Логотип
Проза

Уен

«Ут капканмы әллә?» – кемдер ишекнең кыңгыравына сытардай булып баса иде. Гөлназ йөгереп килеп ишекне ачып җибәрде. Хәтта кем икәнен сорарга да онытты. Берәрсен су басамы соң югыйсә?  Бусагада әтисен күреп, күзләре зур булып ачылды?

«Ут капканмы әллә?» – кемдер ишекнең кыңгыравына сытардай булып баса иде. Гөлназ йөгереп килеп ишекне ачып җибәрде. Хәтта кем икәнен сорарга да онытты. Берәрсен су басамы соң югыйсә?  Бусагада әтисен күреп, күзләре зур булып ачылды? Ни булган? Әтисе беркайчан да болай каударланмый торган иде бит?!

–    Рамил кайда? – Васил Вагизович керә керешли үк киявен эзләп, залга – пандемия чорында вакытлыча оештырылган «эш бүлмәсе»нә узды. – Рамил!
–    Әти, бүген шимбә бит, Рамил авылга кайтып киткән иде...
–    Кошмар! – әти кеше чарасызлыктан учы белән өстәлдәге компьютер процессына сугып куйды да, ничек атылып кергән булса, шулай атылып чыгып та китте. Артыннан ишек кенә шапылдап калды. 
Ни булганын абайларга да өлгермәде Гөлназ. Ул арада ишектә тагын әтисенең йокысызлыктан шешенгән йөзе күренде: 
–    Кайчан кайта? Кайтуга безгә керсен әле, әйт үзенә!

Гөлназлар әтиләре белән бер йортта яши, катлары гына төрле. Бер-берсенә булышып, бер-берсенең фатирларына күз-колак булыр өчен, юри шулай сатып алдылар. Әйтергә кирәк, бик җайлы вариант булып чыкты ул. 

Рамил авылдан якшәмбе генә килде. Аңынчы әтисе киявен сорап өч тапкыр менеп төшкәндер аларга. Гөлназ аның кызарган күзләренә, сакал-мыек баскан йөзенә карап, гаҗәпләнүен яшерә алмады. Гомерендә дә кырынмыйча йөри торган кеше түгел иде әтисе. 
–    Әти, берәр хәл юктыр бит? – Гөлназ күз карашы белән генә Васил Вагизовичның кытыршы яңакларына ишарәләде.
–    Әй-й! Рамил кайтса, компьютердагы ул уенны алып атсын әле минем! 
Гөлназ шунда гына ни булганын аңлап, көлеп җибәрде.
– Әй, әти! Уен кармагына каптыңмы син дә?  

Васил Вагизовичның компьютер белән әллә ни дуслыгы юк иде моңарчы. Үзенә кирәкле берничә программада эшли белә, интернетка кереп актарына – бар белеме шуның белән шул. Компьютерда утырырга вакыты да, теләге дә юк. Әле киявенең дә шунда утырганын күрсә, тетмәсен тетеп алырга да күп сорап тормый. Туксанынчы елларда аягына басып кала алган бизнесмен ул Васил Вагизович. Берничә көн элек үзе кебек эшмәкәрләр белән очрашуга әзерләнеп, презентация ясаганда ялгыш кына ниндидер төймәгә басып, компьютерда «Зума» дигән уен «казып» чыгарган. Кем куйган аның компьютерына бу уенны, белмәссең? Берәр оныгыдыр инде... Алтмыш яшьлек эшмәкәр башта кызыксынып кына баскалап караган. Соңрак кызыл, сары, яшел, зәңгәр шарлар аны тәмам бөтереп алган. Алар уңга да агылалар, сулга да, алай да бөтереләләр, болай да... Кыскасы, Васил Вагизович шул уенга мавыгып, төн узганын да сизмәгән. Ә иртәгесен бик мөһим очрашуга йоклап калган... 

– Юк ит ул уенны минем компьютердан! Эзе дә калмасын! Шуның аркасында кирәкле очрашуны йоклап калганмын бит, адәм көлкесе! – Васил Вагизовичның үз-үзенә ачуы яман иде бу минутта. 
– Унынчы «уровеньга» җиткәнсез бит инде, молодцы! Бер төн эчендә бу дәрәҗәгә җиткән кешене белми идем әле, – Рамил үз итеп кайнатасын шаяртып алды. – Үкенмәссезме? 
– Үкенмәм! Алып ат! 

Берничә көннән әти кеше кабат ишектә күренде. Боек иде күз карашы. 
– Нәрсә әти, теге уен җитмиме әллә? – Гөлназ әтисен шаяртмакчы гына иде, кыек атып, туры тидергән булып чыкты. Васил Вагизович, гаепле кешедәй, башын гына кагып куйды. 
Бу юлы Рамил уенны экранга шактый катлаулы юл узып кына чыгара торган итеп көйләде. 
– Бик уйныйсыгыз килсә, шушылай эзләрсез, – дип, кайнатасының кулына шпаргалка тоттырды. 
– Менә ул боларны кайдан белә дә, ник мин белмим? – дип гаҗәпләнде әти кеше.
– Ул бит программист, әти. Шуның өчен укыган, –  дип тынычландырды аны Гөлназ. – Аннары, без бит башка төрле буын...

Васил Вагизович буш вакытларында оныклары белән мәш килергә ярата иде, хәзер мондый визитлар сирәгәйде. Эче пошса да, башы арыса да, ул тизрәк «Зума»ны кабызды. Шул рәвешле нерв киеренкелеген баса, ял итә кебек толды аңа. Ләкин экранга текәлеп утырып, вакыт исәбен оныта, йокысы кала, тәне арый – анысы турында бары иртән, күзен тырнап дигәндәй ачарга туры килгәндә генә исенә төшереп пошына. Икенче көнне кабат, җиңелгәнче генә уйныйм, дип тотына да... 

– Рамил ничәнче «уровень»да инде? – дип сорады ул бер кергәндә кызы Гөлназдан.
– Ул бит «Зума» уйнамый, әти. Ул уйный торган уеннар башка. Анда танклар яна, күперләр шартлый, солдатлар сугыша... Анда чып-чын фронт сызыгы...
– Вәйт сиңа! – дип тел шартлатты Васил Вагизович! –  Мине дә өйрәтсен әле!
 Гөлназ шунда үзенең артыгын әйтеп ташлавын абайлады. Кызыксынып китсә, «өйрәтегез» дип,  әтисе төн дә, көн дә  алар бусагасын таптаячак. 
– Әти, ник кирәк ул сиңа? Бушка вакыт уздыру бит алар барысы да, – дип, кызы аның бу уеннан тизрәк ваз кичтерергә ашыкты. 

«Зума» мәкерле уен булып чыкты Васил Вагизович өчен... Шуның аркасында күпме очрашу кичектерелде, никадәр эш эшләнмәде... Уен уйнап утырганда күпме акча эшләргә мөмкин иде дигәнне уйласа, үз-үзен буып үтерердәй була ул. Берничә көн компьютерга якын да килми йөри. Ләкин кабат кабызуга, куллары үзеннән үзе тиешле төймәгә үрелә. Рамилдән инде аны берничә тапкыр юк иттереп тә карады... 

– Әтигә булышырга, аны бу коллыктан тартып алырга кирәк, – диде беркөнне иренә Гөлназ. – Әйдә, аңа башка төрле мавыгу уйлап табабыз! 
– Берәр интеллектуаль уен булса гына... – диде Рамил, башка бертөрле дә идея тәкъдим итә алмыйча. 
Гөлназ белән Рамил кергәндә дә Васил Вагизович ничәнчедер дәрәҗәне үтеп маташа иде. Кызыллы-сарылы шарлар, үртәгәндәй, бөтерелделәр бөтерелделәр дә, мәгарә авызыдай ачылган тишеккә кереп юк булдылар. Тагын җиңелде. 
– Күралмыйм шушы витуаль дөньяны, – дип, Васил Вагизович ачу белән компьютер тычканын өстәлгә бәрде.
– Әти, утыр әле, – дип, аны диванга әйдәкләде кызы. – Сине бетерә бу «Зума». Күпме ваытыңны суга салганыңны аңлыйсыңмы? 
– Аңлыйм ла... – тик берни дә эшләтә алмыйм, дигәндәй, әтисе башын иеп уфтанып кына куйды. – Җиңәсе килә бит... Мин җиңелергә өйрәнмәгән...
– Әйдә, башка берәр төрле уен уйныйбыз. Очраклы хәрефләрдән төрле сүзләр уйлап таба торганы бар иде бит әле...
– Һм! – Васил Вагизович, көлемсерәп, ияк очын сыпырып куйды. – менә анысында мин инде «точно» җиңәчәкмен! 

Гөлназ кечерәк вакытта күп уйныйлар иде аны. Күп вакыт әтиләре җиңәр иде. 
– Татар телендә андый сүз юк бит! – дип карышты Рамил кайнатасы уйлап чыгарган сүзләргә карап.–  «Бикрә» – нәрсә дигән сүз инде? Беренче тапкыр ишетәм.
– Бикрә – русча осетр дигән сүз. Осетр дигәнне ишеткәнең бар идеме? – Васил Вагизович киявенә киная белән елмайды.
– Менә бу «бикасап» дигәне ни була? «Вообще» андый сүз юк татарча.
– Булмас инде! Үзбәкләрнең буй-буй юллы ефәк тукымаларын беләсеңме? Менә шул була ул бикасап! – Васил Вагизовичның тавышында тантаналы тембр яңгырап алды.
– «Банарас»ы ни тагын? – Рамилнең дә кайнатасына бер дә җиңеләсе килми иде булса кирәк. 
– Банарасмы? Анысы да тукыма төре аның. 

Мондый сүзләрне Рамилнең генә түгел, татар филологиясе факультетын тәмамлаган Гөлназның да беренче ишетүе иде. Ул, иренмичә, үзләренә төшеп, татар  теленең аңлатмалы сүзлеген алып менде. 
– Кара, бар икән шул мондый сүз дә, беренче тапкыр ишетәм... – дип, аптыраулы карашын әтисенә төбәде кыз. – Син боларны кайдан беләсең соң? 
– Һм, – дип, кабаттан иягенә кагылып алды Васил Вагизович. – Без бит китап укып үскән. Башка төрле буын... 

Кызы белән киявенең күзләрендә үзенә аталган соклануны күрү бик күңелле иде ата өчен. Компьютер болай  яхшы әйбер булса да, чын эмоцияләрне алыштыра алмый шул. Ә кеше өчен аның менә шунысы мөһимрәк. 

 

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар