Логотип
Проза

Талда күке ни саный?

(хикәя)

      Кунаклар өчен  мәш килеп сый әзерләп яткан Мәликә күрше бүлмәдә бала елаган тавышны ишетеп чыкты да  ике  яшьлек   Алисәне  кулларына алып юатарга кереште:  “Йә, кызым, йә, ни булды?”  Шук балаларча тик тора белмәгән теремек  Алисә шкаф ишегенә бармакларын кыскан иде.  Дәү әнисе нәни кызның бер урыннан кызарып чыккан кулына  зыян килмәдеме дип карады да өргән булды һәм Алисәне көйли-җайлый юатты: “Бетте, бетте, матурым, бетте. Елама яме, акыллым...”  Кызчык та артык көйсезләнмәде, елавыннан туктап, тагын шкафка үрелде.  Ишек алдында йөргән   Минзәлия  дөп-дөп басып килеп керде дә котырынып кызын Мәликәнең кулыннан йолкып алды: “Нигә елатасың тагын баланы?!” Әнисеннән куркып Алисә тагын чәрелдәп елап җибәрде. Мәликә, аклануны урынсыз санап, коры гына, кара баланы, йөрмә тышта, диде дә аш бүлмәсенә кереп китте. Минзәлиянең үз адресына яудырган әче сүзләрен ишетмәс өчен Мәликә  суга чыгып китте.
        Урамда, үз  хозурлыгына үзе куангандай, җәй бәйрәм итә иде. Кояш җылы, нурлы бармаклары белән бөтен дөньяны кочып алган. Чишмә буендагы  таллыкта  күкеләр шушы искиткеч якты, җаннарны эретерлек җылы көннәрне саный. Әллә җәйге матур көннәрне,  әллә Мәликәнең гомеренә язган елларын, кем белә...  Тик җәйнең  зарыгып  көтеп алынган, сагындырган  бу  тансык матурлыгы да Мәликәнең төшенке күңелен  артык куандырмады. Аларның да өендә бәйрәм – кунаклар кайтты. Әмма  нигәдер шатлыгы гына юк бу бәйрәмнең. Өйгә керәсе дә килми. Көченнән килсә, көне буена шушында чишмә янында гына утырыр иде Мәликә.  Ире Нурлыбаян кайчан кайтыр икән? Ул өйдә булмаганда бигрәкләр дә кыен шул.  Әтиләре өйдә юк чакта  үги кызы  Мәликәгә бигрәк тә үчегә. Кунакка гына кайткан арада да нәфрәтен тыя алмыйча үги әнисен чагып-чагып ала. Мәликә, кайчан кайтырлар инде, дип сагынып көткән кунакларның инде китәр көннәрен саный.  Башта, оныгым, кызым, дип өтәләнеп торса да, соңгы арада     үги балаларыннан читләшә барганын үзе дә тоя. Ничек яхшы булсаң да, көчләп яраттырып булмый шул. Үз әниләре иртә үлгәнгә әйтерсең дә Мәликә гаепле. Нурлыбаян белән кушылганнарына инде өч ел үтте, шулай да Мәликә бу йортка һаман да ияләшеп китә алмый, һаман да үзен биредә чит сизә.
    Мәликә сулы чиләкләрен күтәреп килеп кергәндә Минзәлия,  кызын ашатканмы, юкмы,  үзе туенган,  юылмаган табак-савытны аш бүлмәсенә  таудай итеп өеп куйган  иде. Караңгы чырай күрсәтеп  йөрисе килмичә, Мәликә, тәмле булдымы өчпочмак, дип сорады. Аңа дәшүче, рәхмәт әйтүче булмады. Шулай да әзерләгән сыеның иң кадерле кунагының күңеленә хуш килгәнлеген аңлады – бәләкәч Алисә,  өчпочмакны нәни куллары белән кысып, эчен идәнгә коя-коя булса да,  чапылдатып ашап утыра иде.   Ире кайчан кайтыр, дип  дивардагы сәгатькә күз ташлый-ташлый, Мәликә дәшми-тынмый гына табак-савыт юарга кереште. Минзәлия аны тынычлыкта калдырырга уйламады, бераздан кереп тупас кычкырды: “Баланы йоклатам! Туктат савыт-саба  шалтыратуыңны!”  Яшәгән йортыннан чыгып качарга әзер йөргән Мәликә бакчага чыгып  түтәлләр утарга иелде.  Кылган хатаңны менә шулай, чүп үләне йолкыгандай йолкып ташлап булса икән ул! Хатын  олы яшендә  Нурлыбаян белән кушылып яши башлавына чын күңелдән үкенә иде. Юк, юк, яшәвен алар һич тә начар яшәмиләр.   Гомер көзләрендә соңлап кавышкан ир белән хатын, калган гомерләренең һәр мизгелен кадерләп, бер-берсен ихтирам итеп, аңлашып  яшиләр.   Әзме-күпме бөртекләп җыйган  дөньяларының бәрәкәтен күреп, бер-берсенең арыган җаннарына ял бирергә омтылып, тынычлыкта-иминлектә олыгайганчы яшиселәре килә иде икесенең дә. Әйе, барысы да бар, тик тынычлыклары гына юк иде шул. Нурлыбаянның кызы белән улына олы яшьтәге әтиләренең өйләнүе ошамады.  Мәликә килеп төшүнең беренче көнендә үк әтиләрен мәҗбүриләп  васыятьнамә яздырдылар.  Алай-болай булып, милек үги әнигә кала күрмәсен!.. Олы яшендәге әтиебез   тәрбияле, караулы, дип сөенәсе урында, кызлары Минзәлия кайткан саен тавыш чыгара. Ә аның абыйсы Фоат дәшми-сөйләшми үзәгенә үтә Мәликәнең. Әйтерсең дә, үги әнисе аның өчен буш урын. Кайттыгызмы, дип өзелеп торган, сый-хөрмәт белән каршы алган, күчтәнәчләр төяп озатып калган Мәликәгә ни якты йөз, ни җылы сүз,  ни рәхмәт юк. Үз балалары урынына күрә иде, югыйсә.  Кышларын бәйрәмгә генә кайтып китсәләр, яздан башлап көзгә хәтле Мәликәнең канын эчеп  авылда ята Минзәлиясе.  Үз өемә кайттым, диеп күкрәк киереп кайтып керә, үз тәртипләрен урнаштыра, үз көен генә көйләтә. Олыгайган яшемдә бәлки караучым, таянычым булыр, дип юкка өметләнгәнен Мәликә дә аңлый. Юк, болардан шәфкать-мәрхәмәт күрмәссең, ахры!  Үкенеченә бирмәде бит Аллаһы бер бала!  Бирмәде! Алты ел гомерен,  бер балам булмасмы, дип  эчкече Мәгънәви белән әрәм генә итте. Ирен  җиңел генә, кәеф-сафа корып яшәргә яраткан   аръяк Хәмидә тартып алгач та хурланмады, көймәде, иң зур  үкенече баласыз калуы  гына булды. Мәгънәвидәнме, түгелме, Хәмидә өч бала тапты, тик ата-аналарыннан күреп үскән ике уллары бик иртә эчәргә сабышты, кызлары, ирсез бала табып, авылга кайтарып  ташлады.  Ике йортны бер итеп, рәхәт кенә эзләп йөрергә исәбе булган Мәгънәвине Мәликә сәнәк белән куып чыгарды.  Бик күп еллар ялгызы яшәгәч, тол калган Нурлыбаян үзенә чыгарга димләде. Тыныч холыклы, алтын куллы иргә юлыктым, дип  соңлап килгән хатын-кыз бәхетенә сөенүен дә язмышы күпсендеме, бәхет бар яктан да түгәрәк булмыймы,  куанычының бер ягы кителгәннән кителә барды. Бер яктан булдыклы, уңган иргә пар  хатын  булып яшәвенә сөенсә, икенче яктан балалар күрәлмаган  үги ана  исемен күтәрергә һич тә йөрәге ятмады.  Үги ана... Исеме үк йөрәк өшеткеч! Шул җан өшеткеч җисемне  җылытырга өметләнеп, иренең балаларына якын булыр өчен Мәликә  кунакларны кадерләп каршы алды, хөрмәтләп озатып калды. Тик аның гына кадерен белмәделәр. Парлы бәхеткә әтиләре түгел, алар гына хаклы дип саныйлар, ахры.  Гомер дәверендә үги аналарның миһербансызлыгын белеп-күреп  яшәгән Мәликә үги балаларның да ул яктан кәм куймауларын үз башына төшкәч кенә белде. Нурлыбаян  бәхеткә үзенең дә хакы барлыгын  балалары алдында  исбатларга тырышса да, аның хокугын танучы булмады. Кызы Минзәлия атасын, шул яшеңдә кеше сүзеннән хурланмыйча өйләнмәсәң, дип оялтырга маташты.  Улы исә ни ә, ни йә димәде. Нурлыбаян, үги анаң белән алай  тупас булма, балам,  дип караса да, Минзәлия, мин үз анам өенә кайтам, аныкына түгел, дип атасының авызын тиз япты.
       Якындагы талларда  талпына-талпына  күке нидер саный.  Кәк-күк, кәк-күк... Әллә Мәликәнең ялгыз үткән елларын, әллә алда көткән санлы гына мизгелләрен... Бер... ике... алты... тугыз... “Санамачы, күккүк, елларымны. Гөрләп яшиселәр бар әле. Илле-алтмышларга  җиткәндә дә, гомерләрнең иң дә шәп мәле...”   Күке тавышын саный-саный түтәлләр арасында йөргән  Мәликә сискәнеп киткәндәй булды. Тәкъдиренә насыйп язган гомере тагын  күпме генә калган аның? Шул санлы гына кадерле елларны да хаксыз җәберләүгә, кыерсытылуга әрнеп үткәрергәме? Язмышым шул, дип  уйламый кылган адымына үкенә-үкенә,  уң яңагыңа сукканда сулын куеп яшәргәме?  Бәлки тәкъдирен бераз гына үзгәртеп җибәрергә кирәктер? Бәлки  үз язмышыбыз  кайвакыт үзебездән торадыр?
         Илле тугыз яшендә инде  күз яшьләре түгеп, юкка гына рәнҗетелеп   яшәр чагы җитмәде Мәликәнең. Бик түзәрлеге калмаса, әнә авыл очында гына үз өе бикле тора. Ярый ла,  акылы җитеп сатып җибәрмәгәненә сөенә хәзер.  Минзәлия  башта, әни, сатыйк өеңне,  оныкаң машинага  гына утырып кайтыр, дип бик юмалаган иде дә. Рәхмәт төшкере Нурлыбаян үзе каршы килде. Тукта, дөнья хәлен белеп булмый, янәсе.  Үз өе турындагы өметле  уйлардан Мәликә аякларының,  түтәлләр арасыннан чыгып, авыл очына  йөгерә-йөгерә атлавын сизми дә калды. Юк, башкача хаксызга җәберләгән йортка әйләнеп тә карамаячак Мәликә. Нурлыбаян өчен ишеге ачык.  Тынычлыкта, хөрмәттә  яшәргә теләге булса, килсен, торсын.   Йортка кергән исемен күтәрәсе килмәсә, көчләре җитәр, үз йортын да  ташламас, ике өйне бер итеп яшәрләр. Киңәшләшәсе бар әле Нурлыбаян белән, бик тә бар!  Бик теләгәч, кадерләгәнне аңламаган   балалары  ишегенә йозак эленгән, аш-сусыз, буш, салкын йортка кайтып йөрсеннәр  әнә. Алисәләре генә сагындырып үзәкне өзәр инде. Кызчык та, Мәликә дә бер-берсенә бик ияләшкәннәр иде шул. Теләсәләр якты йөз белән килеп йөрерләр, теләмәсәләр үзләрендә.
        ...Кичкырын гына Мәликәнең караңгылык иңгән йортының тәрәзәләренә бер көлтә якты төште –  өй каршына Нурлыбаянның җиңел  машинасы  килеп туктады...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    кыз баланын бэхетсезлеге . шулай пычаксыз су инде,- ул!!!,-

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик гыйбрэтле . Уги ана булу уз башымнан да утте ...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик тэ тирэн эчтэлекле- Нурлыбаян белэн бергэ кушылырлар. бэхетле Гомер итэрлэр алла телэсэ.Рэхмэт Физалия- ижади унышлар узегезгэ.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Кечкенэ генэ хикэядэ купме мэгънэ, купме гыйбрэт хэм купме омет! Рэхмэт, Физэлия!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Хар вакыттагыча бик утемле ,гыйбратле хикая. Рахмэт,Физэлия апа!

            Хәзер укыйлар