Логотип
Проза

Урманнарга керсәң, сызгырып кер



Комсомол юлламасы белән бик еракка, Чирәм җирләргә, Ка­захстан далаларына поездда барганда күзем төште минем аңа. Күңел күзе күрмәсә, маңгайдагы күз ботак тишеге генә шул. Товарищеская урамындагы тулай торагыбызның бер үк коридорларында йөреп, ике ел эчендә мин аны ничек күрмәгәнмендер? Хәер, без анда биш йөзләп студент яшибез. Аларның берсе укуга чыгып кына китә, икенчеләре кайта. Каян анда барын да белеп, күреп, танып бетерәсең.
Халык телендә «Телячий» дип йөртелгән вагоннарда зур бер эшелон булып барабыз. «Телячий» дигәч тә, йөз чөерер җиребез юк, вагоннар бик чиста. Хуш исле, сап-сары сагызлары тамып торган кырыклы нарат-чыршы такталардан һәр вагонда ашау-эчү өчен өстәлләр, йоклар өчен топчаннар ясап чыкканнар. Соңыннан бу вагоннарга, без барып урган, суктырган, җилгәргән Чирәм җирләр бодаен төяп җибәрәчәкләр икән. 
Бездән бер вагон гына алда инфак кызлары бара. Алар артыннан без, истфаклар, литфаклар, хим-биофаклар. Омск, Томск калаларын артта калдырып, иксез-чиксез Кулунда далаларына чыккач, безнең состав тизлеген бөтенләй әкре­нәйтте. Без, истфак егетләре, поезд барган хутка үз вагоннарыбыздан төшәбез дә, инфак кызлары барган вагонга сикерәбез.
Инфак кызларымы?! Галәмәт фыртлар. Күз кысып, каш сикертеп, сүз катырмын, димә, чөнки күбесе Казан кызлары, бай, төпле, дәрәҗәле гаиләләрдән. Дөрес, чибәрлекләре дә чиктән ашкан. Үзебезнең бүлмәдән физмат егете – Рифкать – күрше бүлмәдә торган инфак кызы Валентинага гашыйк булып, тәмам акылдан шашып йөрде. Беләбез…
Кыскасы, инфак кызлары үзебезнең институт егетләрен кешегә дә санамыйлар. Аларга авиация институты, хәрби училищесы курсантлары гына булсын. Сәбәбе бик гади: КАИ тәмамлаган егеткә чыкса, инженер хатыны булачак! Укуын тәмамлагач та, Казанда, йә башка бер зур шәһәрдә яшәячәк. Курсантка чыкса, офицер, капитан-майор, хәтта генерал хатыны булып куюы да бик ихтимал.
Ә инде пединститут тәмамлаган берәр тарихчы, математик, химик, географ белән чәчен чәчкә бәйләсә, «глубинкага» рәхим итәсең. Язын-көзен аягыңда тирән кунычлы резин итек. Чупыр да чупыр рәхәтләнеп из авыл сазын! Планканы иң югары өлгесенә куйганда да, бу чибәркәйне йә завуч, йә директор хатыны карьерасы гына көтә. Иртән иң тәмле йокыңны бүлеп, сыер саумый да, көтү кумый да хәлең юк. Гаиләң ишәеп киткәч, нарасыйларыңа сөтне авыл җирендә тагын каян аласың?
Инфак кызларының башында корыч логика!
Шунлыктандыр, сорамый-нитми генә вагоннарына менеп утырганга, аякларны асылындырып сәгатьләр буе барганга безгә берни әйтмәсәләр дә, һәркайсы үз эшләре белән мәшгуль. Бизәнгәне алдына көзгесен куеп бизәнә, чәчен тараганы тарый бирә. Топчан өстенә сузылып ятып, дөньяга гамьсез карап, китап укып баручылары да бар. Вак кына йомышлары төшеп, ара-тирә безгә дә сүз каткалыйлар. Ләкин арада һәрвакыт – интервал. Әйтәм бит, прәме үләрсең аларның кыланышларыннан!
Менә шушы берсеннән-берсе сылу инфак кызлары арасында бер Кара кашы, Нечкә биле аеруча сылу. Миңа гына шулай тоеламы? Анысын кем тикшереп торган. Менә шул чибәркәйгә күзем төште бит, әй. Белмим, үземә каратып булырмы? Нигә карамас икән? Болай кеше карамаслык, кызлар күзе төшмәслек егет түгел шикелле. Гарип-гораба да түгел, агып-тамып торган җирем дә юк. Алай гынамы? Өстемдә өр-яңа шакмаклы күлмәк-ковбойка, өр-яңа зәңгәр комбинезон. Чәчне дә юлга чыгар алдыннан гына «канадка» стилендә алдырганыем. Сизәм, вагонда баручы инфак кызлары барыбер безнең тарафларга да ара-тирә күз аткалый. Әмма минем күз төшкән әлеге Кара каш, Нечкә бил генә, топчаны өстенә сузылган да, инглиз телендә ниндидер роман укып бара. Ул китапларны кышын укып туймагандырмы?
Әнә шул топчан өстендә китап укып барган Кара кашны бик ошатуымны үзем белән янәшә утырып барган ахирәт дустым, Сергач мишәре Равилгә дә әйттем.
– Сиздем инде, сиздем. Иртән тору белән мине шушы вагонга өстерисең бит, – диде.
– Сизсәң, менә шул. Нишлим икән? 
– Сүз кать, атәм сиңа, сүз кать! – диде ул мишәрчә тәвәккәллек белән.
– Андый батырлыгым булса, синнән киңәш сорап торыр идемме? Кыюлыгым да җитми.
– Записка я-яз! – диде Равил. – Үз күз алдыңда илтеп поручать итәм. 
Анысы да булмый миннән. Андый чакта кирәкле сүзләре дә күңелгә килми бит. Кайчак шулай минем башта әллә нинди Наполеон планнары булып куя. Әмма тормышка ашырырга да кыюлыгым җитми.
Эшелонның хәрәкәт графигын махсус шулай төзегәннәр, ахры. Без һәр кичне берәр зур шәһәр вокзалында туктыйбыз. Аннары барыбызны автобусларга утыртып, шәһәр читендәгерәк берәр хәрбиләр ашханәсенә, кайнар аш ашарга алып китәләр. Беренче тапкыр Свердловскида туктап, бик яхшы ашаттылар. Омскида да ашадык. Ә Томскида кызларыбызны солдатлар сырып алды. Ул чорларда әле армиядә өчәр-дүртәр ел хезмәт итәләр иде. Солдат егетләр парадка чыгарга хәзерләнгәннәр, диярсең – барысы өр-яңа кием-салымнардан. Аларга берни кирәкми, соңыннан хатлар язарга кызларыбыздан адресларын гына сорыйлар. Үзләре исә, һәр кызыбызга, күтәрә алганнарыча, пакетларга төреп, банка-банка тушёнка, сгущёнка, кытай алмасы, ананас консервалары өләштеләр. Офицерлары да шунда ук. Кызларыбызны автобусларга кадәр озатып та куйдылар.
Икенче көнне иртән без янәдән инфак кызлары барган вагонга сикердек. Ниһаять, әлеге чибәркәйнең дә безгә гозере төште бит, әй. Равил каршына килеп, бер сгущёнканы ачып бирүен үтенде. Ахирәтем исә миңа таба ымлады.
– Әнә, минем дустым Альберт бик оста ача банкаларны, – диде. Әлеге Кара каш минем янга чүкте. Бу минутта мин, кирәксә, амбразура капларга да әзер идем. Куертылган сөт банкасы капкачын бер каеруда ачып ташладым.
– Кара, әй, кайчаннан бирле поездда барабыз, исемегез ничек була соң? – дип сорарга да өлгердем.
– Мәдинә минем исемем, – диде ул чак кына елмая төшеп. – Ә нигә ул сиңа?
– Исемегез үзегез кебек матур икән. Мәдинәм-Гөлкәем буласыгыз инде алайса, – дидем. Шунда безнең күзләр күзгә-күз очрашты. Белмим, нинди, кайсы сизү органым беләндер, бу чибәркәйнең мине ошатып каравын тойдым. Аны аңлатуы кыен. Шунда бер тотып сөйләшер идең дә, урыны юк. Тукта, 
ашыкма, ашыккан ашка пешкән, дип тынычландырам үземне. 
Ул Чирәм җирләргә барып кына җитик. Шунда бер аулак җирме, почмакмы табып: «Мәдинәм-Гөлкәем, сине беренче күрүемдә үк баш түбәмнән гашыйк булдым. Хәзер менә мәңге сүнмәс мәхәббәт утында янам!» – диярмен. Нүжәли аңламас икән? Әйтәм бит, үзем дә бит кызлар күзе төшмәслек егет түгел. «Канадка» чәчемне, гел уңай якка тарап, бриолинлап кына торам.
Вак яңгыр сибәләгән июль иртәсендә безне Павлодарга китереп төшерделәр. Тагын күрешеп-сөйләшеп булмады. Өсләре брезент белән ябылган йөк машиналарына төяп, шәһәрдән биш йөз чакрымнар ераклыктагы Биш Карагай районына алып та киттеләр. Анда да күрешеп булмады. Биш Карагай рай­онына җибәрелгән студентларны, факультетлап-факультетлап, төрле җәйләүләргә таратканнар. Без кил­гән «1 Май» совхозының үзенең генә дә уналты мең гектар чәчкән бодае бар икән.
Уракка төшәргә әле иртәрәк. Бодай ямь-яшел утыра. Аның өлгергәнен тагын ике-өч атналар көтәргә туры киләчәк, диләр.
Без бит каерып акча эшләргә килгән егетләр. Эш бирегез, дидек. Литфак, татфак, биофак кызларын, бер җәйләүгә җыеп, сарык йоны алырга билгеләделәр. Әллә унбиш меңләп баш сарык инде. Кызларның күбесе авыл җиреннән. Безнең татар кызларының белмәгән эшләре бармы соң аларның? Самолет ангары кебек иркен ындыр табагына без меринос сарыкларын ташып торабыз. Кызларыбыз, нәкъ авыл абыстайларыча: «Нишли? Ни дип кабалана? Чыда! Чыда!» – дип тынычландыра-тынычландыра, аларны кырка да башладылар. Алай гынамы?! Дөньяда иң югары сыйфатлы әлеге меринос сарыклары йоныннан алар үзләренә матур башлыклар, шарфлар, хәтта джемпер-кофталар да бәйләргә өлгерде.
Безне, истфак егетләреннән егермеләп студентны, бер машинага төяп, байтак кына ара алып бардылар да шыр дала уртасында төшерделәр.
– Менә шушында кое, аларча кодык, казырга кирәк! – диделәр. Казып чыксак, акчасын да ярыйсы гына алачакбыз икән.
– Булдырасызмы? – диделәр. 
– Булдырмаска! – дидек. Әйтерсең, моңа чаклы без гомер буена кое казып йөргән осталар.
Бу тарафларда «1 Май» совхозының ун меңләп баш сарыгы көтүли. Кое суы, төче су шул сарыкларны сугарырга кирәк.
Коены казырга алынуын алдык та, әмма рәтен-җаен беребез дә белми. Беренче көнне үк шактый тирән чокыр казып ташладык. Совхоз җитәкчеләре, әлләни тирән казырга туры килмәс, төче су күп булса ике метрлардан чыгар, дигәннәрие. Болай булганда без коены ике-өч көннән казып та өлгертәбез. 
Ә икенче көн иртән торып килсәк, бар казыганыбыз гөрселдәп ишелгән. Комлык бит. Көне буена ишелгән комны өскә бәрдек. Иртәгесен килешебезгә тагын шул ук хәл. Прәме, аптыраш. Нәрсә эшләргә дә белгән юк. Җиде-сигез көн эчендә без берьюлы ун авиабомба шартлагандай киң котлован казып ташладык. Әлегә суның исе дә, төсе дә юк.
Арабызда өлкән яшьтәгерәк студент – Хаммат абый, авылга кайтып, бер казах картын ияртеп килде. Җир йөзенә койма ярыгыннан гына карагандай үтә кысык күзле, чал чәчле, сөйкемле генә бер карт. Баш­та без казып ташлаган котлован читенә утырып рәхәтләнеп көлде. Ә хикмәт бик гади икән. Кое казыган чакта җирне бер метр гына тирәнлеккә казыйсың. Карагай агачыннан метрга метр итеп бура бурыйсың да, шул чокырга төшереп утыртасың. Аннары шул бура эченнән казып, комны чиләкләр белән өскә бирәсең.
Казах аксакалы бураның өч-дүрт эргәсен үзе бурап та бирде. Китте безнең эшләр хутка. Эченнән комын алып торгач, җир үзеннән үзе бураны аска батыра бара. Өч метр ярымнарга җиттек дигәндә, су да чыкты.
Арабызда оста балтасын уйнатып кына тотучылар да табылды. Унбиш көннәр дигәндә, коеның өстен-башын да матур итеп яптык. Сарыклар эчәр өчен улаклар ясадык. Коены ачу тантанасы булды. Тантанага Биш Карагай район үзәгеннән дә, хәтта Павлодардан да җитәкчеләр килгәннәрие. Безне кат-кат кинога төшерделәр. Комсомолның Павлодар өлкәсе егетләре безгә кыйммәтле бүләкләр – кемгә фотоаппарат, кемгә кул сәгате, кулдан бәйләгән йон башлыклар, бумази күлмәкләр өләштеләр. Мондый иксез-чиксез далада бер йотым төче су бәһасез! Транзисторлы радиоалгычларның әле күренә генә башлаган чагы. Бригадабызга «Спидола» радиоалгычы бүләк иттеләр.
Аннары безне «1 Май» совхозыннан җиде генә чакрым ераклыктагы җәйләүгә китерделәр. Әлеге җәйләү пединститут студентларының төп штабы икән. Бөтен җәйләүгә бер кое. Аның да суы эчәргә яраксыз. Эчәргә, ашарга, юынырга суны совхоздан, озын арбага җигелгән, ата ялкау һәм киребеткән ике үгез белән ташыйлар. Чиратлашып. Миңа да бер-ике тапкыр суга барырга туры килде.
Һәркайсына бишәр йөз литр сыеклык керешле ике агач мичкәне тутырып, җәйләүгә кайтырга чыгасың. Ике миякәдәге су мең литрлар була бит, ягъни йөз чиләк дигән сүз. Шул йөз чиләкне, авызы бик ипсез тирән коедан чыгарып, тутырырга кирәк бит әле. Инде җайга гына кайтканда, әлеге ике «МУ-2» кинәттән генә тискәреләнеп, кәҗәләнеп куялар. Киреләнделәрме, баш очларында ник атом бомбасы шартламый, озын коерыкларын мәгънәсезгә уңга да сулга болгап, сәгатьләр буена кузгалмый тора бирәләр.
