Логотип
Проза

Тапкыр малай

Әнисе тиз генә кайтмады. Ул, гомумән, кайтмады. Хәбәре дә юк, үзе дә. «Суга төшкәндәй югалды», – дип пошынып, елап-сыктап йөрде Фатиха апа. Әтисен госпитальдән кабат фронтка җибәргәннәр. «Хәдичә килеп җитә алмады», – дигән ул хатында. Ризык төягән Хәдичә, мөгаен, ач гидайлар кулыннан кичкәндер дигән уйда тукталдылар. 

Алар озак кайтканнар иде. Бу бәләкәй Мансурның гына түгел, олы Мансурның да үз гомерендәге иң озын сәяхәте булгандыр. Иң рәхәте дә. Вагон тулы халык истә калган. Алар урнашкан почмак җайлы гына. Әтисе белән әнисе ипле генә медер-медер сөйләшәләр. Әле улларын сөеп-сөеп алалар. Малай йә йоклый, йә тәрәзәдән карап бара. Өчәүләп чәй эчеп тә алгалыйлар.
Үскәчрәк белде: алар элек Уралда яшәгәннәр. Әтисе корыч кою заводында эшләгән. Броньлы эшче, әмма сугыш кызган мәлдә түзмәгән, үз теләге белән сугышка китәргә йөргән. Китәсе билгеле булгач, гаиләсен хатынының туган авылы Түбәнкүлгә илтеп урнаштырырга уйлаган.
Түбәнкүлдә әнисенең апасы яши икән бит. Фатиха апаның да ире сугышта. Мансурдан берсе олы, икенчесе кече ике малае да бар – Мөсәвир белән Мөнәвир. 
Әтисе икенче көнне үк китеп тә барды. Тальян гармунын өстәлгә куйды да әйтте: «Менә, улым, көмеш телле яшел гармуным сагынмаклык булып кала. Бергәләп мине көтегез. Кайткач, үзеңне дә уйнарга өйрәтермен. Әлегә кагылма, бәләкәй әле син». 
Бәләкәй иде шул. Өч яшьләрдә булгандыр. Әмма аңларлык. Әтисе чыгып киткәч, бердән бушап калган өйдәге сагышлы тынлык гомер буена йөрәк кылларын сыздырып торды. Скрипкамыни! Әллә кайдан – күңел түреннән, күл дулкыннарын җиңелчә йөгерткән җил сыман бер тойгы уяна да, әй сыза, әй сыза йөрәк. Аннары да йөрәк авыртуларын шул – балачагыннан ук килгән сагышка сылтап яшәде ул. 
Малайлар белән тиз дуслашты Мансур. Әнисе белән Фатиха апасы күзгә дә күренмиләр. Көне-төне эштә. Сугыш азагындарак ачлык дигән аждаһаның аеруча аяусызланган чагы. Алай да, әнисе бар чагында яраган икән әле. Бер көнне, озак кына тынып торганнан соң, әтисеннән хат килеп төште. Бәйрәм булды ул көнне. Умач пеште, бәрәңге куырылды. Юкны бар итеп пешеренү икенче көнне дә дәвам итте. Әнисе плюш жакетын базарга чыгарып сатты. Ул акчага да ризыклар алынды. Тик аяк астында песи балалары кебек уйнаклаган малайларга тәмле ризыклардан бер чеметем генә өлеш чыкты. Калганы әйбәтләп төрелеп, биштәр, кәрзин төбенә салынды. 
Бәләкәй малайга кем аңлатып торган госпитальнең ни икәнен. Әтисе яралы килеш шунда ята икән. Әнисе әтисенең хәлен белү өчен шунда китеп бара икән: «Йә, улым, моңайма. Тыңлаулы бул. Малайлар белән сугышмагыз. Мин озак тормам. Бәлки әле әтиеңне дә алып кайтырмын». И-и, алда шундый шатлык торгач, тыңлаулы була ул. Мөнәвир белән дә сугышмый. Мөсәвире үзе Мансурны тәпәләп ташларга күп сорамас инде дә... Әтине алып кайтса, яшел гармун да киштәдән, челтәр япма бөркәнеп утырган җиреннән төшәр. 
Әнисе тиз генә кайтмады. Ул, гомумән, кайтмады. Хәбәре дә юк, үзе дә. «Суга төшкәндәй югалды», – дип пошынып, елап-сыктап йөрде Фатиха апа. Әтисен госпитальдән кабат фронтка җибәргәннәр. «Хәдичә килеп җитә алмады», – дигән ул хатында. Ризык төягән Хәдичә, мөгаен, ач гидайлар кулыннан кичкәндер дигән уйда тукталдылар. 
Сугыш та бетте, әтисе Фәйзел күренмәде. Хаты да, үзе дә бүтән төрле хәбәр дә юк. Фатиха апаның ире – җизни кеше дә кайтмады. Түбәнкүл урамнары бушап калды. Мансур үзенең ягымлы әрсезлеге хакына гына аягында йөреп тора. Кем үксез баланың аркасыннан сөйсен, кем җылы сүз әйтсен, кем тәмле ризык каптырсын! Тәмле ди сиңа, тәмсезе дә юк. Беркөнне апасы бер күкәй пешерде. Аны олы улы Мөсәвир алдына куйды: «Аша, улым, син авыр эшкә йөрисең. Ныклык кирәк сиңа». Ымсынып утырган ике малайны юмалап куйды тагын: «Чуар тавык күкәй сала башлагач, икегезгә дә берәрне пешереп бирермен». Чуар тавык күкәй салмый да салмый. 
Бер көнне базарга чыккан җиреннән Фатиха апа бер атлы кеше ияртеп кайтты. Аңа чәй әзерләде. Мансурны да чәй янына дәште. Малайларга чыгып торырга кушты:
– Менә нинди матур малай ул. Боҗыр кебек тере. Үпкәләүчән түгел. Башы да йомры – тапкыр малай. Ятимкәй. Бер дә җибәрмәс идем, тормыш йөге авыр. 
– Әнисе кайтып керсә, йә әтисе...
– Сугыш беткәнгә ике ел. Хәдичәнең югалганына – дүрт. Кайткан кеше кайтыр иде инде... 
Малайның күзе әлҗе-мөлҗе итеп кытыкланып куйды. Ул җәһәт кенә киштәдәге гармунга карап алды: көтә бит! Мансурның нечкәргәнен күреп, Мәрданша абзый кесәсеннән кып-кызыл помидор чыгарып, малайга сузды: «Бар, капка төбенә чыгып аша, иптәшләрең күрсен». Ие шул, күрсеннәр. Бу помидор дигән әйбер ни микән соң? Малайлар янына чыгып баскач, таныш түгел ризыкны тәмләп карады да, ят тәмне сәерсенеп, помидорны Мөнәвиргә сузды: «Мә, аша, теге кеше миңа тагын бирер әле...» 
Мәрданша абзый бер атнадан тагын килде. Фатихаттәйнең өйалдына бер капчык он, бер капчык борчак кертеп урнаштырды. Малайга сучинкә итек алып килгән иде. Кигерде. Май аеның салкын көннәре иде. Арбага чыгып утырып, ат кузгалып киткәч, Фатихаттәй арба артыннан талпынып куйды, әмма тиз туктады. Яулык чите белән күзен сөртә-сөртә басып калды.
Малай арба үргә күтәрелгәндә бәхетле иде әле. Кемгәдер кирәккән бит ул. Кунакка бара. Әнисен көтеп арыган нәни йөрәк бәйрәм тансыклаган иде. Инде үрдән төшә башлап, Түбәнкүл күздән югалгач, малай сабырсызланды. Ярамый болай, авылга йөгереп кайтып китәргә кирәк. Әнисе бит шунда кайтачак: «Төшәм, төшәм!» Арбада утырган килеш йокыга оеган Мәрданша абзый малайның акрын гына, әмма үҗәтләнеп әйткәнен ишетмәде: малай тәвәккәлләде. Аягы җиргә тияр-тимәс шуып китте, ул егылды. Шул арада арбаның арткы тәгәрмәче җилкә турыннан тәгәрәп тә үтте. Сикертүгә Мәрданша абзый йокысыннан айнып китте. Аһ, Аллам! Бетте бит малай. Бетмәгән икән. Торып басты. Кулы тайган бугай. 
– Төшеп кая барасың инде, балакай. Теге атнада агай-энеләреңне күрергә алып килермен. Базарга гел йөреп торам мин. Безнең өйдә дә әниең көтә сине. Бүтән әни. Ә менә өй синеке булыр. Хуҗа итәм мин сине, улым. 
Яңа әнисе Банат исемле икән. Мансурны бик сагынган кебек кылана. Элек күргәне булдымы икәнни? Монда хөррият. Мансурның алдында бер түгел, ике күкәй. Өчне ашасаң да, сөенәләр генә. Авызыңа карап торучы ач малайлар да юк. Ул берүзе! Хәзер ул шушы баласыз кешеләрнең кадерле малае. Өстә вельветка, башта түбәтәй. Велосипед алып бирәбез, диләр. Мәктәпне укып бетергәч. Тик укыйсы күп әле. Быел беренче сыйныфка гына бара. 
Җитеш тормыштагы иркә халәтенә Мансур тиз күнекте. Әтәй белән инәй бала сөю шатлыгыннан кинәнә. Шулай дөрестер. Ятим күңелгә иң яхшы ямаулык – ярату. Түбәнкүлгә барулар сирәгәйде. Соңгы баруда киштәдә яшел гармунны күрмәгәч, Мансур ул өйгә ашкынудан туктады. «Улым, гармунны ипигә алыштырдык», – диде Фатиха апасы. Малайдагы үзгәрешне сизгән икән Мәрданша абзый. Кайтышлый базарга кереп, гармун сатып алды. Тик Мансур бу гармунда уйнарга өйрәнә алмады. Янында гармунчы әтиең булмагач... 
Юанычны ул макталудан тапты. «Булдыра минем улым!», «Башлы минем улым!», – дигәнне еш ишетте аның колагы. Әтәй белән инәй малайның шуклыгы чамадан узганда да рәхәт кеткелдиләр генә иде: тапкыр малай аларныкы бит! 
Мансур чыннан да ушлы. Файдага яраса гына бу өйдән артмасын белә. Әтәе кыр сакчысы. Аңа ияреп, ат менеп йөрүләр, игенгә кергән малны куалау, терлек хуҗаларын кисәтү бер өстенлек бирә кебек. Ләкин бу өстенлек аңа ошамый. Шуңа күрә ул инәе кушкан йомышка теләбрәк йөри. Күршегә кереп-чыгып, кушканны төгәл үти белүенә ышандыргач, городокка да юл ачылды. Городок марҗаларына сөт сата иде ул. Әче таңнан ике кулына ике авыр бидон асып, юл читенә чыгып басу рәхәт түгел ул. Баракның бер башыннан кереп: «Кому надо молоко? Молоко-о-о!» – дип сөрән сала-сала икенче башыннан чыгып китү тагын да кыенрак. Рәхмәт әйтеп алып калганы сирәк. Алалар үзе. Түгеп кайтканы юк. Тик сөт бүлеп алып, акчасын биргән арада синең җаныңны игәүлиләр: «Кичәгедер әле. Әчемәгәнме?» «Инәң кулын юып савамы?» «Тычкан төшмәгәнме?» – Тагын әллә никадәр тузга язмаган сораулар биреп бетерәләр. 
Бервакыт йокысы туеп уянмаган берсе, фатирыннан атылып чыкты да, сөтле бидонны тибеп очырды: «Төннән кайткан монда, йөрисез... Пшел!» Гарьләнде малай. Алла боерса, үзе бай булыр. Сөт сатып кайткан Мансур дәрескә дә өлгерә. Кесәсендә юлаяк маясы да чылтырый. Шунда ук клиндер дә бар. 
Малай юмарт табигатьле. Ихлас. Шуңа күрә дуслары да күп. География дәресендә яңа океан ачканнан соң теге – өйдә әйтелә торган үсендерү сүзе кушаматка әйләнде. 
– Океаннарны санап, күрсәтеп чык әле, кем әле, Мансур дус! – диде Гаязов абый. 
Мансурның күзе үткен. Кыйтгаларның ярларын юган зур суларны тиз тапты. Русча атамаларын да укыды. 
– Инде татарчалап әйтеп күрсәт!
Өч океанны атап, Тихий океанга җиткәч, мөшкел хәл туды бит әле. Хәер, туарга өлгермәде дә. Малайның теле уеннан җитезрәк иде: 
– Әкрен океан. 
– Ә? Андые да бармыни? 
– Бәй, нигә? Сәет абзыйны, әкрен атлап йөргән өчен, Тихий, диләр бит. 
– Тапкыр малай син. Югалмассың. Тик бу океанны Тын океан дип йөртербез, яме. 
Тапкыр малай! Нигә, начар кушамат түгел! Тик менә кушаматның яңасын, дөресрәге, төптән тартып алынганын да ишетергә язган икән: «Асрау! – шулай дип акырды аңа зәһәр Сәйдә, шаярып кына өстенә су сипкәч. – Кулыңны тый, яме!» Әле генә шат йөргән, шаярган малайның күңел гөле шиңде дә куйды. Сәндерәгә менеп, туйганчы елады, беренче тапкыр, олыларча тирән кичереп, сугышны каһәрләде ул. Үзен ятим иткән немецларга ләгънәт укыды. «Асрау!» – Граната шартлауга тиң иде бу сүзнең кайтавазы.
Сәндерәдән төшешли мич башындагы мичкәдән әче бал агызып эчте. Чүмеч тутырып. Авызлыкланды малай. Җан әрнүен ничек басасын белә хәзер. Хәер, егет булып килә иде инде ул. 
Мансур бөтен-тулы  гаиләдә үскән кызларны урап йөрде. Тиңен исәпләп тапты. Ул да әтисез! Кичке уеннан куышып кайткаладылар. «Һөнәр ал!» – диде кыз. «Ярар», – диде егет. «Шоферлыкка укы». «Укыйм». 
Читкә китте. Үзен асрау итеп күргән авылга үпкәләгән иде ул. Тик үпкәсе тиз басылды. Авылда теге кыз бар иде бит әле. Шофер таныклыгы белән кайтты Мансур. Армиягә алынмады. Шуңа күрә яшьли генә өйләнеп тә куйды. Мәзәкчән табигатьле ир булып җитеште. Ике кызга әти булды. Өй бетереп керделәр. Асрау кушаматы төшеп калды. Сорасаң да, хәзер аны белгән кеше юк бугай.
Өй туена килгән Фатиха апасы, Мансурның бәхиллеген сорап, йөрәгендә йөрткән яшерен серен ачмаса, тыныч кына яшәр иде әле ул. Эшкә барыр, кайтыр, акча алган көннәрдә егылганчы эчәр, мәзәк сөйләр, кызык чыгарыр иде... 
– Мансур, балам, мин синең алда гөнаһлымын... 
Шунда, кылт итеп, Мөсәвир абыйсының салган баштан мыгырдаганы Мансурның исенә төште: «Гармуныңны әни сатмады, атаң алып китте. Кайтканые ул...» «Саташа, исергән», – дип кенә уйланылды ул чагында. 
– Улым, сине Түбәнкүлдән озатып ике ел үткәч, атаң кайтты, сине эзләп. «Үлде», – дидек. Утырып җылады да китте. Үз якларына. Маридан иде безнең кияү. 
– Үлде, дидегез! Каян табам хәзер мин әтине?! Ничек? 
– Белмим, балам. Мин бит синең яңа әтәй-инәеңә серне ачмам дип ант иткән идем. Инде менә, гөнаһ күтәреп, җиргә иңәсем килми. Эзлә, улым, атаңны. Син табасың аны. Ушлы бит син. Гел аның төсле булып үсеп җиттең. Аермалы түгел. Сугышка киткәндә синең яшьләрдә иде ул. 
Эзли иде Мансур моңарчы да. Таныш фамилия очраганда ачыклап йөдәтә торган иде кешеләрне: «Кем?» «Кайсы яктан?» Күңеле сизгән икән. Күрәсең, ата кешедән балага биотоклар ирешә торган. Тынгылык бирмәгән. 
Ходайдан сәгать җиткәндер. «За рулем» журналын карап утырганда таныш фамилиягә юлыкты. Адресы: Бәрәңге районы, Мари Иле – шул бит бу! Түгел икән, әмма җавап хаты өметле. Райком түрәсе булып чыкты адресат. Сафиннарның барысын барлап чыгарга сүз биргән. Икенче хат адрес белән килде. «Исем-фамилия туры килә. Күрешеп карагыз», – диелгән. 
Менә утыз елдан соң Мансур кабат поездда. Вагон эчендә әтисе белән әнисе дә бардыр кебек. Йошкар-Ола Казанга якын ук икән. Әтисе, әгәр теге кеше ул булса, кул сузым җирдә генә яшәгән ләбаса. Тәшвишле уйлар юл буе йөдәтте: «Әтисен танырмы ул? Әтисе аны төсмерләрме? Әгәр бөтенләй ят кешегә юлыкса... Кире кайтулары үлем инде!»
Әйтеп куйганнар. Төзек йортның капкасын ачып керүгә, яшь кенә кыз Мансурның муенына ташланды: «Абый!» Тавышка өйдән өлкән яшьтәге мөлаем йөзле апа күренде: «Фәйзел!» Апа елап ук җибәрде:
 – Мансурмы син? Көтте сине атаң. Гомер буе көтте. Һай, гел атаң төсле бит син! 
Туган-тумача җыелды. Мансурның Рәдинә исемле сеңлесе, Габделнур атлы энесе бар икән.
– Мин дөрес килдемме? Фәйзрахман Сафин өеме инде бу? 
– Дөрес. Дөп-дөрес килдең! 
– Үзе... кая соң ул? 
– Менә монда кил. – Җиһан апа – үги әнисе Мансурны зурайтылган фоторәсем янына алып килде. Менә икегез ике бармак кебек охшашкансыз. Әй, көтте, бәгърем. «Улым мәктәп бетерер иде. Улым армиягә китәр иде, исән булса... – дип гел сөйләде. Тере дип белмәде бит ул сине. 
Әйе, фоторәсемнән Мансур үзе карап тора. Әтисе булуы бик ихтимал. Юк, тәгаен. Әнә бит, комод өстендә яшел гармун! Тальян гармун. Әтисе гармуны. 
– Үзе кая? 
– Кичә елын үткәрдек атаңның. Зиратка барырбыз. Син хәзер минем улым. Ят итмә. Фәйзелемне күргәндәй булдым. Аллаһ бүләге син безгә.
Яңа туганнары аны бик тә нык яратты. Ләкин әтине алар алыштыра аламыни? Мансур өенә тетрәнгән хәлдә әйләнеп кайтты. Бала өчен атаның ни икәнен тәмам аңлаудан тетрәнү иде бу. Шул көннән аракы белән араны өзде. Ул балалары өчен аек килеш кирәк. Исерекләрнең балалары сугышларсыз чорның ятимнәре бит алар. 
Мансур яшел гармунны алып китмәде. Габделбәр уйнасын. Ул әти янында гармунчы булып үскән. 
Яңа туганнар гел йөреште. 

*** 
Бер көнне Мансур Сафиннар капкасыннан төянгән Рәдинә атлап керде: 
– Уф, әллә нигә алгысыдым. Абыйны үлеп сагындым. Туйганчы бер сөйләшеп кайтыйм әле, дидем дә, эштән өч көн ял сорап, килдем әле менә... 
– Абыеңның җидесе бүген. Йөрәгең сизенгән. Без сине телефоннан эзләтеп тә, таба алмаган идек...

Рәсем: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Как можно, от родного отца сына оторвали. Нелюди.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Иии, дөньясы шулай булган инде

      • аватар Без имени

        0

        0

        Йорэк тетрэткеч эсэр! Елый - елый укыдым. Каhэр суккан сугыш! Купме кешелэрне бэхетсез иткэн...

        Хәзер укыйлар