Логотип
Проза

Тукран тәүбәсе

(О. ГЕНРИГӘ ИЯРЕП)

Сәгать бишләр тирәсендә Әмирҗанның эш дәрте тәмам юкка чыга, көн буе язу-сызуга карап чекрәеп утырудан аның күзе тала, мие кайный башлый, әгәр моның белән генә котыла алса, бу кәгазьләргә ул ут төртеп, көлен күккә очырыр иде. Ләкин кәгазь янмый, тәмәке яна, һәм калган ва­кыт, әйтергә кирәк, коридорда тәмәке тартып, ләч­тит сатып узып китә.
Сәгать алты ноль-нольдә ул кәгазь өемен иренеп кенә өстәл тартмаларына себереп төшерә, икенче бер тартмадан шахмат чыгара. Каршы якта шуны гына көтеп торган илле яшьләрдәге агай, утыргычы-ние белән кубып, Әмирҗан каршысына күченеп килә, һәм «шахмат җене» кагылган бу ике кеше, төбенә кургаш коелган фигуралар белән шап та шоп суга-суга уйнарга керешәләр. Ләкин һәр көнне уенның иң кызган чагында гына карт партнер чалбар кесәсеннән будильник дәүмәллеге сәгатен чыгара да: «Сигез тулып киткән, җиңгәң сагынгандыр, кайтышыйк», — ди. Әмирҗан, аның гадәтен белгәнгә күрә, кыстап-нитеп тормый, өстәл тартмаларын бикли дә, юлга дип авызына папи­рос кыстыра, һәм алар һәр көн шулай тугызынчы яртыларда «эштән» кайтырга чыгалар.
Әкрен генә, саф һава исни-исни генә кайта Әмирҗан. Аны ашыгучылар рәтенә гомумән кер­теп булмый: «ашыгу» дигән төшенчә — холкына, «тизрәк» дигән сүз теленә ят. Дөрес, моннан ике ел элек, өйләнүенең беренче айларында, ул эш бетү белән өенә юнәлә иде. Ләкин бу бер-ике ай­дан артыкка бармады. Хәзер аны Әнисәсе дә элеккечә үзенә тарта алмый, алар арасында «үзара тартышу көче» дип аталган мәгълүм закон йом­шарган.
йортта Әмирҗанны һәр көнне бер үк нәрсәләр каршы ала. һәр көнне ишекнең сул ягында салы­нып торган бауны тукмагыннан тотып тарту белән үк күхнәдән тетя Маша килеп чыга һәм: «Кто там?» — дип сорый. Ул һәр кич шушы вакытта күхнәдә бер үзе генә, примусын гөжләтеп, пе­шеренеп йөри. Калган гаиләләр күптән ашап, юыл­маган савыт-сабаларын чыгарып өеп куйган була­лар... Әмирҗан шушы базар аша иң төпке бүлмә­гә юнәлә.
Аның хатыны — кайчандыр Әмирҗан авызын­нан «бәгърем» дигән сүз генә ишеткән Әнисәсе күптән өйдә. Ул эштән ашыгып кайта, кайту белән аш әзерли һәм пешкән ашларын ашамый Әмир­җанын көтеп утыра. Ләкин Әмирҗанның, менә ике елга якын инде, Әнисә көткәндә ишек ачып өйгә кергәне юк әле. Кайтып, хатынына җылы сүз кат­мый, юына да ашарга утыра. Сүзсез генә, ашык­мый гына, һәр капканын утыз алты тапкыр чәйнәп, тамак туйдыра. Аннан соң ботинкасы-ние белән диванга барып ава, Әнисәнең сүзләренә теләр-теләмәс кенә җавап бирә, шул рәвешчә ул сәгать уннарга кадәр ята, аннары торып, дүрт-биш өй аша гына торган гостиницага китә, анда инде ярты төнгә чаклы биллиард суга.
Баштарак Әнисә, ире артыннан гостиницага ба­рып, кайтыр вакыт җиткәнлекне исенә төшерә тор­ган иде. Ләкин моцардан ир кеше барыбер үзе бе­леп иртә кайтырга өйрәнмәде. Әнисәгә дә җыен ир-ат алдында үз ирен чакырып алу оят була баш­лады. Ул моңа да кул селтәде.
Эштә эш белән мавыгып көнен үткәрсә дә, өйдә Әнисә ялгыз иде: юанырга баласы юк, ирле бу­лып— ире юк. Төннәрен күз яшенә ирек биреп, яңагы мендәргә ябешкәнче җылаган чаклары да еш булды. Ләкин иң авыры иренең ачуланган чагы иде. Үзенең соңлап йөрүен белмәсә дә, кайтуына аш әзрәк суына төшкән булса, тавыш күтәрә ала торган кеше иде ул. Ачуланышкан чакларда, ир дип аталган кеше гостиницада яшәүче дусты но­мерына күчә һәм һәр кич, әзрәк төшереп алгач, хатынын үртәргә кайта.
— Мин сине җылап утырасыңдыр дип уйлаган идем, — ди ул хатынына, — син җылмаеп утыра­сың икән. Җыларга кирәк, җыласаң күңелгә җиңел була ул.
һәм шуның белән хатынының болай да әрнегән йөрәгенә ут салып чыгып китә.
Әнисә берничә тапкыр инде Салават каласында яшәгән әтисе белән әнисенә мондый ир белән тора алмавы турында зарланып хат язды. Ләкин нинди ата-ана кызларының япь-яшь көе ирдән кайтып* ялгыз яшәвен теләр икән. Әнисәнең эшләгән җире­нә генә килгән җавап хатларында алар мондый дуамал фикерне кызлары башыннан бәреп чыгару өчен төрлечә үгетләп тә, тиргәп тә карадылар. Ата- ана «Әмирҗан кебек егет кемгә тия!?» дип исәпли иде. «Тормышта үбешеп кенә яшәп булмый, табак- савыт та чылтырый, — бетәр, акыл керер». Ләкин Әнисә үз дигәнендә нык тора булып чыкты. Хат белән генә эш чыкмасын белгәч, тотты да бер көнне Салаватка кайтып китте. Әмирҗанга: «Әни бик каты чирли», — диде, тегесе башкача сорашып та тормады.
Менә бишенче көн инде ул өйдә юк. Бишенче көн Әмирҗанны шыксыз, салкын бүлмә каршы ала. Әнисә барда аның өйдә кыл да кыймылдатка­ны юк иде. Хәзер исә, бүлмә суынып дымланма­сын өчен, мичкә ягарга кирәк. Ләкин монысы кеч­кенә мәсьәлә, ә менә икенче бер нәрсәне Әмир­җан бик нык тойды: ул хәзер бәләкәй бала кебек караучысыз иде. Гүя ки аның үз «милкенә» әйлән­гән хатынын — ул читтә кунып йөргәндә дә өйне саклаган, өйгә кот биреп торган хатынын — «сиңа аның барыбер кирәге юк инде, лутчы миңа бир» дип, кемдер алып киткән иде.
Менә Әмирҗан тәрәзә каршысында басып тора. Тышта шәһәр шаулый. Әнә каткан юлдан майсыз арба барган кебек, кылтыр-колтыр килеп трамвай узып китте. Кинотеатр ягыннан радиола тавышы бүлмәгә бәреп керә. Тәрәзәнең туңмаган төшеннән кинотеатр үзе дә күренеп тора. Каршыдагы мәй­дан тулы халык — яңа картина башлангандыр. «Кино каршында гына була торып, кинога да йөрткәнем булмады бит, ичмасам», — дип уйлады Әмирҗан,
Тышта шәһәр шаулый, — әйтерсең лә, «әйдә, чык әйдә!» дип, Әмирҗанны чакыра. Хәзер Әмир­җан җаны теләгән җиргә бара ала, кайтып үртәп килергә хатыны юк. Ул, тәрәзәдән аерылып, бүлмә эченә күз ташлады. Дүрт-биш көн эчендә бүлмә тәмам котсызланып калган, салкын, җыештырыл­маган, җансыз...
Диван өстендә колакмендәрләр чәчелеп ята. — Ул мендәрләрне Әнисә ясаган иде. — Әмирҗан аларның берсен кулына алды. Нинди гүзәл итеп чһккән икән ул мендәр тышларын. Нинди сыр да, нинди төс юк ул бизәкләрдә! Әмирҗан аларны һәр көн баш очында, аяк астында аунатса да, бер вакытта да әле аның шушы сәнгатькә ныклап ка­раганы, шуларны чиккән тырыш хатынына күңел күтәрерлек сүз әйткәне булмады бит. Юк, болай булмый. Кайтсын гына — барысы да үзгәрәчәк!
Ул сәгатькә күз төшерде: сәгать тугыз. Ун ту­лар алдыннан аның дусты гостиницада биллиард- ныйга чыгып утырачак. Ул Әмирҗанны көтеп то­рыр. Көтмә син Әмирҗанны! Ул хәзер анда аяк та басмас. Әнисәсен кинога йөртер, театрга... Кайтсын гына!..
Шул вакыт ишек ачылды. Бүлмәгә Әнисә килеп керде, якасы бәсләнгән, йөзе алсу иде.
- Уф-ф! Бик тә ашыгып кайттым, — диде ул, пальто изүен ычкындырып һәм иренең өйдә булуы­на шатлангансыманрак тавыш белән: — Ярый, өйдә икәнсең әле. Мин сине биллиардныйдасыңдыр дип уйлаган идем, — дип өстәп куйды.
Әмирҗан аның бу сүзләреннән айнып киткәндәй булды. Ялт итеп сәгатькә карады һәм шундый ук тизлек белән ишек төбенә атылып килде, хатынын кочып аламы дисәң, — юк, пальтосына барып тотынды.
- Их баш! — диде ул үзен-үзе шелтәләп. — Бүген төгәл унга килергә сөйләшкән идек, һе! Биллиардны башка берәүгә бирми торса ярар иде.
һәм ул, кабаланып, өстенә пальтосын киде, Әнисәнең «Әмирҗан» дип нәрсәдер әйтергә теләве­нә каршы «Соңыннан, соңыннан» диде дә өермә­дәй чыгып та китте. Әле генә, хатыны кайтып керер алдыннан гына, уйлаган бөтен яхшы уйлары, кичерешләре ишектән хатыны күренү бе­лән җилгә очкан иде инде. Аның башында бу ми­нутта биллиардтан гайре бер нәрсә дә юк иде.
Әмирҗан төнге икеләрдә генә кайтты. Ишекне аңа тетя Маша ачты, йөзе борчулы иде.
- Әнисә китте, — диде ул, Әмирҗан бусаганы атлау белән.
- Кая?.. — диде дә аптырап калды Әмирҗан.
- Сорамадым, — диде тегесе, — кулына ике чемодан тоткан иде, поездга ашыгам диде. Мәгез... — һәм ул Әмирҗанга Әнисә калдырган ач­кычны тоттырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Китеп бик яхшы иткэн. Ир кеше яхшылыкны анламый ул, никадэр кадерлэсэн дэ кадеренне белми. Бер узе яшэп карасын.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мондый эгоист ир беркайчан да узгэрмэячэк. Бик дэрес эшлэгэн бу хатын.Гомер бер генэ бирелэ.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Дөрес эшләгән. Нигә үзеңне аяк сөртә торган коврик урынына кулланучы ир белән гомер уздырырга?!

        Хәзер укыйлар