Логотип
Проза

Венский гармун

Өйдән чыгу белән сулга каерылгач, рәшәткә буйлата тыкрыкка юнәләсең дә, буеннан-буена кырык сажинлап күтәрелгәннән соң, уңга борыласың, ары таба үрдән түбәнтен юнәлгәндә, һәрчак явызларча өреп каршылый, озата торган зәңгәр күзле кап-кара бер эткә янәшә илле-алтмыш адым баргач, сөзәк урыннарында үләнле, текә төшләрендә кат-кат ташлы, үзле кызыл балчыклы тирән ерганак төбендәге Шири чишмәсенә әйдәгән борылмалы-сыгылмалы сукмакка төшәсең. Анда да тагын бераз атлыйсы кала әле.
Кайтканда киресенчә инде. Исәпли калсаң, су юлың шактый хәйранга тарта.

Җәй көннәрендә иплелеккә болай ипле анысы. Менү-төшүләре тәнгә дә, җанга да рәхәт кенә. Кышлар җитеп, язлар да узып киткәндә генә читенрәк: аяк тирән карда йә хәтәр тала, сай ләмдә йә хәтмәле генә чалулый да куя шунда. Тик авырыксынмыйсың да, көрсенмисең дә. Су – изге нәрсә ул. Ә изге нияткә юл чыгулары һич кенә дә муеныңа камыт кию дә аның кисүе түгел инде.
Шәмсенур әүвәл кызчык чагында, ары таба кыз-кыркын­ ­булып җитешкәч, шуннан соң кеше кешесенә әйләнгәч, инде менә хәзер әби булгач та әлеге чишмә юлыннан җыенысы кояшка менеп җитәрлек ара үткәндер инде. Сиксән җиде яшькә җитеп, шултиклем йөргәнсең икән, шөкрана кыл да, Аллаһы Тәгалә үз мәдәтен бирсен дә рәхмәтеннән ташламасын, диген инде.
И ул чишмә юлындагы бар хикмәтне исеңә төшерсәңме?! Мең төшеңә дә сыймаслыктыр, билләһи газыйм. Әлеге хикмәтләр димәкне шушы тыкрыктан анда-санда үткән кешеләр язмышына кушып тапкырлаган шәттә иге-чиге фани дөньядан ашып, иңеңә көянтәләп салган чиләкләреңдәге мылкыган су шикелле, бакыйлык мичкәсен дә тутырырлыктыр ул. Ә бәлки, чайпалганда тамган тамчылары челләдә һәммәбезне кинәндереп яуган тансык мул яңгырга да җитәрлек булырдыр иде.
Әйтик, теге зур сугыш ачылган хәбәр төш узгачыннан соң авылга килеп ирешелгән мәлдә, Шәмсенурның әлеге дә баягы Шири чишмәсенә менеп барышы иде. (Алдагы көндә ир-ат чапкан печән пакусларын кызу-кызу әйләндергән чагында, тамагы чатнагач, яңа гына китерелгән агач кисмәктән ул чүмеч тутырып сап-салкын су эчкән дә, төнгә тәне кызышканга күрә, эшкә бармаска рөхсәт алган иде.) Ян-яктан үрелгән чикләвек читәне башына җитәр-җитмәс төштә аның түбәннән күтәрелүен шәйләп, матур, мул йөзен тамчы-тамчы тир баскан ире Котдус көтеп торган икән. Атау болыны печәнен чапкан җиреннән арыш басуын атлый-йөгерә турылата үтеп, тыкрык башына төшкән.

Түбән оч та, Югары баш та буп-буш, бөтен дөнья тып-тыныч иде. Тик имән казык башларына өч кара карга кунган да эссегә күрә ачкан кып-кызыл авызларын күрсәтеп торалар.
– Сугыш ачылган, – диде Котдус.
– Әйткәниең, – диде Шәмсенур.
– Нәрсәне?
– Ачыласын.
– Мөгаен, дип кенә бардым ич.
– Синең мөгаенеңнең тәгаен чыкмаганы булмады.
– Шәмсенур, чиләк-көянтәңне куеп тор әле.
– Су алып меним инде, Котдус.
– Өлгерерсең.

