Логотип
Проза

Үткәннәргә кайту юк

«Жизнь с чистого листа…» Мөршидәнең наушникларында җырчы Дима Маликовның ягымлы тавышы яңгырый иде.

«Жизнь с чистого листа…» Мөршидәнең наушникларында җырчы Дима Маликовның ягымлы тавышы яңгырый иде. Менә хәзерге минутта нәкъ Мөршидәнең күңел халәтенә туры килә бу сүзләр. Әйе, барысын яңабаштан башлап карарга, үткәннәрне сызып ташларга, җуеп бетерергә, онытырга. Әнә шундый ныклы карарга килеп, Казан автобусына утырды ул. Мәңгелеккә Чаллы белән хушлашты.

Зур тизлектә асфальт буйлап җилдергән автобусның тәрәзәсеннән табигатьне күзәтеп барганда, Мөршидә үткәннәрне искә төшереп уртларын чәйнәде. Авылдан бәхет эзләп шәһәргә килгән иде ул. Нәрсә килешмәгәндер, гел киресе генә килеп торды аңа. Үзенең җүләрлеге аркасында инде барысы да. Йә, нәрсәгә кирәк иде инде аңа юл буендагы кафега эшкә урнашу? Бергә килгән иптәш кызлары, әнә, тегүчелеккә өйрәнчек булып керделәр: укыдылар да, эшләделәр дә. Ә Мөршидә укып чиләнмәде, акчаны да ахирәтләреннән күбрәк ала иде.

 

Күңелле булды эш урыны, әйтерең бармы? Ул тирәдә яшәгән кешеләр шул бердәнбер кафега кызык эзләп киләләр иде. Кичләрен музыка яңгырап тора, эчемлекләр елга булып ага, шунда биеп маташкан булалар әле. Әлбәттә, ир-атлар, юк кына сәбәптән дә бәйләнешеп, кафе алдында канга батып сугыша, җитмәсә, кафе эчендә урындык-өстәлләрне әйләндереп каплый торган иде. Атнасына бер булса да хокук сакчылары килми калмый.

 

Шул ук вакытта төшемле иде официант эше. Кыска итәк, ачык изүле кофта кигән, бизәнгән-төзәнгән кызга төшереп алган ир-ат ашардай булып карый, ничек тә кагылып калырга җай эзләп торалар. Әмма юмарт та түлиләр иде. Шактый акча эләгеп кайта иде Мөршидәнең фатирына.

 

Бетмәс-төкәнмәс бәйрәмнәр кайнаган кафеда электән эшләгән хезмәткәрләр үзләренең кәеф-ләрен күтәреп алырга да остарганнар иде. Бер түгәрәккә оешып, шәраб бүлешеп йоткалау гадәткә керде. Мөршидәне дә тарттылар мондый «күңелле» эшкә. Ул башта карышып та караган иде, соңыннан үзенә дә ошап китте мондый күңел ачулар.

Илгиз нигә кирәк иде соң аңа? Беткәнмени адәм рәтле егетләр? Юньлерәкләре кичләрен ка-
феларда хәмер чөмереп йөрми шул. Илгиз гел күз алдында булды Мөршидәнең. Шәһәр егете, киенүләре дә икенче. Кыздан күзләрен аерып ала алмады, акчаны да юмарт чәчте. Ул чакта кран машинасында эшли иде Илгиз, акчаны да әйбәт кенә ала иде. Бер дигән егет икәнлегенә ышандырды Мөршидәне.

Аннан соң Мөршидәне фатирга керткән әби дә бик холыксыз булып чыкты. Юк кына әйбергә дә бәйләнеп, җанын җәфалый иде кызның. Ашарга пешерергә тотынса, артыннан калмый өйрәтеп йөри, идән юганын килештерми, хәтта пычакны тартмага салмый өстәлдә онытып калдырса, зур тавыш куптара иде. Бигрәк тә эштән кайтуларын минутлап күзәтә иде карчык. Чак кына да соңга калырга ярамады Мөршидәгә. Яшь кешегә дүрт стена арасында бикләнеп утырулары җиңелме?

Ә Илгизнең дәү әнисеннән калган бүлмәсе бар иде. Җимерелергә җиткән ике катлы агач өйнең икенче катындагы кечкенә бүлмә иде ул. Карават белән өстәл куйсаң, атлап йөрергә урын калмый. Барыбер шәһәр фатиры бит, суы агып тора, ваннасы бар, утын якмыйсың. Ишек ачып чыксаң асфальтка аяк басасың, тирә-якта кибетләр, каршыда атобус тукталышы. Шәһәр инде ни әйтсәң дә.

 

Ярты еллап эшләгәч, шул Илгизнең тасма теленә ышанып, шәһәр фатирына кызыгып, кияүгә чыкты да куйды Мөршидә. Гаиләле булды кызый, күп нәрсәләр өмет итте. Әмма Чаллыдагы гомере шул кысан кош оясында үтте. Илгиз эчкечелеккә бирелгәннән-бирелә барды. Эшеннән кудылар егетне, шуннан батырып эшләгәне булмады гаилә хуҗасының. Кайдадыр кереп өч ай эшләсә, ярты ел эшсез йөрде. Ике арадагы мәхәббәт тә сүрелде. Илгизенә ачуланып, Мөршидә үзе дә чәркәгә үрелә башлады.

Бердәнбер көнне айнып киткәндәй булды хатын. Нәрсә эшләп ята ул монда? Алда аны ни көтә? Болай дәвам итсә, тормышның тәмам төбенә төшеп, сукбайга әйләнәчәк бит ул. Төннәр буе йоклый алмый ятып, үткәннәрне хәтерендә яңартты Мөршидә, үкенеп, кайнар күз яшьләрен түкте. Һәм ныклы карарга килде: барысын өр-яңадан башларга кирәк аңа! Әле яше үтмәгән, уты чыгып тора, саулыгы бар, ирләр карамаслык хатын түгел. Үз бәхете өчен көрәшәчәк әле ул. Аңа тәгаенләнгән урын да бардыр бу кояш астында!

Казанга якынайган саен, уйлары яктыра барды, йөрәге ышанычлырак типте. Тормышын рәткә салыр өчен ул бар ихтыярын туплап көрәшергә тиеш.

Миллионнар яшәгән зур шәһәрдә урнашып китүләре җиңел булмады. Эш урыны эзләп йөргәндә вокзалда да кунгалады, очраклы танышларының ишек төбендә дә баш терәде, юк кына акчаларын кырып-себереп түләп, хостел дигәннәрендә дә кунып йөрде.

Эзләгән табар, диләр, югары көчләр дә ярдәм иткәндер: уңыш елмайды Мөршидәгә. Зур гына кунакханәдә администратор булып урнашты ул. Яңа эшенә шатланып бетә алмады. Тирә-ягы – чиста-пөхтә, тыныч, аралашкан кешеләре – тәртипле, зыялы. Эше дә артык мәшәкатьле тоелмады. Аның яшәр урыны юклыгын белгәч, шунда кастелянша булып эшләгән казакъ кызы Җаңыл бер фатирда яшәргә тәкъдим итте. Икесенә бүлеп түләгәч, артык кыйммәт чыкмый икән.

Шулай итеп, Мөршидә өчен яңа тормыш башланды. Эшеннән бик тә канәгать иде ул. Бергә яшәгән ахирәте дә – үзара Женя дип йөрттеләр аны – бик тә яхшы булып чыкты. Ике ахирәтнең уйлары беректе, гел икәүләшеп тагылышып йөрделәр, кибетләргә дә, киноларга да бергә бардылар, ашарга да бергә әзерләделәр.

Бер авызы пешкәч, ир-ат турында уена да кереп караганы юк иде Мөршидәнең. Шул кунакханәдә эшләгән куркынычсызлык оешмасы хезмәткәре, Ринат исемле яшь кенә егет күз салды бит аңа. Баштарак Мөршидә җитди кабул итмәде, көлеп кенә карады. Туганы кебек кенә күрә иде ул егетне.

– Син бит миннән ике яшькә яшьрәк, бала гына әле. Бераз үсеп кил яныма, наныем, – дип үртәде тегене. Ә егет тәмам сагыз кебек булды, гел каравыллап кына йөрде Мөршидәне. Килгән саен күчтәнәчләр ташый, һәр сүзенә ярарга тырышып кына тора.

– Килсен, әйдә, сүз әйтмә. Бигрәк тәмле булды әле бу юлы китергән алмалары, – дип көлеште Мөршидәнең бергә эшләгән хезмәттәшләре.

Уен гына итеп кабул итсә дә, бу үҗәт егет көннән-көн ошый бара иде Мөршидәгә. Холкы тыныч, аһ итеп тора, авызына хәмер капканы бер тапкыр сизелгәне юк. Мөршидәнең йөрәгендә ярату дигән кайнар хисләр юк иде юклыкка. Әмма ир-ат яхшы гамәлләре белән яулый бит ул хатын-кыз йөрәген...

Көз җиткәч, ахирәте Җаңыл Казакъстанына китәргә җыена башлады. Мөршидә нык ияләшкән иде инде ахирәтенә, һич тә аерылышасы килмәде.

– Анда кайтып ни эшлисең? Монда өйрәнгән идең бит инде, – дип, бүлмәдәшен үгетләп та карады. Нишләмәк кирәк, туган ягын бик сагынган иде шул казакъ кызы.

– Анда минем якыннарым күп гуй. Апаларым, абыйларым, дусларым. Әллә сөйләшкән егетем дә көтә бу-лыр, – дип сагышланды Җаңыл.

– Бик өйрәнгән идем сиңа, – ямансулады Мөршидә.

– Әйдә минем белән, – диде Җаңыл уенын-чынын бергә кушып. – Анда сиңа да урын табылыр. Казакълар татар кызларын ярата ул. Кияүгә бирермен, туй ясарбыз.

Ләкин Мөршидәнең уенда икенче төрле хыяллар иде. Менә Җаңыл китеп, фатир бушаса, Ринатка ризалыгын бирергә җыена иде ул. Ышанычлы егет, кайчан да булса яңа гаилә корырга кирәктер бит инде Мөршидәгә дә...

Әмма барысы чәлпәрәмә килде. Кичке якта алар фатирының ишеген кактылар. Кызлар, ашарга әзерләп, өстәл артына утырганнар гына иде.

– Кем анда? – дип белеште бикне ачарга якынлашкан Мөршидә.

– Участковый Гадельшин. Сабирова Мөршидә монда яшиме? – дигән тавыш ишетелде ишек артында. Шул сүзләрне ишеткәч, Мөршидә тәмам коелып төште. Участковыйны керткәннән соң, аш бүлмәсе белән ике арадагы ишекне ныклап ябып куйды. Бу хәбәр Җаңыл колагына тиеш түгел шикелле.

– Мин булам Мөршидә Сабирова. Йә, шуннан? – диде ул тонык тавыш белән. Үзе стенага сөялергә ашыкты. Буыннарының хәле киткән иде аның.

– Сез, гражданка Сабирова, розыскка бирелгән. Әниегез Мәймүнә Галәветдинова эзләтә сезне. Сарман рай-оныннан. Бүгенге көндә ул нык чирләп хастаханәдә ята. Аның карамагында булган ике балагыз – Гөлия белән Иршат – вакытлыча Балалар йортына урнаштырылган. Иртәгәдән туган нигезегезгә кайтыгыз, әниегезнең хәлен белешегез. Балалар йортыннан сабыйларыгызны барып алыгыз. Менә, кулыгызга уведомление тоттырам. Кул куеп алыгыз. Кушканнарны төгәл үтәгез, сак астында озатырлык булмасын. Әгәр сорауларыгыз булмаса, мин киттем. Хушыгыз...

Әлеге лейтенант чыгып китте. Киндердәй агарган Мөршидә, кузгалырлык та көч тапмыйча, озак сөялеп торды әле акшарланган стенага. Җаңыл чыгып кына сөйрәп диярлек алып керде аны, көчләп ашарга утыртты.

– Кем йөри иде соң анда? – дип кызыксынды ахирәте сүз арасында.

– Газ тикшереп йөриләр. Нәрсәдер сөйләде дә кул куйдырып чыгып китте, – дип алдашты Мөршидә.

Тамчы ризык каба алмады ул авызына, гел чәй чөмерде. Шуннан аруына сылтап, ятарга ашыкты. Башын юрганы белән томалады да стенага таба борылып, хокук сакчысы сөйләгәннәрне хәтерендә яңартты.

Алай икән... Әнисе, мескенкәй, аяктан егылганмы шулай? Өелеп килгән авырлыкларны йөрәге күтәрмәгәндер. Яше дә бара бит, сәламәтлеге дә чамалы инде. Өстәвенә, өч чүмеч дигәндәй, Мөршидә анасына ике баласын да тагып чыгып киткән иде бит әле. «Кайтып алам!» – дип антлар эчкән булды ул вакытта. Ул балаларга баш булу өчен күпме көч-куәт кирәк! Тамакларын кайгырт, өсбашларына җиткер, чирләсәләр – яннарында төннәр үткәр. Бер минут та калдыра алмыйсың аларны, икесе дә чак аякланган бозау кебек. Берәр төрле хөкүмәт акчасы да килми бит ичмаса үзләренә. Мөршидә кәгазьләр артыннан йөреп вакыт үткәрмәде. Әнисенең бер пенсиясенә ничек җан асраганнардыр...

Хәзер барысын ташлап, Мөршидә үткәнгә кайтырга тиешме? Әнисе үлеп-нитеп китсә, балаларын кочаклап ул утырып кала җимерелеп беткән өйдә. Авыл җирендә эш табармын димә инде син. Ул балаларны аякка бастырганчы, адәм иткәнче, җиде тәмуг кичәргә кирәк булачак әле Мөршидәгә. Ә үзе өчен кайчан яшәргә? Хатын-кызның гомере кыска, ун-унбиш елдан кемгә кирәге кала аның? Гомер бер генә, аны кире кайтарып булмый. Нишләргә соң аңа, нишләргә?..

Телен канатканчы тешләп ятты Мөршидә, күз яшьләре мендәрен чылатып бетерде. Җаңыл утны сүндереп ятуга, бүлмә караңгылык эченә чумды. Мөршидәнең башында берсенннән-берсе хәсрәтлерәк уйлар чуалды.

Таңга таба билгеле бер фикергә килде ул. Юк! Җир шары урталай ярылса да, кайтмый ул үткәннәргә. Аның да хакы бардыр өлешенә тиешле кечкенә генә булса да бәхеткә! Әнисе, мескен, вафат булыр инде, бер уч туфрак та сала алмас каберенә... Нишлисең, барыбызга да бер үләсе. Авылдашлар күмәр әле хөрмәтләп. Әни назын татымыйча, балалары тома ятим булып ничек үсәр?.. Андыйларны да хөкүмәт карый хәзер, тәрбиясен бирә. Бер дигән булып үсеп китәрләр. Ә Мөршидә яңа гаилә корыр әле, тагын балалар алып кайтыр, яхшы ана булып игелекле балалар тәрбияләр вакыты җиткәч. Ләкин үткәннәргә кайту юк. Алда көтә аны бәхет кошы.

Иртән Мөршидә ахирәте Җаңылга аның белән Казакъстанга китәргә риза булуын әйтте. Баштарак Җаңылның йөзендә гаҗәпләнү билгеләре чагылып калса да, шатланып кабул итте ул бүлмәдәшенең карарын.

Төштән соң ике ахирәт, чемоданнарын күтәреп, «Казан–Ташкент» поездына кереп утырды. Тәрәзә аша Мөршидә моңсу гына туган яклары белән хушлашты. Ә колакчынында Маликовның чиста биттән яңа тормыш башлау турындагы җыры яңгырый иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Картайгач кемнэн таяныч эзлэр. Ташлап киткэн балаларын эзлэрме

    Хәзер укыйлар