Логотип
Проза

УЛ – СИНЕҢ АНАҢ

(бер ана зары)
       Рәфидә белән Зиннәт күптән түгел олы уллары Әнәсне өйләндерделәр. Һәр ата-ана баласының, үсеп җитеп, үз оясын корганына чиксез бәхетле. Ә Рәфидә бу вакыйгага икеләтә, йөзләтә бәхетле иде. Бөерләре авыртып, кечкенәдән инвалид исәбендә үскән Әнәсне табиблар өметсез дип санасалар да, ана кеше өметен өзмәде. Бәгырь кисәген терелтер өчен бар көчен салды, бар вакытын багышлады. Елына ике тапкыр улы белән хастаханәдә ятып чыктылар. Әнәс, бераз үсеп, анда үзе генә ята башлагач, көн дә янына йөрде. Табибларга ярар өчен туктаусыз күчтәнәч, бүләк ташыды. Улы чыккач, аны өйдә дәвалады. Әнәстән кала тагын бер уллары, бер кызлары туды. Тик аларга олы улларына тигән тәрбия һәм игътибар бик тәтемәде кебек... Шулай да Рәфидә белән Зиннәт өч баланы да укытырга, кеше итәргә тырыштылар. Бар баласын тигез күрсә дә, башта кайсы бармагың авырта – шуның турыда уйлыйсың. Шуңа күрә Әнәсенең, үсеп җитеп, сәүдә буенча техникум бетереп, зур тормышка аяк басуы ата-ана өчен бәхетнең дә бәхете иде. Булган акчаларын санамыйча, тырышып, заманына карата зур гына туй үткәрделәр. Әнәс үзенең яратып йөргән кызы Регинаны алды. Ике пар аккошка карап, Рәфидә белән Зиннәтнең бәхеттән күзләре чыланды. 
       Рәфидә белән Зиннәт киленнәрен үз кызлары кебек, җылы итеп кабул иттеләр. Яшәр җире булмаган яшь гаиләне үз яннарына сыендырдылар. Үз балаларыбыз бит, бер куышка сыярбыз ничек тә, дип, ата-ананың күңеле тарсынмады. Тик яшьләргә генә тормыш гаме әле бик кереп җитмәгән төсле тоелды. Әнәскә тормышка чыккач та, килен кеше эшеннән китте. Иртәнге сәгать унда тору туй бәйрәмендә килешсә дә, көн дә килешми башлый шул. Рәфидә кеше баласын кыерсытмас өчен, телен тешләргә мәҗбүр булды. Әнисенең итәгендә үскәндә эчмәгән-тартмаган, акыллы уллары да ничектер күзгә күренеп үзгәрә бара кебек тоелды. Моңа чаклы әнисенә бер дә каршы әйтмәгән егет тавышын күтәрә башлады. Рәфидә, кан басымы югары күтәрелеп, тора алмый ятканда улы аңа ышанмады. Хатыны алдында Әнәс үз әнисен хурлады. Кимчелекләренә төртеп күрсәтте. “Синең туганнарың шундый. Синең туганнарың мондый... Синең ата-анаң тегенди...” – дип түбәнсетте. “Тик үз-үзеңне генә хурлыйсың түгелме соң, балам? Синдә дә бит шул ук туганнарың, дәү әтиләрең каны ага...” – дип ачынды Рәфидә. Туганнарын Рәфидә бер дә начар санамый. Гомергә бер-берсенә авыр сүз әйтешмәделәр. Туганлыкның кадерен белеп, бер-берсенә терәк булып, аралашып, хәл белешеп яшиләр. “Нинди яман якларын күрдегез, улым, туганнарымның? Кеше нинди яхшы булса да, башкалар аңарда үз күзләре күрә алганны гына күрә. Яхшылыкка күзегез йомылды, ахрысы, сезнең”. Ә улының мәрхүм дәү әти-әнисенә хаксыз кагылуы Рәфидәнең күңелен бик рәнҗетте. Тик улыннан аермалы, Рәфидә ата-ана хакын аңлый белә шул. “Без икенчерәк идек... Ярым ялангач, ачлы-туклы үссәк тә, әнкәй-әткәйләрнең кадерен белдек. Картайгач та кулдан төшермәдек. Сине үстергәндә мин дә шулайрак булыр дип хыяллана идем...” Ә Әнәс, әллә аңлап, әллә аңламыйч, мәрхүм дәү әти-әнисенең дә рухын рәнҗетте. Үз акылы булмаганнар хатын акылы белән генә яшиләр. Хатын ни әйтсә, шуны кабатлап, үз фикереннән язалар, аның колына әйләнәләр. Ата-анасыннан читләшәләр. Тик хатын бишәү булырга да мөмкин, ә ата-анаң – бер генә. 