Әллә кайда гармун уйный башлавын шулчакта читән шыгырдавы басты.
Хәзер исә Шәмсенурның киез итеге табаны кичә кичтән тотынып, бүген дә ябалак-ябалак явып торган калын карны гына шыгырдата.
Теге әллә кайчангы вакытны казык белән казык арасын­нан рәшәле Үр тугаенда уйдык-уйдык үскән аклы-сарылы ромашкаларның бер көйгә салмакланып, әллә тәмле тибрәл­гәннәре, әллә күзне тозлы яшь томалагандагыча эреп-эреп алулары гына калды.
Җәй көне арканланган чуар бозаулар арасында ул чәчәкләр хәзер дә шунда көрт-көрт агарып үсә дә үсә әле.
Кышларын исә, атлаган саен шыгырт-шыгырт килеп, искә төшкәлиләр дә төшкәлиләр.
Мунча кергән саен, тәннең мәңгегә тыгыз калган төшләре кайчакларны шулай шыгырдап аптыраткалый. Инде ул урыннар берни түгел. Хәтер генә.
Фәкать.

Җидешәр чүмеч су сыешлы калай чиләкләрен инде сырына җитәр-җитмәс кенә тутырып, сыгылмалы, зәңгәр төсе уңган, ак тимер элмәкләре өзелеп төшәр дәрәҗә кыршылып, ашалып беткән көянтәсенә аскан килеш, бу таң тәмам аткан чакта, карга иң беренче булып салган эзләренә тап-таман гына итеп баса-баса, тыкрык очыннан уңга борылып, үзенең капка төбенә җиткәч, Шәмсенур пөхтә көрәп куелган арага керде дә:
– Тагын синмени, Җәүдәт? – диде.
Ишегалдыннан:
– Бүтән кем булсын?! – дигәннән таныды. Әйе, башка бер­кем дә түгел, шул инде.
Аның үз улын, шушы туган авылына да апкайтып тормас­тан, Мәскәүдә генә гүргә иңдерделәр. Әллә кемнәргә бик ки­рәкле бер-бер гамәл кылгандыр инде, күрәмсең. Аның белән су коенышып, урып җыелган басуларда калган борчак кузак­ларын утта куырып ашаган, кәҗә бәтиләре белән бер сәкедә кочаклашып яткан, инештә тоткан балыкларын күз бизмәнендә бер-берсен үпкәләттермәслек итеп, үзара тип-тигез бүлешкән, кайсысы гармунда уйнап, кайсысы кушылып җырлаган, кызлар өчен кансыз-нисез генә сугышкалаган, тагын әллә, тагын әллә нишләшкән иптәшләреннән бусы атаклы тракторчы, тегесе әйбәт укытучы, монаусы данлы сыер савучы, анаусы Сабан туйлары саен сарык тәкәседер, машиналар алучы – и-и, санап бетерерлекмени соң – булгач, хөкүмәттән кесә-кесә пенсия алып, оныкларын кинәндереп торалар. Ә моңа җәһәннәмдәге тау-таш арасында ни калган булгандыр инде.
Алла белсен.
Аңа килене Талиянең, оныкларының дуллырлары кирәкмәс. Ак мәчесе, җиде тавыгы, бер әтәче, өстәп, мул сөтле кәҗәсе бик җиткән. Һәркайсы мллийүнгә торырлык.
Аңа улыннан калган әллә ниләр биреп бетермәкчеләр иде. Гармунын гына алып калды.
Әйе.
«Бүтән кем булсын?!» – дигәнгә, ул шушылар сәбәпле әллә нишләпләр китте дә инде.
Ә бер чыдамады бит әле. Ялына-ялына кыстый, үгетли торгач, килене Талия белән оныкларына ияреп, диңгезгә тик­лем барырга җөрьәт иткән иде. Анда шушы Шири чишмәсе төшләренә керә-керә йөдәтеп бетерде.
Ул көянтәсен тигез, такыр көрәлгән киң сукмакка буйлый борды да кырыеннан суы чайпалганда боз сөңгеләре матурлаган чиләкләрен куеп торырга ниятләгәндә җиңеләеп китте: кулларын киң җәеп, йөген Җәүдәт тотып өлгергән икән.
– Күпме әйттем, Шәмсенур әби, чыкканда, капка элмәгеңне булса да келәгә кайтарып сал инде, ичмаса.
– Минем җиде тавыгым да бер әтәчем белән ялгыз кәҗәмә кем кызыксын?
– Мин, – диде Җәүдәт.
– Әйтәм җирле, атаң-әнкәңнән урлап, әле бодай, әле печән керткәлисең.
– Урлап түгел.
– Алайса, яшереп.
– Түгел. Алар белә. Син генә белмисең ул.
Шәмсенур сарык йоныннан көз көне үзе бәйләгән бияләй­ләрен салды да чиләкләренең тоткасына үрелергә иелде.
– Үзем, – диде Җәүдәт.
– Ярый, алайсаң, – дип, Шәмсенур бая кар өеменә кадап куйган көянтәсен алды. Өйгә кергәч: – Нәрсәне белмим? – дип сорады.
– Бүгенгә анау гармуныгызны биреп тор әле, – диде Җәүдәт.
– Уйнамый ич ул. Ватык.
– Төзәттем, – диде Җәүдәт.
– Кайчан?
– Син өйдә юк чакларда.
– Хәзер мин өйдән сирәк чыгам ич, олан.
– Миңа шул җитә.
– Нәрсәгә?
– Төзәтергә дә, уйнап карарга да. Ул гармун көмеш телле. Тавышы әйбәт.
– Синең үз баяның бар лабаса.
– Моңа җитми.
– Нәрсәсе?
– Бу – венский. Баягынак белмисең дип шуны әйткән идем.
– Ә син каян килеп белешле?
– Аның җиз бакалы сул ягындагы тире каеш артына... ко­яшка каратылган лупа уты белән... так точно!.. Лупа белән... латин хәрефләрендә «L-nt Kotdus. Vena» дип язылган. Аны... Котдус абыйны, дим... шул Венаны да үткәч, Прагада ниткәннәр... күмгәннәр ич.
Шәмсенур аны:
– Җирләгәннәр, – дип төзәтте.
– Аннары ул гармунны командиры сиңа җибәргән.
– Түгел, – диде Шәмсенур. – Инде түгел. Инде сиңа, улым. Ә! Уйнап бирмисеңме соң?
– Туй җитсен инде.

Җылы ис бөркелеп торган сарайдагы кәҗәсенә кичке ризык биреп, аны савып, аннары – күпме вакыт үткәндер, ул сәгатькә күптән карамый инде– айлы ишегалдына чыккан Шәмсенур тыкрыкка каршы сузылган үз урамнары ягыннан көчәя торып ишетелгән үтә дә таныш гармун авазына сагайган, гаҗәпләнгән, тыенкы шатланган, дәртле куанган килеш: «Җәүдәт», – дип уйлады.
Бүген ул йокларга ятмыйча торган иде әле. Яңа елга керәсе соңгы төн ич. Нәрсәдер көтелгән, ә ул нәрсәдер дигәне, ниһаять, килер шикелле. Ул, җылы киенеп, олтанлы киез итегенең карны шыгырдатуын көчкә тыя-тыя, капка төбенә чыгып баскан иде.
Үз турысындагы рәшәткәнең тыкрыкка терәлгән ягыннан Җәүдәтнең:
– Нигә йокламыйсың, Шәмсенур әби? – дип эндәшкәнен ишеткәч, ул тын гына:
– Бәйрәм итеп йөрисеңмени? – дип сорады.
– Мин түгел.
– Кем?
– Без идек әле.
– Иптәш егетең дә бармыни?
– Түгел.
– Алайса, монда таба да килегез инде – күрим.
Якынайдылар, килделәр. Матур бүрек, тун кигәне, күкрә­генә гармун асканы Җәүдәт инде. Ә бусын – кәҗә мамыгын­нан бәйләнгән шәленә күперенке кар ятканын – Күке Хәбиб­рахманының кызын ничек танымаска ди инде? Шулай да ул:
– Синме соң, Зөбәрҗәт? – дигән булды.
Зөбәрҗәт, йомшак кына итеп:
– Без, – диде.
– Аерылмыйсызмыни әле? Яңа елны атаң-әнкәңнәр белән каршылау яхшы.
– Шулай ниятләдек әле, – диде Җәүдәт. – Бүген Зөбәрҗәтнең яңа әти-әнисе була дип торадырыек.
– Ел белән ел арасы түгел ич – ата-ананың искесе-яңасы булмый.
Шәмсенур Зөбәрҗәтнең чак кына моңсу елмаеп куюын шәй­ләп алды: ул, түбән карап, уң аягы белән яңа карга арлы-бир­ле дугалар сызгалады да, аскы иренен өстәгесе белән япкандай итеп, әллә кая – моннан ерак-еракларга карап торды. Шу­лай уйлануы инде. Моның ни икәнлеген Шәмсенур әйбәт белә. Шуңа күрә, аның уен таратырга теләп, ул тиз-тиз генә Җәүдәткә:
– Бу суыкта гармун уйнап, бармакларың туңмыймы соң? – дигән булды.
– Уйнамаганда туңа, уйнаганда туңмый, – диде Җәүдәт.
– Ә сиңа киләсе язда армиягә китәсе бит әле, – диде Шәмсенур.
Зөбәрҗәт:
– Китәсе, – дип җөпләде.
– Көтәсе дә, – диде Шәмсенур. – Иң яманы шул инде аның – көтүләре.
Җәүдәт кинәт ярсу кыяфәттә:
– Ә син үзең, үзең? Үзең ничә ел көттең? Ә? Ә? – диде дә кинәт тынды.
– Менәтерә шул-шул. Безнең шушы тыкрыктагы читән соңгы тапкыр бер шыгырдап куйганнан бирле.
– Ә мин әйләнеп кайткач, такта коймаңны авыштырсак... әрләмәссең микән? – диде Җәүдәт.
– Карарсыз тагын. Барыбер үзеңә турылыйсы булыр.

...Шәмсенурның җиз тәлинкәле дәү сәгате йөрүдән туктаганга, үзе белгәненчә, мең елдыр инде. Аңа сәгатьнең кирәге дә юк: вакыт агышын ул үз йөрәге тибешеннән төп-төгәл санап бара. Ничектер берчакны, зират каеннарының аскы чукларындагы кайбер яфракларына сары төс куна башлаганда, шуның тузанын юеш чүпрәкләп сөртергә тотынган иде. Ни хикмәт диген: келт-келт иттереп йөрде дә китте. Тәрәзәсенә күз салса, «аһ!» дип, тирән бер тын алып куйды: ул зиратка таба көрәкләрен кайсысы кулына тоткан, кайсысы иңенә салган ир-ат барганын күреп алды. Ишеткән, белгән иде инде: Җәүдәтне кайтарганнар. Ул анда бармады. Хатын-кызга зиратка керергә кушылмаган. Еш барсаң, керсәң, адәми затны зират туфрагы үзенә тарта башлый, диләр.
Командиры Җәүдәтнең көмеш телле теге венский гармунын тыкрык аша гына торучы күрше Зөбәрҗәткә тапшырып киткәнен белгәч, Шәмсенурның йөрәге чәнчеп-чәнчеп алды.

Уникешәр чүмеч су сыешлы, тирәли боз сөңгечекләре тезелешкән мөлдерәмә тулы ике чиләген көянтәсез-нисез генә күтәргән килеш эңгер-меңгердән узып, җиһанга караңгылык иңгән мәлдә, кышкы тап-такыр тыкрык башыннан сулга борылып, кайнатасы белән кайнанасы – инде үзенең дә, карынындагы көтәсенең дә – йортының капка төбенә таба борылганда, Зөбәрҗәт кулына ак калайлы киң көрәк тоткан күрше егетенә:
– Синмени, Исмәгыйль? – диде.
– Зөбәрҗәт апа, Җәүдәт абыйның теге венский гармунын биреп тормассың микән? – диде Исмәгыйль.
Зөбәрҗәт әллә моңсу, әллә кырыс төстә:
– Үзең кер дә ал, – диде. – Тик әйләнеп кайтасы, яме?
– Йә.

2004

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар