Логотип
Проза

​Тәрәзәгә кунган күбәләк

Кызы Нәсимәдә ниндидер үзгәреш барын Наилә сизгән иде инде. Нәсимә нидер әйтергә тели, тик кыюлыгы җитмиме, әнкәсе тирәсендә сырпаланып йөри-йөри дә, яңадан китеп бара.
— Нәрсә, кибеттә берәр матур күлмәк күреп кайттыңмы әллә? Акча кирәкме? — диде әнисе. Нәсимә әнисенә сәләгәндәй:
— Әйттең сүз!—диде.— Эш күлмәктә генә булса...
— Алайса тундыр.
— Эш шунда гына булса...
— Машина алып бир дияргә җыенмыйсыңдыр бит ходаем?
— И, әни, эш машинада гына булса...
— Башымны катырмасана, әйтсәң әйт, мәсәң, каймак исе сизгән мәчедәй шып йөрмә.
— Ярый инде алайса, әйтәм: мин сезгә бәби алып кайтмакчы идем...
— Әстәгыфирулла! Кияүгә чыкмаган килешме?
— Шулайрак иде шул.

Наилә, шаяртмыймы бу дигәндәй, кына тагын бер карап куйды. Ләкин кызының шаяртырга исәбе күренми иде. Әнә бит ничек калынайган. Ә ул, юләр, кызым тазарып, тулыланып китте, студент булу килеште дип йөри. Менә аңа нинди «шулпа» килешкән икән!
— Юк!—диде ана кистереп.— Бернинди бәби алып кайтмыйсың. Әгәр моны атаң белсә, сине дә, мине дә бәреп үтерәчәк.
— Башкаларның әтиләре бәреп үтерми әле.
— Башкалар, башкалар...— диде Наилә үртәлеп.— Башкаларның әти-әниләре нишләгәнен син каян беләсең?
— Ничек белмәскә?! Әгәр андыйларны әти-әниләре бәреп үтерә торган булса, аерым зират ачарга туры килер иде. Мин беренче дә, соңгысы да түгел...
Кызының гап-гади нәрсә турында сөйләгәндәй тып-тыныч булуы, үзендә гөнаһ,  оят әсәре тоймавы Наиләне тәмам чыгыннан чыгарды.

— Юк! Авызыңны да ачасы булма! Әгәр бәби табасың икән — өйгә кайтып керермен димә. Олыгайган көнемдә бөтен авыл каршында йөземә кара ягып йөрер хәлем юк.
— Өегезгә бераз ямь кермәсме генә дигән идем, кирәкми икән — алып кайтмам,— диде Нәсимә.— Бала табу йортында калдырып чыгармын. Намуслы, вөҗданлы Вильдан белән Наиләнең оныгы шешә имеп үсәр. Олы корсаклы, кәкре аяклы, нечкә муенлы рахитлы бала булыр. Андагы төссез таш стеналарга карап ята-ята ул баланың йөрәгендә кешеләргә карата нәфрәт уяныр. Күңелендә шәфкать, мәрхәмәт үләр. Үсеп җиткәч ул безгә булган үчен бер гаепсез кешеләрдән алыр. Син шуны телисеңме, әни?!
— Институтта юкка укытмыйлар икән, әнә ничек матур сайрыйсың.— Ана бераз йомшара төште.
— Ярар,— диде ул кызы белән килешкәндәй, мин әтиеңне көйләп-чөйләп ризалаттым да ди. Шулай да беләсем килә: ничек болай килеп чыкты соң бу?
— Моңа баш ватарлык түгел инде, аның ничек «килеп чыкканы» билгеле.
— Үртәмә!—диде Наилә усал итеп. — Бу шаяра торган эш түгел.
— Ә мин үртәмим. Чыны шулай. Нигә инде хәзер узган болытка йодрык янарга. Кыскасы шул, әни, минем институттан куылуым мөмкин иде. Менә аның бөтен «тарихы» шул.

Ана кызының бу аңлатуы белән һич риза түгел иде. Ничек инде институттан куылудан куркып кына шундый эшкә барырга кирәк. Ә намус? Ә вөҗдан?
Нәсимә аның уйларын укыгандай:
— Син, әни, артык тирәнгә кереп уйларга яратасың, — диде.— Кызларны барыбер сындыралар. Әйбәтрәк эшкә урнашырга теләсәң — эшкә кергәндә, ял итәргә барсаң—ялда, берәр әйбер кирәк булып, начальствога баш иеп килсәң — анда, кыскасы, кая гына барма, яшь, чибәр кызларга ир-ат иң беренче «шуны» өмет итеп карый. Өметләрен акламасаң эзәрлекләнә башлыйсың. Безнең тормышта кызлар иреге—тәрәзәгә кунган күбәләк иреге генә. Сезнең заманнарда гына ул хатын-кызга кеше итеп караганнар. Шуңа күрә сезгә намус, вөҗдан дигән нәрсәләрне саклап калу җиңелрәк булган. Ә хәзер...

