Логотип
Проза

Вәт, Гәбди!

Сездә ничектер, безнең оешмада май бәйрәмнәреннән соң беренче эш көненең яртысы бераз сөйләнеп уза. Кем кайда барган, ничек уздырган, ниләр кырган, фәлән-фәсмәтән. Быел бигрәк тә, бәйрәмнәр матур, җылы килде, эчендә җаны булмаганнар гына фатир саклап утыргандыр...

 

Сездә ничектер, безнең оешмада май бәйрәмнәреннән соң беренче эш көненең яртысы бераз сөйләнеп уза. Кем кайда барган, ничек уздырган, ниләр кырган, фәлән-фәсмәтән. Быел бигрәк тә, бәйрәмнәр матур, җылы килде, эчендә җаны булмаганнар гына фатир саклап утыргандыр. Алты ир-аттан торган бүлек хезмәткәрләренең уртаклашыр әйбере юк түгел, бар, әлбәттә. Тик менә Гәбдинең (тулы исеме Габделбәр булса да, без аны якын итеп Гәбди дип кенә йөртәбез) генә нишләптер тавышы-тыны чыкмый бүген. Хәер, һәр сүзен болай да үлчәп кенә сөйли торган кеше булганга, аптырарлык түгел-түгеллеккә. Тик шулай да, озын бәйрәмнәрдән соң, гадәттә ул да безгә кушылып, тел чарламый калмый. Әллә берәр хәл-мазар булганмы? Арып киткәнме? Арыса да, аптырарлык түгел. Ни дисәң дә, аның туган авылы каладан шактый гына ерак урнашкан. Гәбдиебез, соңгы вакытларда авыл белән кала арасын, элеккегә караганда да, ешрак урый башлады. Җитмәсә, дүшәмбе иртәсендә генә килә. Без аны жәлләп тә куябыз. Тик үзе бер дә төшенкелеккә бирелеп, зарланып утырмый. Киресенчә, әле генә канатлары үсеп чыгып, һавага талпынган кошчык кыяфәтендә йөри. Хатыны да бер “җүнсез” нәрсә булып чыкты бугай. Һич кенә дә ире белән авылга кайтып, булышам- фәлән дип тормый. Гәбдинең: “Авылга үзем генә кайттым, эш күп булды”, – дип әйткәләгеннән шундый фикергә килдек инде, кем белсен, гөнаһасына кереп булмый. “Диссертация яза, авыл кайгысы юк аңарда”, – дип җитмәсә, хатынына сүз тидертмәгән була, үзенә күрә түгел! Диссертация язып караган кеше түгел без, түгеллекә. Тик шулай да Америка ачып, йә булмаса, сәпид ясап утырмыйдыр инде! “Шулай, шулай, арыган-йончыгандыр, гел “канатланып” йөреп булмый, – диештек, Гәбди тәмәке тартырга чыгып киткән арада, – әнә бит, тәмәкесен дә бүген ешрак суыра!”

Төшке аштан соң, инде сөйләнәсе сөйләнеп, көлешәсе көлешеп, бүлешәсе бүленеп беткәч, һәрберебез, эшлекле кеше кыяфәте чыгарып, алларыбызда яткан кәгазь өемнәренә кереп чумдык. Ара-тирә Гәбдинең авыр итеп йөткереп куйганына кайсыбыздыр игътибар итте, кайсыбыз юк. Безнең эш өстәлләре капма-каршы булгач, миңа анарда ярылып яткан үзгәрешләр бигрәк тә ачыграк күренә иде. Юк, бу кешене һич кенә дә бәйрәмгә кадәрге Гәбди дип әйтеп булмый. Ниһаятъ, түземлегем бетеп, сорауны кабыргасы белән куйдым:

– Йә, үзең дә җәфаланма, безне дә җәфалама, ни булды?

Гәбдинең шеше артык нык тулышканы, шушы мизгелдә тишелеп чыгуы белән исбатланды.

– Хатын янына бүген ничек кайтып керим икән?

Алты яктан беръюлы алтмыш киңәш чәчелде.

– Тапкансың икән аптырар нәрсә!

– Ничекне алып ташлыйсың да, кайтып керәсең!

–Ишекне ачып!

–Вертолетта!

–Кайтып торма!

–Көндәгечә!

Безнең киңәшләрнең берсенең дә кабул ителмәве көн кебек ачык иде – Гәбдинең йөзе тагын да ныграк каракучкылланды: “Гадәти булмаган очрак шул, ягъни, урысча әйткәндә – “случай неординарный”! “Ачыклабрак аңлат алай булгач, нәрсә һаман малай-шалай кебек кыйланасың”, – дидем мин, аптырагач.

Сөйләп биргәч, көләргә дә, еларга да белмәдек. Соң, Гәбдиебез өеннән авылга, әнисе карчыкка бәрәңге җирен сөрергә кайтам дип чыгып киткән, ә мотоблогын гаражда онытып калдырган. Бәхетсезлеккә каршы, кичә кич хатыны ниндидер йомыш белән гаражларына чыккан. Хатын-кызның хәйләкәрлеген әйт – телефоннан шылтыратып иң беренче: “Мотоблок ничек эшли?“– дип сораган. Гәбдинең бу вакытта, йомшак кына итеп әйткәндә, “дус хатыны”ның бакчасын эшкәртеп яткан чагы икән. Дөрес, гәдәти кул көрәге белән! Вәт, Гәбди! Вәт, Гәбди! Тын сазда чынлап та корт күп була икән түгелме?!

Сезнең шундый хәлдә калганыгыз булса, язып җибәрегез әле, Гәбдигә ничек ярдәм итәргә була икән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик яхшы , язылган , шаян хикэя . Габдигэ кин,эш итеп ни эйтим микэн ? Гаражга мотоблогны , авылдашым куеп торган иде . Безнеке янына Мин ялгыш , анын, мотоблогын алганмын бит авылга . Маркалары бер , тослэре дэ дисен , хатынына . Э болай , без капчыкта ятмый , башка шаярмасын . Рэхмэт , Люция ханым , бик кун,елле язгансыз ! Ун,ышлар телим Сезгэ !!! Нэфисэ . Чилэбе .

    Хәзер укыйлар