       Ана күңеле улындагы бу үзгәрешләрне кабул итә алмады. Улындагы бу каты күңеллелек кайдан ул? Кайда аның тамыры? Рәфидә белән Зиннәт, чирләш улларын кызганып, җил дә тидермичә саклап кына үстерделәр. Башка балаларыннан аерып, аңа азыкның тәмлесе, киемнең затлырагы эләкте. Аңа авырлыкның а хәрефе дә тимәде. Баласы өчен гомере дә жәл түгел, тик аның үз ата-анасына шулай каты бәгырьле булып үсеп җитүе генә Рәфидәнең йөрәген яралый. Шул балалар кешедән ким үсмәсеннәр диеп, әтиләре Зиннәт көне-төне эшләде. Рәфидә йорт-җирне, мал-туарны карады. Балаларын тәрбияләде. Тик бар көчен салган, яшәешенең мәгънәсенә әйләнгән газизләрдән-газиз улының үз анасына авыр сүзләр әйтә алуы башка да сыймаслык хәл. Барлык тырышлыгым өчен рәхмәтләрең шулмы икән, улым?! Ә улына әйтәсе сүзләре бик күп җыелды Рәфидәнең. Тик улы гына әнисен ишетми, аңламый. Әйтерсең лә, алыштырып куйдылар.
     Ә Рәфидә уйлана да уйлана...
      “Олыгайган анаңның каш җыеруыннан да курык”, – дип әйткән борынгы бер аксакал. Картайган анаңның һәр ризасызлыгы – Алла ризасызлыгы. Бүген анаң кылган дога-фатиха белән исән-имин йөрисең икән, иртәгә Алланың түземлеге бетәргә дә мөмкин...
     Әй бала! Карынында яралган беренче күзәнәктән башлап, шул күзәнәк кеше булып җитешкәнче тугыз ай йөрәк астында кадерләп үстереп, гомерле иткән анаң алындагы бурычыңны ничек бирерсең икән? Карынын ярган түзә алмаслык авыртуга чыдап, үлем хәленнән чак калып, соңгы көченә көчәнә-көчәнә сине дөньяга тудырган анаңа шул бурычыңны ничек түләрсең икән? Төннәрен йокламый сине тибрәтеп, күкрәк сөтен имезеп, җил-давыл тидермичә үстергән анаң алдындагы бурычың түләп бетерерлекме икән? Үзе капмый, авызыннан өзеп сиңа каптырган, ашаткан-эчерткән, туендырган, киендергән, кайгырткан анаң алдындагы бурычның нинди зур икәнлеген аңлыйсыңмы икән? Син чирләгәндә яныңнан китмәгән, синең сырхауларыңны үзенә алырга әзер булган, синең өчен сәламәтлек сорап ялварган анаңа бурычыңны ничек кайтарырсың икән? Әниең синнән болар өчен берни дә сорамас. Кылган изгелеген ул хак өчен кылмады. Бу бурычны сиңа анаң түгел, Алла йөкләде. Ә ул бервакыт синнән бик каты сораячак... Анасын рәнҗеткән бала Алланы рәнҗетә. Намуслы кеше ашка таш белән атмый. Анага бигрәк тә. Аткан ташларың астында калуың бар...
     Әй бала! Аңласаң аңларлыгың бар. Сине аякка бастыруның, кеше итүнең, капкан ризыгыңның һәр валчыгын бар итүнең, кигән киемеңнең һәр җебен табуның авырлыгын ана кеше үзе генә белә. Чирләгән чагыңда аккан яшьләренең кайнарлыгын, җан яраларының ничек тирәнлеген ана йөрәге үзе генә белә. Син сырхауланган кайгыдан өзгәләнгән ана гомеренең күпме кимегәнен Алла үзе белә. Тик калган гомерен куанычлы итәргә син бурычлысың! Сине үстергәндә бетергән тазалыгын син сакларга тиешсең! “Шикәр чире” дип аталса да, ул татлы тормыштан барлыкка килмәгән, ә йокысыз, ялсыз, борчулы үткән төннәр гаепле. Сине туйдырырга, үстерергә, укытырга дип көтүе белән мал тотканда какшаган аның тазалыгы. Сөт-каймак сатам дип, шәһәрнең салкын-җилле урамында көннәр буе басып торганда беткән аның тазалыгы. Ә ул үзе чак йөрсә дә, һаман җигелеп йорт-җирне тарта. Ә син, балам, рәхмәт әйтергә дә онытасың. Ә бәлки теләмисең. Анаңның сиңа багышлаган өметләрен сүндермә, акларга тырыш. Кешелекле бул. Исән чакта кадерен бел. Ана рәнҗеше дигән кичермәслек гөнаһны үз өстеңә алма. Син әлегәчә аның фатихасыннан, догасыннан башка бер көн дә яшәмәдең. Ай авыр булыр яшәве, анаң үз фатихасыннан ташласа... Шуны гына аңласаң иде, бала. Ул – синең Анаң.

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик гыйбрэтле хикэя,рэхмэт Физалия апа!

    • аватар Без имени

      0

      0

      "Балалары өчен оҗмах ишеге аналарының аяк астында булыр" дигән акыл ияләре! Вәгазь итеп иң олуг мәчетләрнең мөнбәреннән сөйләрлек бу хикәяң, Физәлия! Бик зур рәхмәт, сиңа!!!

      Хәзер укыйлар