...Кызының сүзләре Наиләне ирексездән яшьлегенә кайтарды. Авыл мәктәбенең җиде классын бетергәч колхозда эшли башлады уя. Сугыштан соңгы ач еллар.
Наиләне ул чакларда нинди өметләр яшәткәндер, хәзер инде хәтереннән чыккан. Хәер, өметнең иң зурысы — киләчәктә тормышлар рәтләнеп, тамак ипигә туяр дигәне булгандыр, мөгаен.

Бер гаиләдә алар җиде җан бит: алты бала да тол ана. Балалар арасында Наилә иң өлкәне. Шуңа күрә, ул үзендә аеруча зур җаваплылык тоя. Нинди эшкә кушмасыннар —карышмый. Хәйләкәррәк өлкәннәр кызның карусызлыгыннан үзләренчә файдаланалар, иң авыр хезмәткә Наиләне җигәләр. Ә Наилә балалыгы, беркатлылыгы белән таза егетләр башкарырдай эшне эшли алуына куана. Наиләнең ул чактагы халәте сабантуй мәйданына көрәшергә чыккан малайны хәтерләтә иде.
Әйе, һәр кеше «җиңөм» дип, җиңелә.

...Наиләне беркөнне идарәгә чакырдылар. Председатель сүзне артык озынга сузмыйча:
— Син, кызый, әйбәт эшлисең, молодец,—диде.— Салам тарттырырга куйдык — анда сынатмадың, көлтә ташырга йөрдең — анда бирешмәдең. Инде үзеңне зуррак эшкә кушмакчы булып торабыз. Сине урман кисәргә җибәрәбез, апаем.
— Урман кисәргә? — Наилә бу кадәресен көтмәгән иде.— Кая? Кемнәр белән?
— Берничә кыз барачаксыз.
— Ә нигә кызлар гына? Авылда бит егетләр дә, өлкән абзыйлар да бар.
— Ансы шулай,—диде председатель, болай төпченгәч бер серне чишим инде, тик ике арада гына калсын, авылга таралмасын.
Наилә килешкәнлеген белгертеп баш кагып куйды.
— Сер шул: торфка җибәрергә колхоздан кызлар сорыйлар. Ә минем сезне әллә кая таратып бетерәсем килми. Әгәр бер-ике ай урман кисеп ятсагыз, кайтуга, бәлки, бу афәт узып китәр. Торфка, шахтага китеп авылыбызның каймагы әрәм була. Ә сезнең бит ярлар сөясегез, килен булып төшәсегез, бәбиләр үстерәсегез бар...
Ул җебегән борынын сеңгереп куйды, аннары:
— Бригадирыгыз Мисбах булыр,—дип өстәде.
— Мисбах? Титак Мисбахмы?
— Әйе!
Урман кисәргә аларны мари якларына җибәрделәр.

Утынга бармак юанлыгы әрәмә талы ташыган кызларга мари ягы урманы әкияти бер нәрсә булып күренде. Пычкы колачы җитмәслек наратларга карап Наилә шаккатты.

— Кызлар, болар күкне терәп торыр өчен үскәннәр. Әгәр без аларны кисеп аударсак, өстебезгә күк җимерелеп төшәчәк. Күк җимерелгәч, йолдызлар җиргә коелыр.
— Хыялый!—диделәр кызлар. Ә Наилә соклангыч наратларга карап хыяллануын дәвам итте:
— Кызлар, минемчә агачларның да җаны бардыр, өйеме? Балта чапсаң алар бит яшь түгеп елый. Бәлки әле бу алар-ның күз яше түгелдер, каныдыр. Кан кызыл булырга гына димәгән бит. Юк, мин урманны кисмәс идем.
— Ә мин кисәр идем,—диде Мөслимә.— Менә шушы наратларның иң юанын сайлап өебезгә матча итеп салыр идем. Югыйсә, өйдә йокларга куркабыз. Матча сынып, өстебезгә түшәм җимерелеп төшәр төсле.
— Ә мин, кызлар,—диде өченче кыз, иң озын наратны авылыбызга апкайтып капка төбебезгә эскәмия итеп сузып салыр идем. Җыелсыннар егетләр, кызлар. Төне буе җыр, бию, гармун тавышы яңгырасын. Үзегез беләсез: безнең урамга яшьләр сирәк килә. Әгәр бөтен авыл яшьләрен сыйдырырлык бүрәнә булса, алар килми калмас иде.
Кызлар, бәлки, озак хыялланган булырлар иде, ләкин көрт арасыннан бер батып, бер калкып Мисбах килеп чыкты.
— Сез монда әкият сатарга килдегезме, эшләргәме?—дип кычкырды ул.— Тотыныгыз пычкыларыгызга. Нормагызны тутырмасагыз бер грамм ипи бирдермәячәкмен.

Кызлар, гаепле кешеләрдәй, кабаланып эшкә тотындылар. Авылда мескен генә булып йөргән Мисбах монда кинәт кенә калай әтәчкә әйләнеп китте. Биредәге начальство белән тиз арада уртак тел тапты. Кай көннәрдә хәтта салгалап йөри башлады. Кызлар баштарак аны кызганалар иде, ни генә әйтмә: аксак егет кызлар алдында кимсенәдер, үзенең кимчелеген каплар өчен шулай бик олы кеше булып кыланадыр, дип уйлыйлар иде. Әмма тора-бара Мисбахның гәүдәсе генә түгел, җаны да бер якка кыйшайган икәнен аңладылар.
Килү белән, мине яныңда кундыр, дип Гәүһәргә бәйләнә башлады.
Гәүһәр сабыр кыз, юкка-барга күтәрелеп бәрелми, авылда сөйгән егете бар иде:
— Әгәр сине куна кертсәм кайту белән минем Заһитым икебезне тиң бәреп үтерәчәк бит,—диде.
— «Минем Заһитым» имеш,—диде Мисбах кызны үртәп, синең Заһитың син киткән көнне үк икенче кыз кочагына чумган инде.
— Чумса—анысы Заһитның үз эше. Әмма мин Заһиттан башканы кочагыма кертмим.
Мисбах ялынып, янап, хәтта мескенләнеп тә карады, әмма Гәүһәр үз сүзендә нык торды.

— Авылга кайткач барыбер «минем белән кунды» дигән даныңны чыгарачакмың,—диде ул ахырдан.
Гәүһәрне сындыра алмагач, Мисбах Наиләгә ябышты.
— Наилә,— диде ул урманнан арып кайтып килүче кызның ялгыз чагын очратып.— Бер кич яныңда кундыр әле.
Наилә як-ягына каранып алды: тирә-юньдә беркем юк. Каршысында кулларын җәеп Мисбах басып тора. Этеп егып качарлык түгел.
— Нәрсә, Гәүһәрне тыңлата алмагач миңа тотындыңмы?
— Гәүһәрнең исемен дә ишетәсем килми, әйтмә шуны,— диде Мисбах.— Матурлыгы белән масая. Бик алай кукраеп йөрсә күрсәтәм әле мин аңа күрмәгәнен. Ә син, Наилә, андый тәкәббер түгел. Мин сине беләм. Синең күңелеңдә кызгану бар. Ярат дип әйтмим, кызган мине, Наилә. Бер генә кичкә керт үз яныңа. Валлаһи дип әйтәм: бер җиреңә кагылмам. Минем бит шушы яшемә җитеп кызлар белән кунганым юк. Ничек була ул кызлар белән куну.
Мисбах карлы сукмакка тезләнде. Наилә ни әйтергә белми аптырап калды. Кызганыч иде аңа Мисбах. Ләкин шул ук вакытта аңа эчке бер тавыш: «Йомшама, кызый. Син хәзер аны кызгансаң, соңыннан язмыш сине кызганмас. Әшәке гайбәт шундый итеп китереп сугар, гомерең буена исәңгерәп йөрерсең», — дия иде.
— Юк, юк,—диде ул үзенә үрелгән кулларны этеп.— Минем бернинди егетләр белән кунганым юк әле. Һәм кунмам да.
— Ә шулаймы! — Мисбах кызны эләктереп алды. Куллары көчле икән каһәрнең. Наилә авыртудан кычкырганын сизми дә калды.
— Кычкырма, монда синең әниең юк. Усаллыкка калгач барыбер үземнеке итәм мин сине.
Мисбах, куянга ташланган бүредәй, Наиләгә ташланды. Күзләре зәһәр ялтырый, борын тишекләреннән бөркелеп-бөркелеп пар чыга. Йөзенә карасаң — куркыныч. Әмма Наиләнең дә бирешергә исәбе юк. Ул боҗыр кебек бөтерелә. Үзен сытарга килгән албастының кай җире эләксә— шул җирен тешли.
Менә ул җаен китереп албастының кочагыннан шуып чыкты.

Мисбах кычкырып калды:
— Барыбер миннән качып беркая китә алмаячаксың. Гәүһәр белән икегез дә минем каршымда тәгәрәп елаячаксыз әле.
Наилә, кырырсың инде пычагымны дигәндәй, эченнән елмаеп куйды. Ул әле Мисбах кебек кешеләрнең нәрсәгә сәләтле икәнен белми иде.
Тормышта физик кимчелекле кешеләр өчкә бүленә. Беренчеләре үзләренең кимчелекләрен капларлык бөек эшләр башкара һәм башкалар күңеленә мәңгегә шул эшләре белән кереп кала. Мондыйлар көчле кешеләр.
Икенче төргә мескеннәр керә. Алар язмыш белән көрәшерлек көч тапмый, буйсына һәм кешеләр мәрхәмәте белән генә яши ала. Мондыйлар — зыянсыз.

Ә менә өченче төргә керүчеләр — үчлеләр Алар һәр сәламәт кешегә көнләшеп карый, җае чыкканда үч алырга тырыша. Андыйлар батырдан — батыр булганы, матурдан — матур булганы өчен үч ала. Мисбах нәкъ өченче төргә керә иде. Аның җанында гомер буе көнчелек һәм үч кайнады. Билгеле, ул аны мөмкин кадәр эчкәрәк яшерергә тырышты. Әмма пычрак суны җиргә күмсәң дә сасысы чыгар, диләр бит.
Наиләне буйсындыра алмагач ул зәһәрен бераз эчкә яшереп йөрде. Кызлар Наилә белән Гәүһәргә:
— Бу сезгә берәр этлек эшләргә йөри, сак булыгыз,— дип кисәтеп куйдылар.

Мисбах, кайтыр көн килеп җиткәч, болай дип белдерде:
— Менә бу кәгазьләрне күрәсезме? Монда сезнең язмышыгыз. Минем бер сүзем сезне Себергә сөрдерергә җитәчәк,—диде.— Себер сазлыклары күптән сезне көтә, ди. Егет кочагында җылынып ятасыгыз килми икән, саз пәриләрен кочарсыз.
— Син нәрсә, әллә үзеңне дөньяның кендеге дип белдеңме?—дип тотынды аңа кызлар.
— Ә-ә, сез дә әле аларны яклашасызмы? Алайга китсә, берегезгә дә кәгазь бирдерттермим. Бөтенегезне тагын ике айга калдыртам. Начальство күптән сорап йөри иде, сезне жәлләп кенә ризалашмаган идем. Җәлләү бетте — калачаксыз!
Барысын шомга салып Мисбах китеп барды. Кызлар чын-чынлап куркуга төште. Бу урман пәриеннән этлекнең һәртөрлесен көтәргә була диеште алар. Әле генә Наилә белән Гәүһәрне яклаган кызлар инде хәзер аларга ябырылды.
— Шунда бер кичкә керткәннән кочагыгыз ашалыр идемени?
— Тагын ике айга калдыртса, имгәнеп бетәчәкбез.
— Үзегезне хан кызы дип белдегезме әллә?...

Иптәшләренең хәзер бөтенләй киресен сөйли башлауларына рәнҗемәде кызлар. Урман кисү — майлы ботка ашау түгел шул. Җелекләр суырыла. Җитмәсә, авыл сагындыра.

Мисбах, кызларны куркуга сала алуыннан канәгатьләнеп, мыек астыннан көлеп йөрде. Бер мәртәбә дә ындыр артыннан ерак китмәгән, дөнья күрмәгән кызларга Мисбах монда олы башлык иде шул. Әнә бит ул түрәләр белән кул биреп күрешә. Русчаны да ярыйсы гына сукалый икән. Шулай булгач, әлбәттә, аның сүзе—сүз. Калдырам дисә — калдырачак.
Мисбах беркөнне болай диде:
— Ярар, миннән булсын яхшылык. Югарыдагы агайлар белән үзем сөйләшермен. Бәлки яңадан калдыртмаска мөмкин булыр әле. Тик олы агайларны бераз майламый булмас.
Кызлар эшнең нәрсәдә икәнен тиз төшенеп, кесә төпләрендәге байлыкларын Мисбахка селектеләр. Мисбах бераздан: «Булды, майладым»,— дип килде, һәммәсе аны мактарга тотынды. Берсе Мисбахның муенына барып сарылды, икенчесе «менә әйбәт» дигәндәй иңеннән кагып китте. Ләкин Мисбахның сүзе бетмәгән иде әле, ул кызларның үзенә ялагайлануларыннан зур ләззәт алып бераз басып торганнан соң:—Гәүһәр белән Наиләнең эшләрен кабул иттерә алмадым, төпләрне биек калдырып кискәннәр,—диде.— Өр-яңадан төпләрне кисеп чыккач карап карарбыз диделәр.
Һәммәсе «аһ» итте. Әлбәттә, эш төпнең биек калуында түгеллеген һәркем белә иде.
Шулай итеп, безнең горур ике кызыбыз бер кулларына көрәк, икенче кулларына пычкы тотып яңадан урманга йөри башлады. Соңгы вакытта көннәр буранлап киткәнлектән төпләр кар астында калган. Аларны эзләп табу гаять авыр: әле бер, әле икенче җирнең көртен актарасың, ә төп синең белән качышлы уйнагандай юкка чыга. Табып, кисә генә башлыйсың, пычкы тоткан кулың туң җиргә бәрелеп үзәкләрне өзә. Ярым яткан, ярым чүгәләгән килеш эшләгәнлектән, билләр сызлый. Тураеп бераз билеңне языйм дисәң, агач артыннан Мисбах кычкыра:
— Я, ничек, егет кочагына керүгә караганда төп кисү җиңелрәкме?
— Җиңелрәк!
Кызлар кулларын каната-каната тагын төп кисәргә тотыналар. Дөньяга, рәхимсез язмышка рәнҗүдән күзләрен яшь томалый. Кайтып әниләреннән башларын сыйпатып, төгәри-тәгәри елыйсылары килә. Ә монда еларга ярамый, юкса теге иблис шатланачак.
Һәр кичне алар, шушы ятудан мәңге тора алмасак иде, дип теләкләр тели-тели яталар. Әмма яшьлек үзенекен итә: арыган тән иртәнгә языла, бәрәңге ашап артыннан кайнар су эчеп куйгач, күңел күтәрелеп китә.
Мисбахның этлекләренә бирешмәү аларның күңелен күтәрә, ниндидер үҗәтлек өсти. Шул көч, шул үҗәтлек аяктан екмый йөртә. Ә Мисбах һаман аларны мыскыллый.
— Я, минем кочакка керәсегез килмиме әле?
— Сине кочаклап ятканчы без менә бу төпләрне кочаклап ятабыз.
— Кочаклагыз әйдә, кочаклагыз.
Мисбах шулай өч көн буе йөрде, әмма көннән-көн ул бу кызларны җиңә алмаячагына ныграк төшенә барды. Ниһаять, ул беркөнне бөтен кызларны бергә җыеп:
— Иртәгә кайтабыз,— диде.
— Ә Гәүһәр? Ә Наилә?—диде кызлар.
— Алар да кайтыр. Сез генә мине җансыз бүкәнгә санап йөргәч тә, минем дә бит менә монда таш түгел.
Мисбах күкрәк турысын тотты. Ул бүген үзен зур падишаһ итеп тойды: теләсә — җәза бирә, теләсә — кичерә. Яныңда бөтерелеп йөргән кызларны кәнизәкләрең дип хис итү рәхәт рәхәтен, тик кайтыр вакыт җитте. Артыгын сузарга ярамый, юкса үзенә эләгәчәк.
Икенче көнне кызлар чаналарында җырлый-җырлый авылларына кайтып киттеләр. Авылга кайткач Мисбах белән Наиләләр арасындагы әлеге вакыйганы кабат искә төшерүче булмады. Ул шулай онытылды.
Әгәр Нәсимә өнисенә: «Сезнең заманда хатын-кызларга караш башка булган, аларны хөрмәт иткәннәр»,— димәсә, Наилә моны хәтерендә яңартмас та иде, мөгаен.
«Юк инде, кызым,—диде ул үз-үзе-нө.— Намусыңны саклау бер заманда да җиңел булмаган, һәм булмаячак та».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    И Фэнис абый,Синен шигырьлэрен ,хикэялэрен укып туймаслык!Шул эсэрлэрен белэн безнен кунеллэргэ мэнгегэ кереп калдын...Хэр сузен,хэр жомлэн,хэр эсэрен зур ихтирамга лаек!

    • аватар Без имени

      0

      0

      урынын ожмах турендэдер, Фэнис абый. Чын, ихлас Язучы бит Сез! Иде дияргэ тел эйлэнми.

      Хәзер укыйлар