Инфакларны бездән унбиш чакрымнардагы иң читтәге җәйләүгә илткәннәр. Күңел түренә мәхәббәт ди­гән сандугач оя корырга ниятләсә, бер дә харап икән ул. Поездда килгәндә күңелем төшкән Кара каш, дала уртасында кое казыганда да бер минутка исемнән чыкмады. Ни сыкрансаң да, аны кешегә чыгармыйсың инде. Егетләрнең теле зәһәр, көлкегә калуың бар. Чул­пан атлы егетебез моннан бер айлар элек кенә өй­лә­неп, хатынын Казанда калдырып килгәние. Бер төнне таң алдыннан, хатынымны бик сагынам дип, саташып елап яткан. Әнә, хәзер күзен дә ачтырмыйлар.  
Үзебезнең төп җәйләүгә кайткач, мин дә тынычлыгымны тәмам җуйдым. Кара кашым гел күз алдымда гына тора. Аларның җәйләве безгә күрше генә «Семеновский» совхозы белән янәшә икән. Ә бу совхозга эшелоннары белән химия-технология институты студентларын китергәннәр. Химиклар кичләрен безнең кызлар янына җәйләүгә танцыга килеп йөриләр, ди. Алтын җирдә ятмый. Менә шунда берәрсе минем Кара кашымны эләктереп куйса? Әйе, бер уйласаң, чын тиле инде мин. Ничек, каян килеп минеке булсын әле ул? Поездда килгәндә бер мәртәбә куертылган сөт банкасын ачып биргән башым белән! Минем эчтә Везувий вулканы дөрли. Соңармагаем!.. 
Әйткән идем инде, безнең үз группабызда ук Бикмөхәммәт атлы, ә без Хаммат абый дип кенә йөрткән, инде шактый өлкән яшьтәге сабакташыбыз бар. Лаеш районыннан. Коммунист. Армиядә дә булган, комсомол-партия курсларында укыган. Бик эрудицияле.
Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чумган, ди.
– Хаммат абый, бу серемне сиңа гына чишәм. Инфак кызлары арасында патша кызыдай бер чибәргә күзем төште. Шуны бер күреп сөйләшәсе иде. Ләкин бер дә җае юк. Ераклар бит бик, – дип эчемә сыймый башлаган серемне менә аңа чиштем.
– Сереңне аккурат вакытында чиштең, – диде ул. – Анда премия язганнар. Кызларга сарык йонын сыйфатлы алган өчен. Безгә кое казып биргән өчен. Инфаклар да тик ятмаганнардыр. Иртәгә шуларны өләшергә барабыз. Әйдә, минем сәркатибем булырсың.  Исемлек төзеп,  һәркайсыннан  кул куйдырып, акчаны син өләшерсең, – диде ул.
– Әй, Мөхәммәт абый, әле дә син бар бу дөньяда! Мең яшә! – дип, кочып ук алдым үзен. 
Хаммат абый машинасын тимер өчаяк өстендә утыр­ган зур казанда нидер пешерүче кызлар янында туктатты. Кара кашым да шулар арасында. Юлда килгәндә әллә нинди кыю планнар корып, үземне ничек тотасымны, матурыма нинди сүзләр әйтәсемне энәсеннән-җебенә кадәр уйлап бетереп килгәнием. Аны күрүгә ул планнар әллә кая очты. Шунда бит инде килеп күрешәсе генә. Ни хәлләр, диясе. Юк инде, каушадым да төштем. Әллә бик яраттым инде бу Кара кашны? Әллә үзем – булмаган, пешмәгән бер җанмы?
– Кызлар, бу арада сул уч төпләрегез кычыткандыр әле, шәт? – диде Хаммат абый.
– Юк, әлләни сизмәдек, – диеште кызлар.
– Кычыткандыр, кычыткандыр. Сезгә премия акчалары алып килдек бит.
Кызлар шунда ук уйсуырак җиргә өстәл чыгарып куйдылар, берәм-берәмләп чиратка бастылар. Мин акча өләшә башладым.
– Күрәсеңдер, Кара кашыңның да чираты җитеп килә. Авызыңа су кабып утырма. Шушында ук бер җылы сүз әйт! – дип, миңа да күрсәтмә бирергә өлгерде өлкән дустым.
– Ни дип кенә әйтим соң? Каушадым бит әле... 
– Дүкәмиткә кул куйганда, бармак очыннан гына тот та: «Беләсезме, сезгә бер бик чибәр егеттән сәлам алып килдем», – диген. Кызлар алар бик любознательныйлар. Ул: «Кемнән, кемнән? Мин ул егетне күреп беләмме соң?» – дип сорар. Беләсегез килсә, әз генә көтегез, диген.
– Аннары нишләрмен? – дидем Хаммат абыйга. Бу соравыма хәтта ул да аптырап калды.
– Тәмам чәйнәп каптырырга син бит нарасый бала түгел. Әзрәк үз сельсоветыңны да эшләт. «Әйдәгез, әзрәк кенә читкә китик», диярсең. Ә инде читкәрәк киткәч, ым-мык торма, туп-турыдан «Сезгә күп сәлам җибәрүче егет менә мин ул!» диярсең. Ә нигә? «Мин сезне бер күрдем һәм шуннан бирле өзелеп яратам!» дисәң дә артык булмас.
Ул арада Кара кашымның да чираты җитте. Карашы ягымлы, өметле. Ведомостька кул куйган чагында гына нәкъ Хаммат абый өйрәткәнчә, бармак очыннан гына эләктереп алдым моның.
– Мәдинәкәй, мин сезгә бер бик чибәр егеттән бик кайнар сәлам алып килдем, – дидем.
– Нинди егеттән ул? Мин аны беләмме? – диде матурым елмаеп. Кара кашымның керфекләре дә ничек озын икән. 

Абау, җаным, керфегең!
Бирче миңа бөртеген.
Чит җирләргә чыга калсам,
Төсең итеп йөртермен, –
дип җырлап җибәрә яздым. 
– Акчаларны өләшеп кенә бетерим, чак кына көтегез. Аннары әйтермен, – дидем. Күрәм, Кара кашым бераз читкәрәк китеп басты. Көтә бит!
Бикмөхәммәт абый кабыргага төртте.
– Бир монда кәгазьләреңне, акчаны үзем өләшеп бетерермен. Ә син кузгал. Каушама, җебеп төшмә. Сце­на­рийдан читкә тайпылма, нәкъ мин өйрәткәнчә эш ит! 
Үзем дә аңлыйм. Мондый чакта чакматаш, ут очкыны булырга кирәк. Тәнемдә, җанымда булган бар кыюлыгымны җыйдым учыма. Бардым янына. Ул елмаеп кына: «Нинди егеттән бик кайнар сәлам алып килдең? – диде. – Чибәрме соң үзе? Мин беләмме аны?»
– Кирәк егет үз сәламен үзе җиткерсен. Мин беркемнең дә сәламен күтәреп килмәдем. Сине үзем бик сагынып килдем, – дип әйттем дә салдым. Шушы минутта җир икегә ярылса, шул ярыкка кереп китәрлек булып кызардым. Тез буыннарым йомшагандай булды. Бу хәлдән Кара каш мине үзе чыгарды.
– Үзем дә шулай аңлаганыем аны, – диде ул миңа төбәлеп карап.
– Чынмы?!
– Чын булмыйча! Вагонда килгәндә сәгатьләр буе миңа төбәлеп карап утыра идең бит. «Бу истфак егете сиңа бесповоротно втюкался, смотри!» дип, миңа кызлар күптән әйттеләр инде.
— Втю-кал-ся шу-у-л, – дидем. – Ә химия-технология институты егетләре сине урларга җыенмыйлармы соң?
Кара кашым тагын бер матур итеп елмаеп алды.
– Мине урларга дип иртән генә тулы бер делегация килгәннәрие, берьюлга кире бордым. Йөрмәгез әле, – дидем.

(Дәвамы киләсе санда.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар