Логотип
Проза

Теләнче кыз

Җомга җитте. Казармадагы чы га торган кешеләр киенеп беттеләр. Кайсылары чыгып та киттеләр. Сәгадәт берлән Зөһрә дә акыртын гына бара торган җирләренә юнәлделәр...

Сәгадәт, урамда яхшы киенгән бер кешене күргән саен, киеменнән ояла, очраган бер кеше аның киеменә исе китеп карап кала төсле күренә иде. Зур өйләрнең тәрәзәләреннән карап, моның киеменең начарлыгыннан гаҗәпкә калалар төсле иде. Шул фикерләрне баш тан җибәрер өчен, Зөһрәнең сүзләрен бик ихлас белән тыңламакчы була иде. Ләкин һаман теге уйлардан котыла алмады. Менә болар шулай барганда арт тан: «һайт бер якка!» — дигән тавыш ишеттеләр. Сәгадәт әйләнеп карады. Яхшы атта урысчарак киенгән бер мөселман хатыны белән, ак күлмәк өстеннән берни киенмичә, шәл генә ябынган бер кыз күрде — карарга да өлгерә алмады — яшен ташы кебек үтеп тә киттеләр. Сәгадәт Зөһрәгә: «Бу кем?» — диде. Зөһрә дә, Вахит байның хатыны икәнлеген һәм дә күптән түгел генә кияүгә китүен, Разия бикәнең кызы икәнлеген, аларның һәр көнне зәкят өләшкәннәрен сөйләде һәм дә үзләре нинди туннар кигәннәр, асравын күл мәкчән утырткан, диде. Сәгадәт бу хатынны күңеленнән әлләни өчен дошман күрә башлады. Ул хатынның байлыгына кызыгумы, шундый әллә нинди бер хис үзен биләде.

Озак үтмәде, Сәгадәт ике катлы бер агач өйнең капкасы төбендә төрлесе төрле чүпрәкләргә төрелгән әллә никадәр кеше күрде. Боларның кайсысы карт, кайсысы яшь, кайсысы ир, кайсысы хатын булдыгы шикелле, һәммәсе үзенә бер төрле искегә чорналган — һәммәсенең дә күз карашлары, йөзләрендәге сызыклары үзләренә бер төрле мәгънә аңлата иде. Иске бишмәт өстеннән сәләмә казаки, аның өстеннән күлмәк урынына камзул, аякларына ике-өчәр төсле чүпрәктән эшләнеп, хәзер төсе беленми торган, әллә ничә җирдән ертык ыштан, аягына бик күп иске чүпрәкләрне төрлечә урап, тишек ризинкә, башына бүрек дисәң бүрек түгел, калфак дисәң, калфак түгел, болгар телен дә исеме булмаган, башка ята торган чүпрәкләргә төрелеп, анасының иске бишмәте астында сакланган балалары никадәр бар иде. Капка төбендә алда ук бер карчык берлән аның кулыннан тоткан бер яшь кенә кыз торалар иде. Карчык бервакытны яшел булган чапан ябынган һәм дә чапан астыннан бик иске түгел генә бишмәт кигән, муенына әлләничә иске яулык ураган иде. Аның күршесендә озын гына бер хатын тора иде. Бу хатынның өстендә иске күлмәк, башында француз яулыктан башка бернәрсәсе юк иде... Аның янында тәбәнәк кенә, «күәшнә» кебек корсаклы, юан билле хатын бер яшьлек баласын күтәреп тора иде. Бу хатынның өстендә бишмәтме, яисә ничә кат күлмәкләрме икәнен аерырлык түгел иде. Алай булса да, бу хатын бик күп чүпрәкләрне кигән, дөресен әйтсәк, бик күп чүпрәкләр эләктергән иде. Бу баласына озын ир ләр күлмәге кигезгән, башын да саргылтрак бер яулык белән бәйләгән иде. Аягы да, чүпрәкләр белән төрелгән булса да, өшемәсен, дип, үз өстендәге чүпрәкләргә дә таккан иде. Бу хатынның юан битеннән, курнусрак борыныннан, калынрак иреннәреннән, гүя үзенең күзе барлыгын да белмәгән төсле иттереп караган күзләреннән һичнәрсә аңлау һәм бу хатынның башының нинди уйлар берлән мәшгуль икәнлеген белү һич мөмкин түгел иде. Бертуктамаенча баласының аягын чүпрәкләр арасына яшерүеннән генә моның баласын бик сөюен белеп була иде. Өй буенда, ришутка тирәсендә, сигез-тугыз яшеннән башлап, уналты-унҗиде яшенә кадәр булган малайлар уйныйлар иде. Сүгенәләр иде. Бер-берсе берлән сугышалар, кычкырышалар иде. Боларның кайсысы иске чалбар, кайсысы гына пинжәк киеп, җеп белән билләрен бәйләгәннәр иде, кайсыларының җирдән өстерәлә торган бишмәт белән каткан бүректән башка киемнәрен күрү мөмкин түгел иде. Боларның киемнәре никадәр начар булса да, бүгенге суыкка бу чыдарлык булмаса да, боларның һәммәсе, шат кебек кычкырышып, сугышып вакытларын үткәрәләр, һичберсе суыктан яисә үз хәленнән зарланмый иде. Капканың теге ягында хатыннар, күбрәк кызлар иде. Бу бүлеге бөтенләй башка иде. Монда киемнәр һаман шул чүпрәк, һаман шул иске бишмәтләр, һаман шул иске каталар, сирәк-сирәк кенә иске чапаннар булса да, бу чүпрәкләр икенче төсле торганга, килешлерәк иде. Һаман боларның йөзләре, күз карауларыннан әллә нинди кәефсезлекләр, тормыштан риза булмауларын бер дә укып булмый иде. Күбесенең йөзләрендә кершән-иннек эзләре дә күренеп тора иде. Боларның күбесе бер-берсе берлән сөйләшә, күбесенең янында бер зәгыйфь карчык, яисә күзе күрми торган карт, яисә чүпрәк букчасы төсле төрелгән, угылмы, кызмылыгы мәгълүм түгел бер бала бар иде...

Сәгадәт берлән Зөһрә дә туры ук хатын-кыз өеменә барып туктадылар. Зөһрә бик күбесе берлән исәнләште, бик күп кызның исемнәре берлән эндәшеп сөйләшә, сораша башлады. Сәгадәт, болар арасында, килгәч тә, үзен чит күрә иде. Чөнки шулкадәр төрле сәләмәләр арасында киемнәре моныкыннан да начары да булса да, боларның һәммәсенең дус-танышлары, ип тәшләре, яисә кулларыннан тоткан әниләре, кулларыннан тоткан сукыр әтиләре бар иде. Сәгадәтнең беркеме юк, боларның һәммәсе аңарга ят, бу аларның һәммәсенә ят иде. Зөһрә туктамаенча танышларыннан кичә ни булуларын, берсекөнне ул баралмаенча калган үлек өстендә күпме өләшүләрен — һәммәсен бик чын ихлас берлән сорарга керешкәнгә, бөтенләй Сәгадәтне оныткан иде. Сәгадәт, янына килеп, сүз башлаучы булмаганга, ул шул әвем арасын да, чүпрәк дәрьясында уйга чумган иде. Шундагы кешеләрнең һәммәсен карап, аның хакында бик озак иттереп уйлады, аның бервакытны анасының кулында бала булып йөргәннәрен хәтеренә китерә, бүген нинди мәшәкать белән тамак туйдыруларын уйлый иде. Кызгана иде. Шундагы туңып тора торган алты-биш яшьлек балаларга карап, күзен ала алмаенча, уйга чумып тора иде.

Төрле киемнәр киенгән, төрле сый фаттагы кешеләр минут саен күбәйгән кебек, Сәгадәтнең уйлары да ерактан еракка китә иде. Ул боларның кайдан килүләренә, шулкадәр күплекләренә исе китә, шундый әдәпсез малайлар, ирдәүкә кызларның уйнашуларына, сү гешүләренә йөзе кызара, йөрәге кайный, үзен-үзе оныта иде, Үзенең хәле дә, шуларныкы төсле булса да, бәлки бик күбесенекеннән начаррак булса да, Сәгадәтнең бөтен яшен аларны кызгану биләгәнгә, аның башында үзен уйларга урын да юк иде. Өемдә минут саен тавыш куәтләнә, минут саен кеше күбәя иде. Менә озак үтмәде, кечкенә генә кара бүрекләрдән китап кебек ак егетләр, ашыга-ашыга, урамнардан үтә башлады. Анда-монда да капкалар ачылып, керә башладылар. Боларның бу эшләре бу өемгә бик зур тәэсир итте. Алар арасында да, җәмәгатьтән чыга лар, дип, сөйләнә башланды, һәм дә, һәрберсе, капканын алдындарак урын алыр өчен, барсы да капкага таба өелә башлады. Капканың һәр ягындагы халык, урыннарын ташлап, бер җиргә өелделәр. Бу өем, бу чүпрәк җыены тагын чуарланды, карты-яше, хатыны-кызы, бала-чагасы — һәммәсе капкага таба баралар иде. Берсе, этә-этә, алгачыга башлый иде — теге берсе тагы шул юлдан китә иде. Шулай монда кырмыска оясы кеби халык кайнап тора иде. «Төртмә, кая барасың! Өлгермәссеңме-ни? Әй, чукынган урыс!!»,— дип, «Мин үзеңне сугып үтерермен! Алгарак, кызым! Алгарак!! Кая анда хатыннар ара сына керәсең! Бу юлда инде бирү бетте!! Йә чукынчык!! Ах-ах-ах!!! Мәфтуха! Сабир килде, ах-ах-ах!! Үтерәсез! Үтерәсез, сосканмы әллә, кая ашыга сың?!» — һәм мондый тавышлары күккә чыга иде.

Сәгадәт арттарак кына тора иде. Ул һаман үзенең уйларыннан аерыла алмый иде — авылда, бу кадәр ирләр берлән хатыннар бергә түгеллекләре, бу кадәр оят качкан кешеләрнең монда шулкадәр күп булулары, егетләр янына, кысыла-кысыла да иярә торган кызлар, аларның оятсызлыклары — һәммәсе йөрәгенә барып тия иде, һәммәсе өчен аерым-аерым кайгыра иде. Менә озакламады, яшел бикисап камзул, тун, чалма кигән зур корсаклы, майлы битле байлар, акыртын гына атлап, өйләренә керә башладылар. Болар, туктаганында бер, шунда килеп: «Юл бирегез! Өйгә керергә дә юл юк! Ул нинди ул», — дип, урам кебек икегә ярылган халык арасы на кереп китте.

Сәгадәт, инде монда өзелерләр, дип уйласа да, тагы әллә никадәр сүгешләр ишетте, әллә никадәр вак-төяк сугыш лар, әдәпсезлекләр күрде, эченә суык үтте, уйлый-уйлый, башы авырта башлады, ләкин һаман капка ачылмады, шулкадәр халыкның көтә торган нәрсәләре — ярты тиенлек хәер акча әллә никадәр мыскыл бәрабәренә, әллә никадәр һавалыклары берлән өләшенмәде. Сәгадәт аңлый башлады. Ник бу кадәр озак көттерәләр? Ник бу кадәр халык көтеп тора? Монда ни булачак? Шулка дәр көттерүләренең сәбәбе Габделрахман байның бала-чагасы берлән хәзерләнгән аш мәҗлесенә утырып тамагын туйдырганнан соң, үзенең корсагы туйгач, икенче яктан бер кәефле эш булсын өчен, «зәкят» таратуны гадәт итүе, әле тәмам кикерерлек булганчы ашап бетмәү генә иде.

Ашап бетерде — тешләрен казып, янчык берлән акчаларын алды, һәм парадныйга чыкты. Дворник та, байны күргәч, ачыйкмы, дип, сорады, капка ачылды. Падишаһны каршы алган ке бек, бөтен чүпрәк базары гөрләргә тотынды, һәм, өелешеп-өелешеп, йортка керә башладылар. Дворник «Тизрәк, тизрәк!» дип кычкырып тора иде. Сәгадәт үзенең уйларына бөтенләй чумганга, һәм арттарак торганга, ул барып җиткәндә капканы ябалар иде. Дворник никадәр, тизрәк, дисә дә, Сәгадәт аның сүзен ишетмәенчә, дворникны көттергәнгә, сүгенә-сүгенә, Сәгадәттән соң бер кулы белән капканы ябып, бер кулы белән Сәгадәтнең иңбашына бәрде. Сәгадәт уеннан уянды, күзе дворник күзенә каршы килде — яшь кенә, кызыл мыеклы, ялтыраган йөзле дворник моңарга әллә нинди Сәгадәт гомерендә ишетмәгән сүзләрне әйтеп сүгә иде. Күзен күтәреп карады. Үзенең яшьлеге, мулла абзыйлар өе искә төште, шул кадәр халыкның күплеге анарга мулла абзыйларда үткәргән корбан гаетләрен исенә төшерде. Үзенең начар хәлләре күз алдына килде, гүя дворникның сугуы моның ябылган хәсрәт чишмәсенең юлын ача иде. Күзеннән дә ике бөртек яшь тәгәрәде! Салкын йөзен кытыклап, йөзендә эз калдырып, һич кемнең кызгануын китерә алмаенча, аяк астына төште.

...Сәгадәт әллә кайчан Зөһрәне югалтканга, моннан чыккач нишләсен белмичә тора иде. Менә кешеләр артыннан моңарга чыгарга чират җитте. Кап каның бер ягында бер приказчик, бер ягында бер җитеп килә торган малай иде. Приказчик моңарга рәт җиткәч: «Моңарга ике тиен бирергә ярый икән», — дип кулына ике ярты тиенлек акча салды, шул арада теге малай, гүя бер ярты тиен буш китмәсен дигән кебек, Сәгадәтнең артыннан умырып тотты. Сәгадәт агарды, кызарды, бу акча белән нишләсен белмәде, кая китәсен белмәде, һич нәрсә уйламыйча, кеше киткән якка китте. Менә чатны борылдылар. Сәгадәт тә борылды. Менә моның янындагы кешеләр чабыша башладылар — Сәгадәт берни аңламады, һаман үзгәчә тора иде. Күзен күтәреп карады, каршыдагы капкадан гыжнап бер карчыкның кереп киткәнлеген һәм дә дворникның капка ябуын күрде. Шуннан соң, үзенең соңга калуын белеп, койма янына барып туктады. Менә аннан да, моннан да хәерчеләр җыелдылар. Капканы дөбердәтергә тотындылар: «Ач! Ач, дим! Абзыкаем, ач! Алланың ләгънәте төшсен! Йортыңны ут алсын! Аллаһым, я раб-бым, балаларың минем көнемне күрсен!» — кебек ләгънәтләр йорт эченә юллана башлады. Сәгадәт һаман шунда — капка төбендә катып тора иде, тыштагы кешеләр һаман дөбердәтәләр иде — менә капка ачылды — кулына себерке тоткан күчер киемендәге бер кеше, әллә ниләр кычкырып, очраган берсен себерке белән кыйный башлады. Кайсы кычкырырга, кайсы каргарга тотынды, капка ачудан файдаланып, эчкә кереп китте. Сәгадәт, боларны карарга килгән кеше кебек, карап тора иде. Менә шап иттереп, себерке белән башына суктылар — Сәгадәтнең күзләреннән утлар күренде — бөтен күз алды караңгыланды, берни күрми башлады, коймага таба егылам дигәндә, кулы белән тотынды, бераз ни булганны белмичә торганнан соң, күзен ачты, күзенә бер себерке күтәргән кешенең кереп баруы күренде, капка төбендә моннан башка бер кеше дә калмаган иде.

Менә йорт эчендә тагы тавыш башланды. Капка ачылды, тагы баягыча йорттан кешеләр чыга башлады; Сәгадәт һаман катып тора иде. Менә ялтыраган йөзе белән: «Син кая, эзли-эзли, йөдәп беттем»,— дип, Зөһрә килде. Сәгадәт, моны күргәч, исе киткән кеше кебек, Зөһрәгә карады, башыннан мине дә таныган кеше бармыни (?) дип уйлады. Зөһрә: «Өлгермәдеңмени? Менә шулай кирәк, болай кирәк»,— дип, хәерчелекнең кагыйдәләрен сөйли-сөйли, кешеләр китә торган якка киттеләр. Бу вакытларда икенде вакыты бик җиткән булганга, Сәгадәт: «Бу — актыгы булыр инде — бу конгә бу бәладән котылам, моннан соң, ачка үлсәм дә, чыкмам»,— дип, ояла-ояла бара иде. Менә барып җиттеләр. Ачык капкадан базар кебек шаулый торган зур йортка барып керделәр...

Озак үтмәде, терраска дүрт егет чыктылар: боларның берсе — Габдулла әфәнде, икенчесе — Мансур әфәнде, өченче-дүртенчеләре Габдулланың дус һәм фикердәшләре — бай малайлары иде.
Халыкта бераз тавыш басылды, һәммәсе тегеләргә карап, алар турысында сөйләргә тотындылар. Сәгадәткә дә, Зөһрә, боларның берсе шул йортның хуҗасы икәнлеген, тегеләре иптәшләре икәнлеген сөйләде, Сәгадәт тагы бер күтәрелеп карады — күзе Мансур әфәнденең чырае сытылган йөзенә туры килде — Сәгадәт моның, исе киткән кебек, бер җиргә текәлгән күзләреннән, әвене янган урыс төсле хәсрәтле йөзеннән бу «хаҗәтле» егетнең нидән булса да, разый түгел төсле тапты...

Сәгадәт тагы югары карады — күзе туп-туры Габдуллага төште, Сәгадәт бу карауда бертөрле мыскыл итү сизгәнгә, теге йортта бай кызына караган кебек, күзен тутырып карады. Ләкин Габдулла, бай кызы төсле, бик тиз моның гипнотиз мәленә җиңелмәде — Сәгадәт, никадәр тырышып, ачу белән караса да — киткән саен үзенең җиңелүен сизә иде. Ахырдан күзен алды — ләкин Габдулланың күзләре бик озак Сәгадәтнең аягына кадәр үзенең тәэсирен җибәреп торды. Сәгадәтне әллә нинди бер курку, моңынчы үзе һичбер аңламаган бер хис биләде — күңелендә ничек булса да, бу йорттан китүнең кирәк төслелеге күренә башлады. Ләкин, хәзер барып, капка ачып чыгып китәрлек вакытны баягы чиста егет үзенең күзе илә алган кебек булганга, ауга төшкән куян кебек, үзен бәйләнгән дип белә иде. Менә тагы акыртын гына күзен күтәрде, теге егетләр бер җиргә җыелганнар, Габдулла баягы кайгылы егеткә әллә ни сөйли иде... Менә бердән, дүртесе дә монда борылдылар, һәм дә теге егет Сәгадәтне төртеп күрсәтте. Бу сихри бармак тагы Сәгадәткә, электрик кебек, бөтен тәненнән йөгерде. Сәгадәт тагы үзенең хәле бетүен сизде. «Юк, юк! Миннән булмый! Миннән булмый, булмый!» — дигән тавышка башын күтәрде. Караса — теге кайгылы егет, кызып, әллә нәрсә сөйли иде. Башкалары да, көлеп, тыңлап торалар иде. Менә берсе: «Я, юкны сөйлисең!» — дигәч, теге кайгылы егет тә, кулын селтәп, өйгә кереп китте. Аның артыннан Габдулла керде, һәм озак үтмәде, кайгылы төсле булып, капкадан чыгып китте, һәм дә шул вакытта ук Габдулла, капчык берлән акча күтәреп, ишектән чыкты. Чүпрәк базары тагы селкенә башлады... Сәгадәтнең янына ике яшь кенә, алай булса да, күзләре шактый гына майланган, битләре кершән-иннек берлән буялган, көлә-көләрәк килә торган кызлар китереп: «Әйдә, чибәр кыз, сезгә монда бирәләр!» — диделәр. Сәгадәт гаҗәпкә калды — берни аңламады — тегеләргә карады— кызлар моңарга көлеп карап торалар иде — Сәгадәт борылды да, китә башлады. «Менә кая барасың?»— дигән тавыш һәм дә әллә нинди ялкынлы тавыш ишетте — Сәгадәт әйләнеп карады —Габдулланы күрде, күзенә томан төште, ни әйтергә белмәде. Теге егет, якынрак килеп: «Әйдә, әйдә, менә бу кызлар берлән!» — диде.

Сәгадәт ни уйларга, ни кылырга белмәсә дә, теге күзнең бөтен тынын яндыруын, һәм дә минут саен ихтыяры китүен сизә иде — менә теге кызлар (егетләр ишарәте берләнме?) «Әйдә, нидән куркасың!» — дип, Сәгадәтне алып киттеләр. Кечкенә вакытларда төштә ата каздан, яисә кулына кызган тимер тоткан, сине куа торган тимерчедән, эттән, пәридән качарга туры килә, йөгерергә тотынасың, йөгерәсең, йөгерәсең, гыжныйсың, бетәсең — һаман алга китә алмыйсың. Шулай итеп, һәр минут саен хәлең начарлана бара. Ахырдан яисә тимерче килеп тота, яисә уянып китәсең, менә Сәгадәт тә шул вакыттагы бала кебек иде. Ләкин тегендә уяну уе мөмкин иде, әмма монда Сәгадәт Габдулланың сихерле күзләре берлән йоклаганнан йоклый бара иде. Атлаган саен, кулына кызган тимер тоткан тимерче якынлаша бара иде.

Менә бер өйнең ишеге төбенә барып җиттеләр. Ишек ачылды, керә башладылар, «Аллаһ-әкбәр» — дигән мөәзиннең ахшам, азан тавышын ишетә-ишетә, Сәгадәт керде; бу кергән өй Габдулла байның двор өе иде, Сәгадәтнең гомере буена хәтердән чыкмаячак эшләр эшләнәчәк җәза белмәүче, Сәгадәткә әллә нинди кара хаҗәтләр өчен билет бирә торган мәхкамә, Сәгадәтне — мулла кызы берлән тәрбия кылынган Сәгадәтне, мәңгелеккә Сәгадәтлектән чыгара торган хаҗәтсез караңгы өй иде. Өй зур гына иде — бер сәкесе, урындыклары, үрмәкүч оялаган почмаклары, анда-монда эш киеме эленгән почмаклардан башка бер чаршау һәм дә бер лампа бар иде. Керә-кермәс теге егетләр теге кызларның ул җирләреннән, бу җирләреннән тоткалый башладылар, тегеләр дә, көлешеп-көлешеп җавап бирә башладылар.

Сәгадәт үзенең капкынга төшкәнен белде — ләкин капкынны өзәрлек куәт әллә кайчан беткән иде; һәм дә капкынның хуҗасы да килеп, хушы китсен өчен, эләккән хайванның башына сугарга торган аучы кебек Габдулла да, хәзер теге Сәгадәт — мулла абзыйларда Мөхәммәдия2 укып үскән, гомерендә бер кешенең кулыннан тотмаган, андый бер-бер эш тугрысында бер төрле курку-калтырау берлән калтыра-маенча уйламаган Сәгадәтнең башына сугып үтерәчәк, аның урынына икенче Сәгадәт дөньяга киләчәк иде, һәм шулай булды. Бик тиз тегеләр чаршау артына кереп киттеләр. Габдулла да Сәгадәтне: «Утыр!» — дип бер почмакка утыртты һәм кулын алды. Җылы, йомшак кул тагы Сәгадәтне бер эретте — ул бер сүз дә әйтмәенчә утырды. Габдулла исә бишмәтләренең бауларын чишә башлады — кайсы җирләрен угаларга, кайсы җирләрен тоткаларга тотынды. Бер сәгать үтте, ике сәгать үтте, Сәгадәт Габдуллага бер сүз әйтерлек куәт җыя алмады. Эш ахырына җитә башлагач, Сәгадәт үзен-үзе тыя алмады:    «Җаным,    кирәк ми!!!...» — диде, шуннан соң чаршау артыннан шаркылдап көлгәнне ишеткәч, ул сүзне дә икенче әйтә алмады. Бер чирек сәгатьтән соң караңгы двор өендә өзелеп-өзелеп елаган тавыш кына ишетелә иде, ул елаучы — Сәгадәт иде...

Бераздан чуп-чуп үбешү тавышы ишетелә башлады, һәм дә ишек ачылды — тегеләр чыгып киттеләр. Сәгадәт урыныннан тиз генә торды, чаршау акыртын гына селкенеп тора иде — тиле кеше кебек барды да, Габдулланың башын тотып, бик сузып, ашарга теләгән кебек иттереп, бик озын-озак үпте.

Габдулла ни эшлисен белмәде, кулындагы бирергә хәзерләгән акчасын да онытты — аңарга бу үбү шулкадәр тәэсир итте — ул үзе баягы Сәгадәт кебек, исерек кебек булды. Сәгадәт, бик тиз ишекне барып ачты да чыгып китте. Моның чыгуы берлән, ай да болыт өстеннән чыгып, үзенең нуры берлән моның башыннан алып аягына кадәр каплады; айга карады — Ай: «Син анда вакытта мин кеше күзенә күренергә оялган идем, менә син чыккач, мин дә болыт астыннан чыктым!» — дигән кебек була иде. Айдагы Зөһрә кыз да: «Ай, Сәгадәт! Ай, Сәгадәт!» — дигән кебек була иде. Әллә кая әтисенең: «Я раббе, тәүфикъ бир!» — дигән сүзе ишетелә иде. Ай һаман шулай булса да, Сәгадәткә үчекләгән кебек
күренгән була иде. Аяк астындагы карлар да, чыж-чыж итеп, бер-берсенә Сәгадәтнең двор өендә ни кылганын сөйләгән кебек булалар иде. Шул уйлар, шул хисләр, билгеле, Сәгадәтнең күзләреннән яшьләрен агыза, биллеге, кәефсезлектән кәефсезлек дәрьясына гына чумдыра иде. Бик тиз, яулыкларын кайтара-кайтара, Сәгадәт капкага таба китте. Капка төбендә теге кызларның берсе дворник берлән бер почмакта торалар иде — дворник моңарга капканы ачты һәм дә ай яктысында, Сәгадәтнең яшьле күзләренә карап: «Хуш!» — диде. Сәгадәткә бу сүз бөтен үзәгенә үтте. Ул дворникның мыскыл итүеннән үзенең әнә шул баягы тегеләрнең берсе берлән, әле дворник берлән, аннан соң полиций-ский берлән теләсә ни эшли торган кыздан бер генә дәрәҗә алда икәнлеге хәтеренә килеп төште. Тагы әтисе берлән әнисе күз алдына килделәр — әнисе, башын иеп-иеп: «Ай Сәгадәт, ай балам!» — дигән кебек була иде, әтисе: «Кызым, кызым! Мин үләм, миңа коръән укы!» — дигән кебек була иде. Шуның артыннан ук:    «Я рабби, тәүфикъ бир!» — дигән тавыш ишетелә иде. Сәгадәт баягы йокыдан уяна башлаганга, шул арның һәммәсен күргәнгә, үзенең хәленең ни икәнлеген белгәнлеге, һич уйлап очына чыга алмаслык эшләр күз алдына килгәнгә, күзеннән чиләкләп-чиләкләп, яшьләрен генә түгә иде. Менә урамда кешеләр очрый башлады. Боларның һәммәсе Сәгадәткә: «Нишләдең?» — дип әйткән шикелле булалар иде, һәммәсе Сәгадәтнең кайда булганын, ни эшләгәнен белгән кебек тоела иде. Менә казармага барып җитә башлады. Казармадагы утлар елтырый башлады. Бу утларны күргәч, Сәгадәт тагы үзенең бүген кичәге Сәгадәт, иртәге Сәгадәт түгеллеген исенә төшереп, тагы үксеп еларга тотынды. Казарманы күргәч, үзенең шунда ничек керүен, шундагы гәрәңкәче бабайга ничек әйтүен, теге хәерче карчыкның тутырып-тутырып караган күзләреннән ничек котылуын, Зөһрә сөальләренә ни җавап бирүен, шундагы кешеләрнең һәммәсенә ни йөз белән күренүен уйлап елый иде. Ахырда болай керә алмаячагын белгәч, бераз яше туктасын, дип, бер коймага сөялде, тагы күккә карады. Тагы баягы ай баягы сүзен әйтте. Йолдызлар тагы моңа күренде. Менә салкын гына җил килеп, Сәгадәтнең күзләреннән аккан яшьләрен битләренә таратып, бөтен йөзен сүндерә башлады, бу җил, ыжылдап-ыжылдап, Сәгадәтне пакьлый килгән кебек, Сәгадәтнең бөтен тәненең ашасын үтә иде; бик озак шулай итеп, бер урында катып торганның соңында Сәгадәт акыртын гына казармага китте.




 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик авыр уку очен, укып чыгып берни анламадым дисэм дэ була

    • аватар Без имени

      0

      0

      Укып бетерергэ туземлегем житмэде. Хэр жомлэ азагындагы "иде" сен алып ташласалар, бэлки укып та бетерер ИДЕМ.

      Хәзер укыйлар