Логотип
Проза

Әти

Харис абый балаларга каты булды. Беркайчан да алдына утыртып сөймәде, ягымлы сүзләр әйтмәде. Гомумән, аз сүзле, кырыс кеше иде. Шулай да аның иң күп сүзле, иң ягымлы, иң йомшак куллы чагын ике кыз бик яхшы хәтерлиләр. Шушы бер көндә булган вакыйга аларга әтиләре турында аның бала җанлы, иң якын кеше икәнлеген сөйләү өчен балачакның бер матур хатирәсе булып калды. 

 

Харис абый балаларга каты булды. Беркайчан да алдына утыртып сөймәде, ягымлы сүзләр әйтмәде. Гомумән, аз сүзле, кырыс кеше иде. Шулай да аның иң күп сүзле, иң ягымлы, иң йомшак куллы чагын ике кыз бик яхшы хәтерлиләр. Шушы бер көндә булган вакыйга аларга әтиләре турында аның бала җанлы, иң якын кеше икәнлеген сөйләү өчен балачакның бер матур хатирәсе булып калды. 

 

...Ул көнне Харис абыйны өй күтәрү өмәсенә чакырдылар. Язның бер көне елны туйдыра дигән чакларның берсе иде ул. Өйдә бакча эшләренең, басуда басу эшләренең гөрләп торган чагы. Ул көнне Харис абый бригадирдан ат та бирмисез, сука да юк, миңа чират килеп җиткәнче бәрәңге чәчәк атар вакыт килеп җитәчәк дип, бакчасын инде көрәк белән казый башлар өчен бер генә көн эштән сорап калган иде. Аннары ат белән сукалау ат белән сукалау инде ул. Өйрәнмәгән ул аңар. Бу кызыл балчыклы бакчаны кул белән казысаң да бик таманга килә әле. Былтыр күршеләре ат белән сукалатып карадылар да соң, әнә нәрсә килеп чыкты! Әле нинди бакчаны диген! Балчыгын ипигә ягып ашарсың! Гел орынып кына торган бакча булса да, аралары ызан белән генә бүленгән димәссең. Болар да – чем-кара балчык, Харис абый бакчасында ике әвәләсәң ташка әйләнә торган кып-кызыл балчык. Юк, юк, Харис абый бик кадерли бакчасын. Тиресен дә чыгара, көлен дә сибә. Тик хикмәт анда түгел, чөнки Харис абыйларның бакчасы чак кына үрдәрәк, ә күршеләре Борһан абыйлар-ныкы – уйсурак җирдә. Кар сулары, гөрләвекләр, шәбәеп яуган җәйге яңгырлар Харис абыйның тиресләр белән ашлаган җирен юып кына төшерәләр дә лып итеп Борһан абыйның бакчасына сеңдерәләр. Менә шул ташу сулары да гаепле инде ике бакча арасында буразналар киңәюенә дә, ике күршене ямьсезләнер хәлгә китерүдә дә. Харис абый чарасыз иде. Бер тапкыр ике арага читән дә корып караган булды. Ичмасам, туфрагы ишелмәсен, имеш. Ләкин икенче көнне караса, ике арадагы читән сүтелеп өелгән. 

Ә инде аның ишелә башлаган бакчасы, байтак кына күршеләр ягына шуышкан булып чыкты. Җитмәсә, күршесе ишелгән балчыкны көрәкләп түтәлләргә бүлеп йөри. 

- Син, күрше, ачуланма инде, – диде ул тыныч кына. – Сезнең бакча болай да бүсерле, китәсе җирне читән белән генә тотудан күп файда тапмассың. Аның каравы, безнең базга су төшә. Бер рәхәтнең бер михнәте дигәндәй. Уйсу җирнең шул бит инде. Алай-болай гына түгел, идән сайгакларын күтәрә шул су! Андый хәл синең төшеңә дә кергәне юк. Төшеңә керсә, идән астында кычкырган гөберле бакалар куркытып уятыр иде. 

Харис абыйның мондый «фәнни» аңлатманы гомерендә дә ишеткәне юк иде. Ул сүз куертып тормады, күршесе белән ямьсезләнәсе килмәде. Ике арага берничә төп шомырт, берничә тал агачы утыртты да, бөтен ачуын шулар төбенә күмеп куйды. 

Әнә шул бакчаларын былтыр күршеләре ат белән сукалаттылар. Анысына да Харис абыйның теле тик тормаган, җор сүзле хатыны гаепле булды. Күршеләре, Борһан абый белән Нәгыймәтти – карт белән карчык (былтыр булган эш), Харис абыйларга караганда бер-ике көнгә соңлап (бакча юеш бит), бакча казырга дип чыктылар да, көрәкләрен күтәреп бер-ике тапкыр аттылармы-юкмы, Харис абыйның хатыны Мәүҗидә апа тегеләргә: 

- Борһан абый, бер җыр әйтимме? – диде. 

 - Әйттер әйдә, Мәүҗидә! 

Мәүҗидә апа, алмагачлары көенә китерергә тырышып, турыдан-туры җырлап та җибәрде. 

Үзең актив, үзең бик карт, 

Нигә бакча казыйсың? 

Рамай дустың бригадир бит! 

   Бер ат сорап алмыйсың! 

Шушы такмактан соң Борһан абый: 

- Үтердең, Мәүҗидә! Бер генә көрәк тә алып атасым юк, валлаһи менә! – дип, көрәген җиргә батырды. 

 - Иллә дә телең, Мәүҗидә! – диде Нәгыймәтти. – Әллә безнең бакчаны казырга да кулың кычытып торамы? Чамала, үзеңә кала бит, мин ярты кеше генә, – диде ул билен уа-уа. 

- Мин тагы бер җыр әйттерәм алайса, Нәгыймәтти. 

Мәүҗидә апа такмаклап та җибәрде. 

Бакчагызга дуңгыз кергән, 

Актара бит балчыкны. 

Бакча казытып азаплый 

Илле яшьлек карчыкны! 

 – Киттек, карчык, – диде Борһан абый.    

– И-и Мәүҗидә! Хараплар гына иттең! Ялынып кына алып чыккан идем мин аны! – диде Нәгыймәтти. 

 - Нәгыймәттикәем, бер дә аптырама, хәзер ат алып кайта ул! – диде Мәүҗидә апа аны юатып. 

Чынлап т,а озак та үтмәде, Борһан абый берьюлы ике ат, сука белән кайтып та керде. Ярты көн дигәндә җирнең астын өскә китереп, кантарлардан тау өеп, менә дигән бакчаны танымаслык итеп ерып та чыктылар. Алар артыннан җир кипкәнче дип, Нәгыймәтти утын тукмагы белән кантар ватарга тотынды. Бәргән саен күршесен ачуланды. 

- Җыр чыгара, имеш! Моның кай төшенә бәрәңге утыртыйм! Мәүҗидә! Ишетәсеңме?! 

Җор телле Мәүҗидә апа җиңел сөякле дә иде. 

- Үпкәләштән түгел, Нәгыймәтти! Җырның ертыгы булмый дигән кебек, күрше хакы – Тәңре хакы, дип тә әйтәләр. Хәзер өмә ясыйбыз бакчагызга! 

Мәүҗидә апа тырмасын күтәреп керде дә, җырлый-җырлый тәки эш итеп чыкты бакчаларын. 

Хатыны өйгә кергәч кенә, Харис абый аның бу эшен бик өнәми, ачуланасы килгән сыман итеп: 

 - Телеңә күрә таман, үзебезнең бакча тора... – дип башлаган иде, сүзгә күршегә керми торган Мәүҗидә апа бу юлы да Харис абыйны һәрвакытта да өнсез калдыра торган «Есть, товарищ Молотов!» – диде дә самавырга тотынды. Көн сорап эштән калырга гомердә дә батырчылыгы да, ояты да җитмәячәк аның. Ә өмә эше – изге эш. Бармыйча булмас. Харис абый кешене өеннән буш кул белән, буш сүз белән озатканнардан түгел. Юк дип әйтә белми. Бүген дә «булмас», димәде, «ярар», дип калды. 

 Харис абыйның гомердә дә аракыга исе китмәде. Олы бәйрәмнәрдә бик сыйлап бирсәләр генә авыз иткәне бар хәмер дигән ул нәрсәне. Ә менә өмәдән ул шактый кызмача кайтты. Яңа өйле булу шатлыгыннан түбәсе күккә тигән Сәмигулла егып салды авызына. Өмә ансыз булмый икән хәзер. Гел авызына да алмаган кешегә җитә калды. Харис абый күзгә күренеп үзгәрде. Күңеле йомшады, бакча казулар да онытылып китте, кешегә иткән игелеге рәхәт булып, бөтен тәнен, җанын урап алды. Бүген ул ел буе запаста саклаган сүзләрен сөйләп бетерде. Җырларга дип тә талпынган иде, «Уф-фа чиләге, пешә кура җиләге...» – диде дә туктап калды. Әйе, әйе, «Чиләбе» дип түгел, «чиләге» дип җырлый, шулай дип белә иде ул җырны. Монысы инде җырның еллык кына түгел, гомерлек запасы иде. Йөзенә елмаю чыкты, бит очлары кызарып китте. Шул арада танымаслык, ягымлы, үзенә күрә күп сүзле кешегә әйләнде. Өйгә дә әнә шул кәеф белән кайтып керде. Көн иртә иде әле. Хатыны эштә, балалар урамда. Ул ватык йозак эленгән өйгә кереп тә тормады, бакча ягындагы имән торлыкка сөялгән көзге кебек көрәкләрнең саллырагын сайлап алды да эшкә кереште. Бакча казу аны иртән бүленгән уйларына алып кайтты. «Их, малай өйдә булса, бер ике көндә эш итәр идек бу бакчаны!» 

Ул берничә көрәк каерып атты да, тураеп көрәгенә таянган көе фуражкасын артка җибәреп, маңгаен сөрткәндәй итте, артына борылып казыйсы җиргә күз ташлап алды һәм кесәсеннән тәмәке янчыгын чыгарды. Иң башта янчыктан бер төрерлек итеп кенә ертылырга әзерләнеп, пөхтәләп салган гәзит кәгазен алды. Караса, гәзитнең бу өлешенә, бөтен җирен тутырып, кемнеңдер рәсеме эләккән булып чыкты. Харис абый рәсемле җиренә тәмәке төрергә яратмый иде. Рәсемдә кургаш күп була икән, зарарлы дип сөйләгәннәрен исендә тотыпмы, әллә кемнеңдер рәсеме янганны күрәсе килмичәме, тәмәкесен икенче битенә төрде. Үзалдына елмаеп куйды... Тигән җиргә тиеп, тимәгән җиренә тимичә, түмгәкле юлдан тәгәрәгән арба тәгәрмәчләре кебек бәрелә-сугыла, башыннан берничә уй йөгереп үтте. Ә бәлки, шушы гәзиттәге рәсем сәбәпледер, Түбән оч Хәйрулла исенә төште. Рәсем дигәннән, ул да ураза аенда стеналарына ябыш-тырылган гәзитләрнең рәсемнәренә ак кәгазь ябыштырып, каршында бер сурәт тә калдырмыйча намаз укый торган иде. Ә инде ураза беткәч, шул стена уртасында эленеп торган чәчәкләп-чуклап ясалган шәмаил өстенә тастымал ташлап, аракы эчә иде. Кызык бу кеше дигәнең, кызык... 

 Харис абый ызанга чүгәләде. Тәмләп тәмәке төрде дә тирән итеп суырды. Шул вакыт бакча ягына Харис абыйның сап-сары бөдрә чәчле, әнисенеке кебек сипкелгә манчылган чуар битле уртанчы кызы йөгереп чыкты да ашыга-ашыга нидер сөйләргә тотынды. Харис абый кулындагы төпчеген җиргә күмде. Кызын кулына алып, итәгенә утыртты. Баланың аркасыннан кагып, «Бөдрә чәчле кызым бит минем, зәңгәр күзле кызым бит минем, үскән кызым бит минем», дип, гомердә әйтмәгән тагы әллә нинди ягымлы сүзләр белән сөйде дә өмәдән соң сыйланганда кесәсенә салган конфетларның берсен алып кызына тоттырды. Кызы, исе китеп, аптырап, әтисенең йөзенә карады. Әтисенең битен болай якыннан бер тапкыр да күргәне юк иде әле аның. Ләкин ул әтисенең елмаю тулган зәп-зәңгәр күзләреннән башка бернәрсә дә күрмәде бугай. Нинди ягымлы иде бүген әтисенең күзләре... «Менә безнең әти якыннан нинди икән...» –  дип уйлап алды ул. Кызның әтисе яныннан гел китәсе килмәде. Менә шулай, уенга да чыкмый, кич булганчы әтисе янында утырырга әзер иде ул. Тик әтисе генә утырган җиреннән үк көрәк сабына тотынды, урыныннан торып басты. 

 Бар, кызым, апаңа әйт, чәй куя торсын... 

Кыз шунда гына оныткан дөньясына кайтты. Кулындагы конфетына карап алды да, ат тоттыргандай, урамга атылды. 

Бергә уйный торган иптәшләренә генә түгел, урамнан үткән һәр кешегә башта конфетын, анысы авызда эреп югалгач, конфет кәгазен күрсәтеп мактанды кыз. 

- Әти мине алдына утыртып сөйде! Матур кызым, дип әйтте! Менә күрдегезме, конфет та бирде! Менә! 

Туп-тулы сулы чиләкләр авырлыгыннан калтырана-калтырана атлап судан кайтучы апасын күргәч, сеңлесе аның каршысына йөгерде. 

 - Кайда йөрисең син? Әти өмәдән кайтты, бакча ягында! Бик беләсекәйләрең килсә, мине алдына утыртып сөйде. Ышанмыйсыңмы, менә конфет та бирде! 

Апасына ялый-ялый юешләнеп беткән конфет кәгазен күрсәтте. 

 - Бар тизрәк! Өмәдән кайтканлыгы бетмәсә, сине дә яратыр! Куй инде чиләкләреңне! 

Апасы баскан урынында чиләкләрен куеп, көянтәсен болдырга атты да, бакча ягына чапты. Әтисе, башын да күтәрми, кызып-кызып бакча казый. «Өмәдән кайтканы беткән, ахрысы, апаны яратмас микәнни?» дип уйлады аның артыннан ияргән сеңлесе. Харис абыйның олы кызы, сеңлесеннән бары тик ике яшькә генә зуррак булса да, аның исемен дә өйдәгеләр үзара «Олык» дип йөртәләр иде, әтисе каршысына килеп басты. Көрәк янына ук килеп җиткән кызының чебиләп беткән яланаякларын күрүгә, Харис абый елмаеп куйды, башын күтәрде. 

Аннары очкындай җиңел, ябык кызын кулына алды да һавага чөйде: «И-и олы кызым минем, олы ярдәмчем минем...» Менә бу көн балалар өчен иң бәхетле көн иде...

...Бу хәлләрдән соң бик күп еллар үтеп китте. Кызлары, малайлары үсеп, үз тормышларын кордылар, үзләре хәзер балалар үстерә. 

Еллар үткән саен, шушы аз сүзле, бөтен уйларын гомер буе эчендә саклаган Харис абыйны бер сагыш кимерде. Бу сагыш аны әле балалар да дөньяга килмәгән тормышның иң беренче көннәренә алып кайта. Күптән булып үткән бу вакыйгаларны нык итеп күңеленә кертеп уйламаса да (алай булса акылдан язарга кирәк), башыннан бер дә китеп тормады ул уйлар. Менә тормыш, башыңа ормыш, шушыдыр язмыш дип кенә уйлый торган иде. Уйларсың шул... Харис абыйның беренче хатыны, җиде яшьлек улын әтисенә калдырып, башка берәүгә тормышка чыкты да китте. Эше буенча чит җирләргә еш китәргә туры килгән вакытлар иде. Башта Харис абыйның моңа бик исе китмәде. Әйдә, шулай да булсын ди... Сугыштан соңгы еллар... Авылда хатын-кыз буа буарлык... Теләсә кайсысын сайла. Тик ачу катыш гарьлек йөрәген ашады. Малай бар бит... Нәрсә малай! Әтисе янында, әбисе бар, ятим булмас... дип уйлады ул. Сайланды да бераз... Үзенә хатын, малаена әни булырлык кызга өйләнгәнче берничә ел вакыт та үтеп китте. Шаян сүзле, гел елмаюлы, бер дә ачу килүне белми торган Мәүҗидәгә өйләнгәч кенә тормышы түгәрәкләнде кебек. Малай үскәндә ятимлек сизмәде. Мәүҗидә Тәвисне какмады, бала аңа тиз ияләште. Икенче көнне үк «әни» дип йөри башлады. Ә Тәвис дигән исемне улына Харис абый үзе сайлаган иде. Авылда шулай бит инде ул, исемнең мәгънәсен уйлап тормыйлар, яңгырашы гына туры килсен. Харис-Тәвис... Бу исемнең тутый кош дигәнне аңлатканын белсә, бәлки, куйдырмаган да булыр иде. Ләкин гомерендә бер генә мәртәбә дә ул исемнең икенче мәгънәсе турында уйлап та караганы булмады Харис абыйның. Бу исем аңа бары тик Тәвисне, аның улын гына хәтерләтә иде. 

Тәвис шук малай булып үсте. Авыл мәктәбенә бик теләп йөрмәде. Укытучыларын да йөдәтеп бетерде. Шуңа күрә 1952 елны, Тәвискә 14 яшь иде ул вакытта, ФЗӨга укырга китәм, дигәч, аңа каршы килмәделәр. Җитмәсә, авылга килеп җыеп та йөрделәр әле аларны. Үзе ише тагы берничә малай да аның белән китте укырга. Укыр, кеше булыр дип уйлады Харис абый. Башта сирәк булса да хатлары килгәләде Тәвиснең. Хат килгән вакытта сүз гел аның турында гына була торган иде. Хатны укып бетергәч тә, Харис абый беренче сүз итеп: 

– Әнисе, карале, киткән чакта Тәвискә ничә ипи биргән идек без? Дүртме, әллә биш идеме? 

Мәүҗидә апа дәшми, чөнки бу сорауга соңгы елларда әллә ничә тапкыр җавап бирде инде ул. Менә бу юлы да әллә ирен жәлләде, әллә инде онытканда бер хат язып, әтисен сагышка салган үги малаена ачуы килде, дәшми калды. Харис абый сорауны да җавап көткәннән түгел, болай гына биргән иде. 

- Бишне бирдек бугай... Биш иде шул... Ач түгелдер әле. Юлга ризык белән китте. 

 - Ничә ел үтте бит инде... Үзең дә хас бала-чага... 

«Үтсен. Ризыклы ат арымас. Юл башы ничек башлана бит. Менә бүләкләр белән кайтып та төшәр әле», дигән сүзләрне кычкырып әйтмәде, эченнән генә уйлап куйды. 

Башта хатлар Казаннан, аннары Себер якларыннан килде. Ниндидер заводта эшлим, дигән. Тик Тәвис бер генә хатка да кайту турында язмады. Шул ук заводтан армиягә алынды. Ул чакта гел әйбәт булып торды, хатлары ешайды. Харис абый горурланып йөрде. 

«Сәламәтлеге әйбәт, болай булгач, армиягә юк-барны алмыйлар», дип юанды. 

Тәвис армиядән өйгә кайтып тормады. Дөнья читендәге Себер шәһәрләренең берсендә төпләнеп калды. Хат килүләр гел сирәгәйде, берзаман гел югалды Тәвис, хатларга каршы җавап язмас булды. Харис абый кич саен капка төбенә чыгып, почта кызны көтте. Тик ул йөзен җиргә терәп гәзит тоттырды да китте, гәзит тоттырды да китте. Харис абый почта кыз белән очрашырга ояла башлады. Шуңа күрә капка артына почта салырга дип, бер тартма ясап элде. Җыелган сагышларын шул тартмага сөйли торган булды. Кешегә ишеттереп түгел, әлбәттә, эченнән генә сөйләде ул аны. 

«Нәрсә, син дә көтәсеңме хат... Сиңа да читендер буш тору... Гәзитләр белән генә юанасыңмы... Ә мин бит аларны укыганым да юк... Көтик инде, көтә башлагач...» 

Ләкин хатлар килмәде. 

Инде язып-язып җаваплар алмагач, бер көнне Харис абый, улының соңгы адресын алып, авыл укытучысына киңәшкә килде. 

 - Югалды бит малай, мин әйтәм... Исәнлек хәбәрен генә беләсе иде... Нишләргә... 

Укытучы үз кулы белән адрестагы шәһәрнең милиция бүлегенә хат язып җибәрде. «Шундый, шундый кеше бармы ул сезнең шәһәрдә, исәнме ул, хәбәр бирсәгез иде...» 

Менә бу хатка җавап озак көттермәде. Тәвистән түгел, милиция бүлегеннән килеп төште хат. «Исән, яши. Адресы менә шушы» дип, тулысы белән Тәвиснең адресы да язылган иде. 

Ул көнне Харис абый шатлыгының чиге булмады. Әйтерсең улы үзе кайтып төште. Хатны кат-кат укытты ул. 

 Әнисе, бүген үк хат языйк. Инде адресы да билгеле булгач, милиция ялганламас, пусилка да әмәллик әле. 

Харис абый ел саен Тәвискә дип итек бастыра иде. Быел да күптән бастырып куйды. Себер җире бит, салкын яклар... 

Теге почта тартмасын тиз генә кубарып алып керде дә посылка тартмасы ясап куйды. Хәзер бу тартманың почта өчен кирәге юк иде. Хатлары килсә, почта кыз каршысына да чыгарга оят түгел. Посылка эченә бер кием киез итек, ике пар йон оек, бер кисәк туңмай, калган ягына тартма тулганчы көздән суелган сарык ите салды. Кыш өсте, бозылмас әле... 

Бер-ике сүз белән генә булса да, үз кулы белән дә хат язасы килде аның. Әйтәсе килгән сүзләрен хатынына әйтеп торып яздырырга оялды. Балаларның дәфтәреннән бер бит ертып алды да, карандаш эләктереп, сиздерми генә мал өенә чыгып китте. Тик «улым» дигән сүзне язуга туктап калды. Харис абый бары тик гарәп хәрефләре белән генә яза белә иде. Укый алмаячак бит улы... Ләкин әти кешенең бу минутларда улы белән сөйләшәсе, эчен бушатасы килде. Мин язганны белсен, ичмасам, дип уйлады ул. Һәр җөмләсен ул бары тик бер сүз – «улым» дигән сүздән башлады. «Улым, кайт, улым, картайдым инде, улым, хәзер монда да авыр яшәмибез, улым, улым...» Менә шундый сүзләр белән бетерде ул улы беркайчан да укый алмаячак хатны. Шушы эч серләрен язган дәфтәр битен хатынына гына күрсәтми, инде посылка эчендә яткан киез итекнең кунычына кыстырды. 

Бу посылкага каршы хаты килде Тәвиснең. Бары тик бер генә хаты килде. Харис абый кабат милиция белән эзләтмәде улын. Тик кайтыр әле дигән өметен өзмичә һаман көтеп, көн артыннан көн, ел артыннан ел уздырды... 

...Тәвис һич көтмәгәндә кайтып төште. Өйдән чыгып китүенә утыз ел тулганда, салкын көзге кичләрнең берсендә кайтып төште ул авылга. 

...Урамнан кемнеңдер кычкырган тавышына ишегалдында эт өрә башлады. Харис абый, кабалана-кабалана галошларын эләктерде дә, «тими ул, тими», дип, капка янына ашыкты. 

Капка төбендә Кирмән оч Маһинур белән бер ят ир кеше басып тора иде. 

- Харис абый, менә бу кеше сезнең өйне эзләп йөри... Үзем озатып куям дигән идем дә, этегездән курыктым. 

- Тими ул, тими. Бәйдә бит ул... Әйдәгез, әйдә... Караңгы бит, берни күренми, өйгә кереп сөйләшик, – диде Харис абый. 

- Мин кереп тормыйм, бер сарык бәрәнем кайтмый калган иде. Сездә ят бәрән юктыр бит?.. 

- Нәрсә? Ә-ә, юк, Маһинур, юк. Малларны ябып кердем инде. 

 Бер дә аерылып калмый торган иде, кая булыр бу... 

Шул сүзләр белән Маһинур Харис абыйны ят кеше белән калдырып, «Бәрәч, бәрәч!» дип кычкырып, урам буйлап югалган сарык бәрәнен эзләп китеп барды. Эт тә тавышын кисте. Харис абый теге кешене өйгә әйдәде. Өйалдында, аның юеш аяк киемнәрен салдырып, коры ката кидертте. Теге кеше бәләкәй генә чемоданын ишек борысына сөяп куйды да Харис абыйны кочаклап алды. Харис абый да аны-моны аңламый, аның аркасыннан сыйпады. Өй ишеген ачып, эчкә үтәргә ишарә ясады. 

Өйдә алар өчәү иде. Кич утырырга дип хатынының күршедә генә яшәгән апасы Фәгыйлә дә кергән иде. 

 - Здравствуйте... – диде теге таныш булмаган кеше. 

 - Драстуй, драстуй... – диде Мәүҗидә апа. – Кем дип белик сине?.. 

 - Ят кеше булмаска тиеш, – диде Харис абый. – Өйалдында мине кочаклап та алды... 

Фәгыйлә апа бу кешенең кояшта каралып янган йөзенә карап торды да: 

 - Ком гарәбенә әйләнгән бу! Күр әле йөзен! Чуенның ундүртенче кичәсе! Тәвис бит бу! – дип кычкырып җибәрде. 

Әйе, бу кеше чынлап та Тәвис иде. Ләкин ул ни өчендер һаман да үзен танытмаска маташты. Ни өчен? Нәрсә уйлап? Ана телендә бер сүз ычкындырмый, «не понимаю», дигән булды. 

Харис абый белән Мәүҗидә апа да утыз ел буе күрмәгән улларын танып алдылар. Алар икесе дә гасабиланып, аптырап калдылар. Гомер буе көтеп, бер хәбәре дә килмәгән уллары белән менә шушылай, көзге караңгы кичләрдә очрашырбыз дип уйламаган иде алар. Ул көн җылы да, якты да, сөенечле дә булырга тиеш иде. Ләкин ничәмә еллар хәбәрсезлектән күңелендә нәрсәдер сынган иде Харис абыйның. Ул гомере буе көтеп алалмаган, хәзер инде ят телдә сөйләшкән улына текәлеп, сүзсез калды. 

- Знаш! Знаш! Четери кәмин дүрт таш! – диде Фәгыйлә апа, бар булган русчасын чатнатып. – Тәвис бит син! Йә, сөйләшегез инде! Берсе телен йоткан, икенчесе оныткан! Менә аталы-уллы! 

 

Тәвис фуражкасын битенә төшереп каплады да дәшмәде, тик аның калтыранган иңнәренә карап, бу очрашу аның өчен дә җиңел түгеллеген аңлап була иде. 

Харис абый исә улының җилкәсеннән кочып алды да үзенә китереп тартты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар