Логотип
Проза

Туйдагы очрашу

Туй табынында ире белән икесенә каршы гына диярлек утырган парны Зифина, әлбәттә, танымый калмады. Менә мин, күрегез, дип сөрән салгандай  тәненә сылашып беткән ачык кызыл төстәге күлмәк кигән, мин генә һәрвакыт хаклы дигәндәй һәр сөйләшүгә үз «бака ботын» кыстырып утырган көр тавышлы Илзияне танымый буламы соң?!.

Туй табынында ире белән икесенә каршы гына диярлек утырган парны Зифина, әлбәттә, танымый калмады. Менә мин, күрегез, дип сөрән салгандай,  тәненә сылашып беткән ачык кызыл төстәге күлмәк кигән, мин генә һәрвакыт хаклы дигәндәй, һәр сөйләшүгә үз «бака ботын» кыстырып утырган көр тавышлы Илзияне танымый буламы соң?! Аның күләгәсенә сеңеп утырган ирне дә Зифина, әлбәттә, күрми калмады. Әлфисне дә вакыт галиҗәнаплары кызганмаган: сирәкләнә төшкән чәчләренә кырау йөгергән, кайчандыр көч-куәт саркып торган гәүдәсен май катламы каплаган. Каршыда утырган пар белән Зифина, үз дәрәҗәсен белеп, баш кагып кына исәнләште дә, ире Илназ ягынарак борылып утырды. Илназы исә карашын кичәне алып баручыга юнәлткән, аңа хатыны өчен бәйрәм ямен бераз җибәргән кунаклар бармы да юкмы. Бүген Зифинаның туганнан туган апасының улы өйләнә. Кәләшнең дә, кияү егетенең дә күзләреннән бәхет бөркелә! Ике якның да әти-әниләренә рәхмәт – балалары өчен җан атып торган ата-ана шәһәрнең затлы ресторанында әнә нинди мул һәм матур туй ясап ята. Тормышлары да шушы табындай мул булсын, мәхәббәтләре гомерлек булсын, Илаһым! Бәхетле булсыннар! Зифина, яшьләргә карап, эченнән генә теләк теләде. Илзия дә кәләш ягыннан чакырылган туган тиешле кунак булып чыкты. Зифинага хәтта үзалдына кызык та булып китте – Илзия белән алар хәзер чыбык очы булса да туган-тумача булып чыга түгелме соң?
Туй кичәсе кызганнан-кыза барды. Әйтеләсе теләкләр әйтелгәч, биреләсе бүләкләр бирелгәч, күңел ачу, җыр-бию, төрле мәзәк уеннар  башланды. Зифина белән Илназ да биергә төштеләр. Ярата Зифина ире белән биергә. Илназы, биергә бик осталыгы булмаса да, хатынының биленнән назлы кочып, сак кына йөртә. Кызып алган алпамышлардай аякны изми. Хәтта көчле музыка яңгыраган шушы залда да иренең күкрәгенә сыенып җай гына биегән Зифина аның йөрәк тибешен ишетә. Хатыны үзе дә сизмәстән иренең аркасын сыйпап куйгач, Илназ аңардан, арымадыңмы, дип сорады. Юк инде! Арыймы соң Зифина Илназы янында! Үзен кадап-кадап алган чәнечкеле карашларны сизмәскә тырышып, Зифина бөтен барлыгы, бар гәүдәсе белән иренә сыенды. Якла мине, Илназым, бу икәүдән?! Хәер, хатынының өнсез күләгәсенә әйләнгән Әлфистән Зифина бүген әллә нинди яманлык көтми. Ярыйсы гына салып алган Илзиядән генә ни көтәргә дә белмисең! Илзия хакындагы күзгә кереп мазалаган вак чебендәй җиләткеч уйларыннан арынырга тырышып, Зифина биеде, күңел ачты, уеннарда катнашты. Илназы һәм кунаклар белән туйганчы көлде, шаярды. Аңа бүген чынлап та күңелле иде. Шулай да күңеленең бик тирәнтен бер өлешен үткен тырнаклары белән билгесез әллә нинди тойгы тырнап-тырнап алгалады. Бик тирәннән калкып, күңел тынычлыгын суырган хатирәнең уянуы Илзия белән очрашуга бәйле икәнлеген Зифина белә иде, әлбәттә.
...Зифинаның, мәктәпне бетереп, укуын дәвам итәргә әзерләнеп йөргән бер мәлендә кыз артыннан күрше авыл егете Әлфис йөри башлады. Чибәр егетнең инде бер ел буена Илзия белән йөргәнен ишеткән Зифина, кеше арасына керәсе килмичә, Әлфистән биленә кул да салдырмады, әлбәттә. Күпме сораса да, Зифина аның белән очрашырга кич тә чыкмады. Берничә тапкыр урамдагы бүрәнә өеме өстендә вак-төяк турында сөйләшеп утырдылар. Шул гына. Ошый идеме Әлфис Зифинага? Әлфис ошамаслык түгел иде – эшләп үскән көчле беләкләр, чем-кара бөдрә чәч, басынкы холык. Егетнең үзеннән тайпыла башлаганын сизеп, Илзия бер кичне Зифинаны чакырып чыгарды да, сөйләшәсе бар, дип, су буена әйдәде. Һәрвакыт алда булырга яраткан, мин-минлеген яшерә белмәгән Илзиядән шикләнеп, Зифина, әйдә монда гына сөйләшик, дисә дә, тегесе аны сөйрәп диярлек елга буена алып төшеп китте. Илзиянең Әлфис хакында дәгъва кылачагын чамалый иде ул. Арабызда берни юк, юкка борчыласың, дип әйтергә сүзләр дә әзерләп куйды. Тик Илзия Зифинага берни әйтергә дә ирек бирмәде – су буена төшеп җитү белән, ирләрчә яман итеп сүгенә-сүгенә, бер гаепсез кызны чәченнән сөйрәп йөртә башлады. Абынып егылган Зифинаны, белерсең кеше егетенә ничек үрелергә, дип кычкыра-кычкыра типкәли үк башлады. Зифина ул чакта акылыннан шашып ярсыган Илзиядән чак качып котылды. Сугыш-ызгыш күрмичә, тату гаиләдә үскән, кешегә кул күтәреп суга белмәгән тешсез-өнсез кыз бала иде шул Зифина ул чакта. Бала чакта малай-шалай сукканны исәпкә алмаганда, беренче тапкыр аны хаксызга кыйнадылар. Кызлар белән сугышу кебек яман гамәл Зифина өчен башка сыймаслык кыргый күренеш иде. Ике кыз арасындагы низагның төп сәбәпчесе Әлфиснең читтә калуы, мондый чакта үзен яклый алмавы ачындырды Зифинаның күңелен. Моннан соң ул егетне янына якын да китермәде, әлбәттә. Хәер, озакламый Зифина укырга дип авылдан  да чыгып китте. Ә бәхете өчен үзенчә көрәшкән Илзия, авырга калып, егетне армиягә киткәнче үк үзенә өйләндерә алды. 
 ...Менә шул Илзия, шул Әлфис белән кара-каршы утыра бүгенге туйда Зифина. Тау белән тау гына очрашмый дигәннәре хак икән. Зифина ишеткәнчә, заманалар үзгәреп, дөнья башка якка борылгач та үткер Илзия югалып калмаган – авылда азык-төлек кибете ачкан. Әлфис белән ике малай үстерүләрен дә Зифина белә иде. Срогы чыккан сыйфатсыз тауарны кыйбат хакка сатып, авыл халкын үзеннән биздергәне дә хак Илзиянең. Яңа кибетләр ачылып, конкурентлар күбәйгәч, Илзиянең бер кибетне яндырганы өчен суд юлында йөрүе дә күпләргә билгеле. Ничек итсә итте, ул чакта хәйләкәр хатын, ришвәт бирепме, судан коры чыга алды. Тик, аңа ышаныч беткәч, сәүдә эшләре таркалды. Соңгы арада Илзия белән Әлфис кибете булмаган бәләкәй авылларда үз машиналарында тауар сатып йөреп тормыш көтәләр. Эчәргә яраткан әтиләренә охшап, ике уллары салмышка әйләнеп бара. Хәер, Илзия дә ул яктан кимен куймый кебек. Исерек хатыннан да ямьсезрәк кем бар икән дөньяда?! Ылкынына килгәнче ашап, әле берүзе акырып җырлап утырган, әле маймылларча сикергән Илзиягә карап, кичәне бозмаса гына иде, дип хуҗалар өчен Зифинаның эченә пошаман керде. Янында шым гына утырган ире, айныграк күренсә дә, хатынын тыя алырлыкка охшамаган. Хуҗалар да үзен тота белмәгән бу хатынны ник чакырдык дигән көнгә төште, ахры,  исереп беткән Илзия янына берничә кат килеп, нидер сорадылар. Илзиянең ахмак сүзләреннән туеп, аның янындагы кунаклар башка өстәл артына күчеп утырды. Әлфис белән хатыны икесе генә калды. Башын иеп, хатынының исерек бәхәсен тыңлап утырган Әлфис Зифинага кызганыч булып күренде. Ә бит бар иде Әлфиснең дә үзе өчен кызларны сугыштырып йөргән чаклары! Тик бүгенге көндә уҗым бозавы хәлендә яши, ахры, бу ир. Илзия болай да юаш холыклы Әлфисне изеп бетергән, ахры. Зифина бу парга карап-карап утырды да үзалдына сөенеп куйды. Ярый әле теге вакытта Әлфис белән сукмаклары кисешмәде. Ярый әле араларында мәхәббәт кабынырга өлгермәде. Зифина Илназын очратмас та иде! Бу уеннан Зифинага хәтта куркыныч булып китте. Һәм ул кулын Илназының тезләрендә яткан кулына куйды. Хатынының уен сүзсез дә аңларга өйрәнгән ире аның бармакларын кысып куйды – борчылма, янәсе, барысы да әйбәт! Студент елларыннан башлап, алар инде ничә ел бергә. Илназ – Зифинаның беренче һәм соңгы мәхәббәте. Капма-каршы холыклы ир белән хатын бер-берсенә тартыла, диләр. Ә Илназ белән Зифина, киресенчә, икесе дә басынкы, акыллы холыклы. Бер-берсен сүзсез дә аңлыйлар. Илзиядән аермалы, Зифина егетләр өчен сугышып йөрмәде. Сугышып кына бәхетле була аласыңмы икән ул?! Кайвакыт Зифина үз бәхетенә үзе дә ышанып бетә алмый. Алмадай ике кызлары югары уку йортын бетереп килә. Ире дә, үзе дә яхшы урында эшлиләр. Фатирларын сатып, шәһәр читендә йорт төзеделәр. Аллага шөкер, тормышлары җитеш. Ир белән хатын, бер-берсенең сүзен сүз итеп, аңлашып яшиләр. Башта Илназның әнисен караштылар. Хәзер Зифинаның олыгайган әтисен үз яннарына алдылар. Бүгенге көндә үз тормышына Зифина бик тә шөкер, бик тә канәгать. Һәр бәхетле көненә генә түгел, ә Илназы белән җиңгән һәрбер авырлыкка, һәр сынауга да шөкер итә Зифина. Хәтта теге чакта кыйнаганы өчен Илзиягә дә ачу-үпкә тотмый. Ничек итсә итте, ярый әле ул чакта Әлфискә якын җибәрмәде. Зифинаның бүгенге Илназлы тормышында Илзиянең дә өлеше юк түгелдер, кем белә. Әйе, тормыш һәрнәрсәне үз урынына куя. Кеше танымаслык исерсә дә, Илзия дә ул чакны хәтерли иде, ахры. Бәхет ягыннан да, акыл ягыннан да Зифинадан күпкә артта калганын күрмиме соң көнчел Илзия?! Ул бит һәрвакыт беренче булырга, өстен булырга ярата! Кемгә бәйләнергә белмичә утырган хатын Зифинага карап: «Һа, әллә кем булган бу нәрсә! Мин сине.. чәчеңнән... теге вакыт...» − дип бәйләнешсез сүзләр акыра башлагач, хуҗалар аны, ике ягыннан тотып, каядыр сөйрәделәр. Бичара Әлфискә дә алар артыннан иярми чара калмады. 
Яшьләрне тагын бер кат котлап, кунакчыл хуҗаларга рәхмәтләрен әйткәч, Зифина белән Илназ да кайтырга кузгалды. Илназ такси тотарга кулын күтәргән иде, Зифина аны туктатты – күбәләкләп кар яуган шушы сихри төндә дә серләшә-серләшә култыклашып йөрмәгәч! Арыганчы җәяүләп атларга, соңрак такси тотарга булдылар. Бер-берсенә сыенган ир белән хатын, бәйрәм кичәсендә алган тәэсирләргә бирелеп, үзләренең туйларын искә ала-ала, әкрен генә шәһәр урамы буйлап атлады. Илназы белән икәүдән-икәү генә калгач, баярак күңелен кырып торган уйлары да әллә кая булды Зифинаның. Илзиягә бәйле күңелсез уйлар, хатирәләр дә чигенде, эреп юк булды. Урын бармы соң аларга Зифинаның бүгенге бәхетле тормышында?! Әлбәттә, юк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ????

    • аватар Без имени

      0

      0

      Зифинә Илзиянең Әлфис белән бер елга якын очрашуларын белә торып ,ничек инде аның белән бүрәнә өстендә сөйләшеп утырган ???

      Хәзер укыйлар