Логотип
Проза

Яңа ел шаяруы

(юмореска)

Наилә, кызым, нишләвең бу? Каян актарып таптың бу киемнәрне? 

Әбисенең шифоньерда өр-яңа килеш ярты гасыр эленеп торган плүш пәлтәсен киеп, көзге каршында бөтерелгән кызын күргәч, аптырап китте Ләйсән. Идәндә әтисенең әллә ничә ел киелмәгән иске чалбары аунап ята... Сандыкта ятып, нафталин исе сеңгән чуар шәл дә урындык башына менеп кунаклаган. Ләйсәннең бар булган иннек-кершәне көзге алдына тезеп куелган. 

— Кая җыенасың болай? 

— Әби әйтә, без яшь чакта, шулай киенеп өйдән өйгә йөри идек, ди. Кызык бит, әни... Мин дә күршеләрне котлап кайтам хәзер. 

Ләйсән ни әйтергә белми кызына карап торганда, бүлмәгә ире килеп керде. 

— Әттәгенәсе, кызым. Кая киттең әле болай? 

— Менә, күршеләрне котлап кайтам, ди... 

Ләйсәннең тавышында «Туктат баланы!» дигән үтенеч ярылып ята иде. 

— Чү инде, тавышланмагыз. Берәрсе ишетер тагын... Беркем дә танымаслык итеп киенәм мин хәзер. 

Наилә канәгать кыяфәт белән өс-башын рәтләштергәләде. 

— Каян башыңа килде инде бу? 

Әти кешенең тынычлык саклап кына кызын бу уеннан кайтарырга маташуы иде. 

— Мин уйлап тапкан әйбер түгел лә инде, әти. Дәү әни әйтә, без яшь чакта, шулай киенеп котлап йөрү бар иде, ди... 

— Шаштыңмы инде әллә?! Әбиең яшь чактагы халык юк бит инде авылда. Оныттыңмыни, узган ел киенеп клубка төшеп барганда авыл егетләре, кызык итеп, Гайни кызының битлеген тартып төшергән иде. Бу кыяфәттә берәрсенең баласын куркытсаң, судка бирерләр үзеңне! 

— Кит инде, әти. Ниткән суд сөйлисең инде. Мин бит кеше куркытырга түгел, матур гына котлап чыгарга җыенам. Битлегем дә ямьсез түгел. Менә кара, колагыма кадәр авызын ерып куйдым, бит очларына ал иннек тидердем. Кай төшемнән курыксыннар инде, йә? 

Өйдә тынлык урнашты. Ләйсән әле дә шул ук кыяфәттә иренә карап тора иде. Тик Сәет бу кадәр куанып, очынып авылдашларын котларга җыенган кызының юлына каршы төшә алмады. 

— Сине туктатып буламы инде... Дәү әниеңне дә әйтер идем, сакаллы сабый... Тапкан балага сөйләр сүз... Матри аны, берәрсенә үпкәләп кайтасы булма. Үз теләгең белән чыгып китәсең. 

— Сәет!

— Нәрсә, Сәет? Ярар, тавыш куптарма. Кызыңның үз башын бәреп карамыйча авыртуга ышанмаганын беләсең. Хәзер берәрсенә керер дә, йә ишек төбеннән борып чыгарырлар, йә битлеген тартып алырлар, борынын салындырып кайтып керер. Ул арада берни булмас. Әйдә, аш сал әле, тамак ялгап алырга кирәк. 

Әтисе белән әнисе сүз әйтешкән арада Наилә киенеп беткән иде инде. Аш бүлмәсенә сугылып, кызыл өстәл җәймәсеннән матурлап теккән капчыгына тиз-тиз генә кәнфит-печенье салды да, аптырап утырган әти-әнисе янына кире керде: 

— Энем Наилгә әйтмәгез, яме. Бөтен авылга чыгып сөйләр. Беләм мин аны. Бер-ике кешегә генә сугылам да кайтам. Наилгә, апаларга китте, диярсез. 

— Син болай такылдап торган арада Наил мунчадан кайтып җитә хәзер. Бар, юлыңда бул. 

Әтисе белән әнисен ризалатып чыгып китүе авыр булмады анысы. Клубка бию өйрәнергә барам дисәң дә, кызлар белән җыелышып сөйләшеп утырабыз дисәң дә, чыгарып җибәргәнче мең кат сорау алалар. Шуңа күрә бүген дә аларның каршы төшүенә исе китмәде Наиләнең. Өйдән тиз чыгып сызды да... Кемгә керергә менә беренче булып? Күрше Хәтимә әбигә керер иде, бу плүш пәлтәне шундук танып алачак. Аннары бөтен кызыгы бетә инде... Әллә сул як күрше Шамил абыйга керергәме? Алар бик ишле гаилә инде, киленнәре бер-бер артлы биш бала тапты. Бишәүләп куркып еларга тотынсалар... 

Капка төбеннән бер адым атламаган килеш шуларны уйлап торган арада, түбән очтан кемнеңдер менеп килүен абайлап, Наилә дә югары очка таба атлады. Беткән баш беткән дип, Хәмит бабайлар капкасыннан кереп китте. 

Тәрәзәдән төшкән ут яктысы өем-өем кардан кайтарылып, ишегалды ялт итеп тора. Каралты-кура тирәсендә ут күренми. Мал карарга чыкмадылар микән әле? Ишек бикләнмәгән булгач, тагын да йөрәкләнеп кереп китте Наилә. 

— Әстәгынәме?! Кем бу, нишли бу? — дип бөтен өйгә сөрән салып каршы алды аны Хәмит бабайның хатыны Таһирә әби. Ул тавышка олы яктан олысы-кечесе йөгереп чыкты. Наилә ашыга-кабалана капчыгыннан кәнфит актара башлады. Үзе баш кага-кага исәнләшүен, бәйрәм белән котлавын аңлатырга тырышты. Тукыма өстеннән кигән капрон


 

оек-битлекнең күзләре бит турына төшеп китеп интектерде. Бабасының чын мехтан тегелгән бияләе чак идәнгә төшеп китмәде... 

810 яшьләр тирәсендәге ике бала сәер апаның мәш килгәнен карап чыркылдашты. Курыкмадылар бит! Әтисе әйткәнчә, судка бирәм дигән кеше юк әле монда. Наилә бераз йөрәкләнеп китте. 

— Таһирә, бу плүш пәлтәне хәтерлисеңме? 

Хәмит бабай Наиләнең янына ук килеп, аркасыннан каккандай итте. 

— Шул бит инде! Менә якасыннан тырпаеп торган элгеченә кадәр хәтерлим бит әле. Зәңгәр бумазый халат путасыннан тегелгән иде... 

Хәмит бабай мут кына елмаеп куйды. Һай, харап булдым, дип уйлады Наилә. Шул чакта дәү әнисенең, шушы плүшемне киеп ничә кәләш кияүгә чыкты, кемнәр генә кунакка барганда алып тормады, дип сөйләгәне исенә төште... 

Таһирә әби иренә кашын җыерып бер генә карап алды да, елмаеп Наиләгә үзе дә кәнфит сузды: 

— Котларга кергән кеше кем булса да барыбер түгелме сиңа, атасы. Яңа ел белән, матур кыз! 

Наилә бияләйле кулындагы кәнфитен капчыгына сала алмый интекте. Кәнфитләр капчык авызы кырыеннан идәнгә чәчелеп калды, матур кыз урамга чыгып йөгерде. Чак кына исемен кычкырып әйтмәделәр, әй! 

Хәмит бабайлардан чыккач, йөрәк керде Наиләгә. Күршеләргә рәттән сугылып чыгарга булды. Әнә бит Таһирә әбинең оныклары да еламады, улы белән килене дә елмаешып кына торды. 

Җәмил бабай белән Зөмәрия әбигә дә сугылып чыгасы итте Наилә. 

— И Зөмәрия, кара кем кергән безгә, — дип каршы алды Җәмил бабай. 

Наиләнең аптырап басып торуыннан файдаланып, карчыгы белән сөйләшүен дәвам итте: 

— Син дә шулай, яңа ел алдыннан безнең йортка киенеп кергән җиреңнән килен булып калдың бит. Тукта, бу кыз бик матур күренә, оныгым Зөлфәтне өйләндерербез, — дип, ишек төбенә килә башлаган бабайдан алда чыгып йөгерде Наилә. 

Арттан Зөмәрия әбинең: «Куркытма инде баланы, күчтәнәч бирәсең бар иде», — дип кычкырганы ишетелеп калды. 

Аннан соң тагын берничә йортка сугылды кыз. Күбесе таныды бугай, тик танысалар да сиздермәделәр. Хәер, Наиләгә шулай тоелды. Балалар да куркып еламады, ә менә себерке, дөресрәге, каз канаты белән куып чыгарырга җыенучы булды анысы... 

Югары оч Керпе Камиленә кергәч, малларга дип әзерләп куелган ике чиләк суны түгеп харап булды кыз. Битлек аша күреп бетереп буламыни? Өйдән тирләп чыккан капрон оекка, керфеккә салкында бәс кунып өлгерә. Караңгыдан яктыга, җылыга кергәч,күз ияләшә алмый интегә... Керпе Камиленең хатыны бик уcал. Зәһәрләнеп, мич алдындагы идән себерә торган каз канатын селти башлаган иде инде, Камиле туктатты. 

— Син нәрсә инде, хатын, кеше синең күңелеңне күреп йөри. Син себерке күтәрәсең. Кая, матур кыз, атла бу табарак, итегеңә су кергәндер, — дип,Наиләгә булышмакчы иде, кыз, битлегемә кагылыр дип куркып, тизрәк чыгып сызды да өенә кадәр йөгереп кайтты. 

Юешләнгән итеге, чалбары салкында бозланып катса да, Наиләнең күңеле шат иде. Кызыл капчыктагы кәнфит-печенье өйдән чыгып киткәндәгедән күбрәк булып чыкты... 

Чулпан ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар