүләкләр юнәтеп, кием юнәтеп, кешечә йөреп кайтырга? 
       Халидә белән Миләүшә,   бәйрәм дими, кич дими,   төн дими, кызып-кызып  чыпта сугарга  керештеләр.  Төпчек улы  Риф  тә, балалык шуклык-усаллыкларын  беразга оныта торып,  әнисе белән апасына булышты, юкә  мунчаласы ярды. Сугылган чыптаны метрга салып, тиешле күләмдә кисә торды, кысып бәйли торды.  Өчәүләп тырыша торгач, алар  “планны” гадәттәгегә  караганда күпкә арттырып үтәделәр.   Чыптаны сатканнан килгән акчадан туйга  бүләкләр алынды. Юлга дигәне   аерым санап куелды.     Тик тагын Халидәнең  өс-башына  кием алырга җай калмады. 
       Иртәгә  юлга чыгасы дигән көнне  Халидә  күрше хатыннан туйга кияргә каракүл якалы пәлтә, мамык шәл,  бизәкле күлмәк алып чыкты.  Әнисе  чарасыздан чара тапканына сөенгән булып күренсә дә,  Миләүшә көзге алдында күрше апа киемнәрен үлчәп яткан әнисенә,  килешә дә, килешми дә, дип әйтмәде.  Уналты яшьлек кызның күңелен  әллә ниләр айкады бу вакыт.  “Килешми сиңа, әнкәй, кеше киеме. Килешми! Гомерең буена   кара тир түгеп эшләп, кешелеккә чыгарга киемең  дә юк!” –  эчтән генә өзгәләнде кызый.  Миләүшә, чаршау артында савыт-саба юган булып, күзләреннән аккан яшь тамчыларын эчкә йотты. Аның  газиз әнисе кеше киеме киеп туйга бара... Нинди матур булса да, ул кеше киеме. Килешми ул сиңа, әнкәем!..   Миләүшә өчен ничектер, шушы чит киемнәр  апасы туеның  якты бәйрәм  тойгысын боздылар.  Сөенеч-шатлык әллә кая булды.    Нигәдер аңа әнисе өчен оят иде...  Өйдәге хәерчелек өчен оят иде.  Акча  юклык  оят иде.  Әллә ничек Миләүшәнең күңелендә бу туйдан юылмаслык юшкын калды.
      Кызына бирнәгә  чигелгән пар мендәрләр, чәкчәкләр, казлар, бүләкләр күтәреп чыгып киткән  әнисе, шулай ук бүләкләр күтәреп, өч-дүрт көннән кайтып та керде.  Туйлар шәп үткәненә, кызының үзенә тиң пар тапканына сөенеп кайтты Халидә.  Өй карап калган  “ыстарший” Миләүшә белән  аның “замы”  Рифкә дә туй күчтәнәчләре, бүләкләр эләкте.  Миләүшәнең  дә  чит кеше киемнәре өчен туй алдыннан күңелен каезлаган ачынулары онытыла төште кебек.  Шулай да  ул шушы “чит кеше киеме”ннән туган авыр хисне  йөрәгеннән  тиз генә чыгарып ташлый алмагач, бик эчкә, тирәнгә  яшерергә мәҗбүр булды.
       Ап-ак кар бураннарын җигеп, вакыт язны каршылады.  Тагын гөрләвекләр гөрләп  акты.  Торна канатларында  җиргә  җәй кайтты.  Халидә мәктәпне бетергән кызы Миләүшәне:   “Кичер балам, укыта алмыйм сине. Көчем юк. Энеңне үстерергә кирәк”, – дип елый-елый, шәһәргә озатып калды.  Миләүшә, артык көенмичә генә,  апасы янына шәһәргә эшкә барып урнашты.  “Бар кешегә дә югары белемле булырга димәгән. Кемгәдер фабрикада да эшләргә кирәк”.   Авылдан килгән кыз, эшли-эшли,  үз өстен әзрәк карады да, апасына да әйтмичә,  үзе генә белгән бер исәп белән акча җыя башлады.   Кышның бер җепшек көнендә  карлы суда  киез итек белән  аягын юешләтә-юешләтә, бата-чума  йөрсә йөрде, тик  тамагыннан кысып-кысып җыйган акчасына кагылмады.  
     Көннәрдән беркөнне Халидәгә хат ташучы зур төргәккә төргән посылка китерде.  Гаҗәпләнүнең чигенә җиткән  хатын төргәкне сүтеп караса, аннан чәшке якалы, кызгылт-чия төсендәге  өр-яңа кышкы пәлтә һәм  мамык шәл,  аның эченнән кыска гына хат  чыкты. Миләүшә: “Әни кадерлем, сиңа бүләккә пәлтә һәм  шәл салам. Эссе тәнеңдә тузсын. Башкача  кеше киеме кимә, яме?”, – дип язган иде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шэп язылган .Рэхмэт сезгэ!кузлэргэ яшь тулды, ахырын укыганда

    • аватар Без имени

      0

      0

      Зур рэхмэт,мин дэ шулай ,оч бала устердем,кайда инде узенне уйлау,аллага шокер ,карт конемдэ улым бик зур таяныч,исэн генэ булсын,кызлар карыйлар, Курчак. кебек киенеп йорим,тазалык , исэнлек генэ булсын,улым туган конгэ кыйммэтле булэклэр жибэрде,уже кайта алмады,,исэн булсак алла бирсэ юбилейга кайтып,килэсе нога 75яшь булаМин дэ шулай тырышып ике кызым кияугэ бирдем,балкон уткэн хэллэрСезнен бар хикэялэрегезне дэ яратып укыйм , ижатыгызда зур унышлар ,тазалык, исэнлек телим!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Халидә минем әни булмадымы икән ул,Физәлия?Нинди охшаш язмышлар....

        • аватар Без имени

          0

          0

          Уйлыйм - уйлыйм да, тагын бер тапкыр уйлап куям - уйлыйлармы икән замана яшьләре чит ил машиналарына утырып тырай типкәнче нәкъ менә бу хикәядә тасвирланганча иң элек әти-әниләрен сөендерергә тиешлекләрен?

          • аватар Без имени

            0

            0

            ЕЛЫЙ ЕЛЫЙ УКЫДЫМ бик мэгьнэле тормыштан алынган.Балаларыда молодцы.

            Хәзер укыйлар